Бүген Әдипләр: Фәйрүзә Исмәгыйлева
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәйрүзә Исмәгыйлева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Булат Ибраһимов
Ямаш Игәнәй
Иделбикә
Рим Идиятуллин
Хәмидә Идиятуллина
Нурия Измайлова
Илсөяр Иксанова
Рәйсә Имамиева
Фаил Ислам
Фәйрүзә Исмәгыйлева
Әхмәт Исхак
Әнәс Исхаков
Гөлфия Исхакова
Ләйсән ИСХАКОВА
Наил Ишмөхәммәтов
Йолдыз
Ибраһим Йосфи
Зөлфия Йосыфалиева
Йосыфбик
Фәйрүзә Исмәгыйлева
Фәйрүзә Вәгыйз кызы Исмәгыйлева1963 елның 18 мартында Татарстанның Азнакай районы Чуар Абдул авылында туган.

ЧЫНЫГА ТОР...

Моннан 1-8 ел элек Фәйрүзә Исмәгыйлева кем ул? дип сорасалар, мөгаен, шигырьдәгечә «таныйм да, танымыйм да» дип әйткән булыр идем. Үзен юньләп күреп белмим (беренче күрешеп-сөйләшү 1991 елның көзендә дип хәтердә калган. «Казан утлары» редакциясенең корректорлар бүлмәсендә какча гәудәле, дымсу кузле, өлкән курс студенткасы кебек тере, шул ук вакытта сәер оялчан кызчык-ханымны кургәч, «бу күбәләк җан иясенең дә сагыш-моңы, нужа-хәсрәте бардыр инде, юкса шигырьгә ябышмас иде» диебрәк уйлап та куйган идем), язганнарын да матбугатта бик сирәк очратам. Шулай да, Р. Зәйдулла, Г. Морат, Л. Зөлкарнәйләр белән бер ук чорда Шигърияткә килучеләр арасында Исмәгыйлева дигән өметле ка/гәм иясе барлыгын белә идем, әмма аның хакында ачык, тулы фикерем юк иде. Хәзер Фәйрүзә ханым иҗаты турында беркадәр беләм дип исәплим. Бу китапка кергән шигырьләрне кулъязма хәлендә кат-кат укырга туры килде. Йөз иллеләп шигырь биредә. Нигездә кыска шигырьләр. 1991 елда ук Татарстан китап нәшриятына тапшырылган, соңрак темплата да кергән булган. Ә китап булып чыкмый калган. Заманаларның узгәруе дә йогынты ясагандыр, авторның да максатчан уҗәтлеге җитмәгән, курәсең... Кулъязмада «шигырьгә кемнеңдер килуе, ә минем китуем хәерле...» кебек юлларның булуы очраклы тугелдер. Кызганыч, бер яхшы шигырь китабы уз вакытында укучыларга барып ирешмәгән. Ә ун еллап вакыт—һәр заман өчен дә байтак вакыт.

Әдәбиятчыга—башлап язучымы ул, классикмы—төп критерий бер: нәрсә турында язасың, ничек язасың? Әлбәттә, белгәнне язарга; әлбәттә, узеңчә, шул ук вакытта, кешеләргә дә ирешерлек халыкчан итеп язарга тиешсең. Бу таләпләргә Фәйрүзә шигырьләре, нигездә, җавап бирә дип уйлыйм. Ф. Исмәгыйлева—дипломы буенча журналист саналса да, асылы белән педагог-тәрбияче. Университет тәмамлагач, дистә еллар буе балалар бакчасында— нәниләр арасында (Миңа калса, хатын-кыз шагыйрә өчен, илһам өчен менә дигән җирлек!). Авылның әнә шул нәниләр дөньясында узенең дә алма кебек өч баласы тернәкләнеп үсеп килә.

Ни әвәләсәм—шул пешәр: 
сигезле итсәм—сигезле, 
кабартма итсәм—кабартма, 
мөгезле итсәм—мөгезле.

Шундый уйлар белән бүген 
юдым да онлы кулымны, 
әвәли-әвәли сөйдем елмаеп яткан улымны!
Бәхәсләшмәсләр дип уйлыйм: мондый юлларны язу өчен белу генә җитми, кичеру кирәк, әйту генә җитми, куңел кардиограммасын ачып салу кирәк. Мисалга тагын берничә юл:
Алны-ялны белми елыйсың— 
шулай җиңәм мин, дисең. 
Чыныга тор: үскәч хәсрәтләрне 
җылап та җиңә алмыйсың.
Ярый, Фәйрүзә белгәнен белеп яза дидек, ә «ничек яза?»ны ничек дәлиллибез? «Үзенчә яза» дип әйту бик абстракт суз. Шулай да әнә шул «узенчә»гә керә торган, минемчә, бик әһәмиятле бер сыйфат—чама хисе. Без заманында шигырь-поэма дип аталган су буе фикерсез язмалар укып устек. Ялыктырды алар безне. Кыска формаларның соңгы дистә елларда лаеклы урын даулавы әнә шул мәгънәсез (мәнсез) озынлыкка бер протест-гамәл булгандыр, курәсең. Егет сузе—кыска булыр. Шигырьдә кызларның егет булуы ошый миңа. Фәйрүзә дә озынга сузмый шигырьләрен. Суз—эпик колач җитмәудә түгел, хикмәт—үз (суз) кадереңне белудә, фикер җегәрен анык белудә, әдәп-тактта, һәм, ниһаять, укучыны хөрмәтләүдә.
Сирәк язам шигырьләрне
алданган чакта гына,
өзелгән чакта гына,
ялганган чакта гына.
Шигырь Дөньяны үзгәртә аламы? Шагыйрьләр: (шул исәптән без дә) әйе, шигырь-илаһи сүз күпмедер дәрәҗәдә үзгәртә, яхшырта ала дип, шул ышаныч белән гомер кичкән кешеләр. Әмма ялган пафос, фалшь белән Дөньяны яхшыга үзгәртү түгел, киресенчә, бозасың гына. Карлыгач томшыгы белән балчык ташып оя сылаган, кырмыска бөек архитектура үрнәге—түмгәк-храмын корган кебек, шигырьче дә фәкать үзе күтәрә алган идея-фикерне, шуңа кешеләр алдында җавап тота алырга лаек булып, бүтәннәргә җиткереп иҗат итәргә тиеш. Бу—әле беренче китабын яңа чыгарып килә торган Фәйрүзәдән бигрәк, үзебезгә—шагыйрәдән яшь буенча күпкә өлкән каләмдәшләргә дә кагыла. Фәйрүзә бу хакта уйланамы, уйлаганмы, белмим, әмма эчке тоемы, интеллекты моны, ягъни, алда әйтелгәнне интуитив рәвештә яхшы аңлый кебек.
Мөлдерәмә күңел белән 
Вакыт дәрьясында агышым.

* * * 
Үзем генә каласы бар...

* * *
Ярамый икән иртәгә 
язларның кичке акылы...
Фәйрүзә ханым ерак Азнакайда— әдәби хәрәкәтнең үзәгеннән (хәер, бу төбәктән дә шактый кызыклы шагыйрьләр үсеп чыкты соңгы 20- 2 5 ел эчендә: М. Галиев, Ф. Гыйззәтуллина, Н. Әхмәдиев, И. Гыйләҗев...) шактый еракта яши. Шаулы, бәхәсле мәдәни-әдәби «казанда» аралашып яшәмәү сизелә. Инде мәгълүм мотивларны кабатлаулар очрый. Техник яктан эшләнеш— рифма-ритм төгәлсезлекләре дә юк түгел. Самимилек, ихласлыгы белән алдыра да, күбесен кичерәсең. Иң мөһиме— иҗатта очу биеклекләрен бутамау. Бөркет чыпчык булып, чыпчык бөркет кебек хис итеп, очыш юлларын бутаса көлке...

... Элек әдәбиятка керү кыен иде. Күпме киртә-капкалар! Һәм... көндәлек матбугатта— ничаклы талант иясенә— кулъяулык чаклы мәйдан! Партия органнары җитәкләгән басмаларда 10- 15 юл чын шигырь чыгару үзе бер вакыйга иде. Ә хәзер хөррият! Сүз иреген тыюны юк. Ә хәзер кемнәр генә чыгармый китапны! Яз да яз! Фәйрүзәнең узе әйтмешли, әвәлә дә пешер! Юк шул! Беренче карашка гына җиңел кебек. Хәзер ул кыен чын әдәбиятка юл яру! Ни өченме? Беренчедән, моңарчы җыелган (һәм тыелган!) Бөек Мирас безгә иреште. (60 еллар башында яхшы китап таба алсаң, төлке тоткан кебек сизә идең узеңне). Икенчедән, китап укучы кимеде, гавәм китаптан бизде. Базарың булмый торып, чүлмәк ясап яшәп кара! Өченчедән, язу-сызу эшендә (әдәбиятта дип язасы килми) бик болганчык заман. Тәҗрибәсез укучыга ориентлашу кыен. Шәп тышлы, ялтыравыклы бизәкле китаплар тулып ята. Кайсы җәуһәр дә, кайсы ком-балчык (һәммәсе буяп бизәлгән!)?.. Шуңа курә дә, хәзер Зур Әдәбиятка кереп, узеңә урын даулау бик кыен. Мондый хезмәткә алыну—сабый батырлыгына тиң.

... Сүз әйтмәгез 
хис канатында 
оча белүче бу хатынга.

Оча бирсен 
Җирдәге тормышны 
әз генә булса да 
матурлап.
Равил ФӘЙЗУЛЛИН
Июль, 1999.
"Казан утлары"

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018