Бүген Әдипләр: Мартемьян Иванов
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мартемьян Иванов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Фәрит Ибраһимов
Мартемьян Иванов
Рәүф Игъламов
Галимҗан Идриси
Кадрия Идрисова
Илтани Илялова
Мөҗип Имамов
Мидхәт Исламов
Рамил Исламов
Дамир Исхаков
Госман Исхакый
Сәгадәт Исхакый (Чагатай)
Фәрит Йосыпов
1842 елда Оренбургтагы Неплюев хәрби мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшләүче Мартемьян Ивановның (1812—?) «Татарская хрестоматия»се басылып чыга.
Хрестоматиягә татар халык иҗатыннан йөз егерме сигез мәкаль, әйтем, хикмәтле сүз, җитмеш җыр, утыз дүрт табышмак кертелгән. М. Иванов үзе җыйган фольклор әсәрләренең эчтәлегенә, шигъриятле булуларына нык игътибар итә.

97. Яхшы белән юлдаш булсаң — җитәрсең моратка,
Яман белән юлдаш булсаң — калырсың оятка.

28. Сүз токымы — колактан, су токымы — болактан.

Мәкальләр арасында сыйнфый, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне чагылдырганнары да бар:

26. Байның эше — фәрман белән,
Юкның эше — дәрман белән.

27. Бәкләр берлән алышып булмас,
Тирәк берлән көрәшеп булмас.

Хрестоматиядәге халык җырлары да әдәби завекъ белән сайлап алынган:

3. Яфрак ла төшсә җирләргә көзге лә каты җилләрдә,
Сагынамын ла, әнкәй, саргаямын, ябыгамын ят ук илләрдә.
1. Кычкыра торган кәккүкне очырмас идем күрсәм дә,
Туган үскән җирне бер күрсәм, үкенмәс идем үлсәм дә.

М. Иванов рус әдәбиятыннан татар теленә хикәяләр тәрҗемә итү тәҗрибәсен башлап җибәрә. Хрестоматиядә унсигез мәсәл һәм берничә хикәя дә бирелә. Мәсәлләр И. А. Крылов, И. И. Дмитриев һәм башка рус авторлары әсәрләреннән проза белән тәрҗемә ителә. Хикәяләр арасында В. И. Панаевның «Иван Костин» (1829) повесте әһәмиятле. Ул «Иван Костин дигән Русия җәмәгатенең хикәяте» дип исемләнә.
Хикәядә төп герой — 28 яшьлек Иван исемле ташчы. Иван, Петербургта таш юну эшендә биш еллар тырышып эшләп, берникадәр акча туплый. Әнисе белән сеңелесен күрергә дип авылларына кунакка кайта. Шунда Дуня исемле бер матур кызга гашыйк була. Дуняның әтисе, кызны авыл писарёна бирергә уйлаган булса да, Иванның акча эшләп кайтканлыгын ишетеп, Дуняны аңа бирергә ризалыгын белдерә. Иван, эшләрен бетереп кайтыр өчен, яңадан Петербургка китә. Дуняны яратып йөрүче әлеге писарь, үч алу теләге белән, Иванның сеңлесе Мариянең ирен солдатка җибәрү исемлегенә кертә. Мария бу хакта абыйсына хат язып, аның булышуын сорый. Иван әнисенә сакларга тапшырган акчасын Мариянең ирен солдаттан калдыру өчен тотарга куша, Дуня белән өйләнешүне акча эшләп кайтканчы кичектереп торырга мәҗбүр була. Икенче елның җәендә Иван кабат кайта. Биредә ул Дуняның писарьга кияүгә чыгып, икенче авылга күчеп киткәнлеген ишетә. Хикәя Иванның тирән борчылуын тасвирлау белән тәмамлана.
Рус культурасына якынаю юнәлешендәге тенденция реакцион көчләрнең кискен каршылыгына очрый. Бу — татар җәмәгатьчелегенең көчле нәфрәтенә лаек булган Н. И. Ильминский (1822—1891) мәйданга чыккан еллар. Самодержавие аның миссионерлык эшчәнлеген хуплый. Шуңа күрә прогрессив рус әдәбиятына мөрәҗәгать итү 50 нче елларда да әле тоташ бер күренешкә әйләнеп китә алмый.
Хрестоматиясенең икенче бүлегенә, шул чорның китап теле үрнәге итеп, М. Иванов Көнчыгыш әдәбиятыннан алынган төрле материаллар кертә. Хрестоматиянең шигъри әсәрләрдән торган соңгы бүлегенә, Г. Нәваи һ. б. Көнчыгыш шагыйрьләре әсәрләре белән бергә, Казан ханлыгы чорының күренекле татар шагыйре Мөхәммәдьярның «Васыятьнамә» шигыре дә урнаштырыла.


Татар әдәбияты тарихы, 2нче том

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013