Бүген Әдипләр: Илмира Сәлахова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-
проектлар бәйгесе

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Илмира Сәлахова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р <= С => Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Җамалетдин Сабави Нәфисә Сабирҗанова- Илгизәр Сабиров Ирек Сабиров Рөстәм Сабиров Сафа Сабиров Бибинур Сабирова Гөлнара Сабирова Ләлә Сабирова Рәшит Сабит Габделхәй Сабитов Ләйсән Сабитова Равил Сабыр Булат Садретдинов Гөлчәчәк Садретдинова Ләйсәнә Садретдинова Г.-Халикъ Садри Мөхәммәт Садри Азат Садриев Фоат Садриев Лилия Садриева Сәрия Садрисламова Госман Садә Ким Садыйков Ришат САДЫЙКОВ Шиһабетдин Садыйков Зидә Садыйкова Нәсимә Садыйкова Сара Садыйкова Фикия Садыйкова Дауд Саксини-Сувари Айгөл СӘЛАХОВА Ибраһим Салахов Сәфәр бине Салих Данил Салихов Наил Салихов Һибәтулла Салихов Зәйфә САЛИХОВА Мәгъфүрә Саматова Әхмәд Сараи Мәхмүд Сараи Сәйф Сараи Хәсән Сарьян Әхмәт Саттар Гомәр Саттар-Мулилле Рәхим Саттар Маннур Саттаров Үзбәк Саттаров Альберт Сафин Гыймран Сафин Ленар САФИН Мансур Сафин Марат Сафин РАФАЭЛЬ САФИН Рәис Сафин Рәфыйк Сафин Факил Сафин Фәннур Сафин Ләйләгөл Сафина Лилия Сафина Мөнирә Сафина Нәҗибә Сафина Серафима Сафина Әхәт Cафиуллин Миңнур САФИУЛЛИН Фәндәс САФИУЛЛИН Юныс Сафиуллин Әминә Сафиуллина Фәвия Сафиуллина Флера Сафиуллина Суфиян Сафуанов Исмәгыйль Сафый Нур Сәед" Камил Сәгъдәтшин Рәдиф Сәгъди Илдус Сәгъдиев Әбрар Сәгыйди Гакыйл Сәгыйров Тәүфыйк Сәгыйтов Гүзәл Сәгыйтова Тәнзилә СӘГЫЙТОВА Габдрахман Сәгъди Мансур Сәгъдиев Ләйсән Сәгъдиева Рәзинә Сәетгәрәева Галия Сәетшина Фатих Сәйфи-Казанлы Илшат Сәйфуллин Рубин Сәйфуллин Әсгать Сәлах Рифат Сәлах Лилия Сәлахетдинова Роберт СӘЛАХИЕВ Булат Сәлахов Илмира Сәлахова Резедә Сәләхова Габделнур Сәлим Мар. Сәлим Рафис Сәлим Айдар Сәлимгәрәев Римир Сәлимгәрәев Риф Салихов Нурия Сәлманова Камил Сәмигуллин Рәис Сәмигуллин Газизә Сәмитова Гөлфинә Сәрвәрова Сәмига Сәүбанова Мингазыйм Сәфәров Әхмәт Сәхапов Роза Сәхбетдинова Aйдар Сәхибҗанов Саяди (Кылыч бине Сәйяд) Рифат Сверигин Фатыйх Сибагатуллин Рафаэль Сибат Кадыйр Сибгат Айнур Сибгатуллин Мортаза Симити Әдхәт Синугыл Зөлфия Сираева Илсөяр Сираҗетдинова Искәндәр СИРАҖИ Дифгат Сирай Сирин Индус Сирматов Әлфия Ситдыйкова Фәридә Ситдикова Гариф Солтан Илгизәр Солтан Булат Солтанбәков Зәйни Солтанов Фәүзия Солтан Рауза Cолтанова Рoза Cолтанова- Рита Солтанова Эльвира СOЛТАНОВА Г.Сөнгати Булат Сруров Айрат Суфиянов Рөстәм Сүлти <Җәүдәт Сөләйман Әнвәр Сөләйманов Булат Сөләйманов Зөһрә Сөләйманова Саҗидә Сөләйманова Максуд Сөндекле Фәрит Суфияров Сәгыйт Сүнчәләй

Илмира Вагыйз кызы Сәлахова 1955 елда Азнакай районы Урманай авылында уртанчы бала булып дөньяга килә. Иҗат белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә. Газета укучыларга үзенең шигырьләре, юмористик хикәяләре, нәсерләре белән 1980-1990 елларда таныла. 2008 елда «Серле дөнья» дигән китабы басылып чыга. Илмира - биш кызы өчен ягымлы, кайгыртучан әни дә.

Тылсымлы җир

Каты ла булды чикләвек, 
Ватылмады - теш сынды. 
Чүкеч астында сикереп, 
Тәгәрәде дә тынды.

Ачуымнан җирне тырмап,
Салдым да куйдым күмеп.
Ятсын шунда, җир астында,
Тормасын күзем күреп. 

Вакыт үткәч, казып карыйм, 
Гаҗәп - үсенте чыккан. 
Ничек тишеп чыкты икән 
Шулхәтле катылыктан?

Кысылмаган, чүкелмәгән,
Ә чикләвек ярылган.
Табигатьтә икән зур көч,
Җиргә тылсым салынган.

Беренче кайгы

Беренче, иң зур кайгы 
Бала башына килде. 
Иң тәмле мәмиен эзләп 
Гел көяләнеп йөрде.

Тугач та тапкан мәмәйгә
Бүген әллә ни булган.
Әнисе: «Мәмәй бетте», -дип,
Күкрәген бәйләп куйган. 

Ярый әле, уенчыклар 
Беркая да китмәгән.
Әти-әни алган тәм-том 
Өстәлләрдә бетмәгән.

Җиңәрлек икән кайгыны,
Мондый гына булганда.
Якыннарың: «Кадерлем», —дип,
Гел кайгыртып торганда.

Әллә нигә чүктем әле,
Бөтен дөнья үзгәрде.
Зур идем бит - кечерәйдем,
Йөрәккәем түзәрме? 

Исемдә

Рәхмәт сиңа, Урманаем,
Ятим итмәдең мине.
Минем изге төбәгем дип
Яратырмын мин сине.

Синдә бит, синдә үрелгән 
Нәселемнең чылбыры. 
Бишегеңнән төшсәм дә мин, 
Тартып тора бер нуры.

Тартадыр чишмә суларың,
Тәннәремдә тамчысы.
Колагымда чыжлап ала
Көтүченең камчысы.

Исемдә - Каенлы күлдә 
Бөрлегән, балан иде. 
Көлле чишмә, Чат караны 
Җиләкләргә бай иде.

Балачакның хатирәсе -
Шулар калган исемдә.
Калын катлам еллар аша
Саркып төшә исемә.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013