Бүген Әдипләр: Рафис Измайлов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рафис Измайлов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Айрат Ибраһим
Габдрәшит Ибраһимов
Павел Иванов
Дамир Идиятуллин
Рафис Измайлов
Илдус Илдарханов
Рафис Измайлов
(1940-2011)

БӘЛЛҮР КАЛӘМ ИЯСЕ

Измайлов Рафис Талип улы 1940 нчы елда Мөслим районының Мәлләтамак авылында укытучылар гаиләсендә туган. Аның әти-әниләре районда билгеле һәм ихтирамлы кешеләр. Талип Измайлов сугышка кадәр Мәлләтамак авылында мәктәп директоры булып эшли. Сугышка китеп, Смоленскта 1943 нче елда һәлак була. Әнисе Ләйлә укытучы, завуч булып районның төрле мәктәпләрендә эшли. Кая җибәрәләр, ул шунда бара — аның белән бергә балаларга да еш күчеп йөрергә туры килә. Түбән Табын, Вәрәш-баш, Мари Бүләр, Ирекле авылларында торалар алар. Һәм Рафис шул сәбәпле төрле авыл мәктәпләрендә укый. Соңгы өч сыйныфны ул Мөслим урта мәктәбендә укый һәм 1958 нче елда мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлый. Мөслим район газетасында эшли башлый.
Мәктәптә укыган вакытта һәм аннан соң да спорт белән бик актив шөгыльләнә. Велосипед ярышлары буенча район чемпионы була, шулай ук районның чаңгы, җиңел атлетика, волейбол, баскетбол, гандбол, русская лапта буенча җыелма командасында чыгыш ясый. Төрле шәһәрләргә барып, җиңүләр яулап кайта. Һәм үзе үк шушы ярышлар турында мәкалә дә яза. Моннан тыш, Мөслим халкын, бигрәк тә авыл кешеләрен шаккат-тырып, Рафис кышкы салкыннарда Ык елгасында бәке тишеп, су коена торган була. Бала-чагалар аңа «су керә торган абый» дип кушамат та бирәләр.
Яшь чакларын сагынып искә ала Рафис. Ык елгасында су керүләр, атларда чабу—бөтенесе дә бүгенге кебек истә. Җәй тулысын-ча колхозда урып-җыю эшендә үтә. Кичләрен клубта «вечер» оештыру— Рафис тальян гармунда сиптереп, яшьләрне биетә.
Мөслим урта мәктәбендә укыганда Рафис беренче мәкалә яза— мәктәпкә килгән юлны укучылар көче белән күтәртеп, рәтләп яңадан салу турында. Мәкалә «Комсомолец Татарии» дигән газетада басылып чыга.
Рафис үзешчән сәнгатьтән дә читтә калмый. Мөслимдә эшләгән чорда бик еш концертларда, спектакльләрдә артист буларак чыгыш ясый. Халидә Уразаева, Наил Әюпов, Фатыйма Һадиева, Расих Сабиров, Фидания Ганиева, Котдус Хөснуллин кебек билгеле үзешчән сәнгать эшлеклеләре белән Рафис Измайлов күп тапкырлар алкышларга лаек була.
Моннан тыш, район мәдәният йортында Рафис Измайлов тынлы оркестр оештыра һәм аны җитәкли. Сабантуйларда, тантаналы җыелышларда, кичке биюләрдә бу оркестр искиткеч бирелеп уйнап, аларга үзенә күрә бер ямь биреп тора. Оркестр районда узган барлык бәйрәмнәрдә дә катнаша.
Бу чорларны хәтергә төшереп, Марсель Вәлитов болай дип яза: «Алабута педагогия институтының дүртенче курсында укыганда кышкы каникулга кайткач, район үзәгендәге яшьләр белән концерт куярга булдык. Ныклап хәзерләндек, җирле темаларга байтак кына интермедияләр дә уйлап чыгардык. Тора-бара программа бик зур һәм эчтәлекле булып чыкты. Репетициягә йөргән яшьләр концертының ничек булачагы чыбыксыз телефон аша Мөслимгә таралганга күрәсең, мәдәният йортының тамашачылар залы шыгрым тулды, фойе ишекләрен дә ачтылар. Концертны Рафис белән миңа алып барырга туры килде. Ык буенда берничә ел хуҗасыз торган гомуми мунча, эленке-салынкы гына эшләгән парикмахер һәм үзен бик иркен тотучы теш врачы турындагы интермедияләрне күреп, тамашачылар егыла-егыла көлделәр. Халык соравы буенча концертны икенче, өченче көнне дә куярга туры килде.
Институтны тәмамлап кайткач, мине «Колхозное знамя» газетасының җаваплы секретаре итеп билгеләделәр. Рафис анда бүлек мөдире булып эшли иде. Редактор Николай Васильевич Григорьев һәм аның урынбасары Сергей Николаевич Иванцов-тан башкаларыбыз яшьләр идек. Коллектив тату һәм эшчән булып чыкты, ә Рафис үзен сәләтле, актив, инициативалы журналист итеп күрсәтте».
Редакциядә бер ел эшләп алгач, иптәшләре Луиз Әхмәтҗанов, Флюс Рахматуллинга ияреп, Рафис хәрби диңгез училищесына кермәкче була. Ләкин медицина комиссиясен үтә алмый егет. Шулай итеп, армиягә дә, хәрби училищега да бара алмый Рафис, кабат район газетасына кайтып эшкә керешә.
Р. Измайлов, Р. Талипов, И. Рафис — бу авторлар бөтенесе дә бер кеше. «Колхоз байрагы» район газетасында Рафис бик күп яза һәм басыла. Аның геройлары — гади, тырыш хезмәт кешеләре. Комбайнчы Алиянуз Валишин, сыер савучы Бәһиҗә Баһауо-ва, сабантуй батыры Сәлахов, бригадир Котков һәм башка бик күп якташларыбыз Рафис Измайлов репортажларының геройлары булып, бөтен районга танылалар, билгеле булалар. Печән өсте, урып-җыю, фермадагы эшләр, комсомоллар тормышы, спорт ярышлары — бөтенесе турында да оста яза Рафис. Үзенең геройларына, колхозларга, бригадаларга, фермаларга җәй көне ул велосипедта, кыш көне чаңгы, ә юлсыз яз-көз вакытларда атка атланып бара. Район газетасында эшләгәндә аның барып җитмәгән бер авылда калмагандыр.
Мөслим район газетасында шактый тәҗрибә җыеп, Рафис Казан дәүләт университетының яңа гына ачылган журналистика бүлегенә (тарих-филология факультетында) укырга керә. Университетта укыганда да Мөслим район газетасына мәкаләләр җибәреп тора һәм алар басылып баралар.
Университетта бер ел укыгач, инде армия хезмәтен татып булмас дигәндә, көтмәгәндә врачлар комиссиясе егетне сәламәт дип таба һәм Рафисны армиягә алалар. Шулай итеп Рафис яшьлек теләгенә ирешә: Оренбур басуларында рәхәтләнеп өч ел хезмәт итеп кайта һәм Казанда укуын дәвам итә.
Университетны ул кызыл диплом белән тәмамлый. Диплом практикасын Рафис Мәскәүдә «Советская Россия» газетасында үтә. Күрәсең, бик әйбәт үтә, чөнки укуын тәмамлагач, аны шунда эшкә алалар. Ун ел вакыт эчендә газетада кече «литсотрудниктан» бүлек редакторы урынбасарына кадәр үсә.
«Советская Россия» газетасында эшләгән чорда махсус корреспондент Рафис Измайлов 1970 нче елда Мөслимгә командировкага килә һәм якташларының хезмәт батырлыгы турында язып, аларны бөтен Россиягә таныта.Ул елларда Мөслим районы игенчелек буенча республикада алдынгылар рәтенә чыга һәм якташыбыз бу хакта горурланып яза.
1979 нчы елны Рафис Талиповичны партиянең ҮК каршындагы Академиядә укырга тәкъдим итәләр. Бу уку йортын да кызыл диплом белән тәмамлагач, төрле газета һәм журнал редакцияләрендә эшли Рафис Измайлов: «Литературная Россия», «Агитатор». Шактый озак күпләр өчен таныш булмаган «Служба безо-пасности: новости разведки и контрразведки» дигән журналда эшли, аның баш редакторының беренче урынбасары була. Шаяртмагыз, егетләр, Рафис Измайловка Россияның ФСБ директоры Николай Патрушев үзе Рәхмәт хаты тапшырган — яхшы язган, серләрне тота белгән өчендер инде.
Р.Измайлов бик күп СССР һәм Россия журналларында, газеталарнда басыла, берничә китап авторы (аларның берсе болгар телендә чыкты). Талантлы, күп язучы, озак каләм тибрәтүче буларак, ул бик күп югары бүләкләргә һәм исемнәргә лаек була. 1992 нче елда аңа Россиянең, ә 2005 нче елда Татарстанның «Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
2004 нче елда Татарстанда уздырылган конкурста Рафис Измайлов «Журналистикада исем» номинациясендә «Бәллүр каләмгә» лаек була. Һәм бу каләмне ул иң зур иҗади бүләк дип саный. Белгәнегезчә, бу каләм бик күренекле журналистларга гына бирелә.
Бүгенге көндә Р.Измайлов Мәскәүдә яши һәм Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллегендә матбугат үзәге җитәкчесе булып эшли. Чиновник булып түгел, иҗади кеше булып. Аның мәкаләләре «Казань», «Татарстан» журналларында, «Ватаным Татарстан», «Республика Татарстан» һәм Республикабызның, Россиянең башка басмаларында да чыгып тора.
Язманы Флүр Баһаутдинов әзерләде.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013