Бүген Әдипләр: Фәрит Яхин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәрит Яхин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Aйдар Юзиев
Нил Юзиев
Вахит Юныс
Рүзәл Юсупов
Рәшит Ягъфәров
Тәҗетдин Ялчыгол
Хәмит Ярми
Әхмәд Ясәви
Альберт Яхин
Фәрит Яхин
Фәрит Яхин
Шагыйрь, язучы-прозаик, әдәбият галиме Фәрит Зәкиҗан улы Яхин 1961 елның 2 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Дүсем авылында туа.
Фәрит күрше Ләшәүтамак авылындагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, 1978-1983 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала, аннары, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантураны тәмамлап, 1988 елда «Фикер» газетасы һәм «Әлгасрелҗәдид» һәм «Уклар» журналларының татар әдәбияты үсешендәге роле» темасына татар әдәбияты тарихы һәм журналистика белгечлекләре буенча — кандидатлык, 2000 елда «Татар шимгъриятендә дини мистика һәм мифология» дигән темага докторлык диссертацияләре яклый. 1986-1992 елларда Ф.Яхин Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли, борынгы татар әдәбияты ядкәрләрен, кулъязма һәм басма китапларны, XX йөз башы татар эпик шигъриятен өйрәнү буенча күптөрле гыйльми-тарихи тикшеренүләр алып бара. 1993 елның башыннан 1999 елның августына кадәр Ф.Яхин Казандагы Г.Тукай музееның директоры була. Монда эшләгән елларында музейны яңарту, экспозицияләрен үзгәртеп кору, яңа экспонатлар белән баету, музейда даими рәвештә «Тукай укулары»н уздыру, сынлы сәнгать күргәзмәләре, төрле кичәләр, күренекле әдәбият-сәнгать әһелләре белән очрашулар оештыру кебек мәдәни эшләр башкара. 1999 елның августыннан Ф.Яхин Татар дәүләт гуманитар институтының әдәбият белеме кафедрасы мөдире хезмәтендә.
Язучының әдәби иҗат өлкәсендәге беренче тәҗрибәләре узган гасырның җитмешенче елларына карый. Ул шигырьләр, хикәяләр яза, «Сарман таңнары» иҗат берләшмәсенең актив әгъзасы була. Студент елларында университетның «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенә йөри, көндәлек матбугатта хәбәрләре, мәкаләләре белән катнаша. Сиксәненче елларда әдәби тәнкыйть эшенә тартыла. Туксанынчы еллар башыннан исә беренчеләрдән булып дини мәсьәләләрне яктырткан әдәби һәм фәнни хезмәтләрен язу эшенә керешә. «Пәйгамбәрләр тарихы» (1992), «Иман» (1993) дип аталган беренче китаплары белән киң җәмәгатьчелектә таныла. Аннары, 1994-1998 еллар арасында, аның аерым-аерым өч китап рәвешендә пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламгә багышланган трилогиясе иҗат ителә һәм басылып чыга. 1999 елда «Раннур» нәшрияты, трилогиянең өч китабын да бергә туплап, «Пәйгамбәребез Мөхәммәд» исеме белән хезмәтне яңадан бастырып чыгара.
Ф.Яхин — лирик тезмәләре тупланган өч шигъри җыентык («Гүргә кадәр сакланган сөю», «Таңга кайту», «Хис керфегемдә күз яшең») һәм балалар өчен «Могҗизалы ел фасыллары» дигән әкият-поэма (1994) авторы. Шигърияттә ул үзен катлаулы идея-тематик эчтәлеккә ия булган интеллектуаль поэзия тарафдары итеп саный. Аның «Мөхәммәдьяр» исемле драматик поэмасы 1997 елда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә спектакль итеп куела. Ул проза жанрында да актив иҗат итә, укучыларга көндәлек матбугатта басылган дистәләрчә хикәя, повестьлары һәм ике кисәктән торган «Август ае» дигән романы белән билгеле. Болардан тыш Ф.Яхинның борынгы төрки-татар әдәбияты ядкәрләрен текстологик яктан басмага әзерләү юнәлешендә алып барган нәтиҗәле фәнни-мөхәррирлек эшчәнлеген дә аерым әйтеп үтәргә кирәк. Соңгы елларда басмада дөнья күргән Әхмәд Ясәви хикмәтләре, Сәйядинең «Дастаны Бабахан»ы, Аллаһиярның «Сөбател-гаҗизин»е («Гаҗизләргә терәк»), Мәҗлисинең «Сәйфелмөлек» кыйссасы, «Бакырган китабы» — болар барысы да Ф.Яхинның турыдан-туры катнашы белән әзерләнгәннәр.
Ф.Яхин — 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Пәйгамбәрләр тарихы: автор хикәяләвендә. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 144 б. — 20000 д.
Олуг пәйгамбәр: кыйсса. — 1 кит. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. — 192 б. — 15000 д.
Могҗизалы ел фасыллары, яки Күбәләк кыз турында әкият. — Казан: «Казан утлары» китапханәсе, 1994. — 62 б. — 2500 д.
Иман. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. — 208 б. — 15000 д.
Иман. — Казан: Иман, 1995. — 208 б. — 30000 д.
Гүргә кадәр сакланган сөю: шигырьләр һәм поэмалар. — Казан: Заман, 1995. — 224 б. — 3000 д.
Таңга кайту: шигырьләр һәм поэмалар. — Казан: Иман, 1996. — 256 б. — 1000 д.
Ислам динендә йола һәм әдәп. — Казан: Джайб, 1996. — 83 б. — 5000 д.
Ислам дине нигезләре. — Казан: Раннур, 1997. — 288 б. — 50000 д.
Төшлек: төш юрау китабы. — Казан: Раннур, 1997. — 352 б. — 50000 д.
Олуг пәйгамбәр: кыйсса. — 2 кит. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. — 1606. — 8000 д.
Хис керфегемдә күз яшен: шигырьләр һәм поэмалар. — Казан: Гажур, 1998. — 4326.— 1000 д.
Пәйгамбәрләр. Фәрештәләр. Ахирәт. — Казан: Раннур, 1999. — 368 б. — 2000 д.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд: трилогия. — Казан: Раннур, 1999. — 576 6. — 50000 д.
Татар шигъриятендә дини мистика һәм мифология: монография. — Казан: Татар, дәүл. педагогия ин-ты, 2000. — 268 6. — 500 д.
Ак әбиләр догасы: хикәяләр һәм повестьлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. — 255 б. — 5000 д.
Урта гасырлар татар әдәбияты. — Казан: Раннур, 2003. — 416 б. — 3000 д.
Сөйкемле сөяк: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 3000 д.

* * *

Татарская литература в периодической печати Уральска: монография. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1992. — 125 с. — 400 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әгъләм М. Денсезме мин, динсезме?.. //Ялкын. — 1993. — № 12. — 26-27 б.
Мулланурова Р. Тәгәрәйләр китте йөрәгем.., // Сөембикә. — 1996. — № 4. — 14-156.
Айбулат Р. Берүзе биш кешене алыштыра // Мәгърифәт. — 1998. — 23 май.
Б а к т а ч ы М. Шигъри канатларының көче бөек Коръәни-Кәрим аша иңгән аңа // Шәһри Казан. — 2004. — 30 апр.

Яхин Ф. «Кош баласы» хикәясенә әдәби анализ

Кереш

Анализ – грек теленнән алынган, бөтенне аерым кисәкләргә тарату, бүлгәләү һәм тикшерү дигәнне аңлата.

Матур әдәбият әсәренә анализ ясау, беренчедән, әдәби әсәрне өлешләргә, кисәкләргә бүлеп (композицион элементларга, сюжет хәрәкәтендәге этапларга, сәнгатьчә йөкләмәнең, эчтәлекнең аерым образларда гәүдәләнү чараларына һ.б.) өйрәнү методы. Икенчедән, әдәби әсәргә анализ – язучының стиле, иҗат почеркы, сәнгатьчә осталыгы турында тулаем фикер йөртү өчен, аның әсәрләрен тикшерү дигән сүз: эчтәлек белән форма берлеге ни дәрәҗәдә гамәлгә ашкан, теленең эшләнеш югарылыгы, әсәренең композицион яктан камиллеге, образлар бирелеше, укучыга тәэсир итү көче әлеге язучыны сүз сәнгатенең лаеклы остасы, вәкиле дип атарга мөмкинлек бирәме...
Безнең тарафтан Фәрит Зәкиҗан улы Яхинның «Кош баласы» хикәясе анализланды. Автор Сарман районының Дүсем авылында туган. 1978 нче елда ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. 1983 нче елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына аспирантурага керә.
Галим буларак Фәрит Яхин укучыларга һәм белгечләргә тарихи һәм динитемаларга язылган әсәрләре белән таныш.
Язучы-галим Фәрит Яхин – бүгенге көнне филология фәннәре докторы – Татар дәүләт гуманитар институтында эшли.
Түбәндәге «Кош баласы» хикәясе Ф. Яхинның «Ак әбиләр догасы» (2000) җыентыгыннан алында.

1. «Кош баласы» хикәясенең эчтәлеге һәм композицион үзенчәлекләре

«Кош баласы» хикәясенең төп герое – Хәбир. Ул шәһәрдә – Казанда – кафеда бер аз гына таныш булган Сания исемле хатынны очрата. Сания Хәбир янына үзе килеп утыра: « – Сезнең яныгызда урын буш булса кирәк, мөмкиндер бит? – Әйе, әйе, рәхим итегез! – дип кабаланды Хәбир, ничектер югалып калгандай. – Утырыгыз, утыр».
Алар укыган чакта «бер курста түгел, әмма бер чордарак» булганнарын искә төшерәләр. Соңрак, сөйләшә торгач, алар Хәбир яши торган Кабан күле янындагы агач йортка китәләр. Монда геройлар «мәхәббәт уеныннан күңелләрен чәчәккә төрерлек наз таптылар, гүяки үзләре ир белән хатын, берәмләп түгел, парлашып яратылганнар да, мәңгегә шулай булырга тиешләр» Әмма Сания чыгып китә. Монда сюжет тулысынча Хәбирнең моңсуланып көтүенә багышлана: «Сания «киләм» дип, сүз ташлап киткән иде. Икенче көнне дә, өченчесендә дә, бер атна, айдан соң да күренмәде, хәбәре ишетелмәде».
Туры сюжет шундый гади гына фабулага төрелгән. Композицион яктан дә әсәр хронологик яктан туры төзелгән. Әмма монда тагын бер соңыннан гына килеп чыккан персонаж да бар. Бу – Галия. Хәбирнең сөйгәне. Ул аны ярата, һәм нәкъ Санияне үзенең сөйгәненә охшата.
Шулай, Санияне сагынып йөргәндә, хикәя ахырында, Хәбир Галия белән очраша: «Шунда берәү: – Хәбир, исәнме? – дип дәште. Аһ, Сания бит бу, Сания! Бары тик анда гына менә шундый ягымлы һәм назлы тавыш. Хәзер кочаклап алачак үзен. «Саниям, бәгырем», – диячәк. Әмма дәшкән ханым Сания түгел иде. Егет каушап китте. Аның каршында Галия басып тора икән, газапларга салып та, инде онытылып та бетә язган Галия», – дип хикәя тәмамлана.
Әсәрнең кульминациясе Сания Хәбирнең йортына килүе урынында тупланган.
Нәтиҗә итеп, түбәндәгене билгеләргә була: хикәя кыска гади сюжетлы һәм туры хронология композицион рәвештә башкарылган. Төп кульминация Хәбир белән Саниянең Хәбир йортындагы урынга килә. Монда геройлар үзләренең асылларын, эчке дөньядагы фикерләрен ачыклыйлар. Хикәянең тәмамында укучы тагын бер кульминацион урын көтә, әмма монда Ф. Яхин әсәрнең тагын бер идеясен билгели.

2. Хикәянең проблематикасы һәм төп идеяләре

«Кош баласы» хикәясенең төп темасы итеп, мәхәббәт темасын санап була. Ләкин, безнең фикеребезчә, бу хикәядә төп тема төп идея белән бәйләнеп тора. Бу – дөньяда кешенең ялгызлыгы.
Ялгызлык идеясе Хәбир һәм Сания (ике төп персонаж аша) чагылдырыла. Аларның бер-берсен очрату очраклы хәл, ләкин Хәбир хисендә бу очрашу тирән җәрәхәт булып кала. Ул үзенең ялгызлыгына борчылмый да кебек, ләкин тирәнлектә нәкъ төп геройның ялгыз булуы ачыкланып тора.
Икенче идея булып мәхәббәт идеясе. Мәхәббәттәге бәхет кайчак шундый очраклы була. Бу фикер автор тарафыннан хикәянең исеменә дә кертелгән. Һәм хикәянең ахырындарак мондый фикер китерелә: «Кош баласы» очты. Бәхетле ояны онытты. Бәлки монда саташып кына кергән булгандыр?», – дип уйлый Хәбир.
Автор тарафыннан мәхәббәт идеясе кульминациядә тасвирлана: «Бөтен дөньяның үзәгендә ялгыз икесе генә кебек иде, бүтән бер генә нәрсә дә аларга кирәк түгел; әнә Сания нинди канәгать, тыныч, бәхетле!»
Хикәядә тагын бер олуг проблема ачыкланган. Кешеләр реаль тормышта нинди дә булса тормыш хәлләре белән кысылып, үз бәхетенннән баш тартырга мәҗбүр булуы проблемасы. Бу мәсьәлә Сания образы аша ачыкланып килә. Сания әсәрнең бер генә урынында үзенең эчке дөньясын ачыклый, әмма үз серен укучы алдында да, Хәбир алдында да ачыкламыйча калдыра. Язучы бу кисәкне күпмәгънәле күпнокталар белән тәмамлый:
«Хәбир!.. Балалар кебек самими, тормышны аңламаучы, һаман да романтик булып кала биргән сабый күңелле олы җан иясе. Нәрсә ди? «Мәңгегә минеке бул, мин сине генә, бары тик сине генә яратам», – диме? Бик калыр иде Сания...».
Шулай итеп, хикәянең ике төп идеясе булып, безнең фикеребезчә, түбәндәгеләр тора: 1) ялгызлык; 2) мәхәббәт белән чынбарлыкның кырыслыгы мөнәсәбәте.

3. Хикәянең стилистик үзенчәлекләре

Ф. Яхинның иҗатына үзенчәлекле стиль хас. Бу стильне кыскача итеп, тыйнак һәм җыйнак, дип билгеләргә була. Бу язучының бигрәк тә хикәяләрендә чагылып килә.
Тыйнаклык һәм җыйнаклык татар әдәбиятына хас күренеш, әлбәттә. Ләкин Ф. Яхинның бу сыйфатлары идеяләрне һәм проблемаларны ачыклауга ярдәм итеп торалар. Мәсәлән, без анализлаган хикәядә автор тарафыннан геройларның «эчке дөньяларында актарыну» юк, дип әйтергә була. Ул Хәбирнең хисләрен дә табигать күренешләре аша ягъни кыска гына җөмләләр белән тасвирлый.
Мәсәлән: «... Хәбирнең җәе моңсулык белән үтеп тә китте. Урамга көз керде. Әмма күңелендә һамап да мәхәббәт язы кебек иде» – бу күпноктадан башлаган өч җөмләле кисәктә автор төп геройның йөрәгендә нинди хисләр яшәгәнен ачыклап бирә.
Хәтта күпнокталар, нинди дә булса кисәкнең кинәт өзелүе нәкъ шул стильнең җыйнаклыгы белән тыгыз бәйләнештә тора.
Икенче үзенчәлек итеп, Ф. Яхинның күп мәгънәле кыска җөмләләрен билгеләп китәргә була. Хәтта хикәянең башында ук: «Аны чыннан да «кош баласы» дип атарлык. Хәбир ялгышмады». Һәм шундый ук кыска җөмләләр ахырда: «Кош баласы» очты. Бәхетле ояны онытты».
Авторның тагын бер стиль үзенчәлеген дә әйти китмичә булмый. Бу Ф. Яхинга хас булган психологик осталык. Монда язучы «әйтеп бетермәү» ысулын оста куллана. Хәтта хикәянең тәмамлануы да шуны дәлилләп тора. Тагын бер мисал булып Сания образын ачыклауны китереп була: «Нәрсә ди? «Мәңгегә минеке бул, мин сине генә, бары тик сине генә яратам», – диме? Бик калыр иде Сания...».
Кайбер урыннарда психологик тәэсирне көчләтү максаты белән Ф. Яхин әһамиятле булмаган күренешләрне әйтеп китә. Мондый җөмләләр аралашучыларның сөйләшергә темалары тәмамлануын билгели. Әйтик: «Алар тагын да шактый озак сөйләшеп утырдылар. Шәраб савыты да бушады».
Хәбирнең бүлмәсен тасвирлаганда да, автор психологик яктан осталыгын билгели. Ул аларны махсус Хәбир күзе аша үткәреп, билгеләп чыга, аларның искелеген, «кыйммәтсезлеген» билгели. «Ике иске кресло, сиртмәләре тузып беткән диван, язу-сызу һәм аш-суга яраклаштырылган кечкенә парт-өстәл, аның янында артлы урындык, сүрән утлы өстәл лампасы, китаплар белән дыңгычлап тутырылган, шунда ук барлы-юклы савыт-саба да куелган шкаф-этажерка – болар барысы да болай да кысан, уңайсыз бүлмәне тагын да тынчуландырган».
Ф. Яхинның стилендә персонажларны тасвирлау булмауны да әйтеп китәргә кирәк. Шунысы үзенчәлекле: Хәбир Санияне дә, Галияне дә аларның тавыш аһәңлеге аша гына тасвирлый. Хәбир Саниянең чибәрлеге турында бер генә сүз әйтә, ә аның тавышы турында һәрвакыт искә төшереп тора. Мәсәлән: «Шунда берәү: – Хәбир, исәнме? – дип дәште. Аһ, Сания бит бу, Сания! Бары тик анда гына менә шундый ягымлы һәм назлы тавыш». Бу күренеш күбрәк геройларның образлы психологик портретларын бирү якынрак.
Шулай итеп, Ф. Яхинның стиленә тыйнаклык, кыскалык, җыйнаклык хас. Шул ук вакытта язучы нечкә психологик булып та тора.

4. Хикәянең тел үзенчәлекләре

Фәрит Яхинның иҗаты тел байлыгы белән аерылып тора. «Кош баласы» хикәясендә берничә үзенчәлекне күреп була. Беренчедән, монда автор тарафыннан язылган фәлсәфи ремаркалар юк дәрәҗәдә. Бөтен хикәя төп геройның уй-фикерләре нигезендә башкарылган. Икенчедән, хикәянең төп идеяләре, әйткәнебезчә, шул хисләр аша билгеләнгән. Һәм өченчедән, хикәядә диалоглар зур роль уйный.
Әмма автор Хәбир белән Саниянең очрашуын очраклы булуын табигать күренеше аша сурәтли: «Аларны җәйнең матур көне очраштырды» (78 б.) – монда җөмләнең грамматик юнәлешен үзгәртү хикәянең идеясен ачыкларга ярдәм итә. Хәбирнең хисләре, эчке дөньясы шулай ук табигать тасвирлавы аша ачыклана. Әйтик, бер генә җөмлә төп геройның уйларының моңсу булуын ачыклап килә: «Эссе кояшның, һәр елда аркакыздыра торган Казансу комыкларының рәхәтен югалтты ул» (78 б.), – дип тасвирлый автор.
Диалоглар үзенчәлекләренә килгәндә, Ф. Яхин геройларның холкын, характерын аларның сөйләме аша чагылдыру остася булып килә бу әсәрдә. Шулай, Сания образы аның сөйләме аша гына ачыкланып килә. Автор махсус башка чараларны кулланмый. Чыннан да, без Саниянең эчке дөньясын, аның хыялларын белми калабыз. Ул төп мәгънәдә «кош баласы» – килде-китте – кебек күренә.
Саниянең җаваплары, сораулары катырак булып сизелсә дә, алар аның турылыгын, реалистик карашлы кеше итеп билгелиләр. Бу беренчедән. Мисаллар: «Бу, мин әйтәм, юри танымаган булып маташамы?.. Алай кыска хәтерлеләрне яратмыйм мин»; «Сания мин, Сания, – дидк ханым. – Ә сөйләшкән буласың тагын»; «Йә, падишаһ, күрсәт тәхетеңне, карап чыгыйк, – диде. – Каршы килмәссеңдер бит?».
Саниянең шундый булуын аның эндәшү этикеты да дәлилләп тора. Ул Хәбиргә һәрвакыт «син» дип мөрәҗәгать итүе, ирония һ.б. Әлбәттә, сүзләренең эчтәлеге дә. Шулай: «Татлы шәрабтан соң тартасым килеп китте. Мөмкинме?».
Саниянең ялгызлыгы, Хабир белән каты тотуының аның тышкы кыланышы булуын, автор шулай ук Саниянең сүзләре аша чагылдыра: « – Хәбир, – дидед Сания. – Хәбирем...»; «Әмма Сания аның бу сүзләрен ишетмәде. – Синең белән ничек рәхәт... – диде ханым».
Хәбирнең образы шулай ук диалогларда да ачыкланып килә. Монда без характеры белән Саниягә каршы шәхес күрәбез: «– Нәрсә белән сыйларга үзегезне? – диде <Хәбир>; – «Сез» дип, сөйләшергә яратасың да инде. – Гафу, нәрсә белән сыйларга үзеңне?». Бу диалогта хәтта Хәбирнең какшап калуы да сизелә.
Кайвакыт ул үзен кулына алып шаяртын, җиңелрәк сөйләшә дә башлый. Мәсәлән: «Баштарак Хәбир аптырап калды, аннан соң мул итеп елмайды. Шаяртадыр дип уйлады. Шулай да: – Әйдә, керик алайса,– диде. – Әмма ятим ир кешенең фатирында тәртипсезлектән артык һичнәрсә юк икәнлеген дә беләсеңдер?..».
Шулай итеп, хикәядә диалоглар сюжетның барылышын гына түгел, ә характерларны ачыграк тасвирларга да ярдәм итәләр.
Ф. Яхин хикәясендә күп кенә троплар куллана. Алар текстның образлылыгын гына түгел, шулай ук әсәрнең төп идеясен ачыкларга ярдәм булып торалар. Мәсәлән, метафоралар: «Бер сүзен ишетүдән, бер ымын күрүдән йөрәге ярылып китәрдәй була»; «Кош баласы» очты. Бәхетле ояны онытты».
Таралган метафоралар да очрый, һәм алар Хәбирнең кичерешләрен нечкәрәк тасвирларгә мөмкинлек бирәләр. Мәсәлән: «Хәбиргә авыр булып калды. Сания аның тынычлыгын, якты җәенең җылы кояшын алып китте. Моңсу, бик моңсу иде хәзер егеткә».
Автор хикәясендә, персонажлар телендә булса да, әйтемнәр дә куллана. Мәсәлән: «Ул <Сания> җәелеп көде һәм шаяртып кына егетнең гүяки үт куыгына басты: – Төлке дә әйткән, ди, йөзем җимешенә буе җитмәгәч, пешмәгән икән, имеш. Егетләр кызларны каратамыни, кызлар егетләрне карата ул!».
Авторның тагын бер үзенчәлеге итеп искергән сүз формаларын куллануны әйтеп китеп була. Ф. Яхин иҗатына бу хас күренеш, әмма без анализлаган хикәя бүгенге көндәге вакыйгаларга һәм проблемаларга багышланган. Шуңа карамастан, геройларның эчке хисләрен тасвирлаганда автор кайчак бу формаларны куллана. Мәсәлән: «Әмма ханым хәмер һәм мәхәббәт тәэсиреннән айныган, хәтеренә балалары вә үз тормышы кайткан, күңеле танычланган иде инде».
Ф. Яхинның тел үзенчәлекләрен билгеләгәндә, шулай ук язучының тыйнаклыгын билгеләп була. Артык бизәкләүләр булмау, авторга нечкә психологик күренешләрне гади иттереп тасвирларга ярдәм итә. Әмма Ф. Яхинның әсәрләрендә еш кына метафоралар, эпитетлар һәм башка образ ясау ысуллары очрый. Аеруча язучы табигать күренешләрен җанландыру ысулын оста куллана.

Нәтиҗәләр:

1. Хикәя кыска гади сюжетлы һәм туры хронология композицион рәвештә башкарылган. Төп кульминация Хәбир белән Саниянең Хәбир йортындагы урынга килә. Монда геройлар үзләренең асылларын, эчке дөньядагы фикерләрен ачыклыйлар. Хикәянең тәмамында укучы тагын бер кульминацион урын көтә, әмма монда Ф. Яхин әсәрнең тагын бер идеясен билгели.
2. «Кош баласы» хикәянең ике төп идеясе түбәндәгеләр: 1) ялгызлык; 2) мәхәббәт белән чынбарлыкның кырыслыгы мөнәсәбәте.
3. Ф. Яхинның стиленә тыйнаклык, кыскалык, җыйнаклык хас. Шул ук вакытта язучы нечкә психологик булып та тора.
4. хикәянең тел үзенчәлекләрен билгеләгәндә, шулай ук язучының тыйнаклыгын билгеләп була. Артык бизәкләүләр булмау, авторга нечкә психологик күренешләрне гади иттереп тасвирларга ярдәм итә. Әмма Ф. Яхинның әсәрләрендә еш кына метафоралар, эпитетлар һәм башка образ ясау ысуллары очрый. Аеруча язучы табигать күренешләрен җанландыру ысулын оста куллана.
5. жанры ягыннан «Кош баласы» хикәясен лирик әсәр, дип билгеләргә мөмкин. Хикәядә нинди дә булса актуаль замана (сәяси, икътисадый һ.б.) проблемалары чагылмаган. Бу яктан әсәр лирик шигъри әсәрләргә якын тора. Икенчедән, геройларның эчке дөньяларына аеруча зур игътибар бирелмәгән. Бу яктан Ф. Яхинның хикәясе эпик әсәрләргә якын тора.

Кулланылган әдәбият

Исмәгыйлева С.Г. Мәктәптә әдәби әсәрләргә анализ ясау алымнары. – Алабуга, 1998. – 82 б.
Хаков В.Х. Татар әдәби теле: Стилистика. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999. – 304 б.
Яхин Ф. Ак әбиләр догасы: Хикәяләр, повестьлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2000. – 255 б.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013