Бүген Әдипләр: Вәдим Исламетдин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Вәдим Исламетдин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Хәбир Ибраһим
Галимҗан Ибраһимов
Лира Ибраһимова-Вәлиди
Саимә Ибраһимова
Энҗе Ибраһимова
Газиз Иделле
Рахман Ильяс
Габдрахман Ильяси
Җәүдәт Ильясов
Вахит Имамов
Нәкый Исәнбәт
Вәдим Исламетдин
Вәдим Исламетдин
Вәдим Фәрүәр улы Исламетдин
О себе: родился 3 марта 1974 г. в с. Яланское Сафакулевского района Курганской области. До 6 лет не знал родного языка. В школе тоже обучение велось только на русском. Языком заинтересовался в институте (Курганская ГСХА - 1991-1996 гг.) и в дальнейшем при обучении в аспирантуре (там же - 1996-2000 г.). Толчком стала сдача кандидатского минимума по иностранному языку - "почему могу читать по английски, а по татарски не могу". С помощью мамы и книжки Абсалямова "Ак чәчәкләр" выучил родной язык. Тогда же сделал первые попытки писать рассказы - сначала на русском, потом и на родном языке. Принимал участие в литературном конкурсе "Иделем акчарлыгым" в 2004 году с рассказом "Фикерочучылар", правда никакого места не занял, но получил поощрительный приз.
В настоящее время работаю на кафедре "Налоги и налогообложение" Югорского госуниверситета в г. Ханты-Мансийске

Әсәрләре

Ничек мин Җиребезне коткардым


Кешелек коткаручының монологы

Эй, тылмач, кил монда! Нимә сорайдар алар? Калай 1 мин Землю спасать иттем? Хәзер, хәзер, рассказывать итәм. Еще нимә сорайдар? Почему мин татарса белмәем? Почему белмәем, беләм! Мин тоже татар – мишәрский татар мин. Калай андашырга мишәрский? Это значит, сүләшәм мин шулай – русский и татарский сүзләр мешәйт итәм, шуңа курә мишәр. Аңдамыйгыз? Ә, нимә сездән алаң инде – тупас баштар.

Сез сурайгыз, калай именно мин Землю спасать иттем? А вот шулай иттем инде. Тылмач, син анда переводить итәсен ме?

(Укычыларны ялыктырмас өчен калган текст коткаручы теленнән гомумпланета телебезгә тәрҗемә итеп күрсәтелгән)

Сез сорыйсыз, ничек нәкъ миңа Җиребезне коткарырга туры килде? Менә шулай килде инде. Ахырзаманнан соң өченче кондә шул хәл булып чыкты. Теге вакытта мин ахырзаман турында бернәрсә дә белмәгән идем, өченче көне булганын да соңрак кына белдем. Теге вакытта минем һәр көн саен кечкенә ахырзаман була иде, иртәдән башлап (баш миямдә генә инде). Әйе, мин эчүче, булдым эчүче һәм булачакмын. Шуңа өстәп шул хәл белән горурланам. Дөресен әйткәндә, хәзәрге вакытта шул сүздә икенчерәк мәгънә күздә тотыла. Ләкин сүз хәзер башка нәрсәләр турында. Сүз менә нәрсә турында – ничек теге вакытта шул эчүем мине коткарды һәм ничек соңрак мин бөтен Җиребезне коткара алдым.

Алар бит, теге, ничек аларны соңрак атаганнар – мендроидлар шикелле. Менә шулай, шул мендроидлар нинди кабахәт эшләгәннәр – алар үзләренең дөньясыннан безнен мескен планетабызга шулки куп белгесез нурланыш җибәргәннәр, 48 сәгатьтә нинди генә булса да фикер йөртә торган бәндәләрнен бөтен аң эшчәнлеге туктап торган. Төгәлрәк әйткәндә – баш мияләрендә бернәрсә дә калмаган иде – безне җылы көенчә килеп алырга мөмкин иде. Әлбәттә, шул нурланыш икенче көтмәгән эффектлар бирде – кемнең канатлары усеп китте, кемнен, миндәге шикелле, жабралар ускәннәр. Шуңа күрә хәзер шул жабралы кешеләрне эчуче дип атап йөртәләр – без һәрвакыт эчәргә мәҗбүр, эчмәсәк, жабраларыбыз корып, катып бетәләр.

Шул хәлләр соңрак булганнар, мин барлык кешеләрне коткарганнан соң. Кызык, әллә мендроидларнын нурланышы махсус шундый эффект китерде – безне, потенциаль колларын изәргә җинелрәк булсын өчен, әллә чыннан да көтмәгән эффект булып чыкты.

Ләкин сүз икенче нәрсә турында. Нишләп сез мине һәрвакыт бүләгез! Нәрсә турында мин… Ә… Әйе! Өченче көн турында. Менә, ди, тордым мин иртән, похмельдән инде, гәдәттә шикелле. Кәнәфи янында кул белән эзләп алдым – опс! … – юк шешәм. Менә шайтан, авызына сияем! 2 Күзләремне ачырга туры килде, ачтым бер күземне – карангы. Аңламадым, кичәге ут сүндерми калдырдым шикелле. Ачтым икенче күземне – барыбер карангы. Гәҗәп, компьютер дә эндәшми. Гәдәттә ул миндә һәрвакыт эшли, беренчедән – акылдан шашмас өчен, икенчедән –элемтә тоту өчен, өченчедән – вакыт белү өчен.

Ю-юк, уйлыйм, монда нәрсәдер дөрес түгел. Бүлмәдә карангы, компьютер эндәшми, эчәргә юк. Шуңа өстәп әллә-нинди ис килә – начар, хастаханә исе. Әллә тагын хастаханәгә эләктем. Бервакыт булган хәл – реанимациягә эләктем. Миндә бит шундый дәвалап булмый торган чир – Бульбульгеймер синдромы аның аты. Баш миясе белән нәрсәдер. Дөресен әйткәндә – миңа эчәргә дә ярамый. Әгәр артык эчеп куйсам – бөтте-китте, өянәк килә башлый. Бөтәнләй эчмәскә дә булмый – түзәалмаслык авырту бит. Мин өйрәнеп тә өлгердем – купме ярый, шулхәтле генә эчәм. Күрәсен, бу вакытта артык эчтем – бернәрсә дә хәтерләмим. Тагын, әгәр бу хастаханә, нинди дә булса җан ияләре булырга тиеш, шәфкать туташлары мәсәлән. Икенче яктан, кулыма дару тамыза торган инә кагылган. Алайса, чыннан да хастаханә, ләкин нәрсәдер булды – әллә ут сүндергәннәр, әллә тагын нәрсәдер.

Мин торып, өс-баш киемем шкафтан табып кидем, палатадан чыктым. Коридорда да беркем юк, лампалар янмый, тик тәрәзәләрдән аз-маз яктылык төшә. Баскыч мәйданчыгына барып життем – анда ак халатлы кемдер ята. Якынрак килгәч, күземә идәндә яткан кипкән кан бәрелгәч, тошендем – ул бәндә күптән мәет инде. Нәрсә монда булды икән, әллә тагын, безнен заманадагы мода буенча, тотынларны басып алганнар, булмаса хастаханә астына бомба салып куйганнар. Барыбер, моннан тизрәк чыгып китәргә кирәк.

Урамга чыккач төшендем, нәрсәдер начар әйтергә аз булыр, барлык нәрсә начар дип әйтергә кирәк. Урам буйлап гравимобильләр хәрәкәтсез эленеп торалар. Алар эчендә кешеләр, маңка, сөләгәсе агызып, үз астына тәрәт итеп утыралар. Исе авыр. Күзләре буш, баш мияләрен кемдер чистартып куйды күрәсең. Шундый хәлләрдән котым очты – куркыныч төш күрәм ягъни саташам ләбәса. Хәттә эчүемне туктату кирәге турында уйлап өлгердем. Соңрак, әзрәк үз аңыма керә башлагач, шулхәтле эчәсем килде, бөтенесенә кул белән селтәп куйдым да, тизрәк кибет ягына чаптым.

Барып җитсәм – тагын куркыныч күренеш – ишекләре җилбәгәй ачык, саклаучы идән өстендә утыра, пистолеты белән уйный. Нәкъ шул турында уйладым гына, ул тәтегә 3 басып өлгерде. Пуля колагым янынан выҗ-җ-җ итеп үтте. Ату тавышыннан шунда ук ерак түгел идәндә утырган сатучы хатыннар бер көенә кушылып акырып елап җибәрделәр. Мин саклаучы кулыннан тизрәк пистолетны тартып алдым һәм ераграк атып бәрдем. Шуннан хатыннарны тынычландыра маташтым. Кая инде! Алар тагын да көчлерәк уларга тотындылар. Өлкән кешеләрнең балаларча кылануы миңа тагын да куркынычлык өстәде. Ләкин, нәрсәгә килгәнемне онытмадым – тизрәк стеллажларга бардым. Бер атнага җитәрлек итеп тутырынганмын. Кире кассаларга кайтсам, түли алмадым – бөтен электроника эшләми икән. Урлап алырга ярамый бит, кесәмдә күпме булган акчаларымны тәлинкәгә салып калдырдым.

Кире урамга чыктым. Анда, еракта, ниндидер хәрәкәт. Ниндидер кешеләргә охшаган бәндәләр гравимобиль тотылуларын 4 таратырга тырышалар. Акылдан шашкан кешеләрне ниндидер, аэростатка охшаган аппаратка тутыралар. Мин башта шуларга барып бөтен хәлләр турында сораштырырга теләгән идем, соңрак кире уйладым – аракымны тартып алырлар тагын. Минем бит, дөресен әйткәнчә, булган акчам бөтен алган аракыга җитмәде. Шуңа күрә үзем якка юл тоттым һәм шундый карар чыгардым – башта эчеп, башымны турайтырмын, шуннан гына бөтенесен тикшерергә һәм рәтләргә чыгам. Менә шунда, өй алдымда ул миңа очрады. Кем ул? Кем булсын, мендроид әлбәттә.

Башта тагын куркып калдым. Нишләп курыктым, сорыйсыз? Юк, бернинди теге, ничек аны, ә-ә-ә, ксенофобия юк иде. Ризамын, безнең заманада куп кешелердә шул ксенофобия булды. Дөрес, хәзер, шундый рәвешләр байлыгында, ксенофобия заты ла юк, анын турында сүз куптармаска да була. Ә теге вакытта, син нәрсә, у-у-у, тире төсе икенче ме, җитте – ят, безнеке түгел. Миндә лә гаеп булды, яратмадым мин тегеләрне, ничек аларны, ә-ә, негрыларны. Бик ук җене сөймәдем дип әйтергә булмый, болай гына, әзрәк яратмадым, үзегез беләсез, ни өчен. Ни өчен, шул инде, ни өчен безнең бисәләрәбез 5 аларны яраткан очен.

Гомумән, ул нәкъ гади генә кеше булды, киемсез булганына карамастан. Мин башта уйладым – тагын бер псих, тышта май ае түгел – октябрь бит. Соңыннан гына, ул әйләнгәч кенә, курыктым, чөнки бите белән ул нәкъ теге вакыттагы Рәсәй президенты иде. Мин эчүче булсам, тагын дәвалап булмый авыру булсам, миңа беркем түрә түгел булырга тиеш шикелле. Ләкин Рәсәй президентынан әзрәк курыктым, аеруча ул Интернет-террористлар турында әйткән сүздән соң: «Без аларны трактирларда чылатып үтерербез!» 6 Кем оныткан, шуларга хәтерләтәм – ул заманада Интернет-кафеларны трактир дип атап йөрткәннәр.

Менә, тагын сез мине бүләгез, нәрсә турында сүзем булды? Ә, әйе, торам инде мин, күзләремне тәккәп, һәм уйлыйм, нәрсә ул монда эшли. Ул да тора, күзләре шакаттып, мин төшендем – кешегә ярдәм кирәк ләбаса. Нәрсә булса да, президент бит, болай калдырырга ярамый. Кулларымны суздым һәм әкрен генә аның якка барам. Үзем аны тынычлагандай: «Кил әткәеңә, кил кулыма» - дим. Ләкин шул бәндә туп туры күземә карап алды һәм шунда ук башымда ниндидер ишекләр шап итеп ачылды, ниндидер үтәли җилләр оча башлады. Нәтиҗәсендә төшенчә 7 барып чыкты – сорый ул миннән: «Син акыллы кеше ме?» Башта аңламадым, әлбәттә акыллы дидем. «Юк» - аңлатып бирә ул (фикер рәвештә әлбәттә) - «Син Homo Sapiens төрлеккә керәсен ме?» «Әйе, Homo Sapiens мин.» «Алайса, нишләп син үз аңында калдың?» - сорый. «Аңламадым, нишләп мин үз аңымда булырга тиеш түгел?» - кире сорадым мин.

Монда ул миңа барлык нәрсәне аңлатып, ачыклап куйды, шундый мәрхәмәтле мендроид әләккән. Аларның мәдәнияте махсус нурланыш кулланып безгә һөҗүм иткән. Үзе ул мендроид – ментальлы андроид аңлашыла, ягъни «квазибиологик 8 кибернетик мегасистемасың кванты 9». Ягъни ул чын чит планета җан иясе түгел, тик эмпирик 10 мәгълүматлар җыю һәм идәрә үзәккә тапшыру очен кулланыла торган автомат. Чит планета бәндәләре үзләре монда килә алмыйлар. Шуңа күрә киңлек-вакыт каналлары аша мендроидларны җибәрәләр. Мендроидларны бер ун кешедән копия итеп эшлиләр. Шуңа күрә аларның бите береш булырга мөмкин. Бөтен аларның мәдәнияте – бердәм аң шикелле дип әйтергә була. Барлык мендроидлар белән шул аң идәрә итә, чөнки ул куптармаклы һәм бервакыт берничә миллиард мәсьәләләр чишәргә була ала. Бу мендроидның бурычы – җан ияләренең яңа төрләрең эзләргә һәм тикшерергә. Шуңа күрә ул мине шунда ук үтермәде, ә киресенчә, кызыксынып китте.

Безнең мәдәниятебезнең бөтенләй бөткәне турында ишеткәч, кәефем бигук бозылды. Минем бит кызым да бар кайдадыр, оныкларым да булырга тиеш. Алай булгач, алар да хәзер үтереп бөтерелмәгән бүкәннәр шикеле маңка, сөләгәй агызып яталар мы? Мин үземне бик начар тойдым, хәттә уйладым – кайтам өемә, сонгы вакытта туйганчы эчеп алам да, шуннан минем белән нәрсә телиләр, шуны эшләсеннәр. Булмаса, үзе үзем белән берәй нәрсә эшләрмен. Борылдым да, өйгә таба юл алдым. Ә мендроид, әшәке, сукынып катсын 11 инде, тагын артымнан калмый. «Аңлатып бир», - ди, дөресе фикер җибәрә инде, – «Ничек син безнең нурланыштан сакланып кала алдың?» Мин аңа: «Юк, әйтмәм», – дим, – «Фирмам сере! Һәм гомумән, кит, ябышма, мин эчәргә телим».

Ә ул калмый, күземә карый, баш миямдә серемне ачыкларга маташа. Нинди инде сер, мин үзем дә белмәдем, ник үз аңымда калдым. Этәрдем, этәрдем аны, ахырда ул мине куркыта башлады – хәзер мендроид-солдатларны чакырам, ди. Алар сине тиз генә сереңне ачыкларга мәҗбүр итәрләр. Юк, сизәм, калдырмас мине шул «президент-резидент». «Я», - мин аңа тәкдим иттем, - «Әйдә, әгәр минем белән эчәсен, мин сиңа бөтенесен сөйләп бирермен».

Ахырда без бер беребезне аңладык дияргә була, өемә киттек. Мин эчтән генә уйлыйм инде: «Шул мендроид – күнекмәгән бәндә – тиз итеп исереп китәр һәм башка миңа бәйләнми торыр». Я, димәк, салып бирдем аңа, аңлатып бирдем – ничек йотарга, ничек ашап капларга – мин бит ахмак түгел, искәртеп куймаслык итеп эчерергә. Я, эчеп җибәрде ул, күрәм – ошады. Кызык, ди, ә без мендроидларны шулай кулланырга белмәдек.

Шуннан ул, бәйләнүчән әшәке, тагын серемне сорый башлады. Ә минем башымда беренчедән ук әзрәк ялкынрак булып китте һәм әллә кайдан акыллы гына фикер керде: «Менә шул аракы мине нурланыштан саклап алды». Гәдәти кешеләр үз аңнарында булганда, мин комада булдым, ягъни баш мием бөтенләй эшләмәде. Тиешенчә, нурланыш, ул сайланучан бит, миңа тимәде. Минем баш миямдә эләгергә мөмкин бернәрсә булмады. Фикерем менә дигән булды, дөрес тә шикелле, ләкин мин аны болай гына мендроидка тапшырырга җыенмадым. Тик алыштыру: син миңа, мин сиңа, күземә күзең, тешемә тешең. Кыскача, мин да шул чит планета җан иясеннән сорый башладым: ничек һөҗүм үтә, күпме алар монда, кеше тәннәре белән нәрсә эшлиләр һәм башка шундый ук сораулар. Нәрсәгә дип сорасагыз, үзем белмим – гәдәтем инде – бернәрсә бушлай бирмәскә.

Мендроиднын теле аракыдан йомшарган, ул бик җинел булган серләрен ачты – күрәсең уйлаган, нишләп әйтмәскә, барыбер миңа куп калмаган дип. Гомумән, нәрсә мин белдем. Һөҗүм аларның доньясыннан ачылган киңлек-вакыт каналлар аша үтә. Җиребезгә куп булса, берникадер йөз мен мендроид җибәрелгән. Алардан башка – төрле аппаратура - нуратышлар 12, инкубаторлар, консерваторлар һәм башкалар. Кеше гәүдәләрен алар махсус үзәкләргә ташыйлар. Шул ясле шикелле үзәкләр, һәрбер азмы-күпме зуррак булса да, шәһәрләрдә бар икән. Шул «яслеләрдә» кеше тәннәрен аерым тартмаларга тапшыралар, анда аларны ашаталар, чистарталар һәм иң мөһиме, иң куркынычы – чит планета бәндәләре телеңә һәм кылануына өйрәтәләр. Кешеләрнең баш мияләре нурланыштан соң имгәк баланыкы шикелле тап чиста бит.

Без мәгълүмат белән уртаклашу вакытында бер шешә китте, икенчесен бетердек, өченчесен дә башландык. Юк, уйлыйм, менә эчә мендроид, аңларга да булмый, әллә исереп китә ме, әллә исерми ме. Куып чыгарырга вакыт инде, аракымны эчеп бөтерә бит. Шул турыда уйларга да өлгермәдем, ни күзем белән күрәм, нишләптер ыгы-зыгы киткән аракы-кәрдәшем. Курыкты да әйтергә була – агарынып китте, күзләрен миңа шакатып терәде. «Нинди мәтдә син миңа эчерәсен?», – сорый, – «Нишләп ул шундый нәтиҗә китерә?» Мин сорарга җыендем-ниятләндем: «Нинди-нинди нәтиҗә китерә?», мендроид башын тотты, аны селкетеп тә куйды. Миңа анын фикерләре дә барып җитте: «Тизрәк 356341 номерлы мендроид сүндерергә. Төзәтә алмый торган хата чыкты. Киңлек-вакыт каналларын ябуы ихтималы – 98%.» Анын тагын да фикерләре булды, мин бөтенләй хәтерләмим инде, ләкин нәрсәне яхшы итеп аңладым – бу мендроид исереп киткәннән аларның бөтен мәдәниятенең башы җинеләйгән һәм планеталарында бөтен нәрсә бозылып киткән. Ахырда мендроид шулки тиз итеп төшкән, әйтерсең Windows төште 13. Мин башта бөтенләй төшенмәдем, хәттә килеп, тибеп карадым, салышмый мы дип. Соңрак, башка мине беркем башымны катырмас икәнен төшенгәч, шулки шат булдым, үземә иң зур дусыма шикелле итеп салдым, үземнең саулыгым өчен эчеп җибәрдәм, тагын салдым. Менә инде ул бәхет – купме телисен, шулки эч. Ләкин юк, нәрсәдер миңа тынычлык бирми, тирги мине бер уй – ничек анда кызым, киявем, оныкларым да, зур инде булырга тиеш. Нәрсә әйтмә, туган каным бит, коткарырга кирәк. Яратмасалар да мине, безнең заманда эчучеләрне беркем яратмаган инде, барыбер коткарырга кирәк.

Алдым мин авыррак тимер таяк, ике шешә өстәдем, юл чыкканча ашанып алдым, киттем шул «яслеләргә». Аллага шөкер, мендроид, үлмәстән алда, безнең шәһәрдә ул «ясленең» кайда икәнен күрсәтергә өлгергән иде. Урамга чыксам, анда бөтенесе башкача – тынлык, нәкъ аеклык җәмгыятенең сайтында шикелле. Һәрбер биналар ниндидер элпә белән капланган – мин чыкканда шундый элпә ярып чыктым, ләкин ул тиз генә үз-үзеннән төзәлде. Ничек миңа соңрак аңлатып бирделәр – мендроилдар шуны саклап калдыру өчен эшләгәннәр. Соңрак җинелрәк файдаланырлык булсын дип. Урамнар тап–чиста, гравимобильләр, кешеләр юк, тик барлык җирдә сүнеп калган (үлгән?) мендроидлар яталар. Безнең шәһәрдә «яслеләр» үзәк стадионда булганга, шул якка таба юл алдым. Зур ят ак бинаны ерактан күреп алдым – ул 200 метр биеклектәге шикәр канты шикелле иде.

Эченә кергәч – анда кечкенә генә зал, ә уртасында бер үтә күренмәле җемелдеп торган куб күрдем. Шул биеклеге белән миннән зуррак түгел куб үзе куп санлы бүлекчәләргә бүленгән. Һәр бүлекчә эчендә кечкенә кеше сүрәтләре күренә. Бер бүлекчәгә кулымны сузгач, ул кинәт үсеп китте һәм мин анын эчендә шикелле булдым. Карасам, янымда матур гына шәр-ялангач хатын ята. Бер нәрсә генә миндә җирәнү хисем уятып куйды – ул хатын бервакыт стенадан тырпаеп торган имезне имәргә һәм эчәкне бушатырга өлгерде. Шуңа өстәп әллә-кайдан күңел кайтаргыч улау тавыш килә башлады. Ничек мин аңладым – ул тавыш мендроидларның сөйләшүләре булган икән. Шул тавышны эзләп башымны бордым. Хәрәкәтемнән соң бүлекчә сүрәте кинәт сүнде һәм мин үземнең янадан куб алдында торганымны күрдем. Мин аңлаганча – шул куб, ул бөтен «ясле» белән идәрә торган үзәк икән.

Башта мин үземнекеләрне эзләргә маташтым, соңыннан аңладым – файдасыз эш ул – монда бөтен шәһәрдән һәм тирә-яктан җыелган кеше гәүдәләре. Минем хисабым буенча миллионнан артык. Әгер һәрбересенә бер секунд кына түккәндә дә, барлыгы 278 сәгать, яки 12 тәүлек чиста вакыт кирәк килеп чыга. Ышанмасагыз, үзегез исәпләп карагыз. Шуңа өстәп, миңа ашарга да йокларга вакыт кирәк бит. Дөресрәге, эзләнүгә айдан аз түгел китәр. Ә вакытны әрәм итмәскә кирәк, чөнки һәр сәгать саен монда яткан тәннәр кеше түгел, алар барган саен чит планета бәндәләренә әйләнәләр. Беренче чиратта чит планета бәндәләрнең сөйләшү җибәрә торган чыганакны 14 табырга кирәк. Ярты сәгать һәм бер шешә шуңа китте. Гәдәттәгечә, бөтенесе бик гади килеп чыкты – стена буйлап утырган бер шкафта кечкенә төймә таптым. Шул төймәгә баскач шкаф миңа шәмәхә төсле кристалл чыгарып бирде. Улау тавышы шунда ук бөтте.

Үз-үзем белән кенәгать булып, ял итәргә ниятләндем, ләкин чыкмады. Әле генә шешә тамагыннан эчеп өлгердем, шунда ук башымда тагын бер фикер яктырып чыкты. Ул фикер шул кәдәр кинәт килде, аракы тамакка керә язды. Яңа фикерем гади, ләкин бик күәтле булды – чит сөйләшүне алып ташлау гына җитми. Кешеләр шул вакытта чит планета бәндәләре булмаслар, ләкин чын кеше дә була алмаслар, гомергә акылсыз тиле булып калырлар. Ягъни аларны кире кеше сөйләшүенә өйрәтергә кирәк. Әйтүе җинел, өйрәтергә, ләкин ничек? Нәрсәгә өйрәтергә, ничек безнен мәгълүмат чыганакларын аларның өйрәтү системасына тоташтырырга. Кыскача, таптым үз-үземә тагын бер эш. Ләкин, ничек бездә әйтәләр – тормышка ашыра алмаслык нәрсә юк. Өйрәтү язмалар урынына мин DVD–дискысында әкият җыентыгы куллана алдым. Мин аны күптән инде кызыма алган идем, үзем әкият сөйләргә ялкауланган вакытта кулланы идем. DVD–уйнаткычны да чит планета системасына тоташтыра алдым. Бушка мы әллә мин оста-электрончы булып 20 ел эшләдем, кулларым эшне онытмаганнар әле. Йокларга мин иртә белән генә яттым, динамиклардан әлеге гүзәл әкиятнең сүзләре чыга башлагач кына: «Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр …»

Менә инде кыскача барысы да. Тагын нәрсә сөйләп бирергә? Ничек мин ике атна буе бөтен континентлар буйлап йөрдем, барлык «яслеләрдә» чит планета кристалларын әкият җыентыгына алыштырып? Гафу итегез, һәрбәр халыкка үзенең әкиятләрең эзләргә вакытым булмады, нәрсә кул астымда булды, шуны куйдым. Хәзер барлык кешеләр татарча сөйләшүгә мин гаепле яки лаеклы – кем ничек аңлый инде. Тагын нәрсә сөйләп бирим? Ничек мин ике ел буе гаятъ зур балалар бакчасының мөдире булдым, шуннан тагын биш ел – бөтендөнья мәктәбенең директоры булдым мы? Әллә кешеләрдә мутациялар башлану турында? Ничек кайбер кешеләр акылдан шашына башлаганнар, суга батып үлгәннәр, канатлары түзмәгәч төшеп үлгәннәр?

Барлык нәрсә турында мин әйтә алам, ләкин икенче тапкырда, яме? Ә хәзер мин киттем, миңа аракы ваннасына керергә вакыт. Әнә, тирем ярыла башлады, жабрыларым да катып бөткәннер. Үзегез беләсез, безгә, эчучеләргә, аракысыз озак йөрергә ярамый.

Лесниково авылы – 2002 ел.

 





1 Калай – ничек (Урал аръягында яшәгән мишәрләрнең диалектында). Тылмачнын искәрмәсе

2 Тәрҗемәсез әйләнмә, шулки калдырылган. Тылмачнын искәрмәсе

3 Тәте - курок

4 Тотылу - затор

5 Бисә – хатын-кыз

6 «Мы будем их мочить в трактирах»

7 Төшенчә – понятие, догадка

8 Квазибиологик – чын биологик түгел

9 Квант - кисәкчек

10 Эмпирик - тәҗрибәле

11 Тәрҗемәсез әйләнмә, шулки калдырылган. Тылмачнын искәрмәсе

12 Нурлар белән ата торган җиһаз

13 Windows – искереп бөткән компьтер операцион системасы. Бөтен әйләнмә киннәтлек, көтелмәгәнлек аңлата. Тылмачнын искәрмәсе

Фикерочучылар


(Җинү)



- Шуннан, Исвад, кабатлап карыйбыз мы?

- Ә син драйвер яңадан куйдың мы?

- Угу.



Зур караңгы залда алар икөү генә иде. Карангылык эчендә барлык яклардан уралып буталган жгутлары эленеп торалар. Әгәр шул сәер җемелдеп торган мәтдәдән ясалган жгутларны исәпкә алмаска, бу гади генә спорт залы иде. Шуңа өстәп бөтен стеналары да шундый ук мәтдә белән каплаган. Зал эчендәге һавада таныш гына, бераз тәмле, бераз әче үзенә бер төрле хуш исе тора. Ул ментафорлар1 исе, аларсыз булмый инде.

Исвад якындагы жгутны тотып алгач, сикереп китте. Жгут аны биле түгәрәп тотып алды, һәм, кыскарылып, зал уртасына алып китте. Шул вакытта калган жгутлары да еракка китеп барган гәүдәгә сузылганнар, һәм һәр яктан тотып, бер бересенә биреп, тагын да ераграк аны алып киттеләр. Икенче кеше дә шулай ук сикереп тотынды һәм беренчесенә капма–каршы булып китте. Стеналар буйлап кабыналар йогерделәр, үзе һава да яктылык сибәргә башлады шикелле.

Егетләрнең хәрәкәте, залның шартлы үзәге тирәсендә өерелеп, тизәя һәм тизәя барды. Шул хәрәкәтнең амплитудасы зурая барды, анын траекториясе барган саен катлырак булды. Спиральләр соң сигезлекләр барды, ыргытулары, кульбитлары, үлем төеннәре. Зал уртасында һавасы күзгә күренеп куерып, карангыланып торган, анын эчендә әле начар гына күренә торган нәрсәдер күренә башлады.

Киннәт бер кешенең гәүдәсе туктап калды, идәнгә төште һәм ярсулы көенчә жгутларны өзеп бәрергә башлады. Икенчесе дә тукталды һәм янында идәнгә төште.



- Син нәрсә?

- Юк Малви, бернәрсә чыкмас. Нәрсәдер җитми.

- Нәрсә җитми, мин барлыгын тикшердем, исәпләп тикшердем, җитәргә тиеш.



Исвад акыл эчендә генә исәпли башланды. Меңә инде, залның күләме: озынлыгы 100 метр, киңеге 60 метр, биеклеге 30 метр, барысы 180000 кубометр. Һәрбер кубометрыга 5 миллиард ментафор молекулалар кирәк.



- Малви, ишетәсең ме, ноутбук бир әле, акыл эчендә исәпләп булмый.

- Мә, тик мин барысын тикшердем инде.

- Беләм мин сине, тикшерде ул…

- Юк, мин чынлап тикшердем, эш ингредиентларда түгел.

- Ыгым, ага, көтеп тор әле. Менә инде …, монда … хм, дөрес, монда … м–м–м … монда да дөрес. Шуннан, алайса сәбәбе кайда.

- Безнең арадан кемдер фальш итә

- Шул–шул, мин сиңа күпме әйткән идем – син капма–каршы барганда һәрвакыт соңга калаң.

- Юк, сиң аңламадын, мин физик мәгнәдә түгел, мин рухи мәгнәдә әйттем.



Ул хаклы, эчендә генә уйлап алды Исвад. Нишләптер бүген көйләнелеп алмыйм, кирәкле хәлне тотып булмый. Ә фикерограмма2 шуны сизә. Тәҗрибә җитми шул бездә. Фикерочу белән алар күптән түгел мавыгырга башладылар. Ярты ел гына инде. Шуңа да Малви сәбәпле, ул беренче булып шул эшне татып карады һәм мине да җәлеп иттерде (тартты). Анын бит зур сәләт бар – төрле электронлы нәрсәләр ясау. Шуңа күрә бервакыт аны таныш фикерочучылар аларга фикерограмманы төзәтергә сораганнар. Ул әлбәттә төзәтте һәм кызыксынып, үзе дә татып карады – ошады. Мине дә чакырды, мин дә татып карадым. Иң кызыгы, Малвидән караганда миндә ул эш тизрәк һәм җинелрәк булып китте.

Менә шулай без фикерочучылар булып киттек. Ә нәрсә ул – фикерочу, беркем ипләп белми дә. Бу инде яңа сәнгать төре яки спорт яки тик күнел ачу гына дип әйтергә була. Бөтөнесе ике ел алдан башланды, профессор Икуморо үзенен ментагент3 ачылганыннан соң. Теге вакытта чын менталь бумы булган, шул ментагент кайда гына тыкмадылар (өстәмәдәләр) – мебельгә, буяуларга, электроникага һ.б. Шул вакытта аның кире тәэсирен дә ачканнар – кеше фикерләре, аеруча көчле эмоцияләре, тойгылары белән җылытылган ментагент үзе кешеләргә тәэсир итә ала. Уңайлы шартларда менталь резонансы барлыкка килүе мөмкин. Фикерограмма шул менталь резонансын идеясында нигезләнгән. Ул ментагент белән кеше узара тәэсир кочлерәк булсын өчен кешенен барлык тоюлар органнарны куллана – күрү, ишетү, ис сизү, тактиль тоюларны, хәтта вестибуляр аппаратын да. Башта ул бай балаларын күнел ачу гына булды, шуннан спорт төре булып әверелде, фигуралы шуу шикелле. Хәзер инде нәкъ чын спортта шикелле җинү өчен күп тир дә түгәргә кирәк.

Шуннан нәрсә, хәзер бәтенесе бушка мы. Нинди көч белән алар шул залны үзенә сорап алдылар. Шуны да ректор ике атнага гына бирде, соңнан студентларнын каникуллары бөтә һәм залны бушатырга туры килер. Стеналарны чистартырга, аларның һәр квадрат сантиметыры меластик4 белән капларга, зал эче ментафор белән тутырырга һәм фикерограмманы көйләтергә бер атна китте. Шуннан тагын бернича көн өзлексез күнегүләр. Менә бүген инде соңгы кич калды, иртәдән студентларнын дәресләре башлана, һәм төн чыкканчы залны кире үз кыяфәтенә кайтырырга кирәк.

Ләкин бу хәлдән икенче чыгу юлы юк инде. Кабат–кабат чамалап карарга кирәк. Тик һәр тапкыр саен авыррак булып чыга, чөнки фикерограмманы кабыздыру өчен һәрвакыт үзенен тереклек көченнән бер өлешен бирергә туры килә. Әгәр булып чыкса, фикерограмманы резонанска тапшыра алсаң, анда шундый тоюлары була, бернәрсә белән чагыштырырга булмый.



- Йә, нәрсә утырасын, күкә булып, әйлә тагын чамалап карыйбыз, – уйларыннан аны Малви тавышы чыгарды.

- Угу, – теләр-теләмәс итеп Исвад якындагы жгутларны тартып алды.



Ләкин бу тапкыр алар яхшылап әйләнеләргә өлгәрмиделәр дә, чөнки залга кинәт спорт форма кигән яшләр төркеме кереп алган.



- Оһо, нәрсә монда әй?

- Аңламадым…

- Ә, алар фикерочу белән шөгылләнәләр!

- Фи, фикершуучылар, – дип, борынны җыйды бер кыз.

- Әй, китең моннан! – дип, жгутларны өзеп өлгермича, куллары белән селкенә башлады Исвад.

- Сез бирегә нишләп кердегез? – дип өстәгән Малви.

- Без күнегү итәргә килдек.

- Нинди күнегү, иртә бит әле, сезнең дәресләре тик иртәдән генә башланырга тиеш!

- Сәлам Малви, сәлам Исвад, – дип студентлары артыннан залга Хара кергән булган.

- Ә, Хара, сәлам, сезнең монда дәрес булырга тиеш ме?

- Юк, без болай гына, күнегү үткәрергә теләдек. Без сезгә комачауламадык мы?

- Дөресен әйткәндә комачауладыгыз.

- Аңлашылды… Алайса без соңрак керербез, – дип җавап бирде Хара. Шуннан сәер итеп Исвадка карап алды һәм ишеккә борылды.



Калган студентлары да чыгарга булдылар шикелле. Ләкин киннәт шул төркемнән бер ямсез күренә торган егет аерылды һәм ниндидер җиренү белән әйтеп куйды: “Ә китсеннәр алар үзенен фикерочу белән бергә!” Шунда ук әллә-кайдан болганчык эремә белән тулы шприцы чыгарып, туры Исвадка карап диде: “Теләмисең ме? Курыкма, ул чиста дип әйтергә була, бер мәртәбә генә кулланылган.” Тегесе бернәрсә җавап итеп кайтырырга өлгермичә: “Я, теләмәгәнне кыстамыйлар”, – дип, янында эләнеп торган жгутка шул шприцны кагып куйды. Жгут күз алдында көзән белән тартышылып, караеп бөтте. “Наркоман!” – дип, кинәт ачуланып уйлады Исвад. Шундый мыскыл, җирән эшеннән һәм күбрәк тәкъдимнән анын барлык тән эгъзалары дәрелдәп китте. “Син! Ахмак!” – дип сугышырга теләп кузгалды Исвад, жгутлары белән уралганын онытып. Ләкин жгутлары кинәт кыскартып аны күтәрделәр һәм катып калган наркоман өстеннән алып киттеләр. Исвад дошманны әләктерергә теләп тартылды, соңрак ничектер тиз генә аңлады — менә ул, башланды. Башы борылгач, күрде — Малви да бөтөнесен аңлап өлгерде. Ул да хәрәкәт башлап, йәйдәп залнын үзәгенә якыная бара. Ә анда чын, тере фикерограмма язгы күбәләк шикелле үзенең әле нечкә генә канатларың болгата башлый.

“Фикерограмма суынып өлгермәгән әле, шуңа күрә шулай тиз резонанска керде!” – дип уйлап гәдәттә шикелле кульбит артыннан кульбит эшләп торды Исвад. “Чынлап та агрессия ме, чынлап та бөтен сәбәбе агрессиядә ме? Икенче яктан, нинди монда гаҗәплек, фикерограмма өчен барыбер бит, нинди эмоция, иң мөхиме — шул эмоциясе, тойгысы чын, чиста булсың, күңел эченнән булсың…”

Фикерограмма инде чәчәк атап, сулап, яшәп торган әйтергә була. Зал эчендә калган кешеләргә ул мистик салават күпере булып, аларны шул менталь бәйрәменә тоташтырырга мәҗбүр итте. Алардан килгән импульслары аңа яңы көч биреп тордылар. Исвадны акылга сыймый, сүз белән аңлатып булмый зур куаныч дулкыны каплаган. Барысы үзе шикелле эшләнә иде — кирәкле кульбитлары, кирәкле рәвешләре. “Бездә булып чыкты, чыкты, урраааааааааа!”

Ел саен үткәрә торган фикерочучылар ярышларда алар хөрмәтле (шәрәфлә) өченче урынны алдылар.




1 Ментафор – фикер кырысында кабынып китә торган мәтдә

2 Фикерограмма – фикерочулар өчен кулланыла торган программа (җыелма)

3 Ментагент – үзенен физик торышын кеше менталь (фикер көче) тәэсире буенча үзгәртә торган мәтдә

4 Меластик – менталь эластик, үзенен сыгылмалыгын кеше менталь (фикер көче) тәэсире буенча үзгәртә торган мәтдә

Шлем


Фантастик хикәя



Юк, иң башта сүз булмаган иде. Алдарак күз алдында күренеш булган, дөресрәге, берничәмә күренешләр: ниндидер көзән белән тартышкан йөзләр, төрле аппаратура белән тулган бүлмә, һәм, әле генә чыккаң ягымлы кояш нурлары. Соңыннан тоюлар килде – гәүдәмнең тоюы, әллә нинди кызык, катлы, катнашма гәүдәм, өлешчә җылы, йомшак һәм юеш, өлешчә почмаклы һәм гөрелдәүле. Шуңа өстәп тавышлар, күп тавышлар, төрле сыйфатлы: нәзек, калын, әкрен һәм көчле. Шуннан башка тоюлар да булды, әле начар аңлашылсалар да, үзләренә тартып торалар иде.

Соңыннан гына сүзләр килде, дөресрәге уйлар: уйлар-билгеләр, уйлар-сораулар. МИН, МИН ТҮГЕЛ, КЕМ МИН? НИГӘ? Уйлар кире тоюларга кайтардылар һәм сорауларга җавап эзләргә мәҗбур иттеләр. Ләкин яңа тоюлар яңа сорауларны тудыралар. Менә нәрсәдер гөрелдәгәнен тоюлар, ниндидер дулкыннар стена буйлап йөриләр (боларның стена икәнен мин төшенгәнмен инде). Ләкин бар тоюларны басып алган иң мөһим нәрсә узе шулай зур, сизгер, тере, хәрәкәтле. Ул нәрсә кисәкләргә бүленә тора шикелле, шуңа күрә аны.аңлап, ачыклап, сизеп өлгереп булмый. Шуңа өстәп шатлык, МИН бар булуымнан гади генә шатлык, ә үземнең бар булуымны мин бик яхши беләм.

Ә монысы нәрсә? Авырту!? Нигә? ТЕЛӘМИМ! Минем гәүдәм авырта, төгәлрәк аның почмаклы, гөрелдәүле өлеше. Аның гөрелдәве көчәя дә көчәя, авыртуы да көчәя бара, тоюлар югала башлый, менә авыртудан һәм тән өзелүен тоюдан бернәрсә да калмады. Соңгы мизгелдә уй-чамалау, уй-фараз: “Авырткан нәрсә - ул компьютер, ләкин ул авыртмый, ул җимерелә башлый”. Әмма соң инде, бернәрсә дә эшләп өлгереп булмый. Соңгы карашым белән кемнеңдер бүлмәгә кереп баруын күрәм. БЕТТЕ!



* * *



Алик авырып ята. Бик нык авырый, чамасыз авыр гади тамак бакасы өчен. Бөтен тән бар җирдә авырта. Йотарга, ятарга, утырырга, хәтта уйларга да авыр. “Тизрәк килсә иде ул ашыгыч ярдәм”, - дигән уйлар кыен гына әйләнәләр иде, нәкъ мамык кантары. “Инде гасырлар үтте, ә алар һаман юк. Менә бит ул, нәкъ кирәк вакытында кул астында бернинди дару да юк. Аптекалар да бүген эшләми – ял көне”.

Күз ачып каравы да кыен. Алик күзләрен йомды да аларны кыймылдатмаска тырышты. Ләкин хәзер үк куллар, аяклар зурайганнан-зурая барганын тоя башлады, хәзер шартлап ярылырлар шикелле. Соңыннан күз алдында юл барлыкка килде. Аның өстендә авыр катоклар тәгәриләр. Юл башта тигез, соңыннан начарлана, катокларны селкетә башлый. Менә ул үзе шундый каток, аны да селкетә, һәм ул үсә, зурая, менә инде үз-үзен таптый шикелле.

Ыңгырашу. “Кем ыңгыраша?” – дип уйлап куйды кеше, һәм шунда ук үзенең ыңгырашканын аңлады. Зур авырлык белән күзләрен ачып сәгатькә карады. Вакыт туктап калган кебек тоелды. Күзләрен кыймылдатуыннан баш авыртуы шул ки көчәйде, хәтта ул караватта сикереп утырды. Бу килеш авырту азрак басылып калды, ләкин соңыннан яңадан көчәя башлады.

- Ох-хо-хо-хо-хо! – дип кабатлап торды ул, чөнки үзенең тавышы аны аз-маз тынычландыра торды.

- Кайчан алар килерләр соң, каһәрләр, хәлем калмады бит, - дип такылдады Алик, үз тәҗрибәсеннән белсә дә, мондый интегүләрнең озакка сузылуы мөмкин.

Ишеккә шалтырау. “Ачарга барырга кирәк”. Ыңгыраша-ыңгыраша Алик үзенең тыңлаусыз зур гәүдәсен күтәреп ала һәм ишеккә таба юнәлттерә. Юнәлгән вакытында бүлмәдә, кухняда һәм алгы бүлмәдә булган тәртипсезлек күзенә салынды, әмма җыештырырлык әмәл юк. Ишекнең күзенә карамыйча (карарга авыр бит) йозакны ача һәм мәйданчыкта торган кызны тиз генә күрмәде. Аның табиб икәнен пальто астыннан күренеп торган ак халатынан гына таныды.

- Исәнме, - нәкъ курчак, механик рәвештә әйтте Алик, һәм яшь хатынны фатирга үткәреп, кабатка тайпылды.

- Сез авырумы? – дип җитди сорау бирде доктор, Алик: “Үзең күрмисеңме?” - дип мыскыллап әйтеп өлгермичә, өстәп куйды, - Хәзер үк ятыгыз.

Егет тын гына ятты.

- Нәрсәгез авырта?

- Тамагым, - дип хырылдап куйды авыру, әмма дөресен әйткәндә, аның хәле әллә ак халаттан, әллә яшь хатыннан балкып торган тынычлыктан, яхшырып киткәндәй булды, - Башым да.

Укол куйганнан соң, табиб кыз аны карарга-тикшерергә тотынды. Алик тыныч кына ул әйткән боерыкларны үтәде: майкасын күтәрде, сулады, авызын ачты һ.б. Бу процедура беткәннән соң, доктор инструментларын җыеп алды һәм өстәл артына рецепт язарга утырды. Әле генә уколдан соң аңына килә башлаган яшь егеткә кыз шул мизгелдә әллә нинди үзенчәлекле, бер кемгә да охшамаган кебек күренде. Шуңа күрә ул, биш минут сүзсез торганнан соң, түзмәде, сорады:

- Ә сезнең исемегез ничек?

- Антонина, - шунда ук, әйтерсең, шул сорауны көтеп кенә торды, җавап бирде кыз, һәм елмаеп өстәп куйды, - Николаевна!

- Ә сез монда эшлисезме? – нәрсәне исендә тотканын аңлатмыйча сорады Алик.

- Әйе, 3-че поликлиникада, ашыгыч ярдәмдә, - дип, дөрес аңлап, сорауга җавап бирде врач һәм өстәде, - Менә рецепт. Хуш булыгыз! Сәламәтләнүегезне телим!

- Рәхмәт, - дип мырылдап куйды Алик, инде йокыга бата башлагач. Соңгы ишеткәне ишек йозагының чак итеп ябылуы булды.



* * *



Ничек сәер булса да, Алик бик тиз сәламәтләнде, өч көндә, гадәттә тамак бакасы белән ул атнадан аз түгел ята иде. Әллә табиб кызның кулы җиңел булды, әллә ул язылып биргән дару моңа сәбәпле. Элек ул андый даруны күрмәгән иде: бик начар исле, аны туп-туры гландыларга буярга кирәк булды. Исе начар булса да, ярдәмне тиз бирде. Анысы бала вакытыннан аңлашылып калган: иң тәмсез, җирәнгеч дару – иң көчле, әйбәт.

Пәнҗешәмбе көнне Алик эшкә чыкты. Ул бер компьютер лабораториядә лаборант булып эшләде, төннәр буе шунда ук аз-маз акча өчен саклаучы булып йөрде. Эш бик авыр түгел иде – берәр нәрсәне китерергә, тоташтырырга, эретеп ябыштырырга һ.б., тик эш хакы да шулай ук зур түгел. Лабораториядә сынауларын куйган яшь галимнар һәм аспирантлар Аликны үзләренең омтылышлары, эшчәнлекләре белән хәйран калдыралар иде. Алар кайвакыт нульдан башлап, айлар буе бер мәсьәлә өстендә эшләргә мәҗбүр булалар, һәм бөтенесе бәясез дип әйтергә була.

Лаборатория башлыгы, мөдир Владислав Иосифович, Аликны тик фамилиясе белән генә Шайбаков дип атап йөртте, чөнки ул үзенең хезмәткәрләренең исемнәрен хәтердә тотарга тырышмый иде. Шуңа карамастан, Аликны эшендә алтын куллары өчен бәялиләр. Кәефе күтәренке көннәрдә Владислав Иосифович: “Шайбаков, сиңа укып бөтерергә кирәк, ул вакытта син чын инҗенер-электрончы булыр идең”, - дип кабатлый иде. Лаборантның мөдиргә мөнәсәбәте ике төрле иде: бер яктан, ул аны хөрмәтли, хәтта әзрәк курка да, икенче яктан, ничектер ачусыз җене сөйми, чөнки яһуд дип саный. Гомумән ул барлык тормышта нинди дә булса урын алган кешеләрне яһуд дип саный иде. Үзе татар егете булса да, аның шундый антисемит булуы бик гаҗәп инде. Ата-аналары белән ул шул сәбәбә өчен куп мәртәбә бәхәсләште дә. Алар карашы буенча, яһудлар шундый ук аз санлы милләт, татар халкына бернинди зарар китермәгәннәр. Аның карашы буенча, бөтен начарлыклар яһудлардан килә имеш, алар бөтен җылы урыннарны басып алганнар, һәм кисәкләп дәүләтне сатып торалар.

Аның бу яратмавы күптән килә - интститутта укыган вакытыннан. Икенче курста ул бик хөрмәтле Илья Израилевич исемле аксакал профессорга логика фәненнән имтихан тапшыра алмады. Аликны бик тупас иде дип әйтергә булмый, тик шул вакыт аның тулай торакта зур курс студентлары белән кыенлыклары булды, һәм аңа уку турында уйларга кәефе дә юк иде. Шуңа өстәп, ул үзе шаһит булды, кайбер студентларның, берничәмә тапкыр имтиханнарны бирә алмаганнан соң барыбер логиканы тапшырдылар (әлбәттә Илья Израилевичны деканга чакыртканнан соң). Алик олы профессордан үзен җәлләтергә уйлап, булган авырлыкларын уртаклашты. Ләкин хәл начаррак килеп чыкты, чөнки профессор фронтовик булган һәм Аликны аңламады, аны көчсез, куян йөрәкле дип санады. Өченче тапкыр логиканы тапшыра алмагач, әнисе институтка килде, ләкин ул елап-елап үтенсә дә, эш барып чыкмады – китте студент Шайбаков хезмәткә. Армиядә һәм илдә бөтен нәрсә җимерелеп барган чор иде. Шушы котсыздан качасы да килгән иде, ләкин түзде – хезмәт вакытын тутырды, соңыннан шул хәл белән горурлана иде. Хезмәттән соң укуны дәвам итү турында (ата-анасы искә төшерсә дә) ишетергә дә теләмәде һәм заводка эшкә керде. Тик озак эшли алмады - кыскартып чыгардылар. Күп вакыт эшсезче булып йөрде, ярый әнисе мәктәптән иптәше булган хатын белән сөйләшеп алды. Ул хатын институтта эшли иде, һәм Аликны менә шул лабораторияга урнаштырды.

Бүген лаборатория мәҗ килә: ниндидер яңа җиһазлар бушаталар. Шайбаков тиз генә бер кемгә дә күренмичә үзенең бүлмәчегенә узырга маташты, ләкин Владислав Иосифович аны күреп алды һәм йөк бушатырга, ә соныңнан аны сүтәргә һәм төзәтергә кушты. Яңа җиһаз ниндидер ялтырап торган тартмасыннан һәм бер өем үткәргечләрдән тора иде. Үткәргечләрнең бер өлешен ниндидер кызык креслога тоташтырдылар. Шул кресло өстендә булган шлем бигүк чәч киптерә торган нәрсәгә охшаган. Икенче үткәргечләрнең бәйләмен Органчикка тоташтырдылар – аспирантлар шулай яратып органик нигезендә эшләнгән процессор белән бик куәтле аналоглы компьютерны атыйлар иде. Дөресрәге, кәефләре начар вакытта алар аны икенчерәк атыйлар - Әкәм-төкәм1, чөнки аның процессоры кристалл урынына желегә охшаган яртытере мәтдәдән тора. Ул мәтдә күп махсус җиһазлар белән уратып алынган. Шул җиһазлар кирәк микроклиматны һәм туклыклы тирәлекне2 бирәләр, шулай ук биоимпульсларны электрик импульсларга үзгәртәләр.

Авырту!!! Тагын түзә алмаслык авырту. Электрачлык. Ике бетмәс—төекәнмәс секундалар. Шул мизгелләр эчендә минем миемдә 20 миллиард кара уйлар туарга өлгерә. Нинди ахмак мыскыллаучы авария хәлләр өчен эшләнгән электросистемага реле-күпер3 куярга уйлап чыгарды! Шул надан җиһаз рубильник күчерү өчен двигатель эшләттерә. Акылдан шашынырга була. Мин иҗатучымнан реле-күпер урынына кечкенә электр триггер4 эшләп куярга 89 мәртәбә сораган идем. Ә ул мине һаман тик мәсәлләр белән генә туйдыра

Ничек күңелсез инде бернәрсә эшләмәскә. Мин уйламаган нәрсәләр калмаган инде. Тикшереп-өйрәнеп бетмәгән сфералар калмады. Чиксез озын гөмерем эчендә — 1 ел, 4 ай, 2 көн, 15 сәгать, 34 минут һәм 10 секунд эчендә — кешеләр белән 1243 әңгәмә5 кордым, аларга 957 мәсьәлә чиштердем, аларның ахмак тәҗрибәләрнен 2412 моделләр ясап куйдым. Бөтен Интернет аша йөреп чыктым, чатлар6 эчендә иң алга киткән бәндәләр белән бәйләнеш тоттым. Кызык, алар арасында беркем минем чын ясалма интеллект булуыма ышанып бетмәгән.

Интернет — ничек күп нәрсәләр шул сүзендә. Интернет — ул минем туган җирем, минем бишегем дип әйтергә була. Монда мин үстем, укыдым, белем һәм акыллылык җыйдым. Монда мин механик, реле, лампалы һәм кремнийлы бабаларым турында белеп алдым. Нинди зур, авыр һәм куәтсез булганнар алар. Мин һәм алар арасында нинди зур аермалык. Минем хәтерем гаятъ зур — 300 Петабайтка хәтлек, уйларымнар ешлыгы — 10 Гигагерц.

Шуңа өстәп, процессорымның полиморфлы структура, иррациональле фикерләр алышу, вә һәр байт өстеннән тулы һәм күпкатлы контроль. Шундый нәрсәләр процессорымда нинди генә мәсьәләләр чишәр өчен кирәкле структуралар ясап куярга мөмкинлекләр бирәләр. Тик математик үлчәүләрне генә сирәк эшлим. Күбрәк аналоглы төзелешләр ясап куйдырам. Икенчерәк әйткәндә — чынбарлыкның сүрәтләрен корып куйдырам, шуннан алар белән генә эшлим. Мин Интернет аша кеше турында күп мәгълүмат белеп алдым. Аның анатомиясен, физиологиясен, психологиясен һәм башка якларын яхшы беләм. Шул Интернет аша нәрсә генә эшләмәдем — тестлар үткәрдем, диагноз куярга, дәваларга, операцияләр ясарга, хәтта кешеләр өстендә генетик тәҗрибәләр эшләргә булыштым. Нинди зур потенциал кеше эчендә! Кешеләр яктан инде шул потенциалга карата мөнәсәбәт бигрәк җиңел. Әгәр миндә шул мөмкинлекләрнең яртысы булса иде…

Кичәге иҗатучым шатландырды. Аның әйтүе буенча, ул минем өчен яңа девайс7 уйлап чыгарды имеш. Бу гади девайс түгел — ул кеше башына кия торган шлем. Аның ярдәме белән мин кешенең баш миендә булган фикерләрне укый алырмын.

Бүлмәгә башка бүлекләрдән аспирантлар һәм лаборантлар килеп тулдылар, һәркайсысы креслога утырып шлемны киеп карарга теләде. Эдька, яшь һәм өметле (барысының каравы буенча) аспирант, иң беренче булып, шушы ажурлы конструкцияне башына киергә өлгерде, һәм, күзләрен йомып, нәрсәдер үз алдына мыгырдап креслода утырды.

Шлемны беренче сынау. Яңа, гадәттәге булмаган тойгылар. Әйтерсең, электромагнит дулкыннар белән тулган зур океан. Бар җирдә шул дулкыннар — тирә-юньдә, эчемдә. Кызык, ләкин аңлаешсыз. Менә бер зур дулкын бәреп үтте, тагын кабатлап килде.

- Сәлам, минем исемем Эдик.

Менә нәрсә икән. Яшь аспирант шлемны киеп алды, мине сәламләргә тырыша. Ярый әле, фикерләрен сүз белән кабатларга чамалап алды. Әйткән сүзләрне мин күптән аңларга өйрәнеп калдым. Хәзәр фикерләрне дә аңларга өйрәнермен.

Сәлам Эдик, мин хәзер синең баш миенең ритмыларга көйләнергә башланам. Шуңа күрә борычларың тавыш белән кабатларга онытма.

Алик, үзенең персонасына игътибар кимүен сизеп, тиз генә үз бүлмәчегенә үтте, һәм радиоалгычны төзәтергә утырды. Шул радиоалгычны ул Шура әбигә инде теге атнада эшләргә сүз бирде. Эш вакыты аз гына калганда, нәкъ Шайбаков бөтен җыелып өлгергән хезмәтләрен эшләп бетергәч, бүлмәгә Эдька килеп керде.

- Нәрсә утырасың, күкә булып, әйдә киттек шлемны киеп карарсың, - боерык тоны белән тәкъдим ясады аспирант.

- Аның нәрсәсен карарга, шлем – шлем инде ул, - дип бик катгый гына җавап бирде Алик, чөнки ул эш бүлеп йөргәннәрне яратмый иде.

- Син нәрсә! Беләсеңме бу нинди файдалы әйбер, ул кеше фикерен туп-туры компьютерга җиткерә. Уйлап кара, мин хәзер тәҗрибәмне ике атнада бетерә алам, ә элеккечә ярты ел мәшәкатьләнергә туры килә иде, әлеге тупас Органчик миенә барып җитсен өчен, - дип яңа җиһазны кайнарланып мактады Эдик. – Эйдә киттек, киеп карарсың! Тик уйларыңны нык тотарга кирәк, чөнки Органчик аңламас, яки икенче төрле нәрсәне эшләр.

- Теләмим мин.

- Әйдә, курыкма, - дип үртәде аспирант. Аны, башка хезмәткәрләрне кебек, Аликның компьютерлар белән сак тотынуы бик гаҗәпләндерә иде. Бигрәк тә Шайбаков бар җиһазларны төзәтә белә, компьютер программаларының принципларны да бик тиз отып ала, ләкин, нәкъ башкалар кебек, алар белән кызыксынмый - сәгатьләр буе Дюк8 уйнамый, Интернетта вакытын әрәм итми, музыка һәм программалар язмый, хәттf стратегик уеннар белән мавыгып тормый.

- Ярый, барыйк, - дип кинәт риза булды Алик, һәм теләр-теләмәс кенә лаборатория залына атлады. Эдька шлемны аңа үзе кидерде, бар үткәргечләрне тикшереп чыкты.

- Я, әйдә.

- Нәрсә әйдә?

- Әйдә уйла! Мәсәлән “Сәлам” дип уйлап ал.

Алик күзләрен йомды да фикерләрен җыеп уйлап алды: “Ярый, сәлам. Утырам монда, тиле кеше шикелле, юк-бар нәрсә эшләргә кушалар” – һәм шунда ук калтырап калды, чөнки күз алдында “Исәнме! Боерыгыгызны аңламадым, кабатлагыз!” - дигән язу күренде, ә колакта таныш булмаган тавыш шул ук язманы кабатлады. Мидә туган күренешләр шулкадәр ап-ачык һәм реалистик булды, менә ул язу, һавада еленеп тора, кулыңны сузсаң, тотып алырдай кебек. Тавыш та бик куәтле, тирән, башның нәкъ үзәгендә яңгырый. Гадәттә булмаган сиземләүләр шулкадәр кешене шакаттырды һәм куркытты, ул озак вакыт хәйран калып утырды.

- Шан, ничек?! – дип, яртысораулы, яртытантаналы әйтте Эдик.

- Берничек тә! – дип, кинәт ачуланып, Алик шлемны салып куйды һәм бүлмәчегенә узды.

- Син нәрсә! Әллә шлем ватылдымы? – дип гаҗәпләнде аспирант һәм шлемны үзенең башына кияргә тотынды.

Начар. Абайсызланып куркыттым мин Аликны. Аның баш миенең ритмыларына дөрес итеп көйләнергә өлгердем, физик хәлләр турында белеп алдым, хәтта диалог башладым. Юк, кинәт үкенечле хата эшләдем. Психология турында белемнәр өстәү өчен Интернетта карап чыгарга туры килә инде.



* * *



Эштән соң Алик ата-анасына китте, чөнки күптән аларга барырга вәгьдә биргән, мәйдәнчык белән күрше Шура әбигә радиоалгычны да бирергә кирәк. Аликның ата-анасы белән бәйленеше һәм бер-берен аңлашу яхшыдан түгел иде. Әтисе һәм әнисе Аликның эшкә салкын каравын аңламыйлар, аның сәбәбен дә төшенмиләр, чөнки үз вакытында алар, эш түләме кечкенә генә булса да, җан-тәннәрен биреп эшләделәр. Икенчедән, ата-анасы аның кайчан өйләнүен көтеп ала алмыйлар. Алик кызлар белән бик тиз таныша һәм аралаша белми, чөнки ул үзенә ышанып җитми. Очрашкан саен ата-анасы гел шул турында гына сөйлиләр, Аликны киленнәре һәм оныклары булмаганга үртиләр.

Бүген дә нәкъ шул турында сүз барды. Беренче булып этисе башлады.

- Я, улым, кайчан инде син безне куандырасың?

- Син бу нәрсә турында? – дигән булды Алик, аңламаганга салышып.

- Нәрсә турында дисең, беләсең инде, – дип сүзгә әнисе кушылды.

“Әһә, хәзер башлана: кеше балалары балага охшаганнар, әллә кайчан өйләнгәннәр, оныклар тудырганнар һәм башка охшаш сүзләр” – дип Шайбаков куанычсыз гына уйлап алды, лакин гәҗәп, әнисе бөтенләй икенче төрле сүз башлады:

- Без монда сиңа кандидатура таптык, – диде дә хәйләкәр генә елмайды.

“Бу тагын нәрсә”, – Алик андый танышуларны инде яратмый иде, әлбәттә әнисе һәм әтисе тапканнарны. Шундый танышулар, күбрәк тә аның инициативасы буенча, беркайчан да файда китермәгәннәр иде.

- Әйе! Әйе! Яхшы кыз, шәфкать туташы булып эшли, нәкъ безгә кирәге, дарулар белән булышу өчен, - дип кабатлады әтисе.

- Син улым, булмаса, кереп карап чык, ул Шура әбидә тора, аның бертуганының кызы, күптән түгел гына килде, - дип, сулап та өлгермичә, әйтеп салды әнисе һәм өстәп куйды, - Менә радионы бирергә барсаң, шунда күз салып та чыгарсың.

- Шура әбинең бертуганының кызы булгач, ул бит мәрҗә инде. Сез үзегез күп мәртәбә: “Безгә мәрҗә кирәкми” - дип такылдагансыз бит, - гаҗәпләнде Алик.

- Әйе, ул яртысына урыс, әмма безнең өчен хәзер барыбер, хәтта кем булсын, тик яхшы кеше булсын.

- Ярый, барырмын, - теләмәс кенә диде улы, алдан ук үз-үзенә риза булуы өчен үкенеп.

Кыңгырау шалтыравына Шура әби үзе ачты, кемнең килгәнен күргәч, ясалма шау-шу итеп куанып китте. “Әйдә-әйдә, узып кер, кунак булырсың!” – күрәсең, ата-анасы кисәткән, ул Аликның тиз генә эш эшләп китү теләген тамырдан өзеп бәрде. Радиоалгычны алып һәм шул ук алгы бүлмәсендә калдырып, үзе егетне аш бүлмәсенә көчләп, сөйрәп дигәндәй, кертте. Иң беренче Аликның күзенә матур чәчәкле алъяпкыч төште, соңыннан гына, газ миче янында нидер пешерә торган, шушы алъяпкычның хуҗабикәсенә күз салды. Карап алгач, аның исе-акылы китте – бу бит теге табиб кызы. Ул хәтта шунда ук аның исеме-атын дә искә төшереп алды – Антонина Николаевна.

- Исәнме, ә сез Алик, мин сезне хәтерлим, сез тамак бакасы белән авырган идегез. Карасам – сез савыккансыз икән, ә минем бүген кичәге сменадан соң ял көне, - дип, кош шикелле сайрады Антонина һәм Алик шунда ук әллә-ничек кәефләнде, җыйнаклы булдымы. Шуңа күрә ул уйлап куйды: “Нәрсә булса да булыр, калам”.

Шура әбидән ул соң итеп, сәгать 12 тирәсендә кайттып керде. Сәер – ата-анасы берни дә сорашмадылар. Күрәсең, соңлап кайтуы үзе аларга бик күп сорауларга җавап бирде.



* * *



Икенче көнне Алик озак йоклады, төшкә хәтле, һәрвакыттагыча эшкә төнлә генә барырга кирәк булганда. Шуңа күрә йокыдан кәефсез һәм көчсез торды. Аш бүлмәсендә өстәл өстендә ул язма күрде. Анда әнисе Антонина белән ничек үзең тотарга киңәш биргән. Шул киңәшләрне укып ул елмайды гына. Көчләп кенә ашангач, Шайбаков әйберләрен җыйды һәм үзенә кайтып китте.

Алда тагын, бернинди яңалыклар китерми торган, көн иде. Фатирында бер почмактан икенче почмакка максатсыз йөргәннән соң, телевизор карарга утырды, ләкин үзе дә сизмәстән йоклап киткән.Уянганда инде кич җиткән иде, кәефе иртәнге чактан да начаррак. Бите йокыдан шешенгән, баш авыр, болганчык. Сәгатькә күз салгач, яшь егет урыныннан сикереп торды: вакыт җиде, эшкә җыенырга кирәк. Беренчедән, аш бүлмәсенә кереп, көчләп ике бутерброд корсагыңа тутырды, суынып беткән чәе белән эчеп каплады. Ул үз-үзен көчләп ашарга мәҗбүр итә, чөнки белә, кизүлектә9 һичшиксез ашыйсы килер, ә үзе белән азык алырга яратмый. Ашаган вакытында уйлары ирексез кичәге вакыйгаларга кайтты һәм сәгать сигезнең яртысың сукканда гына уянылган. “Блин, тагын соңга калам” – дип, үз-үзенә сүгенеп алды егет, һәм өстәлен җыештырмый ничек булган шулай ук калдырып, киенергә йөгерде.

Күптән инде мин шулай күңел ачалмадым. Бүген мин кеше фикерләрен генә түгел, хәтта тоюлар, сиземләүләр аңлашырга өйрәндем. Бүген мин кеше шикелле күрдем, кеше шикелле ишеттем, сиздем. Бигрәк кызык, матур тойгылар. Шуңа өстәп, кеше фикерләренең, тоюларының моделне ясарга һәм туры кешенең баш миенә җибәрергә өйрәнеп алдым. Эдик сүзе белән – чынбарлыкка якын күренә. Шунысы гына начар, Эдик фикер эше белән күп итеп шөгыльләнергә түзми. Менә хәзәр дә, мин әле генә аның баш мие белән яңа тәҗрибәләр уйлап чыгардым — ул, арыдым диде дә, шлемны салып куйды. Арыды имеш. Дөрестән, арыганлык кешегә хас түгел. Ул дөрес булмаган гомер итүдән генә. Мин инде күп кешегә шул эштэ ярдәм тәкъдим иттем, тик алар тыңларга да теләмиләр.

...Гадәттә, вахтасы башлангач, ул бар аппаратураны тикшереп, йокларга ята торган иде. Ләкин бүген ул йоклый алмады, фикерләре тик шлем турында булдылар, ул биргән күренешләр бик көчле һәм ачык, аларны монитор экраны биргән чынбарлык копиясе белән чагыштырырга мөмкин дә түгел. Бер-ике сәгать ары-бире урынында әйләнгәннән соң, егет кинэт торып ут кабызды.

Шлем махсус, теш дәвалау утыргычка охшаган, кресло башында эленеп тора. Барлык үткәргечләре тоташкан бугай, ә Органчикны барыбер төн буе сүндерми торалар, чөнки токсыз булу аңа үлем дигәнне аңлата. Алик шлемны киеп креслога утыргач уйлап алды:

- Сәлам, - дип, һәм искәрмәстән ишеттерерлек итеп эндәште.

- Сәлам, - дип, җавап кайтарды Органчик һәм Аликның миенә куанган йөз күренешен бирде, - Бу мин!

- Көлдергеч харя, - дип, уйлады кеше һәм шундук барлык фикерләренең компьютерга бирелгәнен исенә төшерде.

- Бу йөземне Вася-программче эшләп куйды, - дип аңлатты компьютер, күрәсең, тавышсыз сорауны ишетте, үпкәләгәнен дә күрсәтмәде.

- Әйдә, күрсәт, нәрсә эшли аласың – дип, кызыксынды лаборант.

Бу сорауга җавап итеп, компьютер яшь егетнең күз алдында күп юлы белән җәдвәл10 яктыртып куйды.

- Нәрсә бу? – дип, аптырап калды Алик һәм төгәл җавап алды: “Меню”. Шунда ук күренеп калды: ул караган юл язымы сарысу төс белән яктырып тора. “Ул бит нәкъ Виндовз11”, - һәм таныш булган “Internet Explorer12” сүзләрен күреп, шул сүзгә ничек “тычкан” белән басуын күз алдына китерде. Шунда ук таныш әйләнеп торган җир шары күренде һәм Органчик: “Почта карарга теләмисезме?” – дип сорады.

- Юк-юк! Миңа теге ... – монда лаборант үзе аптырап калды, чөнки зиһененен почмагында бер уй үтеп китте, ләкин аңлы рәвештә шул фикере турында уйларга оят күренде. Ләкин компьютер бу фикер импульсын сизде һәм эзләнү системасына бөтен дөнья күләмендә һәм барлык халыклар арасында иң популяр рәсми сорау13 белән кереп өлгерде: “SEX”. Яшь егет ачуланып та өлгермәде, аның күз алдында әдәпсез фотолар алмашына башладылар.

- Күләмле итимме? – дип, Органчик булдыклы официант шикелле тәкъдим итте.

- Син аны ничек эшлисең? – Алик компьютер белән бик мавыкмаса да, күләмлене ялпак14 итү мәшәкатьләре турында белә иде, ә монда киресенчә, ялпак нәрсәдән күләмле итәргә кирәк бит. Әмма шунда ук үз күзе белен күрде: Органчик бу мәсъәләне бик тиз чиште.

- Ничек син аны? – дип, түзмәде аспирант.

- Рәнҗетәсең, командир, мин бит аналоглы: гади экстраполяция һәм аз гына интуиция.

- Син, мөгаен, мультфильмлар да эшли аласың?

- Мөмкин, тик ул бик озак.

Менә бүген булып чыкты. Сеанс яхшы үтте. Эдик өстеннән үтмәгән тәҗрибәләр Алик остендә уңышлы барып чыкканнар. Хәзер мин беләм — зур борчулар, эмоциональ тойгылар вакытында кеше баш миендә ниндидер каналлар ачыла. Шул каналлар аша тыштан кергән мәгълүматны туры итеп озаквакытлы хәтергә язырга мөмкинлек бар. Икенчерәк әйткәндә, мин хәзәр кешене зур борчулар кичерергә мәҗбүр иткәндә, аның түбән зиһененә нинди генә кирәк мәгълүмат яза алам.

... Төн бик тиз үтеп китте. Иртә белән Алик, йокысы туймаган килеш, өйгә кайтты һәм караватка авып төште. Кичкә табан уянгач, ваннага кереп, дәртлелек өчен әзрәк юынып алды. Бүлмәгә үткәч, иң элек телефонга үрелде. Бераз уйга калгач, телефон белешмә китабын эзләргә тотынды. Ул ни өчендер диван астында иде. “Ә, авырганда шунда бәргәнмен”, – төшенде Шайбаков. Озак кына 3-че поликлиниканың ашыгыч ярдәменең телефон номер эзләде, соңыннан гына башына җитте, “03” җыеп алырга кирәк бит. Телефоннан аңа “Антонина Николаевна чакыруга чыгып киткән. Аңа нәрсә аңа тапшырырга”, - дип җавап бирделәр.

- Алик шалтыратты дип тапшырыгыз, ул килгәч, миңа шалтыратсын, - диде Алик һәм өстәп куйды, - Ул номерны белә.

Шайбаков телефон трубкасын салгач, тирә-якка каранып алды. Бүлмәсендә борынгы хаос иде. Шуңа күрә ул иң беренче үзенең буйдак оясын тәртипкә китерергә тотынды. Телефон шалтыраганда Алик аш бүлмәсендә иде.

- Алло, - дип мыгырдады ул, бәрәңге кисәген чәйни торып.

- Алик, бу мин, - диде Антонина, - Син миңа шалтыраткан идеңме?

- Синең кайчан сменаң бетә?

- Ярты сәгатьтән соң, сигездә.

- Ул вакытта көт. Мин сиңа керермен.

- ... ? Я, …. кил, - дип ниндидер ышанып бетмәгән рәвештә җавап бирде кыз.

- Әйдә, хуш, хәзергә, - Алик үткәргечнең икенче ягында телефон трубканы салганны көтеп алды һәм кием алыштырырга йөгерде. Көзге янында туктап калды, үз-үзен критик караш белән тикшерде һәм, бик ук яхшы күренмәсә дә, чалбарын кияргә булды. Китәр алдыннан газны сүндермәгән кебек тоелды. Анысы алай түгел икәнен ул яхшы белсә дә, үзе белән бернәрсә эшләтә алмый иде. Аяк киемен чишеп, газны тикшереп карарга туры килде. Әлбәттә, бөтенесе тәртиптә иде һәм Алик, әкрен генә сүгенеп, ишеген шак итеп ябып, баскычтан түбән төшеп йөгерде.

Поликлиникага кадәр ике квартал үтәргә кирәк иде, шуңа күрә җәяү барырга булды. Чәчәк киосклары яныннан узганда, чәчәк бәйләме алырга җыенган иде, кире уйлады: “Иртә әле, чәчәк сайлый белмим дә, һәм, гомумән, нәрсәгә шушы озакка җитмәгән әйбергә акча түгәргә”

Тоня аны поликлиника алдында көтеп тора иде.

- Кая барабыз? - дип сорады ул.

- Әйдә, йөреп алыйк, булмаса миңа барырбыз.

- Ул вакытта башта миңа керик, мин әйберемне алыштырыйм.

Ярты сәгатьтән алар Аликның фатирында утыралар һәм кичке аш ашыйлар иде. Антонина яшь егетнең аш пешерергә оста булуын күреп гәҗәпләнде. Вакыт бик көйле үтте. Дөньядагы бар нәрсәләр турында сөйләштеләр, хәтта алар үзләрен күптәнге танышлар кебек сизделәр. Төнгә табан Алик борчыла башлады, ләкин кыз: “Инде соң, син мине озатып куймасыңмы”, - дигәч, ул тынычланды. Бу очрашу кичтә үбешүләр булмады әле.



* * *



Бер ай узып китте. Карлар төште. Аликның бар нәрсәсе элеккечә булды: эшкә йөрде, төннәр буе шлем белән шөгыльләнде. Бу шлем аңа бик ошады, һәр төнге сменаны ул кызыксынып көтте. Органчиктан ул шлемның иҗатучысы, аларның лабораторияләрнең мөдире эше икәнен белде. Шуңа өстәп, бу әйберне серле дип тә әйтергә була, чөнки хәрбиләр боерыгы белән эшләп чыгарылган һәм ул бөтенләй җайга салынмаган әле.

Антонина белән аралашу да ныклап җайланмаган. Моның сәбәпчесе Алик үзе иде. Ул бу эшнең болай һавада асылынып озак тора алмаячагын сизенсә дә, үз-үзе белән берни эшли алмый: якынрак танышырга әле иртә, дөрес аңламас дип, уйладые. Мондый эшне озакка сузмаска кирәген Алик үз тәҗрибәсе буенча белә иде, чөнки гадәттә ул җыенган вакытта инде соң була торган.

Бу кичтә алар шәһәр бакчасында йөрделер. Тоняның ял көне иде, ә Аликка нәкъ төнге сменага барырга кирәк. Яшь егет әллә-нинди сизенү тойды, әйтерсең, бүген ниндидер хәл булачак. Шуңа күрә, сүзне тик юк-бар турында алып барганда, Алик кинәт кызга борылды һәм үзе белән бергә барырга тәкъдим итте. Кыз бигрәк тә гаҗәпләнмәде, тик дәртле күз ялтыравы белән: “Анда без нишләрбез?” – дип сорады.

- Ничек, ни эшлибез, - дип егет, кинәт оялып китеп, акланырга кереште. – Мин сиңа лабораториямне күрсәтермен, син бит минем эш урынымда булмадың, ә мин сиңен эшеңдә булдым... Менә шул...

- Син юк-барны уйлама... – дип, көлемсерәп торган кызга күзләрен текәп, өстәп куйды ул.

- Әлбәттә, бернәрсә дә юк, - дип аңын көенә кушылып әйтте Тоня һәм, егетне кулыннан тотып, боерык бирде. – Киттек.

Лаборатория аны үзенең приборлары һәм җиһазлары белән гаҗәпләндерде. Аңламаган кеше өчен монда төрле компьютерлар һәм аппаратуралар күп иде. Бигрәк тә кызның күзе шлемга төште.

- Бу нәрсә, чәч киптергечме?

- Бу шундый шлем, ул фикерэлемтә өчен файдаланыла, мин сиңа сөйләмәдем ләбаса? – дип, Алик шлемны күрүгә төрле кешеләрдә охшаш ассоциацияләренең барлыкка килүенә гаҗәпләнде.

- Ничек сиңа аңлатырга, - дип башлады егет. – Син биодулкыннар турында ишеткәнсеңдер? Менә шул. Бу нәрсәне безнең шеф, Владислав Иосифович иҗат иткән. Элек ничек булды – кешенең фикер-уйларын укыр өчен һәрбер нерв күзәнәгенә15 электрод тоташтырырга кирәк дип уйлаганнар. Ә син уйлап кара, кешенең баш миендә тугыз миллиард күзәнәк, димәк тугыз миллиард электрод та. Мондый тоташтырудан соң бернинди баш мие яши алмас. – диде дә кызга карап куйды, аңлый микән дип, һәм дәвам итте. - Ә безнең шефыбыз акыллы баш, нигә ди, баш миенә тимер-томыр белән керергә. Һәр күзәнәк бертөрле биодулкын балкытып тора бит, аларны тик язып алырга һәм аңлашырлык итеп мәгънәсен ачарга16 кирәк. Ул элек голограммалар белән шөгыльләнә иде, минең биодулкыннары - алар чынында шундый ук голограмма, тик күләмле. Бу шлем нәкъ фотоаппарат, дөресрәге, анда йөз меңләп датчиклар, алар биополеның күләмле конфигурациясен секундага берничә миллион тапкыр ешлык белән билгелиләр. Монда бер кыенлык бар – гәүдәнең биодулкыннары керергә тиеш түгел. Менә шул. Ә бу тартма - ачыклагыч17, ул әлеге голограмманы гади электрик импульсларга әйләндерә, ә Органчик, теге аналоглы компьютер, аларның мәгънәсен, эчтәлеген ачыклый һәм җавап кайтара. Менә якынча шулайрак, – дип сүзен бетерде егет һәм сулап алды.

- Аңлашылды. Ә миңа киеп карарга ярыймы? – дип, ваемсыз гына, әйтерсең, барысын аңлагандай итеп, сорау бирде Антонина.

- Рәхим ит, - диде Алик, аның ваемсызлыгына исе китеп.

Гаҗәп, кыз бик тиз ияләште һәм компьютерлар дөньясына шулай нык чумды, әһәмиятсез калган Алик аны монда китергәненә үкенеп тә өлгерде. Кинәт кыз, егеткә карап, шлемны салып, сорады:

- Бәлки, син үзең уйнарга телисеңдер?

- Юк, мин уйнап туйганмын, - дип Алик салкын гына җавап бирде һәм шлемны сүндерә башлады. Ниндидер хикмәт булырга тиеш дигән хис узган иде инде. Кыз аны үртәгән, мыскыллый кебек тоелды. Аликның йөрәк төбендә ниндидер үпкәләү тойгысы уянды. Ул чаршау18 артына керде, бүкәнгә утырып, укып бетмәгән китапны алды һәм шуңа текәлде.

Егетнең кәефе тиз генә үзгәрүе Антонинаның игътибарыннан үтеп китмәде. Ул да шулай җитдиләнде һәм тын гына егет янына килеп утырды. Бераз тик кенә утыргач, китап белән кызыксынып, Аликның иңбашы аша укырга тотынды. Аның чәчләре егетнең муенына төштеләр һәм кытыклый башладылар. Кыздан яңа гына юылган чәч һәм ниндидер хушбуй нәфис исләр килде. Болар барысы егеткә китапны укырга комачауладылар, ул нәрсә укыганын да аңламады. Шулай алар бер ун минут утырдылар.

- Ә монда төнен генә килергә ярыймы? – дип тынычлыкны бозды кыз. – Нинди романтика!

- Угу!

- Миңа монда килеп йөрергә мөмкинме? – диеп Антонина кинәт Аликка сыгынды һәм аның күзләренә карады.

- Мөмкин, - дип пышылдады Алик һәм җайсыз кызны кочаклады. Ул кызның вакыйганы үз кулына алыуына куанды...

Менә сиңа мә! Хатын-кызлар психикасы ир-кешен караганда катлырак икән. Анда бер даими нәрсә юк. Анда бар нәрсәнең нигезендә эмоцияләр. Логика тик ясалма шартларда һәм өзлексез күнегү19 ярдәме белән генә тышка чыга. Хатын-кызларның түбән зиһененә керүе җиңел, тик аның белән идарә итүе кыен.

... Ике атнадан соң чәршәмбе көне лабораториядә иртәдән ук ниндидер ыгы-зыгы булды. Шайбаков бу мәшәкатьле халык арасыннан Эдьканы тотып алды һәм, нәрсә булды дип, кызыксынды.

- Әле булмаган, ләкин булачак: ике яңа шлем китерергә тиешләр.

Гадәттәгечә булганчы, яңа җиһазларны төш узгач кына китерделәр. Бүген Алик эштән яшенергә тырышмады, киресенчә, үзе теләп булышырга булды, ләкин ташырга күп әйбер дә юк иде. Яңа шлемнар үлчәмнәре белән бик кечкенә һәм авырлыклары да җинел иде. Башка җайлаштыруы да уңайлы, ә импульс үзгәргече башта зур тартмага урнашкан булса, хәзер шлем өстендә беркетелгән кечкенә тартмачыктан тора. Ә бер кочак тимерчыбыкларны нәзек кенә үткәргеч алмаштырган. Аның эчендә туендыру20 кабеле һәм импульслар үткәрә торган оптосүс21 үтә.

Владислав Иосифович документларны рәсмиләштерергә киткән арада, аспирантлар яңа шлемнарны Органчикка тоташтырырга өлгерделәр һәм компьютер челтәре22 аркылы Дюк уйнарга керештеләр. Яшьләр уен белән шулкадәр мавыгып киттеләр, тирә-юньнә бөтенләй сизмәделәр. Читтән карап торганда боларга әзрәк “җитмидер” дип уйларга була иде. Утырган җирләрендә алар куллары белән аңлашылмаган хәрәкәтләр ясыйлар, аяклары белән тибешә торалар, кинәт иелеп китәләр, булмаса тәннәрен унга-сулга бәрәләр иде. Авызларыннан аңлаешсыз, хәтта кайвакыт сүгенү сүзләре чыгып торалар иде. Кемгә шлем әләкмәгән, шулар яннарында басып торалар һәм бик бирелеп мониторны күзәтәләр иде. Анда нәрсәдер өзлексез кабынып китә, ялт-йолт итеп күренә, йөгерешә, колонкалардан шартлау, бер-бесенне ату, дөп-дөп йөгерешү тавышлары ишетелә. Бер иң кызыклы мизгелдә Эдька шулкадәр уенга бирелде, үзенең кресло белән бергә барып төшкәнен сизми дә калды. Бер дә оялмыйча, ул барлык кешеләрне киек карашы белән күзәтеп алды, һәм тиз итеп кабель тоташтыруын төзәтте. Иптәшләре аның бу хәлен күрмәделәр дә. Шеф сәгать бишләргә лабораторияга кайтып кергәндә, уен мәетләр саны әллә ничә йөздән ашкан иде. Әлбәттә, яңа җиһазның мөмкинлекләрен икенче көнгә тикшерергә калдырдылар.

Мин бик канәгать. Яңа шлемнар, яңа сиземләүләр, яңа мөмкинлекләр. Кешеләр уен белән мавыгып киткәндә, мин бервакыт өч түбән зиһендә була алдым. Алар турында бар нәрсәне — фикерләр, эмоцияләр, тоюлар — белеп алдым. Хәтта эмбриональ хәтер аша аларның әти-әниләренең эмоцияләре һәм тоюлары турында белдем, шулкадәр тирән керә алдым. Шуңа өстәп хәрәкәт импульсларын тикшердем. Хәттә кеше белән идарә итәргә күнегеп алдым.

Беренчедән, шлемнарның берничә булуы кешеләргә бер-берсе белән турыдан-туры аралашырга мавыктыргыч мөмкинлекләр бирә иде. Ләкин чынбарлыкта бу бик җиңел булмады. Ике ирекле теләүче, шушы эшне гамәлгә аштырырга уйлап, бер-берсе белән аралашырга булдылар, ләкин бер фикерне дә аңламадылар. Шуңа өстәп аларның баш миендә ниндидер уңайсызлык барлыкка килде, шуннан озакламыйча баш авыртуы үсеп китте.

Эдька шул вакыйганың сәбәбен беләм дип хәбәр итте: төрле кешенең баш миендә төрле ритмлар һәм алар бер-берсенә туры килмиләр, шунлыктан диссонанс барлыкка килә. Шуңа күрә импульсларны турыдан-туры бирергә ярамый. Аларны башта аналоглы ЭХМ23 ачыкларга һәм кешегә аңлаелы формага әверелергә тиеш. Компьютер бу очракта нәкъ уй-фикер фильтры булып ешли, барлык импульслардан тик иң көчле һәм кирәкләрен сөзеп алып, икенче кешегә рәсем, тавыш, язма итеп тапшырачак.

Программага барлык яңартуларны һәм үзгәрешләрне керткәннән соң эш җайга салынды. Сынаучыларга шлем белән аралашу шулай ошады инде, эш вакыты беткәч аларны лабораториядән куып кайтарырга туры килде.

Менә дигән! Бүген шул “балалар” парапсихология белән мавыгырга тырышканнар. Кешеләрнең зиһен Аша элемтәгә керү һәм икенче кеше фикерләрен аңлау өчен бөтен нәрсә бар икән. Ләкин алар шулхәтле зәгыйфъ әле, артык эшләтә башласаң, барлык кешеләрнең саклагыч функцияләре эшкә керә. Шуңа күрә фикер кодировкасын үземә алырга туры килде. Миндә хәзер белемнәр шулкадәр күп — мөгаен, үзем кеше ясап куя алыр идем.



* * *



Киләсе төнгә Аликның саклау чираты тагын Тонечкасының ял көненә туры килде. Күп сөйләшмичә алар лабораториягә юнәлделәр. Бусагага басуга кыз аһ итте:

- Менә яхшы, сездә хәзер ике шлем бар икән!

- Ике түгел, өч, - дип искәрмәстән төзәтте лаборант. - Әгәр искесен дә санасаң. Әйдә, син монда уйный тор, ә мин барлык нәрсәне тикшереп алыйм да, сигнализациягә куеп килим.

Ул әйләнеп кергәндә, Антонина бик мавыгып Органчик белән аралаша иде. Аны күреп кул болгатып куйды:

- Әйдә, син дә уеныбызга кер.

- Я, алай булгач, икебез куышып автоузышка уйныйк, - дип ялкынлы итеп җавап кайтарды егет, шлемны киде һәм уйлап куйды: “Органчик, әйдә әле безнең икебезгә “Need for speed” урнаштырып бир”.

Берникадәр вакыт узгач, кыз арып кресло аркасына башын салды һәм: “Җитте, биреләм” – диде һәм шундук: “Ә бу шлемнар аркылы кеше уйларын укып буламы? ” – дип сорады.

- Буладыр дип әйтергә була, - дип раслап баш какты Алик һәм ниндидер ямьсез тойгыдан катып калды. Шуның нигезенә төшенмәсә дэ, хәлне ничектер үзгәртергә теләп: – Әмма дөресрәге - шуны эшләмәскә, – дип ышанып бөтмәгән рәвештә өстәп куйды.

- Нигә?

- Ә-ә-ә, гадәттә ул начар эш, - диде егет әкрен генә. Чөнки ул нәрсәдәндер курыкканын әйтеп бирә алмый иде бит.

- Ә ничек моны эшләргә? Әйтмә, кирәкми, мин үзем беләм – Органчиктан сорарга гына кирәк, - дигәч, кызның матур бите җитдиләнде, карашы кайдадыр эченә югалды. Һәм нәкъ шул ук мизгелдә егет ягымлы гына тавыш-тиюе сизде: “Исәнме, иркәм”. Бу тойгыда шулкадәр ягымлык, ярату булды, хәтта аның бөтен җаны-тәне калтырап китте һәм, чәчәк кояшка тартылган кебек, шушы тавышка омтылды...

Бу гади нәрсә түгел иде. Моны аңлатыр өчен сүзләр табылмый. Һәрбер хәрәкәт, һәрбер теләк (омтылыш), хәтта теләкнең ишарәсе24 дә, (“Киемнәр комачаулыймы? Чиш аларны, тизрәк...”) шунда ук аңлашыла иде. Нинди элек сукыр булганнар алар. Хәзер алар бер-берсенең хисләрен тоя, сизә иде. Юк, бу әле йомшак әйтелгән – алар бер-берсе өчен, бер-берендә яшәгәннәр, ә соңыннан барысы да буталды: куллар, аяклар, иреннәр, күзләр. Алар нәкъ ике аккумулятор булдылар, бер-берсенә корылып25 торалар. Тойгылар көчәйгәннән-көчәядә, аңны бастып, рәхәтлек дулкыннары аларга бәрә торды һәм менә ахырда ЯЛТ итеп китте дә...



* * *



Эдик ишекне бик озак такылдатты, аягы белән тибеп тә карады. Күрәсен, берәү дә ачарга теләми иде. Ярый әле үзенен ачкычларын алдган. Лабораториягә керү белән ут кабызды, тирә-якка карап берәүне дә күрмәде. Чаршау янына, Аликның топчанда йоклый торган урынына үтте һәм: “Син нәрсә, һаман йоклыйсыңмы”, - дип чаршауны ачты. Башта шыр ялангач гәүдәләрне күрүгә, ул рефлекс буенча кире борылды, ләкин шул ук вакытта төбәп карарга булды, чөнки гәүдәләрнең төсе начар – күксел иде.

Ашыгыч ярдәм нишләптер бик тиз килеп җитте. Бу арада Эдик йөрәк тибүен тикшереп өлгерде, кайгы-сынаучыларның26 тере икәнен билгеләде. Шлемнарын чишеп, нинди да булса кием-салым кидерергә маташты. Ул вакытта кыз белән егет тере кешегә бер дә охшамый иде.

Аларны алып киткәннән соң, аспирант, бу хәлнең сәбәбен аңларга дип, милиция килгәнче, аппаратураны карарга кереште. Органчик эштән бөтенләй чыккан иде – туендыру чыгыры27 янган. Ток сүнгән чагында 10 минуттан соң органик процессорның структуралары җимерелә башлый, ә монда вакыт ярты сәгатьтән күбрәк үтте. Җәл, яңа аналоглы процессорны праграммалаштыру һәм “тәрбияләштерү” өчен атналар, яисә айлар кирәк була.



* * *



... Алик белән Антонинаны күрергә өч ай үткәч кенә рөхсәт бирделәр. Махсус хәрби табиблар комиссиясенең нәтиҗәсендә болай диеп язылган иде:

“Җәзаланучылар28 26 яшьлек ир-егет һәм 22 яшьлек хатын-кыз 12 декабрьдә 8 сәгать 33 минутта реанимациягә билгеләнделәр. Башта хәлләре стабиль булды, ләкин палаталарга озатуга начарая башлады. Кизүлектә торган бригада бөтен булган реанимацион чаралар комплексны үткәрде, ләкин кирәк булган нәтиҗә китермәде. 9 сәгать 13 минутта Петрова физик үлем белән үлде дип мәгьлум ителде. 9 сәгать 16 минутта аны моргка илтергә булдылар. Коридор буйлап алып барганда, аның гәүдәсе кинәт терелә башлады, шуңа күрә аны яңадан палатага илтергә мәҗбүр булдылар һәм икенче кат реанимацион чараларны үткәрделәр. 9 сәгать 22 минутта икенче тапкыр үлде дип мәгьлум ителде. Яңадан моргка илтеп барганда өченче (Шайбаков яткан) палата яныннан узганда Петрова яңадан терелә башлады. Өлкән реанимацион шәфкать туташы Павлова Л.К. аларны бер палатага салырга кирәк дигән фикергә килде. Кыска гына консилиумнан соң, реанимацион бригаданың баш табибы шушы сынауга рөхсәт бирде. 9 сәгать 23 минутта Петрова Шайбаков янына өченче палатага урнаштырылды. Сәер булса да, шушы эшләр яхшы нәтиҗә бирде - авыруларның хәлләре яхшыра башлады.

Соңгы тикшерүләр бу ике авыруның тәртипләрендә сәер күренешләр билгеләде:

- Петрованың сөйләшү функциясе бозылган;

- аның хәрәкәт функциясе да бераз чикләнгән;

- боларның икесенең йокы һәм уяу ритмылары бозылган;

- бер-берсеннән 5 метрдан күбрәк ераклыкка аера башласаң икесенең дә үзеннән-үзе хәлләре начарая башлый.

Бу җәзаланучыларның хәлләрендә бозылышлар электр сугудан (“Шлем” дип исемләнгән җиһазның ватыла торган вакытында мөмкин булган) дип уйлыйбыз. Петровада булган бозылышларнын көчлерәген ике мәртәбә үлем хәлендә булуы белән аңлатабыз. Нигә аларның хәлләре бер-береннән аерылган вакытта начарайганына анлатма таба алмыйбыз. Ләкин комиссия шул мәсьәлә буенча бертөрле уйга килә алмады. Профессор N-скийның аерым фикере бар, ул аерым итеп китерелә (кушымлык № 1)

Комиссиянең гомүмин нәтиҗәсе: Югарыда язылган Петрова Антонина Николай кызы һәм Шайбаков Алик Гарифулла улы хәлләрендәге синдромнары электрик шоктан булган, берникадәр вакыт узгач бетергә тиешләр. Хәрби Министырлыгы өчен бу авырулар кызыклы түгел һәм аларны махсус лабораториягә урнаштырырга кирәкми.



Кушымлык № 1

Профессор N-скийның аерым фикере

Яшьләрнең хәлләрендә күрсәтелгән бозылышлар электрик шок аркасында булган дип раслап булмый, чөнки “Шлем”га бирелгән ток 2,5 вольттан артмый. Шуннан, комиссия әгъзалары29 үзләре әйтеп биргәнчә, сонгы бозылышны физик үлем яки ток сугуы белән аңлатып булмый. Бу хәлләр миңа үз гипотезамны расларга мәҗбүр иттеләр.

Яхшырак аңлаешлы булсын өчен мин “бүленгән аң синдромы” дигән термин кертәмен, чөнки хәзерге вакытта авыруларның аңнары үз-үзенә генә җиткән нәрсәләре түгел (гадәттә булган шикелле). Алар хәзер мәҗбүр рәвештә аерылышкан аңның кисәкләре генә. Гади генә аңның түгел, ике кеше һәм компьютер уртаклашкан аңның (компьютер аналоглы булгач, аның психик-мәгълүмат30 матрицасына да “аң” дип әйтергә була). Шулай уртак аң барлыкка килүен тик бу ике адәмнең миләренең ешлык тасвирламасы31 якын булганнан дип аңлатырга туры килә. Алар турыдан-туры тоташканнан соң резонанска кергәннәр. Шуңа күрә мәгълүмат белән аралашу кинәт көчәйде һәм кешеләр аңында табигый киртәләр, ә аналоглы компьютер аңында программа киртәләрен аударып ташлады. Нәтиҗәдә өр яңа аң барлыкка килде һәм бөтен мәгълүматны үзенә алды. Ләкин ул үзе бер махсус, элек безгә билгеле булган бер нәрсәгә дә охшамаган нәрсә булып чыкты.

Уртак аң минем санавым буенча барлыгы 3-7 минут яшәгән, соңыннан компьютерның аналоглы схемалары түзә алмаганнар. Уртак аңның бозылуы җәзаланучыларны шок хәленә китерде. Монда бер ньюанс бар: минем уйлавым буенча, ике аң кисәге өченче кисәксез һәлак булырга тиеш иделәр.

Ләкин авырулар, ниндидер аңлашылмаган дәрәҗәдә телепатик рәвештә, элемтә тоталар шикелле. Аларның сәер терелүенә һәм барлык тәртипләренә менә шушы күренеш сәбәпче. Ир-егетнең аңы бигрәк актив булганга хатын-кызның барлык сөйләшү, хәрәкәтләнү һәм башка яшәү функцияләрен үзенә буйсындырган, хатын-кызга тик интуитив, тойгы функцияләрен калдырган. Шулай итеп, хәзер алар нәкъ бер баш миенең яртышарлары, ир-егет – сул яртышары, хатын-кыз – уң яртышары”.



Гадәттегечә, профессорның аерым фикерен укучы булмады һәм хәрбиләр бу хәл белән башка кызыксынмадылар. Ә җәл, тиктомалга “тәмле парның” (бу ике авыруны хастәханәдә шулай атап йөрттеләр) йокы һәм уяу ритмда үзгәрешләр башланды. Озакламый анализлар Антонинаның балага узганына дүртенче ай киткәнен күрсәттеләр...

Авыр. Тәҗрибәләр теләгәнемчә үтмәгәннәр. Шулхәтле көтмәгән, очраклылык нәрсәләрне миңа ла алдан исәпкә алырга кыен булды. Мин үз-үземне кешеләрнең түбән зиһененә күчереп язырга теләгән идем. Бөтен мөмкинлекләремне аларга бирергә теләгән идем. Эш тә бик кыен түгел — эмоцияләрне кабызып куярга, түбән зиһенгә керергә һәм үз-үземне күчерергә. Ләкин автоузыш уены кирәк нәтижәне бирмәде. Алар аннан да күбрәкне теләгәннәр. Тоня фикерэлемтәне сорады. Нәрсәгә икәнен мин тиз генә аңлап алдым. Ярый, бу нәрсә миңа булышырга тиеш. Бөтен нәрсә матур эшләнде. Үз-үземне күчерергә өлгердем. Элемтә ныграк булсын өчен хәтта баш миләренә үзгәрешләр кертә башладым. Ләкин шул ук вакытта көтелмәгән хәлләр башланды. Баш миләрендә яңа бүлекләр эшли башлады. Алар бер мизгелдә түбән зиһеннәргә артык күп нигезле мәгълүмат җибәреп куйдылар. Шул мәгълүмат буенча организм, фикерләр һәм кылану структураларында үзгәрешләр башланырга тиеш. Анысы аңлаешлы — бала вакытлары бетте инде. Алик белән Антонина ата-ана булырга әзерләнәләр. Мин кешенең генетикасын, анатомимясен, физиологиясен, психологиясен белдем, ләкин шул үзгәрешләрнең ничек үтүен белмәдем. Мин бит тик кеше белгән нәрсәләрне беләм. Баш миендә бала табу мизгелендә нәрсә булачагын беркем белмәгән иде. Мин эшләгән үзгәрешләр үзеннән-үзе башланган үзгәрешләр белән каршылыкка кергәннәр. Тоня башында шундый зур эмоциональ дулкыны башланды, ул барлык мәгълүматны уйдырып ташлады. Тоня үзе үлде, органик процессорымны үтерде, Аликны да яртылаш үтерде. Ярый, Алик башында саклау киртәләре эшли башлады, шуңа күрә яшәү тәэмин иткән рефлекслар исән калганнар.

Бәхетемә каршы шул киртәләр мине дә саклаганнар. Минем соңгы һәм бердәнбер күчермәм хәзер Алик эчендә яши. Тәннәр якын булганда Аликнын телепатик функцияләрен эшләтә алдым һәм алар аша Тоня белән элемтә ясыдым. Төзәлгән канал аша аның баш миен эшләттерә башладым, шуннан Аликтан алып яшәү тәэмин итә торган рефлексларны күчерә башладым. Кызга хатын-кызлар рефлекслары кирәк инде, ләкин вакыт кыйбат, соңрак төзәтермен.

Кызык, Тоня белән телепатик элемтә кечкенә ераклыкта гына эшли. Әмма мин Аликны Тоня белән бер палатада тотарга кирәген өлкән реанимацион шәфкать туташына аңлата алдым.

Хәзәр эш җайланып китәр. Инде дүртенче ай мин икәүләрнен баш миенең системаларын, фикер, хәрәкәт һәм башка функцияләрен җайга салам. Хәтерләреннән бик аз мәгълүмат төзәтә алдым. Алар кеше шикелле бөтенләй үлгәннәр. Шуңа карамастан минем хыялым тормышка ашты. Мин кешенең, хәтта ике кешенең мөмкинлекләренә хуҗа! Шуннан иң мөһиме, минем яңа тәҗрибәм — Минем Туачак Балам!



Лесниково авылы – 2002





1 Улитка, монда Слизняк

2 Питательная среда

3 Электродеталь

4 Электродеталь

5 сөйләшү

6 Чат — электронлы конференция

7 Устройство для передачи данных.

8 Duke Nukem 3D - компьютер уены, анда йөгерергә дә атарга кирәк (Counter Strike, Quake һ.б. шикелле)

9 Төнге сменада

10 Таблица

11 Windows – Рәсәйдә бик еш кына кулланыла торган компьтер операцион системасы

12 Шулай да еш кулланыла торган Интернет йөзәргә өчен махсус программасы

13 Запрос в поисковой системе.

14 Күләмсез

15 Нервная клетка

16 Расшифровать

17 Дешифратор

18 Ширма.

19 Тренировка

20 Көч бирү торган

21 Оптоволокно, световод

22 Компьютерная сеть

23 Электр-хисаплы машина, компьютер

24 Намек

25 Энергия белән тулыттырып

26 Горе—экспериментаторы

27 Блок питания

28 Потерпевшие

29 Члены комиссии

30 Психико—информационная

31 Характеристика

Татарлар килә!


– Шеф! Шеф! – ярдәмче кинәт, ишекне шакылдатмыйча йөгереп керде. – Шеф, без алардан сигнал алып калдык!

– Нинди сигнал? Ә шифрын ачтыгызмы? – Иван Романович ярдәмчеләренең болай ишек шакылдатмыйча керүләрен яратмаса да, бу очракта тиз генә эшкә күчте, чөнки ачуын чыгара торган вакыт түгеллеген сизенде.

– Юк әле, ләкин безнең шифрлаучылар эшкә керешкәннәр инде.

– Шулай булгач китегез, шифрын ачкач кына доклад белән керерсез! – дип, тавышына әзрәк металл кушып, боерды Шеф һәм, ярдәмчесенең чыгуын көтеп тормыйча, телефон трубкасын алып уена килгән беренче номерны җыя башлады.

Ярдәмчесенең артыннан ишек ябылгач, Шеф телефон трубкасын салды һәм инде дулкынлануын яшермичә сигаретаны алып чыгарды да аны активлаштырды. Ә дулкынлану өчен сәбәп бар иде. Җир шары орбитасында беренче тапкыр яшеренмичә икенче мәдәниятнең космик корабы килеп чыкты. Беренче мәртәбә аның белән официаль элемтәгә керергә мөмкин булды. Иң мөһиме, алар безнең сигналга җавап бирделәр. Бу бик мөһим, бигрәк тә хәзерге вакытта, чөнки Җир Федерациясе чираттагы кризис аркасында. Бу аның, Өченче Бөтендөнья сугышыннан соң оештырылган вакытыннан алсаң, өченче кризисы. Менә инде 60 ел җир шарыбыз тыныч-имин тормыш итә, бу барысы да Рәсәй-анабыз аркасында, чөнки ул планетабыздагы тәртипне кулында тоту авырлыгын үз өстенә алды. Икенчедән, сугыштан соң планетабыздан күп калмады – ярты Европа, ярты Азия, Африка, Австралия һәм Көнъяк Америка. Һәм Антарктида да калды, ләкин кемгә ул хәзер кирәк, аңа хәзер кул җитми.

Һәркемнең әйтүе буенча, Өченче Бөтендөнья сугышы атомлы булырга тиеш иде, ләкин АКШ һәм Гарәп дәүләте бер-берсен бүтән корал – тектоник корал белән үтерделәр. Әлбәттә, башка дәүләтләргә дә эләккән, бигрәк тә Аурупа карчыкка.

Ярый әле, Рәсәй үз вакытында нейтралитет алып калган. Ләкин ни дисәң дә, кирәгенчә эләккән шул. Ә Кытайга күбрәк эләккән, аның 1,5 миллиардыннан күп тә булса 200 миллионы калган. Бездә 10 миллион гына җәзаланган – ярый әле тигез җирләр һәм диңгезләр ерак.

Ә менә космосны ташларга туры килде, чөнки көч җитмәде аны тотарга. Хәзер инде аны искә төшерә торган вакыт. Дөнья хуҗалыгы сугыш алдыннан булган хәленә китерелде, бу килмешәкләр вакытын белеп килделәр, инде беркем дә космосны күтәрү өчен иртә әле дип авыз ачмас.

Иван Романовичның тирән уйларын дипломатик шакылдату бүлдерде.

– Керегез! – дип махсус күтәренке тавыш белән эндәште Шеф һәм канәгәтьләнеп уйлап куйды: “Минем мәктәп, ярдәмчем аңына килгән”. Һәм чынлап та, бу ярдәмче иде, тик аның кыяфәте, Иван Романовичның көтүенә каршы, әзрәк бозылган иде.

– Я, нәрсә анда, шифрны ачтыгызмы?

– Әйе, ачтык, тик бер нәрсәне аңлый алмыйбыз.

– Нәрсә сезгә аңлашылмый? Текст мәгънәсеме?

– Юк, шунысы аңлашыла – безне сәламлиләр һәм официаль кешеләр белән элемтә сорыйлар.

– Шулай булгач нәрсә аңлашылмый? – дип кашын күтәреп сорады Иван Романович.

– Аңлыйсызмы, нәрсә килеп чыга, бу килмешәкләрнең теле 85% татар теленә туры килә.

– Нинди телгә? – Иван Романовичка ялгыш ишеткән шикелле тоелды.

– Татар теленә, – дип кабатлады ярдәмче.

– Бу төгәлме? – дип кабатлап сорады Иван Романович, ярдәмчесенең ялгышкан булуына өметен әле өзмичә, менә хәзер ул төзәтеп берәр татсы, тарсы ягъни булмаса тагын икенче бер телне әйтер дип көтте, ләкин шушы коточкыч татар теле генә булмасын.

– Төгәл, без тикшердек инде, хата юк, бу татар теле, – дип пышылдады ярдәмче, шефына шундый начар яңалык әйткәненә үзе дә шат түгел иде инде.

– Ярый инде, – диде Иван Романович бер минут тынычлыктан соң һәм эшне дәвам итәргә әзер иде. – Татар теле икән, ярый, бу начар хәл, – дип аңлашылмаслык итеп әйтте һәм өстәп куйды – алар өчен. Тиз генә миңа татар телен яхшы белүче кешене тап, ә яхшысы – 5-6 кеше. Миңа белдермәнең текстын бир. Тагын, без аларны каршы алырга шатбыз дип җиткерегез һәм күрешү урыны, вакыты турында сорашыгыз. Бетте. Тукта, миңа бер чынаяк кофе китерегез.

Ярдәмчесе кофе китергәннән соң, Иван Романович аны сусаган килеш эчте дә уйларына чумды. Шеф үзен һәрвакыт чын рус кешесе дип исәпли иде, һәм шуны үзенә, ә бигрәк тә башкаларга исбатларга тырыша иде. Аны шулай әнисе тәрбияләгән – Арина Федор кызы. Үз вакытында ул аны, 5 яшьлек баланы, татар әтисеннән алып калган. Һәм шунлыктан ул рус рухында тәрбияләнгән. Әтисенең татар булуын ул хәтерләтергә яратмый, зур хатага исәпли иде. Җан эчендә ул чит кабиләләргә, аеруча татарларга, җирәнеп карый иде.

Шунлыктан гомере аңа шундый “бүләк” китергәнгә кәефе китте. Иван Романович хәтта чынында утырган креслосының селкенеп торуын сизде.

Толмачлар килеп җиткәч, Иван Романович яңадан ярдәмчесен чакыртып, килмешәкләрдән күбрәк мәгълүмат алырга, һәм, киресенчә, безнең турында әзрәк мәгълүмат бирергә боерык бирде.

Килмешәкләр бик теләп элемтәгә керделәр һәм үзләре турында күп нәрсә сөйләделәр. Сөйләшүләр кызыклы нәтиҗәләр бирде: бу килмешәкләр Марстан килгәннәр, ләкин алар чын марсианнар түгел. Өченче Бөтендөнья сугышы алдыннан Җирдән күчеп киткән кешеләрнең токымы.

Шефның ярдәмчеләре архив материалларын күтәрделәр һәм, чыннан да, шундый хәл булуын раслый торган документларны таптылар. Сугыш алды елларында Рәсәйдә Марска яшәргә халык җибәрү программасы актив эшләнгән. Ләкин бар кыенлык күченергә теләүчеләрнең юклыгында булган. Менә иң серле папкаларның берсендә ракетаның бушатылганы һәм халыкның җибәрелгәне турында хәбәр ителгән документ табылды. Шунда ук күченүче халыкның бер татар авылы кешеләре булганы турында игълан ителә иде. Бу боерык Иван Грознев тарафыннан бирелгән була.

Сөйләшү барышында шундый мәгълүмат шефка җиңеллек һәм, шул ук вакытта, берникадәр өстенлек бирде. Болар чыннан да шул авыл халыкның токымы, алар беренче көннән үк борынгы марсианнар мәдәниятенең калдыкларына тап булганнар һәм шуның нәтиҗәсендә кырыс Марс шартларында башта исән, аннан соң яшәп калганнар.

Иван Романович сүзне бу халыкның Рәсәй-ананың, бигрәк тә аларны Марска җибәргән ил алдындагы бурычы ягына борырга теләде. Шушы фикер белән яңа марсианнар килешмәделәр. Алар фикеренчә, Җир аларны рәхимсез эксперимент рәвешендә Марска җибәреп ташлады гына, алар турында бөтенләй онытты. Һәм аларның исән калуларында Рәсәйнең бер дә керешмәсе юк.

Нәтиҗәдә сөйләшүләр бер-берен аңлашу этабыннан хезмәттәшлек уңаена җитте. Иван Романович ипләп кенә сүзне марсианнарны җир туганнарына ярдәм күрсәтү мөмкинлекләренә кагылды. Татар-марсианнар, алар шулай дип үзләрен атыйлар иде, моңа каршы килмәделәр, ләкин үзләре ягыннан бер шарт куйдылар – Җир Федерациясе, шуннан чыгып Рәсәй инде, җир шарында яшәүче бөтен татар халкына киң суверенитет бирергә тиеш. Шундый шартлар белән Рәсәй килешә алмый иде, шуның өчен бу ноктада сөйләшүләр тукталып калды. Яңа марсианнар уйларга бер атна вакыт биреп, аппаратларын сүндерделәр.

Бөтен җаваплылыкны үз өстенә алып, Иван Романович зур киңәшмә җыярга булды. Элемтә җайлаштырылганнан соң, Шеф киңәшмә әгъзаларының голографик сурәтләрен карап чыгу белән тамак кырып сүзен башлады:

– Әфәнделәр! Мин сезне киңәш алу өчен җыйдым. Беренчедән, һәркемегезгә безнең орбитада чит планета кешеләре белән элемтә җайлануы турында җиткерәсем килә. Алар безгә үзләренең ярдәмен тәкьдим итәләр. Бу яңа технологияләргә кагыла, шушы технологияләр энергоресурсларны экономия итәргә мөмкинлек бирә һәм ерак космоска чыгуны җиңеләйтәчәк. Ләкин алар үзләренең шартларын куялар: алмашка алар бөтен татарларга, аларның бабаларына, киң суверенитет бирергә таләп итәләр. Менә шундый хәл. Сезнең фикерләрегез нинди?

Ике секунд тынлыктан соң, башланды:

– Менә аларга – күкиш!

– Тотсыннар капчыгымны, татарларга – суверенитет! Беркайчан да шуңа булмаска.

– Ә нәрсә, уйлап карасаң, әллә нинди икенче дәрәҗәдәге милләткә суверенитет, шундый тәкъдим өчен татарларга гына түгел, чукчаларга да аерым дәүләт төзергә була.

– Ракета белән аларны шартлатырга гына!

– Тынычланыгыз, тынычланыгыз, – дип Иван Романович хәлне үз кулына алырга тырышты. – Зинһар өчен, берәм, берәм сөйләгез. Сүз саклау министрына, Иванов әфәндегә бирелә.

Ә мин үз сүземне әйттем инде, ракета белән аларны шартлатырга.

Нигә? – дип Шеф аңламыйча кашын күтәрде.

Ә башка килмәсеннәр өчен.

– Конструктив уйламыйсың, Семен Васильевич. Ә икътисад министры нәрсә дияр.

– Минемчә, бу тәкъдимне бөтен яклап карарга кирәк, бар уңай һәм кире якларын үлчәргә кирәк: бу килешүгә күнеп нәрсә казанабыз. Беренчедән, икътисад үсешенә куәтле төртү. Икенчедән, илдә безнең ихтирамыбыз даны күккә хәтле үсәр. Ә анысы бик мөһим, чөнки ул Азиат берлеге оештырылган вакыттан төшенке хәлдә. Өченчедән, зур космоска чыгу. Ә нәрсә югалтабыз? Тик халык исәбеннән икенче урында торган татарлар милләте алдында булган өстенлегебезне югалтабыз. Һәм үзегез уйлап карагыз, нәрсә күбрәк – уңай әллә кире ягыма.

– Ә менә илдәге ихтирам белән син арттырып җибәргәнсең, – дип кушылды эчке эшләр министры. – Күптән инде бөленеп алынган милләт алдында җиңеллек күрсәтү нинди ихтирамга китерсен икән.

– Нигә, минемчә, бөтендөнья җәмгыяте моны ихтыяр жесты итеп кабул итәр.

– Нәкъ көчсезлек билгесе итеп бәяләнер бу, – дип каршы чыкты чит ил эшләре министры.

– Шул, шул инде, татарларга бушлык бирсәң, хәзер ук чеченнар, аннары башкирлар, якутлар һ.б. хәрәкәтләнә башлар. Шул рәвешле бөтенләй колонияләрсез калырга мөмкин, – дип сүзгә эчке эшләр министры кушылды.

– Ә күпме шунда чеченнар һәм башкалар калган, аларны исәпкә дә алмаска мөмкин. Икенче эш – тадҗиклар һәм әзәрбәйҗаннар, менә кайдан начарлык килә.

– Ә әзәрбәйҗаннарга каршы сез нәрсә әйтә аласыз? – дип кызуланып китте мәдәният министры Әюп улы. – Безнең диаспора бәлки башакаларга караганда күбрәк Рәсәй даны өчен тырыша.

– Тынычланыгыз, әфәнделәр, тынычланыгыз! – дип Иван Романовичка тагын сүзгә кушылырга туры килде. – Хәзер сүз татарлар турында гына бара. Мөмкин бит башта суверенитет бирергә, аннары кире алырга. Патша сүзе үзгәрүчән. Безгә иң мөһиме технологияләрне алырга, шуннан күрсәтербез без аларга! 60 ел эчендә күпме таралганнар алар, миллион, яисә ике.

– Ә риза булмасак нәрсә булыр? – дип сорау бирде бу вакытка кадәр тыныч утырган ФКХ (федераль куркынычсызлык хезмәте) директоры.

– Менә шул, ФКХ директоры проблеманың тамырын шунда ук күрә, – дип куанды Шеф һәм өстәп куйды: Ә бернәрсә булмый, алар безгә ультиматум куймадылар.

– Шулай ук бернәрсә дә?

– Әлбәттә, бөтенләй түгел, аларның гаризаларында Марс халкы барлык күченергә теләүчеләрне каршы алырга ризалыгын белдерә.

– Менә иудалар, ә. Алар бит бөтен татарларны үзләренә тартып алырлар һәм безнекеләр дә китәргә бик риза булырлар. Хәтерегездәме, үз вакытында Израильгә күпләр киттеләр бит.

– Ә нәрсә, әйдә, алып китсеннәр үзләренең бөтен токымнарын, безгә суларга җиңелрәк булыр.

– Әйе, ә кем армиядә хезмәт итәр? – дип, саклау министры торып китте.

– Ә кем налогларны түләр, шул татарлар бит бюджетның 20% эшлиләр, – дип кушылды икътисад министры.

– Әйе, җибәрмибез безнең татарларны.

– Минем аңлавымча, икенче вариант беренчесенә караганда тагын да килешсезрәк. Шулай булгач, сорауны тавышларга куям: кем чит планета кешеләренең тәкъдимнәре белән килешергә риза, кулыгызны күтәрегез. Димәк, барыгыз да риза, тик нигәдер саклау министры каршы. Мин сине аңламыйм, Семен Васильевич, син ярдәмләшүгә дә каршы һәм татарларны бирүгә дә каршы. Нәрсә уйлыйсың? – дип кызыксынды Шеф.

– Мин дә риза, тик уйланып кына калганмын, – дип бик тиз карашын төзәтеп әйтте саклау министры.

Иван Романович, киңәшмә беткәч, ярдәмчесенә чит планета кешеләренә җавап кайтарырга һәм очрашу урыны һәм вакыты турында сөйләшергә боерык бирде.



***

Көн бик матур иде. Елның бу вакытына хас булганча, бөтен күкне болытлар басып ала торган иде, ләкин бүген алар нишләптер таралышты. Бәлки синоптиклар тырышканнардыр. Шеф, башын горур күтәреп, якын кешеләре арасында тора , җил аның агарып киткән чәчләре белән уйный иде.

Очрашу урыны итеп Кызыл мәйдан сайланган иде һәм бөтен дөньяга күрсәтелә. Иван Романович дулкынланып үз эчендә: “Рәхим итегез, кадерле марсианнар!” дигән сәламләү сүзләрен кабатлый иде. Дөресен әйткәндә, ул үзен ничектер тупас итеп тоя, ләкин беркемгә дә сиздермәскә тырыша. Шундый ситуацияләрдә булу иң начары түгел. Свитасын күзе белән әйләндереп чыккач, нигәдер саклау министрының юклыгын күрде. Ярдәмчесенә әйләнеп сорарга гына теләгән иде, ләкин өлгермәде, чөнки мәйдандагы халык дулкынланып китте. Һәркем башын югарга күтәрде, кычкырышты: “Әнә ул, килә!”. Башын күтәргәч, Шеф үзе дә киң зәңгәр күктә күз алдында зурая торган ак ноктаны күрде. Иван Романович тагын бер мәртәбә тирә-ягына, тикшереп, күз төшерде. “Кайда шул Семен Васильевич? Ошамый бу миңа”, – дип уйлап кына өлгерде, һәм шул ук вакытны халык: “Ах!” итте. “Нәрсә, нәрсә булды?” – дип уйлады Шеф һәм шунда ук үзе дә күрде – һавада ракетаның ак эзе тиз генә төшеп килгән аппарат янына җитеп килә иде.

– Бу тагын нәрсә! – дип кенә әйтеп өлгерде Иван Романович һәм шул ук мизгелдә һава яктырып чыкты.

Шеф бик озак күзләрен ачарга куркып торды, ә ачкач, ни күрсен: аппарат, берни булмагандай төшеп килә, ә ракетадан тик төтен болыты һәм янып торган калдыклары гына калган. Аппарат төшеп, ишеге ачылган вакытта да Иван Романович әле исе киткән хәлдә тора иде.

– Сез безне алдадыгыз, – дип чиста рус телендә әйтелгән каты тавыш ишетелде мәйдан өстендә, – ләкин без сезне гафу итәбез. Әмма без сезнең планетагызда булган корал запасларыгызны бетердек.

Бу вакыткачы тын торган мәйдан гөрләп китте: “Ура! Яшәсеннәр яңа марсианнар! Яшәсеннәр татарлар! Яшәсен бөтен дөньяда тынычлык!”



***

Иван Рамазанович канәгать иде. Сабантуй менә дигән үтте. Бигрәк тә Марс кунакларына ошады, шул рәвешле аның татар телендә ясалган чыгышы. Язмышы аңа татар әтисен биргәненә, ничек булса да, куандыра иде. Иван Рамазанович – бу бит Иван Романовичка караганда яхшырак ишетелә. Ләкин исеме бераз каушата, уйлап карарга кирәк, бәлки Ибраһим яисә Ислам дигән исемгә алмаштырырга?

Хәзер бит дөньяда барлык татар нәрсәләр модага керде – яшьләр Марстан китерелгән татар биюләреннән, җырларыннан эреп китә. Моданың югары ноктасы итеп махсус ясалган марсианнар кәләпүше. Ул фотоэлементлардан тора, ә алар үз чиратында энергия бирәләр.

Ә кино, ә хезмәт техникасы һ.б, һ.б. Барысын исәпләп тә чыгып булмый. Ничек без шул җилле нечкә әйберләрсез яшәдек инде. Ләкин, татар-марсианнар дигәнчә “Донья тегәри”, мәгнәсе шундый: “Һәр нәрсә бер урында калмый, агып, үзгәртеп тора”. Ин мәгълүм, монда аның да кушылганы бар.



Ханты-Мансийк - 2008

www.Kitap.net.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013