Бүген Әдипләр: Гөлназ Дәүләтова. Әдәбиятыбыз аксакалы
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"И" хәрефенә язмалар

Тәлгат Галиуллин. Г.Ибраһимов мирасы һәм хәзерге әдәбият белеме
Флүн Мусин. Күләгәдә ниләр бар? (Галимҗан Ибраһимов турында)
Галимҗан Нигъмәти. Г.Ибраһимов һәм аның әдәби иҗат юлы: тематика, сурәтләр
Айдар Хәлим. «Тышаулы ат ерак китмәс...» (Шагыйрь Рим Идиятуллин иҗатына бер караш)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Тетрәнүләр шигърияте (Рим Идиятуллин)
Гөлзадә БӘЙРӘМОВА. КҮҢЕЛЕНӘ ДӨНЬЯ СЫЙГАН (Нурия Измайлова) Дания Заһидуллина. "Тозлы яраны укыгач уйланулар (Вахит Имамов иҗаты турында)
Барлас КАМАЛОВ. Тансык китап (Вахит Имамов)
Рәшит БӘШӘР. Кыйбласы — хакыйкать (Вахит Имамов)
Мөсәгыйт ХӘБИБУЛЛИН. Күңелләрдә дала киңлекләре (Вахит Имамов)
Факил САФИН. Киң колачлы язучы (Вахит Имамов)
Фаяз ХУҖИН. Ул — тарихчы-галим дә (Вахит Имамов)
Дәүләтова Гөлназ. Әдәбиятыбыз аксакалы (Нәкый Исәнбәт иҗаты турында)
Фәния Фәйзуллина. Гаяз Исхакый хатларында әдәби проблемаларның чагылышы
Фоат Галимуллин. «Иң саф бер фидакарь» (Гаяз Исхакый турында)
Шакир МӨХӘММӘТЪЯРОВ. Гаяз әфәнде (Гаяз Исхакый турында)
Флүн Мусин. МИЛЛӘТ САГЫНДА (Гаяз Исхакый турында)
Әлфат ЗАКИРҖАНОВ. Якты юл (РИЗА ИШМОРАТНЫҢ ТУУЫНА 130 ЕЛ)
A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Гөлназ Дәүләтова

Әдәбиятыбыз аксакалы

Нәкый Исәнбәт
Мөслим районы Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбе 10 нчы сыйныф укучысы Дәүләтова Гөлназ Марсел кызы
Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыймаева Резеда Зиннур кызы.
2009-2010 нчы уку елы

Эчтәлек

1. Кереш_________________________________________ 3
2. Нәкый Исәнбәт – драматург______________________ 4
3. Йомгаклау_____________________________________ 8
4. Әдәбият исемлеге_______________________________ 9

Нәкый Исәнбәт…

Татар халкы, аның мәдәнияте өчен башкарылган титаник хезмәте белән үз исемен мәңге онытылмаслык итеп тарихка, буыннар хәтеренә язган олы галим,олы әдип,хөрмәтле аксакал!Татарстанның халык язучысы. Нәкый Исәнбәт гомере – татар мәдәниятенең тулы бер гасыры. Батырларча хезмәт иткән мондый затлар бездә күп түгел.Алар – олуг рәссам Бакый ага Урманче, Нәкый ага Исәнбәт, Гомәр ага Бәширов һәм Әмирһан ага Еники. Бүгенге шартларда үзенең хакын хакларга мөмкинлек алган милләтебез, аның өчен янучы зыялыларыбыз, кайнар йөрәкле яшьләр, без, алар алдында хөрмәт белән баш ияргә тиешбез.

Нәкый Исәнбәт әдип, фикер иясе, гражданин буларак, татар мәдәниятенең Габдерәһим Утыз Имәни, Шиһабеддин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Заһир Бигиев, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан һәм Галимҗан Ибраһимов юлын дәвам итүче шәхес.Үзе исә эшчәнлеген Каюм Насыйриныкына охшатып күрә: “ул сабын кайнатудан башлап, татар теле сүзлегенә кадәр бөтен эшне үзе эшләде, үзе язды”, - ди.

Шәмен Тукай талантыннан кабызып калган яшь Шәехзәдә Бабичның пәйгамбәрлегенә гаҗәпләнмәслек түгел.Уфадагы “Хөсәения” мәдрәсәсенең ун яшлек шәкерте язган шигырьләрне укып чыккач, “Галия” мәдрәсәсе шәкерте Бабич аны мондый шигъри юллар белән тәбрикли:
Мин сине тәбрик итәм шигырең белән,
Әхмәт Нәкый!
Бик шат улдым, мәмнүн улдым мин сиңа,
Рәхмәт Нәкый!
Мин өметлемен сиңа, истикъбалең парлак синең,
Һәм булачак(инша алла)мәртәбәң чарлак синең.

Бу сүзләр – Нәкый Исәнбәтнең шигъри талантына юралган якты киләчәк. Иҗатын ул,барлык татар әдипләре кебек үк, шигырьдән башлап җибәрә. Дөрес, гомер буе шигырь язып кына яшәми, гәрчә аның шигъри иҗаты җитлеккән Һәм үзәнчәлекле сәнгати дөнья хасил итсә дә.Драма әсәрләрен үтә нәфис һәм урынлы шигъри парчалар бизәсә дә. Аның шигъри таланты киң мәгънәдә телгә карата нечкә сизгерлегендә,телнең шигъри сагылмалы, нәфис аһәңле, ритмик төзек табигатен төгәл тоемлавында чагыла. Драматург буларак иҗат иткән “Түләк белән Сусылу” кебек либреттоларына музыка язган композитор да, реҗиссер һәм сәнгать тәнкыйтьчеләре дә Исәнбәтнең шигъри текстына югары бәя бирәләр.Ниһаять,әдипнең галим буларак халык шигърияте белән эш итүе,аны җыюдагы иҗтиһаты, туплау – төркемләүдәге тапкыр осталыгы,аның сәнгатьчә йөзен, иҗтимагый идеяләрне чагылдыру, халык тәҗрибәсен һәм зирәклеген тәкъбир итү сизгерлеге нигезендә дә камил шагыйрьлек таланты ята.

Яшүсмер көе каләм тибрәткәндә үк автор үзенә максималистик таләпләр куя һәм үзендәге көч-гайрәткә ышанып эш итә.

Мин дә кермәкче буламын шул иҗат дөньясына,
Гомерың,Байроннарың йөзгән шигырь дәрьясына,-
ди ул 1914 елда, ягъни унбиш яшендә, һәм :”Зур шагыйрьләрдән Тукаев булса хәлфә , мин шәкерт“,- дип үзенең шигъри мәктәбен аныклый.

Әмма Нәкый Исәнбәт хаклы рәвештә татар әдәбияты мәйданында барыннан да бигрәк зур драматург буларак бәяләнә.Чыннан да, әдипнеңуннарча елга сузылган иҗатында төп урынны драматургия алып тора.Комедия өлкәсендә булсын, трагедия яки драма өлкәсендә булсын, ул бердәй уңышка ирешә, драматургиябезнең биекләрен билгеләрдәй классик камиллектәге әсәрләр иҗат итә.Галимнәр һәм тәнкыйтьчеләр язган тикшеренүләрнең иң зур күпчелеге дә аның драматургиясенә багышланган.Назыйм Ханзафаровның, Азат Әхмәдуллинның, Ибраһим Нуруллин һәм Һәнүз Мәхмүтов кебек галимнәрнең монографик хезмәтләрендә һәм мәкаләләрендә бу иҗатның этаплары, андагы аерым җанрларның эчтәлеге, идея һәм сәнгатьчә йөзе шактый тулы яктыртылган.Яңача фикерләү чорында яңа тирәнләктәге тикшеренүләр язылып, бу зур иҗат яңа акцентлар нигезендә үзенең тагын да тулырак бәясен алды.

Әдипнең драматурглык иҗаты гаять авыр һәм катлаулы елларга туры килә.Әдәбият мәйданының сирәк кыяларыннан берсе булганга,заманның җил – давыллары аның йөзенә сызгырып, бәрелеп узалар.Талант һәм вөҗдан өчен тарих уйлап чыгарган иң хәтәр шушы сынауларны әдип ничек уза соң? Намус белән һәм, әйтергә кирәк, иҗат өчен бик зур югалтулар белән дә. Аның комедияләре яки трагедияләре барлык күренекле драма әсәрләрендә бер мәсьәлә куела һәм шул хакта фикер йөртелә: инкыйраз кылычы муен өстенә куелган татар халкына үз-үзен саклап калу өчен нинди мөмкинлекләр, нинди таяныч, нинди көч, нинди чаралар бар? Нәкый Исәнбәт әлеге сорауга җавапны “Мулланур Вахитов” драмасында, революцион көрәштә бердәм һәм фидакяр катнашып, ил эчендә милли дәүләтчелеккә ирешүдә, дип җавап бирсә, “Муса Җәлил” трагедиясендә зур Ватанның азатлыгы өчен көрәштә батыр, саф намуслы патриотизмында, дип җавап бирде.Әмма тирәнрәк һәм ышандыргыч җавапларны ул тарихи катламнарга төшеп халыкның мәңгелек хәзинәсе булган фольклор материалы нигезендә эзләде.

“Хуҗа Насретдин” әсәрендә Аксак Тимернең тимер кулы басып алу сәясәтен,” Җирән чичәндә” исә болгар ханының рәхимсез хәкимиятен үзенең хаклыгына ышанган, халкын кайгырткан, куркусыз һәм зирәк каһарман Хуҗа Насретдин һәм Җирән чичән гаҗизлеккә төшерә һәм чигенергә мәҗбүр итә.

“Җирән чичән“ белән “Карачәч сылу“ әсәрендә иҗат кешесенең туры рухани иреге яклана һәм ул ирекнең хан деспотиясе белән килешкесез каршылыкта булуы тасвир ителә, хакимият һәм иҗат, деспотея һәм рухани бәйсезлек мәсьәләсе куела. Хан Җирән чичәнгә үз сакалын теләгәнчә сыпырырга да хакы юклыгын аңлатканда, автор шушы гротеск – арттыру аша Сталин деспотиясенә ишарә ясый түгелме?

Драматург үзенең үзәк каһарманнары булга Җирән чичәнне һәм Карачәч сылуны халыкта барлык гүзәл сыйфатлар гәүдәленеше итеп бирә.Әхләкый саф, тугры, байлыкка. малга битараф, тапкыр, куркусыз шушы ике чичән дәүләт идарәсенең масаюлы тәкәбберлеген, әхлаксызлыгын, мәкерен һәм кансызлыгын җинеп чыгалар. Автор таланты белән бу шундый табигый һәм ышандыргыч итеп бирелә ки, әсәр тулаем халыкта үз-үзенә, үз көченә ышаныч уята, аның яшәячәгенә иманны ныгыта.

Тарихи материал әдәпкә туган халкының милләтенең тирән зарын, газаплары чагылдырырга мөмкинлек бирә, үтә күренмәле ишәраләр,аналогияләр халыкның хәзерге хәленә дә күз салырга ярдәм итә, сискәндерә.Мәсәлән, “Җирән чичәндә” әтрәк-әләм халыкны җыю күренешләре бирелә һәм дәүләт идарәсенең моңа аерым әхамияте тасвирлана.Баскаклар,морзалар ирләрне һәм хатын-кызларны корабларга төяп Мисыр мәмлүкләренә кол итеп озаталар.Ирләр арасында андагы тормыш муллыгына кызыгып алданучылар да бар.Иң хәтәре шунсы.Әмма халыкта кыз балаларда хәсрәт кайгы...Ирексездән Татарстан җирендә авыр елларда өзлексез оргнабор, вербовка белән игенчеләрне меңәрләп-меңәрләп шахталарга, урман кисәргә җибәрү күренешләре күз алдына килә.Халык, ил сирәкләнә, шәрәләнә...

Милли бәйсезлек идеясе, аз гына мөмкинлек чыгуга шуннан файдалану омтылышы “Хуҗа Насретдин” комедиясендә, аннан шуңа таяныч, байракчы эзләү күренешләре “Идегәй” трагедиясендә бигрәк тә көчле чагыла. Идеологик аппаратның аеруча каныгып шушы трагедиягә ташлануы һич тә тикмәгә түгел.

Кыскасы, Нәкый Исәнбәт иҗаты XX йөз башы татар мәдәнияте белән безнең чор арасындагы җанлы күпер булып тора, үзе исә шул чордан безгә килеп җиткән сирәк һәм кадерле шәхесләрдән.

Классик әдип үзенең “Туган ил “ дигән шигерендә:
Китми күңелемнән минем һич
Шул сөекле илкәем.
Анда минем туган халкым,
Анда сөйгән әнкәем,
-дип язган иде. Һәм ул шушы сүзләргә гомере буе тугрылык саклады.Аның гаять катлаулы, әмма бөтенләе белән олуг максатка – туган халкына фидакәрләрчә хезмәт итүгә багышланган якты юлы безгә үрнәк булып тора. Татар халкы үзенең сөекле Нәкый Исәнбәтен мәңгелеккә йөрәк түрендә саклар.

Әдәбият исемлеге

1. Ватаным Татарстан 1999, 25 декабрь “Үзе бер дөнья” Мәхмүт Әхмәтҗанов
2. Ватаным Татарстан, 1999 “Язучы, педагог, галим” Шәех Абдуллин
3. “Казан утлары” 1990, февральНурмөххәммәт Хисамов Филология фәннәре кандидаты
4. Мәгариф. 1999 “Гасырны үзенә сыйдырган иҗат” Азат Әхмәдуллин
5. “Нәкый Исәнбәт”
Том I
Том II
Том III
Том IV
6.“Совет Татарстаны язучылары”, 1986. Даутов Рәис Нәүмирванович.
7. Татар драматурглары Ф. Ганиева, А. Саттарова, Казан,2007
8. “Татар иле”, 1999, декабрь, №51 Мәшһүр татар “күңел көзгесендә мәңге яшәр”


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013