Бүген Әдипләр: Әхмәт Исхак
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әхмәт Исхак


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Булат Ибраһимов
Ямаш Игәнәй
Иделбикә
Рим Идиятуллин
Хәмидә Идиятуллина
Нурия Измайлова
Илсөяр Иксанова
Рәйсә Имамиева
Фаил Ислам
Зимфира Исламова
Фәйрүзә Исмәгыйлева
Әхмәт Исхак
Әнәс Исхаков
Гөлфия Исхакова
Ләйсән ИСХАКОВА
Наил Ишмөхәммәтов
Йолдыз
Ибраһим Йосфи
Зөлфия Йосыфалиева
Йосыфбик
Әхмәт Исхак
(1905-1991)
Татар совет поэзиясенең олы буын вәкилләреннән Әхмәт Исхак 1905 елның 1 маенда Казан шәһәрендә туган. Аның әтисе Габдулла абзый, гомере буе шәһар байларына хезмәт итеп, улы Әхмәт туганда сәүдәгәр Галиевләрнең күн аяк киемнәре фирмасында кондорщик булып эшли торган була. Заманының шактый яңача карашлы кешесе буларак, ул үз балаларының укып белем алуларын тели һәм Әхмәткә җиде яшь тулуга, аны татарның ул вакыттагы алдынгы мәдрәсәләреннән саналган «Мөхәммәдия»гә бирә. Әхмәт монда Бөек Октябрь революциясенә кадәр укый, 1919 елдан исә Казанда яңа ачылган Татар педагогия техникумында укуын дәвам иттерә. 1922 елда техникумны тәмамлаганнан соң, комсомолның Татарстан өлкә комитеты янындагы матбугат бүлегендә экспедитор, соңыннан экспедициянең мөдире булып эшли. Шушы елларда ул, революция алып килгән социаль үзгәрешләр белән рухланып, шигырьләр яза башлый. Унсигез яшьлек егетнең революцион пафос белән сугарылган «Кызыл кошлар» исемле беренче шигыре 1923 елда «Кызыл Шәрекъ яшьләре» журналында басыла. Шуннан соң аның шигъри әсәрләре һәм төрле темаларга язган публицистик мәкаләләре, очерклары республика көндәлек матбугатында еш күренә башлый. 1925 елда Таткино оешмасы Ә. Исхакны Мәскәүгә Дәүләт кино техникумының сценарий бүлегенә укырга җибәрә. Ләкин шул ук елны техникумның сценарий бүлеге бетерелү сәбәпле, ул укуын ташларга мәҗбүр булып, Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Эшче» газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә керә. Монда эшләгәндә Ә. Исхак Мәскәүдә яшәүче татар әдипләре, шул җөмләдән Муса Җәлил белән якыннан таныша, алар арасында ныклы иҗади дуслык урнаша. Бер үк вакытта ул Мәскәү пролетар язучылары ассоциясенең (МАППның) татар секциясенә член итеп кабул ителә. Яшь шагыйрьнең бу чорда иҗат иткән шигъри әсәрләре «Таш урамнар җыры» исемле җыентыкка тупланып, 1929 елда СССР халыкларының Мәскәү Үзәк нәшриятында басылып чыга.
1928 елда Әхмәт Исхак яңадан Казанга кайта һәм «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Социалистик Татарстан») газетасы редакциясендә техник секретарь булып эшли башлый. Соңрак, 1939 елга кадәр, шул ук редакциядә газетаны чыгаручы редактор, әдәби сотрудник, тышкы һәм эчке информация бүлеге мөдире, җаваплы секретарь урынбасары һәм җаваплы секретарь булып эшли. Бер үк вакытта «Чаян» журналы редакциясенең әдәби сотруднигы, җаваплы секретаре вазифаларын үти. 1939 елдан 1942 елга кадәр ул СССР Әдәби фондының Татарстандагы вәкиле булып тора.
1942 елның язында Әхмәт Исхак армия сафларына алынып, хәрби пехота училищесына җибәрелә. Шул ук елны уку курсын тәмамлагач, Ерак Көнчыгыштагы һәм Украинадагы хәрби частьларда взвод командиры булып хезмәт итә. 1945 елның августында аны «Родина зовет» исемле дивизия хәрби газетасына әдәби хезмәткәр итеп күчерәләр. Ул шунда 1945 елның декабренә кадәр хезмәт итә. Армиядә чагында, 1945 елның мартында, Ә. Исхак КПСС сафларына член итеп алына.
1963—1967 елларда «Чаян» журналының баш редакторы булып эшләвен исәпләмәгәндә, сугыштан соң Ә. Исхак үзен тулысы белән иҗат эшенә багышлый. Бу еллар эчендә шагыйрьнең татар, рус телләрендә утыздан артык китабы дөнья күрә. Алар арасында төрле жанр әсәрләре — шигырь һәм поэма, сатира һәм мәсәл җыентыклары, шигъри тупланмалар, балалар өчен язылган әкиятләр, либреттолар, Г. Тукай, М. Җәлил турындагы әдәби-гыйльми китаплар бар. Бу басмалар әдипнең халык, ил тормышы белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә яшәвен һәм чорның барлык әһәмиятле вакыйгаларына шагыйрь һәм язучы буларак үзенең мөнәсәбәтен белдереп барырга тырышуын ачык күрсәтәләр. Аның шигъри таланты бигрәк тә публицистик лириa, сатира һәм мәсәл жанрларында ачык күренә. Шулай ук аның әдәби тәрҗемә өлкәсендәге хезмәтләре дә ифрат күп. Русчадан һәм башка милләтләр теленнән татарчага ул йөз мен юлдан артык шигырь һәм поэмалар тәрҗемә итә. Алар арасында А. Пушкиннын «Балыкчы һәм балык турында әкият»е, «Руслан һәм Людмила» поэмасы, «Евгений Онегин» романының, беренче өч бүлеге, М. Лермонтовтан «Демон», «Мцыри», «Боярин Орша», «Бородино» поэмалары һәм шигырьләр, Н. Некрасов, В. Маяковский, Н. Тихонов, С. Щипачев, К. Симонов, А. Сурков шигырьләре һәм поэмалары, И Крылов, С. Михалков мәсәлләре, Көнчыгыш, төрки халыклары поэзиясеннән Г. Нәвоинын «Фәрһад вә Ширин» поэмасы, Җамбул, Абай, Мәхтүм Колый, Низами, Нәсими һәм Кәминәләрнен әсәрләре һәм башкалар бар. Татар поэзиясенең чишмә башы —XIII гасыр Идел буе шагыйре Кол Галинең биш мен юллы мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» поэмасын хәзерге татар әдәби теленә күчерүгә дә ул үзеннән зур өлеш кертте. 1985 елда Ә. Исхакның төрле милләт шагыйрьләреннән эшләгән сайланма тәрҗемәләре тупланган «Илһамнар чишмәсе» исемле күләмле китабы басылып чыкты.
Хәрби һәм әдәби хезмәтләре өчен Әхмәт Исхак Хезмәт Кызыл Байрагы (1955), Халыклар Дуслыгы (1970) орденнары һәм «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале (1945) белән бүләкләнде.
Ә. Исхак— 1939 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018