Бүген Әдипләр: Ислам Әхмәтҗанов
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ислам Әхмәтҗанов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Флорид Әгъзамов
Шамил Әләветдинов
Тәүфикъ Әйди
Илшат Әминов
Кәүсәр ӘМИНЕВ
Илдус Әмирхан
Марат Әмирханов
Хәмит Әскәров
Рәдиф Әхмәдиев
Шәһит Әхмәдиев
Нәфис Әхмәт
Мөдәмил Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов
Алтынай Әхмәтова
Ислам Әхмәтҗанов
Мәхмүт Әхмәтҗанов
Фәния Әхмәтҗанова
Сәгадәт Әхмәтшин
Әскыя Әхмәтшина
Харис Әшрәфҗанов
Рәфгать Әһлиуллин
Ислам Әхмәтҗанов
Әхмәтҗанов Ислам Галиәхмәт улы «ТАТМЕДИА» агентлыгы генераль диреторының беренче урынбасары. 1948 елның 15 апрелендә в селе ТАССРның Буа районы Нурлат авылында туа. 1972 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. 1986 елда Ленинград югары партия мәктәбендә белем ала. Тарих фәннәре кандидаты.
Хөкүмәт бүләкләре: «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме. «За заслуги перед Отечеством II степени» ордены. «За доблестный труд» медале. «В память 1000-летия г.Казани» медале.
1972 - 1978 - «Социалистик Татарстан» газетасында эшли. 1978 - 1982 - «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире. 1982 - 1984 - Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы өлкә комитетының бүлек мөдире. 1984 - 1991 - «Социалистик Татарстан» газетасында бүлек мөдире, җавапды сәркәтип. 1991 - 1992 - «Татарстан хәбәрләре» газетасының баш мөхәррир урынбасары 1992 - 1999 - Татарстан Республикасының мәглүмат һәм матбугат министры. 1999 - 2000 - Директор Татарского газетно – журнального издательства 2000 - 2009 - ПИК «Идел – Пресс»ның генераль директоры. 08.10.2009 елдан – «ТАТМЕДИА» агентлыгы генераль диреторының беренче урынбасары. «ТАМЕДИА» агентлыгының «Полиграфическо – издательский коплекс «Идел – Пресс» филиалы директоры.
Эш хакы арттырылмаса, киләчәктә журналистларның абруе да булмаячак. “Татмедиа” ширкәте генераль директорының элеккеге киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә шундый фикерен җиткерде.
“Татар журналистикасында хатын-кызларның күплеге хезмәт хакы белән бәйле. Әгәр ир кеше гаиләсен тәэмин итә алмаса, кеше күзенә ул ничек күренсен. Эш хакы арттырылмаса, киләчәктә журналистларның абруе да булмаячак. Болар барысы да журналист һөнәренә булган мөнәсәбәткә, һөнәрнең абруена, хезмәт хакына, гонорарларның күләменә бәйле”, — ди тәҗрибәле каләм иясе.
Шулай да ул татар матбугатының киләчәге бар һәм өметле, дип саный.
“Татар матбугатының киләчәге бар һәм булачак. Чөнки Көнбатыш Европада: Франциядә, Германиядә, Швецариядә, Норвегиядә, иң беренче чиратта, милли матбугатка, хатын-кызлар матбугатына, балалар матбугатына ярдәм итәләр. Безнең илдә дә милли матбугатны бетерсәк, фаҗига булыр иде. Безнең татар матбугаты да яшәячәк һәм аның киләчәге матур булыр дип өметләнәм”, — диде Ислам Әхмәтҗанов.
Мәгълүм булганча, 19 май — Татарстан Матбугаты көне. Моннан 112 ел элек Санкт-Петербургта “Нур” исеме астында беренче татар газетасы дөнья күрә. Шуңа да бу көн хаклы рәвештә татар журналистикасының чишмә башы санала.
Татар информ

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018