Бүген Әдипләр: Ягъсуф Шәфыйков
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ягъсуф Шәфыйков


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мин Шабай
Самат Шакир
Гомәр Шакиров
Афзал Шамов
Салих Шамов
Габдулла Шамуков
Шамил Шаһгали
Мансур Шаһимәрдәнов
Шамил Шәйдуллин
Дамир Шәйхетдин
Сәет Шәкүров
Динә Шәкүрова
Тимерхан Шәрәфетдинов
Сәлах Шәрипов
Резеда Шәрипова
Хәлил Шәриф
Флүсә Шәрипова
Мәсгут Шәрифуллин
Фаил Шәфигуллин
Габдулла Шәрәфи
Ягъсуф Шәфыйков
Ягъсуф Шәфыйков
Ягъсуф Долмаган улы Шәфыйков 1937 елның 1 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Түбән Карач авылында колхозчы гаиләсендә туа. Ягъсуф хуҗалыктагы мал-туарны карый, җәйге каникулда колхозда, атлы эштә эшли. 1951 елда күрше Яңа Кормаш авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшкә кала.
1952 елда гаиләләре белән Удмуртия Республикасының Сарапул шәһәренә күченеп килә. Башта ит комбинатында эшли, ат белән йөк ташый, соңыннан товар складында йөк бушатучы була, шул ук вакытта шоферлыкка укып чыга. Предприятие юлламасы белән Ростов-на-Дону шәһәрендә суыту җайланмалары механигы һөнәрен үзләштерә һәм 1960 елга кадәр әлеге һөнәр буенча эшли. 1960-1963 елларда ПВО гаскәрләренең Урал хәрби округында штабта писарь булып хәрби хезмәт үтә. Монда ул дөнья әдәбияты белән таныша, хәрби газеталарга мәкаләләр язып, каләм чарлый, аны дивизиянең «На страже» газетасына хәбәрче итеп билгелиләр.
Армиядән демобилизацияләнгәннән соң, Сарапул шәһәренең «Красное Прикамье» газетасында бүлек мөдире урынын тәкъдим итәләр. Редакциядә эшләгәндә, кичке рус мәктәбен бетерә. Газетада 1971 елга кадәр эшли. Аның мәкаләләре, әсәрләре Мәскәү, Ижау газета-журналларында чыга.
1970 елда «Удмуртия» нәшриятында «Твои земляки» исемле беренче очерклар җыентыгы дөнья күрә. 1971 елның июлендә аны Удмуртия Министрлар Советының матбугат бүлегенә начальник итеп куялар. Ул әлеге бүлекне 1972 елның гыйнварына кадәр җитәкли. 1971 елда читтән торып укып Казан финанс-икътисад институтының промышленность экономикасы бүлеген тәмамлый.
1972 елда аны КамАЗ һәм Яр Чаллы шәһәре төзелешенә җибәрәләр. Монда ул профком рәисе, «ГлавМосквастрой» төзелеш оешмасы начальнигының көнкүреш мәсьәләләре һәм кадрлар буенча урынбасары булып эшли.
1976 елда, КамАЗның беренче чиратын сафка бастырып, Яңа шәһәрне өлешчә төзегәч, «ГлавМосквастрой» белән бергә Я.Шәфыйковны Ростов өлкәсенә, Волгодондагы «Атоммаш» заводы атом станциясе һәм шәһәр төзелешенә җибәрәләр. 1983 елга кадәр ул Волгодонда төзелеш начальнигының көнкүреш мәсьәләләре һәм кадрлар буенча урынбасары булып эшли. 1983 елда бу оешма тагын яңа төзелешкә керешә — Краснодар краендагы атом электр станциясенә нигез сала. Монда да Я.Шәфыйков үз вазифасын башкара.
Тормыш тәҗрибәсе туплагач, 1991 елның декабрендә Я.Шәфыйков яңадан журналистикага, иҗат эшенә әйләнеп кайта. Аны Татар Дәүләт мәгълүмат агентлыгы — «Татаринформ»ның Төньяк Кавказдагы махсус хәбәрчесе итеп куялар. Аңа Краснодар, Ставрополь крайлары, Адыгей Республикасы, Ростов һәм Волгоград өлкәсендә татар тормышын яктырту бурычы йөкләнә. Ул киң җәмәгатьчелек эше дә алып бара: әлеге җирлектә яшәүче татар диаспорасына иҗтимагый-мәдәни үзәкләр оештырырга булыша, татар матбугатына язылу, аны тарату эшен башлап җибәрә. Татарстан газета-журналларында аның очерклары, милләттәшләре турында хикәяләре даими басыла килә.
1999 елдан башлап ул Республика хөкүмәтенең иҗтимагый-сәяси һәм әдәби «Татарстан» журналында бүлек редакторы булып эшли.
Язучы татар һәм рус телләрендә иркен яза, ул —халыкара мәгълүматлаштыру Академиясенең гамәли әгъзасы.
Я.Шәфыйков — 2000 елдан Россия, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Мин бер могҗиза беләм. — Казан: Идел-Пресс, 2002. — 190 б. — 1000 д.
Бер очрашу — бер гомер. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. — 206 б. — 2000 д.
Хуш, Агыйдел!: хикәяләр һәм повестьлар. — Казан: Идел-Пресс, 2002. — 263 б. — 5000 д.
Калаларда таш казарма: повесть һәм хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 205 б. — 1000 д.
Фикрят Табеев. — Казан: Идел-Пресс, 2001. — 461 б. — 15000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
Без яңарыш чорында яшибез. — Казан: Идел-Пресс, 2002. — 78 б. — 1000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
Казан университеты = Казанский университет. — Казан: Идел-Пресс, 2004. — 350 б. — 20000 д. (Рус, татар һәм инглиз телләрендә.)
Твои земляки: очерки. — Удмуртия: Удмурт, кн. изд-во, 1970. — 205 с. — 5000 экз.
Я знаю одно чудо. — Казань: Кыйбла, 1997. — 190 с. — 5000 экз.
17 интервью в конце века. — Казань: Идел-Пресс, 1999. — 231 с. — 8000 экз.
Прощание с Агиделью: рассказы и повести. — Казань: Идел-Пресс, 2002. — 300 с. — 5000 экз.
Если ты врач. - Казань: Идел-Пресс, 2005. — 160 с. — 1000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Миңнуллина М. Якташлар турында // Татар иле. — 1997. — 10 гыйнв.
Миңнуллина М. Мин бер могҗиза беләм // Татар иле. — 1997. — Сент.
Зарипов Р. Гасырларны йомгаклап // Ватаным Татарстан. — 2000. — Май.
Мостафин Р. Бер очрашу — бер гомер // Татарстан. — 2002. — Дек.
Г а н и е в В. Бер авторның алта китабы // Ватаным Татарстан. — 2003. —14 февр.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013