Бүген Әдипләр: Илдар Яхъя
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Илдар Яхъя


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әхмәт Югнәки
Илдар Юзиев
Мәүлекәй Юмачиков
Әхмәт Юныс
Рәфикъ Юныс
Илнур Юнысов
Асия Юнысова
Ләйсән Юнысова
Әлфия Юсупова
Нурания Юсупова
Агдас ЯКУБ
Сирень Якупова
Луиза Янсуар
Зыя Ярмәки
Гарәфетдин ЯХИН
Наилә Яхина
Илдар Яхъя
Эльвира Һади
Илдар Яхъя

Яхиннар йолдызлыгы

Татар тарихында шагыйрь муллалар, мәгърифәтче муллалар аз булмаган. Узган заманның күп кенә дин әһелләре, үгет-нәсихәтләрен, вәгазьләрен шигырь юлларына салып, халыкка җиткерә торган булганнар. Мәшһүр Кол Галидән алып, Казан сәиде Кол Шәриф, шагыйрь муллалар Мәүлә Колый, Мифтахетдин Акмулла, Габдерәхим Утыз Имәни, Габделҗәббар Кандалый дин, милләт, әхлак турында гүзәл әсәрләр язып калдырганнар. Соңыннан зур шагыйрьләр булып киткән татар улларының күпчелеге мәдрәсәдә белем алуларын, әдәбиятка дин аша килүләрен әйтеп китәргә кирәк.
Бүгенге көн дин әһелләре арасында да каләм тибрәтүчеләр, уй-фикерләрен, вәгазьләрен шигырь белән әйтеп бирүчеләр бар. Шуларның берсе — якташым Илдар Яхъя (Яхин). Ул бүгенге көндә Байлар Сабасы авылы Җәмигъ мәчетендә имам-хатип вазыйфасын башкара, моңа кадәр районның Мөхтәсибе дә иде. Шул ук вакытта Илдар Яхъя районда чыга торган "Саба таңнары" газетасында мәгълүмат бүлеге мөдире булып эшли, шигырьләр яза. Сабада редакция бинасы белән мәчет янәшә генә урнашканнар. Илдар хәзрәт мәчеттә халыкны намаз укытканнан соң, редакциядәге бүлмәсендә эшен журналист буларак дәвам итә. Бу хәл миңа бик мәгънәле булып тоелды, милләтнең киләчәген дә мин менә шундый милли җанлы муллаларда, намазлы, иманлы зыялыларда күргән кебек булдым.
Саба җирендә Яхиннар йолдызлыгы, Илдар хәзрәт шигърияте буш урында калкып чыкмады. Илдар Яхинның нәселе — бу төбәк өчен генә түгел, бөтен милләтебез өчен дә атаклы, абруйлы нәсел. Илдарга кадәр дә ничә буын бабалары шушы Саба илендә имамлык иткәннәр, мәчет-мәдрәсәләр тотканнар. Аның бабасы Мөбарәкша мәгърифәтче галим Таиб һәм композитор Рөстәм Яхиннарга фамилия биргән Яхъя хәзрәтнең алты улының берсе — Вилданның оныгы — Сабадагы II мәхәлләнең имам-хатибы булган. 1930 елда, биш улы белән репрессияләнеп, Архангельск өлкәсендәге концлагерьга җибәрелгән Мөбарәкшаның бер улы — Илдарның әтисе Мәхмүт кенә Сталин җәһәннәменнән исән чыга. Мәхмүт абзый хәзер инде вафат, авыр туфрагы җиңел булсын, әмма мин әле аның дин тыелган елларда да Байлар Сабасы авылында 23 ел буе мулла булып торганын беләм! Ул 160 еллык тарихы булган Саба мәчетен яңадан халыкка кайтару өчен бөтен көчен куйды, депутат булып сайлангач, миңа да шушы мәсьәләдә тынгылык бермәде. Мәхмүт абзый, улы Илдар белән берлектә, мәчет халыкка кайтарып бирелгәнче көрәште... Хәзер улы Илдар хаҗи — шушы тарихи мәчеттә имам-хатип, авылның мулласы... Әйткәнемчә, Яхиннар нәселе узган гасырларда бөтен Саба илендә имамлык иткәннәр. Әле XX гасыр башында гына да Мамалай авылында — Мөхәммәтзакир Яхин, Кече Шыңкарда — Хафиз Яхин, Йомгалак белән Түлешкәдә — Закир Яхин, Сеҗедә — Бәдретдин Яхин, Сабаның үзендә Илдарның бабасы Мөбарәкша Яхин имамлык иткәннәр... Яхиннар йолдызлыгы ул — имамнар, мәгърифәтчеләр, шагыйрьләр йолдызлыгы...
Без Илдар белән Казан дәүләт университетында алты ел бергә укыдык, бер укытучыларны тыңладык, бергә лекцияләргә йөрдек, бергә имтиханнар бирдек... 80 нче еллар ахырында милли хәрәкәт башлангач та, бергә беренче җыелышларда, беренче корылтайларда катнаштык, чыгышлар ясадык, митинглар уздырдык... 1990 елны, Саба районыннан халык депутатлыгына кандидат итеп күрсәтелгәч, Илдар Яхин минем ышанычлы кешем (доверен-ное лицо) булды, халык белән очрашулар оештырды, мәкаләләр язды. Ул вакытта минем Татарстан Югары Советына депутат булып сайлануымда Илдарның да өлеше зур булды, ул миңа депутатлык аша зур сәясәткә килергә ярдәм итте. Рәхмәт аңа.
Шул елларда ук Сабада Илдар Яхин татар иҗтимагый үзәгенең бүлекчәсен оештырды. Бүген дә аның рәисе. Шулай ук "Иттифак" партиясенең һәм Милли Мәҗлеснең актив әгъзасы булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Без аның белән хәзер дә Казанда татар милли хәрәкәтенең җыелышларында, корылтайларында очрашабыз. Сабага кайткач күрешеп торабыз, элемтә тотабыз...
Мин Илдарның күптәннән шигырьләр язганын белә идем инде. Аның шигырьләре "Саба таңнары" район газетасында, "Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан", "Заман" газеталарында даими рәвештә басылып килде, "Моңнар кайтсын авылга" һәм "Ак вә кара" исемле шигырьләр җыентыкларында дөнья күрде. Илдар Яхин элек тә милләт язмышы турында, аның бәйсезлеге, бәхете хакында төпле, уйланырлык шигырьләр яза иде. Хәзер исә, дин юлына аяк басканнан соң, аның шигырьләре илаһи аһәң белән баетылды, иҗатына Ислам әхлагы темасы килеп керде. Илдар хаҗи милләт язмышына Ислам дине югарылыгыннан бәя бирергә омтыла башлады. Кыскасы, Илдар Яхъя иҗаты аша милләт тормышына яңадан дини үгет-нәсихәт, вәгазь жанры әйләнеп кайтты, моннан милли әдәбиятыбыз тагы да баеп, нурланып китте. Илдарның шигырьләре буш түгел, алар мәгънәле, файдалы, камил шигырьләр. Мин туган якларымда тагы бер шигъри йолдызның калкып чыгуына бик шатмын, милләтебез күгендә озак ян, балкып ян, Илдар! Милләттәшем һәм якташым Илдар, дин кардәшем Илдар хаҗи, каләмдәшем Илдар Яхъя!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА.
«Мәйдан» журналы, 2002, ноябрь.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013