Бүген Әдипләр: Хисаметдин Исмәгыйлев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Хисаметдин Исмәгыйлев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Хәбир Ибраһим
Галимҗан Ибраһимов
Рәшит Ибраһимов
Лира Ибраһимова-Вәлиди
Саимә Ибраһимова
Энҗе Ибраһимова
Газиз Иделле
Рахман Ильяс
Габдрахман Ильяси
Җәүдәт Ильясов
Вахит Имамов
Нәкый Исәнбәт
Вәдим Исламетдин
Хисаметдин Исмәгыйлев
Ләбибә Ихсанова
Риза Ишморат
Рәйсә Ишморатова
Хисаметдин Исмәгыйлев

Башкортстанда яшәүче милләттәш иҗат бәйгесендә җиңүче

(Уфа, 3 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Стәрлебаш районы Тормай авылында яшәүче милләтпәрвәр, күпкырлы талант иясе Хисаметдин Исмәгыйлев “Татарстан- Яңа Гасыр” телевидениесе оештырган телевизион сценарийлар бәйгесендә җиңеп чыкты. Авторга акчалата бүләк тапшырылды һәм аның сценариесе нигезендә фильм төшереләчәге хакында әйтелде.
Хисаметдин әфәнде, үзе әдәби мохиттән ерак торган һөнәр иясе булса да, каләмен кулдан төшерми. Газета-журналларга һәрдаим көнүзәк темаларга мәкаләләр яза. Төрле басмаларда байтак хикәяләре дә дөнья күрде. Әле “Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесе оештырган бәйгедә ул үзенең “Хәтер-Казан”исемле әсәре белән катнашты. Кырым татарларының хәсрәтле язмышын бәян иткән бу иҗат эше жюри тарафыннан югары бәяләнде.
Башкортстанның Стәрлебаш районы милләтебезгә бихисап күренекле шәхесләр биргән. Биредә милли үзаң, милли рух та, башка төбәкләрдән аермалы буларак, шактый көчле. Тынгысыз милләттәшләребез тырышлыгы белән татар милли оешмаларының нәтиҗәле эшчәнлеге дә мактауга лаек. Һөнәре буенча элекке ветеринария табибы, ә бүгенге көндә лаеклы ялда булган Хисаметдин Исмәгыйлев татар милли хәрәкәтендә актив катнашырга да, мәдрәсәдә белем алырга да, төрле мавыгуларына да вакыт таба.
Районда оештырылган Мифтахетдин Акмулла исемендәге премия фонды комиссиясе әгъзасы да ул. Райондагы татар милли-мәдәни мохтариятендә дә дәрманлы эшли Хисаметдин Исмәгыйлев. Аның тырышлыгы белән әллә күпме эшлекле киңәшмәләр һәм мәдәни чаралар оештырыла.
Хисаметдин әфәнденең мавыгулары байтак. Безнең якларда сирәк очрый торган кәсеп - келәмнәр туку маһирлыгы белән дә сокландыра ул. Тормыш иптәше, һөнәре буенча укытучы Рамилә ханым белән бергәләп искитмәле матур келәмнәр тукый кул эшләре остасы. Соңгы келәмне 5 ел дәвамында тукыганнар алар. Халкыбызның күренекле шәхесләре чагылыш тапкан ул келәмне тукуга киткән җепләрнең гомум бәясе генә дә тел шартлатырга мәҗбүр итә – 50 мең сумга төшкән ул. Ә инде күпме күз нуры салынган бу эшкә – анысын үзләре генә белә. Хисаметдин әфәнде әйтүенчә, келәмнәрне тукыганда аңа җәмәгате Рамилә ханым да ярдәмләшә. Һөнәре буенча укытучы булган Рамилә ханым да хәзер лаеклы ялда. 33 ел дәвамында мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укыткан ул. Эшендә алдынгы алымнарны куллануы, укучыларының бик яхшы өлгереше нәтиҗәсендә, Русия президентының 100 мең сумлык грантын алуга да ирешкән Рамилә ханым. “Хәзер лаеклы ялда булгач оныкларны карашырга да, келәмнәр тукуга да вакыт күбрәк”, - ди уңган хуҗабикә.
Булдыклы, талантлы кешенең балалары да сәләтле була. Хисаметдин ага белән Рамилә ханым өч бала – ике кыз, бер ул тәрбияләп үстергән. Алар һәммәсе дә югары белем алган. Кызлары Ләйсән белән Ләйлә дә, әти-әниләре кебек, кул эшләренә, рәсемнәр төшерүгә маһир. Йортларында аларның сурәтләре дә урын алган. Ләйлә Стәрлебаш сәнгать мәктәбендә рәсем дәресләре алып бара. Уллары Рамил Стәрлебаш мәдәният йортында музыкант булып эшли, читтән торып Казан педагогия университетының вокал-баян бүлегендә белем ала. Дөньялары түгәрәк күркәм гаиләнең. Хисаметдин әфәнде бүгенге көндә Стәрлебаштагы мәдрәсәдә ислам нигезләрен һәм гарәп язмасын өйрәнә. “Бер минут вакытны да заяга уздырасы килми”, - ди ул.
 



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013