Бүген Әдипләр: Гаяз Исхакый
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гаяз Исхакый


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Айрат Ибраһим
Габдрәшит Ибраһимов
Павел Иванов
Дамир Идиятуллин
Рафис Измайлов
Илдус Илдарханов
Рәмзи Илялов
Әлфия Иксанова
Фәрит Имамов
Эльвира Исламова (Гәрәева)
Венера Исрафилова
Рәзилә Исрафилова
Сәрия Исхакова
Гаяз Исхакый
Гаяз Исхакый

(1878—1954)

Гаяз Исхакый (Мөхәммәтгаяз Исхакый Гыйлаҗетдин улы) 1878 елның 22 февралендә (искечә 10 февральдә) Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә.
"И" хәрефенә язмалар

«Иң саф бер фидакарь»

Теләсә кайсы милләтне барыннан да элек аның күренекле кешеләре аша беләләр. Татар халкы да үзенең олы һәм катлаулы тарихында бөек шәхесләрне аз тудырмады. Аларның берсе — Мөхәммәтгаяз Гыйлаҗетдин улы Исхакый — Гаяз Исхакый. XX гасырның беренче яртысында ул татар, гомумән, төрки халыкларның киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең иң олы максаты дип санаган милләт агаларыбызның күренеклесе иде. Ул халкыбызны «өсте-башы бөтен, аш-суы иркен, йөзе-күзе күркәм, көе-җыры көчле, сүзе-сазы татлы, кыйланышы килешле, җайлы, йөреше- барышы тугъры иттереп» («Ил» газетасы.— 1913.— 22 октябрь) күрергә теләде. Мондый изге эшкә гомереңне багышлау өчен туган халкыңның үткәндәге фаҗигаләрен яхшы белергә, аның бүгенге хәле өчен йөрәгең сызланырга, шушы хәлдән чыгуның иң дөрес, иң туры юлларын табарга кирәк иде. Г. Исхакый шушы эшкә юл күрсәтүче күренекле сәяси эшлекле, оста оештыручы, зур әдип булды.

1878 елның 22 февралендә Чистай өязенең Яуширмә авылында бер малай дөньяга килә. Әтисе Гыйлаҗетдин мулла һәм әнисе Камәрия абыстай малайга Мөхәммәтгаяз исеме бирергә уйлап куйган булалар. Моның белән алар улларының киләчәктә нинди кеше булып үсәсен билгеләгәндәй итәләр. Мөхәммәт тә (мактаулы, данлыклы), Гаяз да (ярсулы, ялкынлы) — аларның теләк-өметләренә туры килә торган гарәп сүзләре. Юраган юш килә дигәндәй, чыннан да, Мөхәммәтгаяз бик хәрәкәтчән, үзеннән көч ташып тора торган, фикерләре белән башкаларны да яндыра алу сәләтенә ия кеше була, гаять күп һәм нәтиҗәле эшләве белән мактау һәм дан ала.

Гаиләдә бердәнбер бала булганга, әти-әнисе малайга зур өмет баглыйлар. Гаяз башта әбисе Мәхфузә остазбикә ярдәмендә язу танырга өйрәнә, авыл мәдрәсәсенә йөри. Унике яшендә аны Чистайдагы Закир ишан мәдрәсәсенә бирәләр. Ләкин биредә укыту тиешле дәрәҗәдә булмый. Өч елдан Гаяз Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә килә (мөдәррисе — Галләм хәзрәт). Аны биредә күренекле мәгърифәтче Нади Максуди укыта. Малай бик тырышып укый, хәлфәсен «дәресне күбрәк бир» дип йөдәтә. Ниһаять, 1897 елда, унтугыз яшендә, мәдрәсәдә укуын тәмам итә, инде аның үзен Казандагы Әмирхановлар мәдрәсәсенә хәлфә итеп чакыралар. Н. Максуди исә шушы уку йортына мөдәррис булып күчә. Гаяз хәлфә биредә, үзенең остазы Н. Максудидан аермалы буларак, иҗек методы белән түгел, ә җәдитчә (ягъни яңача) аваз ысулы белән укыта башлый. Бу исә балаларның укырга-язарга өйрәнүен күпкә җиңеләйтә. Шуңа күрә ул укыткан балалар, язуны тиз танып, күпләрне гаҗәпкә калдыралар. Туган теле өстенә төрек, гарәп, фарсы телләрен дә яхшы белүе аңа укыту эшендә зур ярдәм итә.

Шулай да Гаяз үзенә дөньяви белемнең җитмәвен, рус телен, әдәбиятын өйрәнергә кирәклеген аңлый. 1898 елда Казан Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә һәм аны 1902 елда тәмамлый. Бер үк вакытта Яңа Бистәдәге мәдрәсәдә мөгаллимлек эшен дә дәвам иттерә. Татар укытучылар мәктәбе яшьләрне рус теле һәм әдәбияты укытучылары итеп әзерли. Алар яшь буынны рус мәдәнияте рухында тәрбияләргә тиеш булалар. Дөресен әйткәндә, әлеге мәктәп татарларны руслаштыруга хезмәт итүчеләрне ишәйтүгә дә өлеш кертә. Әмма Г. Исхакый үз милләтенә тугрылыклы булып кала — 1902 елда Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә эшли башлый. Ләкин бу мәдрәсәдәге искелеккә каршы кыю фикерләр әйткән яшь мөгаллим биредә озак кала алмый. Шушы кыска гына вакытта да ул үзенең шәкертләре, шулай ук яшь хәлфә Сәгыйть Рәмиев күңелендә якты эз калдыра, аларда фикер хөрлегенә омтылыш тудыра.

Г. Исхакый белемен тагын да камилләштерергә тели. Университетка керергә әзерләнә, шуның өчен яңадан Казанга кайта. Ләкин әтисенең указы алыну сәбәпле, ата-анасының сүзен тыңлап, үзе теләмәсә дә, туган авылына кайтып мулла булып хезмәт итәргә керешә. Әлбәттә, бу эшчәнлек аны канәгатьләндерми. Егерме биш яшьлек егет киңлеккә омтыла. 1904 елда ул тагын Казанга килә, иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләрдә катнаша башлый, «Таң йолдызы» газетасын оештыра. (Ул 1906 елның 18 маеннан 17 ноябренә кадәр чыга. Унынчы саныннан башлап аның мөхәррире шагыйрь Сәгыйть Рәмиев була.) Бу газета татар социаль-революционерлар (эсерлар) органы була, халык мәнфәгатьләрен яклый. Мондый юнәлештәге газета, билгеле инде, патша хакимиятенә ошамый, аны ябалар. 30 октябрьдә Г. Исхакый кулга алына, тик берничә көннән аны чыгаралар. 23 декабрьдә исә тагын тоткынлык, бу юлы Чистай төрмәсенә ябып куялар. Ул шунда «Зиндан» исемле повесть-көндәлеген яза, атаклы «Зөләйха» әсәрен иҗат итә башлый. Думага сайлаулар узгач, аны 1907 елның 18 февралендә азат итәләр. Шул ук татар эсерлары тарафыннан нәшер ителгән «Тавыш» газетасында ул самодержавиегә каршы кискен мәкаләләр бастыра, инкыйлабый эшчәнлеген киңрәк җәелдерә бара. Шуның өчен 1907 елның октябрь аенда аны өченче тапкыр ирегеннән мәхрүм итәләр, Архангельск губернасының Пинега шәһәренә сөргенгә җибәрәләр. Бераз вакыт шуннан 15—16 чакрым ераклыктагы Пилягоры исемле авылда тоталар. Ләкин ул биредә озак калмый, кача. 1908 елның июлендә Петербургка килеп чыга, аннан Төркиягә үк китеп бара. 1909 елның көзендә яшертен генә Петербургка килә. Кышны Россиянең башкаласында, җәйне Финляндиядә уздыра, көз көне (1910 елда) Төркиягә кире әйләнеп килә. 1911 елда Хәбибназар Сатлыков исеменә алынган паспорт белән тагын Петербургка кайта. 1912 елның 26 гыйнварында полиция аның эзенә төшә, бу юлы аны тагын да төньяккарак озаталар. Ул Архангельск губернасының Мезень шәһәрендә яшәргә мәҗбүр ителә. «Бертуктамыйча Боз диңгезеннән җил исеп тора. Әллә нинди бер җәһәннәм авызы!»— дип яза ул моннан бер дустына. 1913 елның 4 апрелендә сөргеннән азат ителсә дә, аңа Казанда яшәргә рөхсәт бирелми. Ул яшертен рәвештә Казанга керә, «Шәрекъ» клубында Камил Мотыйгый катнашындагы концертны тыңлый, иҗат зыялылары белән очраша. Туган авылы Яуширмәгә кереп чыккач, Петербургка юнәлә.

Шунысына игътибар итәргә кирәк: Г. Исхакый кая гына бармасын, шунда иҗтимагый тормыш җанланып китә. Бу юлы да шулай була. 1913 елның 22 октябреннән ул инде Россиянең башкаласында «Ил» газетасын чыгара башлый. Әлеге вакытлы матбугат органы тиз арада абруй казана. Анда Йосыф Акчура, Муса Бигиев, Сәгыить Рәмиев, Мәҗит Гафури, Зәки Вәлиди, Фуат Туктаров һәм башкалар язышалар. Соңыннан бу газета Мәскәүдә чыга башлый. Патша цензоры аны сәяси яктан зарарлы дип таба һәм 1915 елның 27 мартында ябып куя. Тик Г. Исхакый бервакытта да аптырап калмый. Мәскәүдә 1915—1916 елларда «Сүз» газетасын, ул ябылгач, 1916—1917 елларда «Безнең ил» исемле газета чыгара. Боларның өчесе дә инкыйлабый-демократик рухлы газеталар була. Милли мәсьәләләргә нык игътибар итәләр. Г. Исхакый 1913 елга кадәр көрәшне сыйнфый нигездә алып баруны якласа, шуннан соң әкренләп көрәш гомуммилли юнәлештә булырга тиеш дигән карашны алга сөрә. Беренче мөмкинлек булу белән, 1917 елның 23 мартыннан Мәскәүдә «Ил» газетасын яңадан чыгара башлый.

Г. Исхакыйның эшчәнлеге туган телдә вакытлы матбугат оештыру белән генә чикләнми. Татар милләте мәнфәгатьләрен кайгыртырга ярдәм итәрдәй бер генә мөмкинлекне дә ул кулдан ычкындырмый. Мәсәлән, 1916 елның башында Мәскәүдә милли театрлар эшлеклеләренең съезды үткәрелә. Биредә ун еллык эш тәҗрибәсе булган татар театры вәкилләренең булмавы Г. Исхакыйны борчуга сала. Татарча куелган беренче рәсми спектакльнең пьесасы авторы буларак, тиз генә әзерләнеп, ул үзе татар театрының хәле һәм бурычлары турында доклад ясый. Бу — татар сәнгате турында зурлап әйтелгән беренче чыгыш була.

Мәскәүдә яшәсә дә, ул Казан белән элемтәне өзми. 1916 елның көзендә тагын яшертен рәвештә бирегә килеп китә, кичектерми хәл итәсе мәсьәләләр хакында зыялылар белән сөйләшүләрдә катнаша. 1917 елгы Февраль инкыйлабы вакытында Мәскәүдә була, моңа шатлануын белдерә. Апрель аенда Г. Исхакый Мәскәү мөселман халкы комитеты рәисе итеп сайлана.

«Сәйяр» театр труппасы 1917 елның 17 (30) мартында Г. Кариев бенефисына Казанның Зур драма театры бинасында (хәзер В. Качалов исемендәге рус театры) Г. Исхакыйның «Зөләйха» әсәре буенча куелган спектакль күрсәтә. 27 мартта исә (иске стиль белән) Г. Исхакый ачык рәвештә Казанга кайта, әлеге әсәр яңадан куела. Ф. Әмирхан сүзләре белән әйткәндә: «Иске хөкүмәт вакытында Казанда ачыктан йөри дә алмый торган «куркыныч» мөхәррирен бүген ачыктан җыелышып сәламли вә алкышлый алудан халыкның зур шатлык хис иткәнлеге аермачык күренә иде» («Кояш», 1917, 11 апрель).

1917 елның 1 —11 маенда Мәскәүдә Беренче мөселман корылтаенда Г. Исхакый төп доклад белән чыга. Ул «Милли Шура» төзү мәсьәләсен нигезләп аңлата. Утыз миллионлы Россия мөселманнары бер платформа тирәсенә берләшергә тиешләр. Аларны дини, рухи, мәдәни яклар гына түгел, дөньяви мәнфәгатьләр дә якынайтырга тиеш. «Милли Шура» әлеге берлекнең үзәген тәшкил итәргә бурычлы. Шул ук елның июлендә Казанда Икенче мөселман корылтаенда Г. Исхакый Милли Мәҗлес үткәрүне оештыру бюросына сайлана. Ләкин 1917 елның октябрендә большевикларның хакимияткә килүе милли мәсьәләне хәл итүне кыенлаштыра. Мәсәлән, 1917 елның 20 ноябреннән 1918 елның 11 февраленә кадәр Уфада уздырылган Милли Мәҗлес утырышында Идел-Урал штаты төзү турында карар кылына. Гәрчә ул Россия Федерациясе эчендә булырга тиеш дип каралса да, большевиклар мондый дәүләт берләшмәсе төзүгә юл куймыйлар. Бу мәсьәләдә В. Ленин да эзлексезлек һәм, әйтергә кирәк, карарсызлык күрсәтә. Г. Исхакыйга үз алдына куйган омтылышларына ирешү юлы ябыла, 1919 елда аңа чит илгә китүдән башка чара калмый. Шул китүдән инде ул туган иленә кайта алмый. Чөнки 1917 елның октябрендәге хакимият алмашынудан соң безнең илнең дөнья белән элемтәләре чикләнә. Г. Исхакый кебек үз халкы мәнфәгатьләре белән яшәгән шәхесләр «милләтче», «халык дошманы» дип игълан ителәләр.

Шуннан соң Г. Исхакый берара Кытайда, аннары Франциядә, Германиядә, Польшада яши. Икенче бөтендөнья сугышы колач җәя башлагач, аңа Варшавадан Төркиягә күчәргә туры килә. Чит илләрдә яшәгән утыз биш ел гомерендә ул әдәби, сәяси эшчәнлеген дәвам иттерә. «Милли юл» (1928— 1930), «Яңа милли юл» (1930—1939) дигән журнал чыгара. Бу журнал (барлыгы 136 сан) Берлинда, кайбер саннары гына Варшавада басыла. Мукденда (Кытай) «Милли байрак» (1935—1945) газетасын да ул нигезли. Европага киткәндә, татарча типографиясе шунда кала. Шуңа күрә Төркиядә үз хезмәтләрен төрек телендә бастыра.

Чит илдә ул «Дулкын эчендә», «Ике ут арасында», «Җан Баевич», «Олуг Мөхәммәд» кебек пьесалар яза. «Өйгә таба», «Көз», «Локман Хәким», «Олугъ бәйрәм» кебек әсәрләре дә шул чорда иҗат ителгәннәр.

Г. Исхакый 1954 елның 22 июлендә Анкарада вафат була. Кабере Истанбулның Әдернәкапы зиратында. Төркиягә барган милләттәшләребез аның каберенә чәчәк бәйләме салуны гадәт иттеләр. Халык бәхете өчен көрәшеп, шушы юлда гаять күп кыенлыклар күреп яшәгән олы әдибен, күренекле җәмәгать эшлеклесен милләт онытмый. Аның замандашы, күренекле галим Йосыф Акчураның менә бу сүзләре Г. Исхакыйны шактый тулы бәяли: «Ул фәкать идеал өчен тартыша торган иң саф бер фидакарь иде» («Казан мөхбире» газетасы.— 1906.— 5 ноябрь.) Шагыйрь Сәгыйть Рәмиев белән нәшир Габдрахман Хөсәенов 1907 елда Г. Исхакыйның «Зиндан» әсәренә язылган кереш мәкаләдә болай диләр: «Гаяз әфәнде кебек сирәк бер әдипнең, Гаяз әфәнде кебек сирәк бер мөхәррирнең һәм Гаяз әфәнде кебек сирәк бер кешенең һәрвакыт бар булып торуы безнең татар халкы өчен минут саен кирәк... Яшә, халык! Яшә, Гаяз әфәнде!»

Фоат Галимуллин.
Материал Татар вертуаль гимназиясеннән алынды.

Аның турында

Флүн Мусин. МИЛЛӘТ САГЫНДА
Шакир МӨХӘММӘТЪЯРОВ. Гаяз әфәнде


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013