Бүген Әдипләр: Руслан Җәләев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Руслан Җәләев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Гаязетдин Җамалетдинов
Фирүзә Җамалетдинова
Руслан Җәләев
Руслан Җәләев
Җәләев Руслан Сирин улы 1971 елның 21 июлендә Татарстанның Ютазы районы Каракашлы авылында туа. 1997 - Казан дәүләт университетында тарихчы-филолог һөнәре алып чыга. 2004 - "Бугульма авазы" газетасы хезмәткәре. 2007-2008 - "Бөгелмә авазы" газетасы мөхәррире. 2008 - "ТАТМЕДИА" агентлыгы филиалы "Бөгелмә авазы" газетасы редакциясе директоры.

Дамир рухы яши

Вакыт дигәнең бик тиз ага шул... Шушы көздә Дамир абый Асыловның фани дөньяны калдырып китүенә дә өч ел тула инде. Үткен каләме очыннан чыккан ялкынлы язмалары белән дан-шөһрәт казанган иде ул. Көн кадагына суга торган мәкаләләре бүгенге катлаулы чорда бик кирәк тә бит, әмма...
Укучы алдында абруе зур булды Дамир аганың. Әлеге абруй ясалма-ялган түгел иде һәм ул аңа үзенең иҗтиһаты, турылыгы, акылы-белеме белән иреште. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, “Бәллүр каләм” бәйгесенең “Журналистикада исем” номинациясендә җиңү яулаган, “Татнефть” җәмгыяте журналистлар өчен үткәргән күп кенә конкурсларның җиңүчесе булып юкка гына танылмады.
Тумышы белән Дамир Асылов ут күршеләребез Азнакай районы, Сәпәй авылыннан иде. Тормыш юлы шактый кызыклы: гади колхозчы булып башланган тәрҗемәи хәле, тора-бара, нефтьченеке булып үзгәрә, мәдәният дөньясында да якты эз калдыра, инде алда әйткәнемчә, үзен тулысынча журналистика өлкәсендә ача. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлау белән “Социалистик Татарстан” газетасына (бүгенге “Ватаным Татарстан”) эшкә алалар аны (республиканың төп газетасы тарихында бик сирәк була торган хәл.– авт.). Һәм нефтьче һөнәрен яхшы белгән кеше буларак, республиканың көньяк-көнчыгышына, нефть төбәгенә үзхәбәрче итеп билгелиләр. Бөгелмәдә яшәп эшли ул. Әлбәттә, нефть чыга торган районнар тормышы турында кызыклы мәкаләләре җирле һәм республика газеталарында даими басылып тора. Үзенең туган җире – Азнакай төбәге һәм Бөгелмә кешеләре турында аеруча күп яза. Теләсә нинди катлаулы проблемаларны күтәреп чыгудан тартынып тормый һәм алар чишелми, хәл ителми торып, тынычлана торган түгел иде Дамир абый. Әлбәттә, вәзгыять тә башка булгандыр: республиканың төп газетасында басылып чыккан берәр тәнкыйть мәсьәләсен күз уңыннан ычкындырып карасыннар ул чакта! Партия чоры бит. Хәер, ил таркалып, партия таралгач та, Дамир ага Асылов язган мәкаләләр көчен югалтмады. Шуның белән кыйммәтле дә инде аның иҗаты. Әйткәнемчә, күп язды Дамир ага. Гомере соңында шуларның беришен туплап, китап та чыгарды. “Җир маеның бар җае” китабы 2012 елның җәендә Казанда басылып чыкты. Сабый бала кебек шатланган иде мәрхүм шул китапларны алып кайтканда: “Тагын әллә ничә китап бастырырлык материалым бар әле!” – дигәне истә калган... Капыл китеп барды шул...
Шушы матур көзге көннәрнең берсендә Сәпәй авылына сәфәр кылдык. Авыл зиратында булдык, Дамир Сәетгәрәй улы Асылов каберен зиярәт иттек, рухына дога кылдык. Урыны җәннәттә булсын.
Дамир абыйны үстергән төп нигез дә исән икән. Аның янәшәсендә яңа йорт калкып чыккан, анысында нәсел-нәсәбе: улы, оныклары көн күрә, ялларда өйләре гөрләп тора. Кыскасы, Дамир абый Асылов рухы бүген дә яши. Сәпәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева да моның шулай икәнлеген раслады. Авылда үткәрелгән төрле чараларда танылган якташларын һәрдаим искә алып торулары моның ачык дәлиле булды.
Кайтыр юлга чыкканда, Сәпәй авылы мәчетенә кереп, намазга бастык. “Хуш, сау бул, Дамир Сәетгәрәй улын тудырган чал тарихлы Сәпәй авылы, синең кунакчыл халкың!” – дип, хушлаштык.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 143, 30.09.2015/)

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013