Бүген Әдипләр: Ирек Бәдретдинов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ирек Бәдретдинов


Фәрит Батталов
Хамис Батыров
Гатаулла Баязитов
Илдар Баязитов
Әхсән Баян
Флүр Баһаутдинов
Ирек Бәдретдинов
Хәмзә Бәдретдинов
Айгөл Бәдретдинова
Әлфия Бәдретдинова
Гөлназ Бәдретдинова
Фирая Бәдертдинова
Кәбир Бәкер
Зәйнәп Бәширова
Ислам Беляев
Рәшит Биглов
Айрат Бик-Булатов
Римма Бикмөхәммәтова
Әхмәтҗан БИКТИМЕРОВ
Рамил Билал
Ринат Билалов
Әхтәм Билялов
Рәйсә Борһаниева
Мәхмүт Бөдәйли
Нургали Булатов

Ирек Зәкиҗан улы Бәдретдинов 1943 елда Азнакай районының Уразай авылында туган. Үз авылында җидееллык, аннары Азнакайдагы 1 нче урта мәктәпне тәмамлый.
Солдаттан кайтканнан бирле матбугат эшендә. 1968 елда Азнакай типографиясендә эшли башлап, ел да тулмастан «Маяк» газетасына тәрҗемәче булып күчә, аннары әдәби хезмәткәр, хатлар бүлеге, сәнәгать бүлеге мөдире була. Бер үк вакытта Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Ленинградта партия югары мәктәбенең журналистика факультетында укып чыкканнан соң (1977-1979), Казанга кайта, газета-журналларда эшли.
1993—2005 елларда И.Бәдретдинов Әлмәттә «Нефтяник Татарстана» («Нефтяные вести») газетасында редактор булып эшли. Түбән Мактама бистәсендә яши.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең почетлы нефтьчесе, Татарстан Журналистлар берлегенең «Бәллүр каләм» призы иясе.

Иптәш хатын

Хөрмәтле иптәшләр! «Иптәшләр» дигәч тә, бу сүз хатыннарга гына кагыла икән дип уйлый күрмәгез тагын. Чөнки бит социализм заманнарында хатыннарны «иптәш» дип йөрү модага кереп киткән иде, шул шаукым әле дә шаулап дәвам итә. Шәхсән мин «иптәшләр» дип барыгызга да мөрәҗәгать итәм. Ирләргә дә, хатыннарга да, башкаларга да, ягъни ике арадагыларга да дип әйтүем. Бар-бар, андыйлар да бар, ләкин сүзем бүген алар турында түгел әле. «Иптәш» сүзенең кайбер нечкәлекләре турында сезнең белән бераз әңгәмә корып алмакчы идем.
Хәтерлисездер, бервакыт Татарстанның олы бер җыенында бер иптәш икенче бер иптәшкә «Фәлән әфәнде» дип мөрәҗәгать иткән иде, тегесе «Мин господин түгел» дип кырт кисте. Господин булмасаң булмассың, әмма әфәнде булмый хәлең юк. Дөнья өйрәтә ул, әфәнде дә буласың, ханым да буласың. Бүгенге сүзем нәкъ менә шул ханым дигәне турында, дөресрәге, хатын турында. Аларның аермасы нәрсәдә дисезме? Күренеп тора бит инде: минеке булса - хатын, читнеке булса - ханым. Минем сүз менә хатын дигәнне яратмаган ханымнар, ягъни «иптәш» буласы килгән абыстайлар турында. Абыстай дигәннән, мыскыл итә дип уйлый күрмәгез, абыстай ул бик матур сүз, абыстай ул хатыннарның укымышлысы була. Элек мәдрәсәдә сабак бирә торган хатыннарга гына олылап әйтелгән шулай. Хәзерге мәктәптә химия укыта торган Фәлән Фәләновнага әйтеп кара әле син «абыстай» дип, ишетмәгәнеңне ишетерсең! Чын абыстай гомердә әйтми торган сүз белән авызыңны каплар да куяр.
Бусы да сүз уңаенда гына, һаман да әйтәсе килгәнемә барып җитә алмыйм. Минем бер дусның һич тә хатынына авыз тутырып «хатыным» дип әйткәне юк, иптәш дияр, иптәшем дияр. Күптән түгел шулай агай-энеләр каядыр чакырганнар икән үзен, «иптәшең белән кил» дип махсус искәртеп куйганнар. Килгән бу Хөршидәсен култыклап. Ә аңарга «ярты кыстырып кил» диюләре икән. Иптәшләренең, тфү лә, дусларының боларны ничек каршы алганын чамалыйсыздыр.
Аның әле менә бу ягы да бар. Хатының сиңа иптәш була икән, син дә бит аңа иптәш буласың. Ягъни ике иптәштән торган гаилә була инде бу. Көнбатыш илләрендә хәзер ике ир кешенең бер гаилә булып яшәүләрен ишеткәнегез бармы? Прәме загслашып торалар, ди. Ярар, сүзгә бәйләнмәгез, загс булмаса, бүтәнчә әйтеләдер, аларда да ике кешенең чәчләрен чәчкә бәйли торган оешма бардыр бит инде. Менә шундый бер җенесле, ягъни ике мужиклы гаилә коручылар бер-берсенә «иптәш» дип эндәшәләр икән, моны аңларга була. Кем белә аларның кайсысы ир, кайсысы хатын икәнен... Никахлы җефетебезгә «хатын» дип ярып саласы урында «иптәш» дип авыз бөрештереп торабыз икән, без дә шуларга охшап калабыз түгелме соң?
Иптәшләнү дигәннәрен ишеткәнегез бармы? Кайбер кызыл авызлар, «өйләнү-кияүгә бару» диясе урында, шундый сүз дә кулланалар бит әле. Монда инде әнә шул «иптәшләнү» дигән сүз бик тә мач килә. Берсе өйләнгән түгел, икенчесе кияүгә барган түгел, нәкъ менә иптәшләнешкәннәр.
Аннары тагын бер ягы бар әле аның, иптәшләр. Тфү лә, нинди әрсез сүз булды инде бу, «җәмәгать» диясе идем. Яшерен-батырын түгел, барыбыз да балигъ булган кешеләр, хатының белән йоклаштырасың да бит. Ә иптәш белән ничек йокламак кирәк? Иптәшләр ул җыелышта була, караваттагысы - хатын. «Иптәш, әллә берәрне йоклап алабызмы?» Шулай дип әйтеп карагыз әле. Ничегрәк яңгырый? Дәртләрегез кузгалып киттеме?
Ирне көлдергән дә хатын, бөлдергән дә хатын, дигән борынгылар. Халык әйтсә, хак әйтә инде анысы. Ләкин мин бераз гына төзәтмә кертер идем. Ирне көлдергән дә иптәш, бөлдергән дә иптәш, дияр идем. Чын хатын көлдерми ул. Әнә шулай «иптәш» булып кыланганы көлдерә. Бөлдерә дә. Ул иптәшне үзен чыннан да иптәш дип санарлык итеп киендерү өчен әндри казнасы кирәк. Ә хатын хатын инде ул, үзеңнеке. Артыгын сорамас. Ә иптәш - сиңа да иптәш, миңа да иптәш. Әле ярый, сәвит заманы үтеп китте. Иптәшләр әкренләп бетеп бара. Өйдәгесен дә тизрәк бетерик инде, иптәшләр, ә?
Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013