Бүген Әдипләр: Айдар Җамал
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Айдар Җамал


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Айдар Җамал
Әхмәди Җамалетдин улы
Тәслимә Җәббарова
Хөсәен Җәгъфәр
Вакыйф Җәләл
Муса Җәлил
Гөлнара Җәлилова
Эльмира Җәлилова
Шәмсия Җиһангирова
Сиринә Җиһаншина
Айдар Җамал Айдар Җамалиев 1985 елның 15 мартында Казан шәһәрендә туа. Казан дәүләт университетын тәмамлый. «Күкрәгемдә - күкләр...» шигъри җыентыгын, балалар өчен «Динар һәм Гадел маҗаралары, яки Сөембикәдә кунакта» комиксын укучылар яратып кабул итте. Бүгенге көндә КДУда аспирантурада белем ала.
"Мәйдан" № 6, 2010.

Минем күңел

 
* * * 
 
	"Хәерлегә булсын!" 
                       Зөлфәт. 
 
Тәрәзәләргә иртән 
Салкын кояш керде: 
Җитешмәдем 
Күкне пәрдәләргә. 
Агымсулар көне буе 
Туктап торды. 
Хәерлегә булсын, 
Берүк, хәерлегә! 
Җир шарында 
Бер континент батты, 
Былбыл иле иде – 
Якты истәлек! 
Башланмыйча калган 
Тәмам мәхәббәттән 
Гөлләр калды 
Тәмләп иснәрлек. 
Җәйге күлмәк киеп 
Кысыр кышка калгач, 
Туры килер, туңып, 
Язны көтәргә. 
Ә күзләрне һаман 
Салкын кояш чагылдыра, 
Хәерлегә булсын, 
Берүк, хәерлегә! 
 
Шәһәр яме 
 
Каеннар тезелгән, 
Шәп-шәрә агачлар! 
Матурлык җимеше 
Шушылай ярала. 
Шакмаклы яссылык – 
Кар-буран чикләнгән. 
Шәһәрдә матурлык 
Үзенчә табыла. 
Фикерләү калыбы – 
Биш катлы биналар. 
Яшәеш җылысы – 
"Тартмалар", кварталлар. 
Күңелем – шәһәрчә, 
Моң да бар, ямь дә бар. 
Офыксыз аңымда 
Калыпсыз хыяллар! 
 
* * * 
 
	"Гадилектә – галилек". 
                                     Халык. 
 
Мин яратканмын 
Гөнаһлы бер җир кызын, 
Чөнки изге димәс идем 
Мин үземне. 
Җирдә, күктә булсын 
Ул – саф йолдызым. 
Алиһәгә салмыйм 
Кап-кара күземне. 
Мәхәббәт ул үзе гөнаһ кебек: 
Таптап үтә йөрәк китекләрен. 
Язмыш, салкын кыштай өреп, 
Кидертәсең киез итекләрен. 
Ә мин гади бер җир улы, 
Һәм уйларым да түгел пөхтәлектә. 
Әле ярый вөҗдан сатылмаган, 
Әле ярый күңел гадилектә! 
 
Яратканда 
 
"Үзем куркак, 
Үзем көнчел түгел". 
Алдашылган... 
Яратканда күңел 
Дуамаллык ташып 
Тора уйларда, 
Ут уйнарга әзер 
Каты кулларда. 
Тарихларга салган 
Авыр җәрәхәт, 
Язмышларны өзгән 
Сукыр мәхәббәт. 
Ярамыйдыр көнләү... 
Беләм. 
Белә торып, 
Тиле, утка керәм... 
 
Көз 
 
Кулымда тәлгәш-тәлгәш 
Өлгергән кара миләш. 
Матурлык тулы учлар, 
Якты дөньяга өләш! 
Мин яшим җырлый-җырлый, 
Күзләрем – елый-елый. 
Ә җаным, бүре актыгы, 
Хәтта кояшка улый... 
Соры буын 
"Бүген күпме тере мәет 
Тулган җиргә, 
Тик исәннәр белән алар 
Никтер бергә..." 
Кайчак, 
Битарафлык өреп, 
Ялгыз утарымда 
Ятканда, 
Бәгырькәем 
Бушлык тулы 
Таш сын булып 
Катканда, 
Уйлап куям: 
Тере мәет 
Бит без. 
Тере мәет – без. 
Эго алласына 
Табынуда үтә 
Соры көнебез. 
 
* * * 
Уттан алып 
Утка салдың, 
Нигә шулай 
Иттең, бәгырем? 
Сагыш газаплары 
Әз мени? 
Әллә шуның 
Хәтле кадерем? 
Йөрәгемне салдым 
Нәни учларыңа, 
Ярып корыч 
Күкрәк читлеген. 
Тик син аны 
Ялганладың. 
Җитмәгәнсең 
Һаман җитлегеп. 
 
Хәер, сине 
 
Хурлау миңамы соң! 
Каймак булып 
Изгелектән түгелдем. 
Елый-елый 
Хаклык эзлим. 
Көйсез икән 
Сәер күңелем... 
 
* * * 
Тормыш – юллар, 
Озын юллар, кыска юллар. 
Кемгәдер гел  такыр алар, 
Ләкин бик кыскалар. 
Миңа исә ватык, тар сукмаклар. 
Кызык тормыш – авыр сынаулар. 
... Безнең юллар кисешәләр, 
Бәхет-шатлык, 
Кайгы-хәсрәт тулы алар. 
Юлда һәрчак кирәк дуслар. 
Озын юллар озак салыналар, 
Кыскалары йә изгелек белән, 
Йә явызлык белән тулганнар... 
Юллар, юллар, 
Безнең буын сезнең кайсын сайлар? 
 
Минем күңел 
 
Казан суы шаулый калада, 
Көчле җилләр улый далада. 
Шаулый, дулый Тын океан 
Кечкенә кешенең төпсез җанында. 
Тормыш гөрли шаулы калада, 
Гөлләр үсә чиксез далада. 
Атыла янартау, ялкын бар анда – 
Гади генә адәм җанында. 
 
Бер кешегә 
Дөнья бик зур, 
Дөнья матур. 
Нигә кирәк 
Сыктаулар? 
Җырлар бик күп, 
Күңел моңлы. 
Сагышыңны 
Өйрән көйләргә. 
Кайгы бик күп, 
Сагыш сары. 
Борчуыңны сөйлә 
Җилләргә. 
Йөрәгең зур, 
Үзең горур. 
Нигә кирәк 
Ваклану? 
 
Булмас, ахры... 
 
Булмас, ахры, 
Шигырь язып туеп. 
Каләм очы шуа 
Кәгазь-боздан таеп. 
Җилкәләргә 
Дуга салды – җигә, 
Шигырь уты сүнми, 
Минлегемне җиңә. 
Каләм, шума, 
Баш әйләнә, тукта! 
Йөрәгемдә кара тибә, 
Соңгы сүзем – нокта. 
 
* * * 
Йөрәгем – кечкенә, 
Саф инеш. 
Бер мизгел, бер күкрәү – 
Һәр тибеш. 
Тик сабый йокысы – 
Ямь, имеш. 
Тарлыктан бәхеткә 
Хак күчеш. 
Акылым төбендә – 
Фәлсәфә, 
Ә җаным агышы – 
Зур сәфәр. 
Болыннар өстеннән, 
Ташлардан... 
Балачак бит шуннан 
Башланган. 
Бәхетле күренгән 
Тормыштан 
Яланөс йөгерәм 
Тумыштан. 
Шундыйрак яшәүгә 
Юлламам. 
Җәйге төн ярала. 
Уйланам. 
 
Яшьлек сорауларыннан 
 
... Әллә уйлыйм инде? 
Юк. Зар гына коям. 
Ерак күрми икән, 
Биек түгел кыям. 
Яшьлек китабымны 
Укыгандай итәм. 
Дөреслектә 
Язмыш муенсасын сүтәм, 
Юк-бар, мәгънәсезгә 
Чәчәм энҗеләрен. 
Тулы сулыш алам, 
Кичнең эңгерләрен 
Әллә инде уйлыйм? 
 
Шәһәр баласы 
 
Соры диварлар, 
Озын торбалар, 
Кышкы җылыда 
Сыек, комлы кар. 
Пычрак тәрәзләр, 
Тимер кәрваннар, 
Төтен эчендә 
Ямьле яшәү бар. 
Үтеп барышлый 
Ашап чыгулар, 
Буялган чәчле 
Кызлар – безнең яр. 
Горур чырайлар, 
Явыз малайлар, 
Фәхеш тулы юл, 
Адым саен – бар. 
Кыйбла – тукталыш, 
Күккә омтылыш. 
Шәһре Казанда 
Һәрчак яңарыш. 
...Яшәү мәгънәсе – 
Олы бер ярыш 
 
* * * 
Шигырьгә күңел ятмый, 
Шагыйрьләр бүген көчсез. 
Тирәнгә керсә, бата, 
Ә шигъри дөнья төпсез. 
Күлдәвек булган дәрья, 
Саеккан шигырь суы. 
Патшасыз калган гаскәр – 
Таркалган шигырь явы. 
Әз-мәз сызгалыйм әле, 
Такмаклар языйм әле, 
Башлылар акча көрәсен, 
Шигырьдә азыйм әле... 
 
Көз яме 
 
Җирдә яфраклы, 
Күктә болытлы 
Биләп офыкны, 
Көз җитә. 
Төрле холыклы, 
Ике Болаклы, 
Горур халыкны 
Сүз басты. 
Сулыш кабарып, 
Салкын һаваны, 
Җилләр кубарып 
Мәл йотты. 
Төшләр зәп-зәңгәр 
Өскә ашкынып, 
Йөрәк ташкынын 
Төптән кубарыр 
Көз-кыз җитте! 


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013