Бүген Әдипләр: Нурия Измайлова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нурия Измайлова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Булат Ибраһимов
Ямаш Игәнәй
Иделбикә
Рим Идиятуллин
Хәмидә Идиятуллина
Нурия Измайлова
Илсөяр Иксанова
Нурия Измайлова Нурия Халит кызы Измайлова (Мирзаянова) 1950 елның 1 январенда Башкортстанның Благовар пайоны Күчәрбай авылында укытучы гаиләсендә туган. Татарстанның Ютазы районы Якты Елга авылы мәктәбендә — башлангыч, аннан Башкортстанның Шаран районы Базгыя мәктәбендә урта белем алганнан соң, 1966—1971 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Университетны уңышлы тәмамлап чыккач, бер ел Үзбәкстан ССРның Фирганә өлкәсе Ахунбабаев районы урта мәктәбендә үзбәк балаларына рус теле һәм әдәбияты укыта, ә 1972 елдан 1978 елга кадәр Уфа шәһәрендә Башкортстан китап нәшриятының укыту-педагогика редакциясендә башкорт мәктәпләре өчен рус теле дәреслекләре һәм методик кулланмалары чыгару буенча җаваплы редактор булып эшли. |980 елдан Мәскәүдә яши һәм эшли.
Н. Измайлованың беренче шигырьләре 1965 елда «Кызыл таң» (Уфа) газетасында басылып чыга, соңрак, җитмешенче елларда, «Яшь көстәр» (Уфа, 1977), «Кызлар җыры» (Казан, 1977) исемле күмәк җыентыкларда, «Идел» (1977) альманахында, «Казан утлары» журналында зур-зур гына шигъри цикллары урнаштырыла. 1981 һәм 1984 елларда Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең «Яратам» һәм «Алтын тарак» исемле ике китабы дөнья күрә.
Н. Измайлова — бүгенге татар поэзиясендә үз шигъри дөньясы, фикерләве булган яшь каләмнәрнең берсе. Ул заманның җитди темаларына кыю алына, әсәрләрендә чынбарлыкның, чорның катлаулылыгын шомартмыйча, табигый, самими хисләр, яшьлеккә хас кайнарлык белән укучы йөрәгенә тәэсир итәрдәй шигъри халәт тудырырга тырыша.
Н. Измайлова — 1982 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Яратам: Шигырьләр. — Казан: Таткитнәшр., 1981. — 95 б. 2500. — (Яшь шагыйрьнең беренче китабы). Рец.: Моратов Г. Кеше турында кешегә. — Татарстан яшьләре, 1981, 19 дек.
Алтын тарак: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1984.— 72 б. 8000.

Аның турында

Нурия Измайлова: (Безнең сафка).— Казан утлары, 1983, № 9, 188 б.
Гөлзадә БӘЙРӘМОВА. КҮҢЕЛЕНӘ ДӨНЬЯ СЫЙГАН
Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013