Бүген Әдипләр: "Й" хәрефенә
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"Й" хәрефенә

A Ә Б В Г Д Е Җ З И <= Й => К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Йолдыз Ибраһим Йосфи Фәрит Йосыпов Дилә Йосыпова Йосыфбик Зөлфия Йосыфалиева
Зөлфия Йосыфалиева

Кыска күлмәк, тар итәк кимим шул мин, мин тинтәк. Хиджаб та кимим, гөнаһлы, әйтер Аллаһ кем хаклы...

ФИО: Йосыфалиева Зөлфия Кәрим кызы

Туган көне: 17.12.1987

Туган ягы: Казан

Уку/эше: «Татар иле» социаль челтәре, журналист

Ярата: мәрхәмәтле кешеләрне

Яратмый: ике йөзле кешеләрне

Кайларда басыла: «Казанские ведомости», «Ватаным Татарстан», «Саба Таңнары»

 

Бер Раббымнан ярдәм сорадым
 
Матур-матур аткан таңнарымны,
Кара күк йөзләре каплады,
Нахак сүзләр йөрәгемә кереп 
Яшәү өметемне таплады.
 
Кошчык булып, кунып яннарыңа,
Дустым Сиңа бәхет юрадым,
Аннан  Коръән алып кулларыма. 
Елый-елый ярдәм сорадым.
 
Мәхәббәт уен түгел
 
Сөйсә сөйсен гомерлеккә,
Сөймәсә кирәк түгел.
Мәхәббәт булсың бер генә,
Ул Сезгә уен түгел.
 
Нигә мине рәңҗетәcез, 
Мин бит булдыксыз түгел,
Кияүгә чыгар идем дә, 
Син бит әле хан түгел!!!
 
Ярдәменнән Раббым ташлама
 
Беркем җиргә мәңгегә килмәгән,
Әй, Адәм, шуны онытма!
Йөзләреңнән нурлар балкып торсың,
Изге гамәлләр эшләүне ташлама!
 
Аллаһтан курык, ул күрә,
Гайбәт сүзләр, зинһар, сөйләмә!
Намазыңны укы, курыкма,
Маллар җыеп, Адәм син йөрмә!
 
Күңел җылымны Сезгә бирәмен,
Дога белән көнем башлана, 
Үзеннең чиксез ярдәмеңнән,
Әй, Раббым, мине ташлама!
 
Минем эшем...
 
"Хәбәрләр"не караган юк,
Әле соңгы вакытта!
Әллә нәрсәләр сөйлиләр,
Кем баеган, кем сугыша!
 
"Хәбәрләр"дә яхшы хәбәр,
Эх күбрәк булса иде!
Йөрәкләребез иман белән тулып,
Яхшылык кылсак иде!
 
Камераны кулга алып, 
Гайбәт сүзләрдән туеп,
Төшердек әнә Айзат белән,
Сез дусларны шатландырып.
 
Күзләремә йокы килә,
Керфегемә сизелә,
Репортаж ясарга килдем!
Интервью бирмим димә!
 
Хатлар көтәм синнән...
 
Хатлар көтәм синнән, хатлар көтәм,
Хатлар килми, хатың югалды.
Ахры, җимешем, синең күңелләрен
Башка адрес белән югалды....
 
Ялгыз гына җимеш сине уйлый,
Ямьле күл буйларын буйладым.
Ай нурына карап алсу таңда
Сине сагынып шигырь мин яздым.
 
Үткен икән чалгыгыз,
Барып печән чабыгыз.
Өзелеп-өзелеп искә төшә
Бергә йөргән чагыбыз...
 
Бал кортым син кечкенә, 
Гөлләргә үрел инде.
ЯШЬ КҮҢЕЛЕМ, СҮРЕЛ ИНДЕ,
УЛ СИҢА ТҮГЕЛ ИНДЕ.
 
Нигә шундый соң дөнья?
 
Берәү - эшли, тик тормый,
Икенчесе - кызлардан күзен алмый,
Миңа егет бәйләнмә,
Алтын каләм кулымда!
 
Кыска күлмәк, тар итәк...
Кимим шул мин, мин тинтәк.
Хиджаб та кимим, гөнаһлы,
Әйтер Аллаһ кем хаклы. 
 
Кара костюм, күп акча...
Мин кызыкмыйм шул, пока!
Берәү - әнә машинда җилдертә, 
Икенчесе - бер ипигә тилмерә.
Нигә шундый соң дөнья?
 
Укы Көръән, шуннан гыйбрәт ал
 
Шайтан котырта, шайтан котырта:
"Намаз укыма, намаз ерунда.
Гайбәт син сөйлә, сөйлә, курыкма!
Кешеләрне рәңҗет, гафу үтенмә,
Күбрәк гөнаһлар кыл син, кыл әйдә!
 
Китче моннан, юкны сөйләмә!
Сугыш да сагыш шушы мы дөньяң?!
Мин мөселман сиңа буйсынмам!
Мәккә/Мәдинәм минем бит кыйблам!
 
Гөнаһ эшләмәм, мине котыртма!
"Җәннәткә керерсең" - диеп алдама!
Юкны сөйләмә, зинһар син тукта!
Саклый бит мине минем фәрештә.
 
Бер көн килер Үлем бит сиңа,
"Әйдә киттек", - дияр ул сиңа.
Җәннәт/Җәһәнәм үзен син сайла,
"Шайтан котыртты" - диеп акланма!
 
Аллаһы Тәгәлә фикер бит биргән,
"Ялгыш юлга" кермә, - ул дигән.
Укы Көръән, шуннан гыйбрәт ал,
-диеп эндәшә миңа фәрештәм.

http://matbugat.ru/


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013