Бүген Әдипләр: Йолдыз Миңнуллина
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Йолдыз Миңнуллина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәҗип Мадияров
Мөнир Мазунов
Рәмилә Майорова
Әдип Маликов
Шамил Маннапов
Шәйхи Маннур
Зыя Мансур
Зиннур Мансуров
Миркадәм Матшин
Мәдүнә
Мәҗлиси
Ринат Мәннан
Габидә Мәрдәнова
Индус Мәрданшин
Нурихан Мәрханов
Альберт Мәхмүтов
Гүзәл Мәхмүтова
Мөхәммәд Минбагыйсов
Рөстәм Мингалим
Кашшафетдин Минзәләви
Асия Минһаҗева
Әнисә Минһаҗева
Зөләйха Минһаҗева
Гүзәл Минһаҗетдинова
Наилә Миңнеханова
Роберт Миңнуллин
Йолдыз Миңнуллина
Мөхәммәт Мирза
Гөлназ Мирзасалихова
Нурзия Мирхазова
Нотфи Мифтахов
Мәхмүдә Мозаффария
Газинур Морат
Фоат Мортазин
Ягсуп Мортазин
Альбина Мортазина
Мортаза бине Мостафа
Камил Мостафин
Нәфкать МОСТАФИН
Равил Мостафин
Эдуард Мостафин
Инзилә Мoстафина
Салисә Мотыйгуллина
Илфат МӨГЫЙНОВ
Шәрәф Мөдәррис
Халисә Мөдәррисова
Сөләйман Мөлеков
Фәйрүзә Мөслимова
Рәфис Мөхәммәтдинов
Мөхәммәдьяр
Кол Мөхәммәт
Гомәр Мөхәммәт улы
Галим Мөхәмитшин
Гарифҗан Мөхәммәтшин
Рүзәл Мөхәммәтшин
Ләлә Мөхәмәтшина
Энҗе Мөэминова
Сафуан Мулла Гали
Рәфкать Муллин
Илфат Мусин
Чыңгыз Мусин
Люция Мусина
Рәмзия Мусина
Рафаэль Мустаев
Йолдыз Миңнуллина
Миңнуллина Йолдыз Фәрваз кызы. 1985 елның 6 апрелендә Казан шәһәрендә туган. Әтисе - тәнкыйтьче, әнисе - шагыйрә. Башлангыч сыйныфны башкаланың 29 рус мәктәбендә, калганын - 2 татар гимназиясендә укыган. Быел КДУның татар филологиясе факультетын тәмамлаган. "Ялкын" журналында эшли.
Аның “Ялкын”да ничек эшли башлавын әлеге журналның баш мөхәррире Эльмира Закировадан белербез:
“Йолдыз Миңнуллина безнең “Ялкын”га кинәт кенә йолдыз булып килеп керде дисәм дә ялгыш булмас. Сөмбел Гаффарова эшләп йөргән вакытлар, берзаман Сөмбелнең Төркиягә китәр вакыты җитте, укырга. Мин әйтәм, кемне калдырасың үзең урынына. Ул әйтә, менә, апа, Йолдыз бар, талантлы кыз, булдыра ала, ди. Йолдыз ул вакытта мәктәптә генә укый иде”.
Йолдыз турында коллегасы, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова сөйли:
“Ул булган бөтен сәләтләрен ачып сала торган кеше түгел. Үз эчендәрәк йөри торган кыз безнең. Йолдыз язган шигырьләрен безгә килеп, менә мин моны яздым әле, болай яздым, укып карагыз дип йөгереп килеп уртаклаша торган кеше түгел. Без аны акрынлап кына, Йолдыз без синең шундый шигыреңне укыдык бит әле, карале нинди әйбәт язгансың, бәлки безгә дә укып күрсәтерсең, син яшьләр арасында җырлап та кайтканың, ул җырны да көйләп күрсәтмәссеңме дип талантларын ача барабыз”.
Йолдыз үзенең әдәбиятка тартылыун өйләрендәге китапханәгә һәм күп китап укуга бәйли. Шулай ук, университет диварлары да аңа илһам биргән. “Бу дөньяны тоюым, күзаллавым шәһәр мәдәнияте аша килә”, - ди ул.
“Асфальт баласы асфальт турында яза инде. Сезнең өчен туфрак безнең өчен таш. Туфракта туып үскәннәр туфрак аша, асфальтта туганнар асфальт аша тоя инде. Мин асфальт баласы!”
Казанда узучы татар альтернатив кичәләренә дә яратып йөри икән. Күптән түгел “Сары кофта” клубында үткән җанлы музыка кичәсендә үзенең шигырьләрен укыган.
“Анда татар телендә альтернатив музыка башкаручылар җыела. Бу кичәләрдә еш булам. Чөнки бик хөрмәт итәм бу кешеләрне. Мин бер үзем генә укымадым шигырьне, татарлар арасында “Кәеф biz” дигән бер төркем бар. Алар уен коралларында уйнадылар, мин шигырь укыдым. Бик күңелле булды, миңа бик ошады”, - диде яшь шагыйрә. Йолдыз, коллегалары әйткәнчә, үзе турында бөтенләй дә сөйләргә яратмый. Аның өчен китап чыгару кебек эш-гамәлләр дә мөһим түгел. Шагыйрәнең эше шигырь язу, ди ул. Алай да бик тиздән Йолдыз Миңнуллинаның китабы чыгар дигән өмет бар.

Рөстәм ИСХАКЫЙ
Азатлык
Шайтан тәгәрмәче 

I 

Эздән тайган галәм арбасында 
зыр әйләнә дөнья тәгәрмәче – 
бер егерләм җаның барда җилгә 
тотам-тотам тоҗым булып чәчел. 

Төнге сулар төчкелт әремнәрне 
чоңгылларга салып терелтмәкче, 
бер кабымлык балың барда җанда 
мөлдерәмә җамнар булып яньчел. 

Челлә үзәгеннән ялкын йоткан 
нар суына нәрсә күкләр яше? – 
бер гасырлык кына тоелган җан 
гомер кадәр гомер булып дәшер. 

II 

Океан артында кырлар бар, 
җир-касәгә сыймас күк кырлар – 
яңа тамыр сузган агавалар 
гыйсъян булып беркөн кайтырлар, 
ярканатлар җиле кагылыр да, 
кыякларын ярыр ут, тылсым – 
тоз каймалы казан касәсеннән 
кайнар сутын беркөн татырсың. 

Диңгезләргә койган басулар бар, 
бәрзәхләрдән зәңгәр басулар – 
Зөһрә яше белән күктән иңү, 
ләззәт дарларында ярсу бар. 
Диңгез гизәр соңгы таҗлар була, 
бөртек кинә кала – гашыйкларга – 
сак сулышың кирәк күк розаны 
казан сулышыннан ышыкларга. 

Гасырларда калган тәгиннәр бар, 
зәңгәр канлы тәңре илчеләре – 
ат ялыннан тылсым кылы табып, 
вакыт кырын беркөн кичерләрме? 
Дымлы учларыңда – тәгин ташы, 
ул да беркөн фирүзәдәй сулыр – 
күккә кара – сәях җанга көзге – 
җиргә тияр-тимәс тәңре кулы. 

III 

Ялгыш бактым чалыш көзгеләргә, 
отып алды күләгәмне көзге. 
Мин отылып калдым. Амстердамда 
кемдер төннән кара гөлләр өзде. 

Гасыр кичкән көнче көзгеләрнең 
саксыз карашымнан кайнарын 
сизми калдым. Кәрнизләрдән ауды 
Амстердамда Берле тюльпаннары. 
Яздан бирле үксез йөри сыным – 
юри тынып тора зәвәлендә кояш, 
соңгы лалә булып, Амстердамда 
бәйсез күләгәләр җиргә коя. 

IV 

Җиргә иңгән җаннар 
тамчы шәраб булса, 
салкын суты, ышан, 
сагаерлык әче. 
Кемнең җамнарында? – 
Күтәрелеп кара. 
Юк, мин...канат түгел, 
шайтан тәгәрмәче. 

Җамын өтеп кими 
җанда ялкын тәме – 
һәрберебез саксыз 
төрткән өтер өчен 
караламадырмы? – 
Күккә иңеп кара. 
Юк, мин... дар да түгел, 
гыйсъян бөтергече. 

Дөнья күчәреннән 
берәү вакыт эчә, 
затлы төнәтмәдә 
уяу төннәр эзе – 
йөгәннәрең өзеп, 
күккә алып менәм – 
Юк, мин... дәҗҗал түгел, 
мин – Кешенең үзе. 

V 

Кан агышын учка кысып, тыңла, 
кадалыр дип, ялгыш, кылган очы, 
бераз карлыкканрак ят тавышым 
әрнү катыш төтен булган өчен, 

төнге сулар, төптән үк каралып, 
йолдызларга тозак корган өчен, 
кызу каның учка кысып, тыңла, 
зарым, ярлыкаучым, карганучым. 

Кирәк икән, океаннар кичәм, 
анда, дисәң, хәрабәләр башы – 
җанга кысан корыч көбә киеп – 
мең дулкынга, мең упкынга каршы, 

елан мөгезеннән дисбе тезәм, 
төннең үзе белән алышам, 
кирәк икән, шанлы тарих ясыйм 
Идегәйләр кылган ялгыштан – 
бер сискәнсен генә гамьсез кала, 
калган җөен өфләп әрнегәнче. 
Түбән төшкәч, күтәрелә әнә 
күккә кадәр шайтан тәгәрмәче. 

* * * 
	Мин исем тапмаган Хыялның 
	Йөгәнен тапшырам кулыңа. 
	Л.Янсуар 

Ятсынамы яңа кысаларын, 
тугарылу тәмен тоямы – 
кулларымда йөгәннәре яна 
ярларыннан ташкан Дөньяның. 

Язмышымның утыз алты тузы 
җилпәзәдән – җилгә: җилнең әрсез 
чагы. 
Юрамагыз! Шикле әле, шикле 
җомгадан соң шимбә булачагы. 

Йөзек көмешендә ант-вәгъдәләр 
кан кызуын төтеп йөдәтсә дә, 
язмыш түгел әле – алданмагыз – 
каһвә генә балчык касәләрдә. 
 

Эзе дә калмаган киләчәкнең – 
куш уч хәтер аша бага кояш. 
Якуб бүген Яңа Йосыфының 
тәшвиш төшләренә нокта куя. 

Күпнокталар куя кырык кәккүк 
сакау уйкусыннан уянып – 
Санамагыз! – кулларымда бүген 
йөгәннәре яна Дөньяның. 

* * * 
Шәһәр шәмдәлендә ялгыз фонарь 
гына, 
өмет тыны белән бөтерелә карлар – 
яран сырган якты тәрәзәдән 
таңда, бәлки, Изге Ана карар, 
борылышта әле пәйда булган 
актык шәүләләрнең каудары – 
пәйгамбәрдер, бәлки – учындагы 
кадак эзен өфләп кайтадыр, 
зикер дисбесенә мәрҗән булыр 
Мәрьям сыктауларын кат-кат үбеп. 
Көзге җилдә кайнар кабер ташын 
бәгыренә кыскан сабый кебек. 
Сабый фалы гади: шәмнәр яна икән, 
эремәскә тиеш – янарга, 
җәмигъ-храмда – хак йолалар түгел, 
Аллаһ үзе кирәк аларга. 

Төннең һәр ымыннан мәгънә 
шәйләп, 
әллә ниләр юрап һәрбер йортка, 
уяу калган актык шәүләләрне 
ялгыз фонарь гына яктырта. 

* * * 
Ярлыкавың көтеп, саекканда 
китек җамда актык түземем, 
такмаклады канунчылар, камнар: 
"Төш хачыңнан! Коткар үзеңне! 

Такма инде күгән такыяңны, 
күңелеңдә ят гыйсъянны бастыр, 
бер уч көлгә калса, адәм җаны 
тәмугта да яна алмастыр". 

Көлгә калса, кайсар сараеннан 
йола елгасына сибәрсең – 
"Ул чыннан да адәм генә булган!" – 
дияр изгеләрнең берәрсе. 

Җәһәннәмгә илтеп ягаеммы 
җилкәмдәге җәза агачын – 
Адәм генә идем. Маңгаемны 
дымлы учларыңа салганчы. 

* * * 

	Когда умру... 
	В апельсиновой роще старой, 
	в любом цветке. 
	 Ф.Лорка 

Без киткәндә, күк тирмәсе 
зәңгәр булыр – 
учак очкыннары теткән 
зәңгәр тирмә. 
Нисан җилләренең төпчек улы 
толымнарың тарар – 
куа күрмә. 

Без киткәндә, август үзе 
йөрәк булыр – 
такыр сукмакларда күкрәр 
алма давы, 
алып таулар күкрәгендә бәргәләнер 
терек сутның соңгы 
сулкылдавы. 

Төнге Идел кайнар 
уйчан гына – 
каймагында чайкалырмын 
айга каршы, 
син көл булган шигырь учагыннан 
яңа йолдызлыклар күккә ашыр. 

Колмактан да җиңел калыр кебек 
җиргә тартып торган 
бәгырь ташы. 
Яңгыр булып, 
Капу сакчысының 
ачкычлары чыңлар: 
Кайтуыгыз яхшы!" 

Адаш каннар 

	Рүзәл Мөхәммәтшинга 

	Всего страшней для человека 
	стоять с поникшей головой 
	и ждать автобуса и века 
	на опустевшей мостовой. 
	Иосиф Бродский 

1. 

Төтен тәме – кичәгедән куе, 
шайтан сыен таш касәңә агыз, 
кичке тамашага нокта куеп, 
Казан куенына сыенабыз. 
Әллә инде бәрзәх юлы ачык – 
урам тулы тынгы тапмас өрәк – 
Әлмәндәрләр, Әҗәленнән качып, 
хәер эстәп йөргән кебегрәк. 
Бу каланы кабат яулап алып, 
ханнар каршысына егылсак та, 
ясак хакы үзгәрешсез калыр, 
тешсез этләр йокымсырар сакта. 
Безгә нәрсә? Бер йотарлык булса, 
карлы Идел суы чиктән ашкан! – 
азмы? күпме? – чирек гасыр җитә 
сызык аша язар өчен ташка. 
Фани узгыннарның фәкыйрь кулы 
әрсезләнеп кага җаныбызга – 
алар бездән ут сораган булып, 
мәкер тәмәкесен кабызуга 
юкка чыгар, тынар алкышлары – 
сынык нан да калмас сый-табыннан, 
ничә тапкыр кысыр бу җир шары 
ирек рәшәсенә табынган? 
Безгә нәрсә? – тәрәзәсен койсаң, 
галәм сыя кысан төрбәләргә – 
илдә әл дә арзан төтен җитә 
ачкан дистәбезне төгәлләргә. 

2. 

Арттан йөри шәһәр урамнары, 
Урала да итек кунычына, 
Һәр туктаган саен, шәрран ярып, 
Кузгалырлар диеп борчыла. 
Мәйданнарга һәйкәл итеп тезә, 
Һәр һәйкәлнең кулын суздыра, 
Узгыннары, асылынып тезгә, 
Шаһгалиләр көен сызгыра. 
Арттан йөри фәкыйрь фатирлары, 
Атна саен, кереп күршегә, 
Үз халкына хәрам даһиларның 
Аналары бала төшерә. 
Кала биләренең яңа буыны, 
Мәзин тавышына сискәнеп, 
Бер җимереп, бер торгызып уйный 
Юанычка калган Бистәне. 
Хәтер өлгесеннән газап чиккән 
Хәлсез хөрлегебез шашына, 
Берәр атлы очрамасмы икән – 
Чыгып бастык гасыр башына.
 


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018