Бүген Әдипләр: Илзирә Вәлиуллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Илзирә Вәлиуллина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мөнир Вафин
Флюра Вафина
Касыйм Вахит
Азат Вахитов
Фаил Вахитов
М. Вәдүт (Вәдүт Мифтахов)
Илдар ВӘҖЕТДИНОВ
Баһаветдин Вәисев
Лотфи Вәли
Илмир Вәлиев
Разил Вәлиев
Риза Вәлиев
Ринат Вәлиев
Фирдәт Вәлиев
Гөлназ Вәлиева
Лениза Вәлиева
Лениза Вәлиева
Резеда Вәлиева
Нияз Вәлиди
Хәмид Вәлиди
Илшат Вәлиулла
Разим Вәлиуллин
Айгөл Вәлиуллина
Илзирә Вәлиуллина
Рамилә Вәлиуллина
Алсу Вәсыйкова
Илзирә Вәлиуллина
Илзирә Сәмигулла кызы Вәлиуллина – Шаһиева Түбән Кама районы Тоба авылында туып үсә. Каенлы урта мәктәбен, Түбән Камадагы нефть химиясе техникумын, аннары Казан иктисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлый. Дистә ел Түбән Камадагы “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең җаваплы сәркатибе булды.
Казанның “Матбугат йорты” нәшриятында авторның “Аккошлы күл” (2006), “Рәхмәт сиңа” (2011) балалар өчен “Зәйдә сикерә балык” (2007), “Догалы өй” (2009) исемле китаплары дөнья күрде. 2008 нче елда Илзирә Вәлиуллина Татарстан һәм Россиянең җурналистлар, 2013нче елда берлегенә кабул ителде.
И.Валиуллина – 2013 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

АКЛЫКТАН ЯРАЛДЫМ

***
Һәр фасылда Сине сагынам, 
Хисләреңә, юк, юк, кагылмам!— 
Мин ерактан, бары ерактан... 
Әйтми генә сине сагынам!

Язмышым

Бер шатлыкка сөенсәм мин, 
Мең газапка көендем: 
Максатыма җитәр өчен 
Сүгәм тәкъдир төенен...

Кемнәрдер дошман санаса, 
Берәүгә дус күрендем. 
Кайберәүләр елак дисә, 
Күңеле төшә... күңелнең.

Бер моңы булдым җанымның, 
Бер колы булдым аның. 
Очрашканда ярсыдылар 
Юләрлегем һәм аңым.

Озын юллар үткән чакта 
Яктылыкка омтылдым. 
Качкан чакта кайгылардан, 
Ак бәхеттән... тотылдым:

Чатырдатып ябыштым да 
Ялларына тотындым.

Карлар елый ак моң булып

Ак кар елый мыштым гына, 
Җемелдәп һәм ялтырап, 
"Кояшның тозак нурына 
Эләктем", дип, аптырап. 
Кар хәлләре бик кызганыч, 
Яшьләре ага, күрегез.
Бәлки, яшь ага: "Гомернең 
Кадерен—дип,—белегез?" 
Елый карлар, Җир ананың 
Сыенып кочагына, 
Әверелә салкын яшьләр— 
Утлы зар учагыңа... 
Карлар, суларга әйләнеп, 
Уртак яшь булып ага. 
Шуны аңлаган өченме 
Йөрәктән моңнар тама? 
Ул моңнарны, җәһәт кенә, 
Ак төсләргә кар мана... 
Ак моңнарны хәтерләтеп 
Карлы гомерләр ага.

Юк, яратмадым

Юк, яратмадым, яратмыйм 
Иркә җил сарылуын; 
Иркә җилләрнең иркендә 
Елак хис агылуын. 
Юк, яратмадым, яратмыйм 
Хислеләр һәлакәтен; 
Күкләргә ашкан җанымның 
Алсалар бәрәкәтен? 
Юк, яратмадым, яратмыйм 
Көннәрнең кыскаруын, 
Минутлар санап, кемнеңдер 
Гөнаһлы эш кылуын. 
Юк, яратмадым, яратмыйм 
Ак төснең каралуын, 
Чөнки үземнең аклыкта 
Яңадан яралуым, 
Тәүге кат яңаруым.

Җиңелме?

Җаннарымны кайгы басты—
бөгелдем,
авырлыктан, нечкә җептәй
өзелдем;
күтәрергә көче бетте
иңемнең,
сагыш басты тәмам—моңлы
күземне;
кара җаннар үтерделәр
сүземне;
җилләр кисте, шащьщ-шашып,
йөземне.
Бу микән соңгы ноктасы
түземнең,
сабыр канатым сынумы—
үземнең?..
Тәңрем әйтте шул чак миңа:
"Җиңелме?"
...Җиңелдем.
Тик җиңеләсе килми ник
күңелнең?!

«Казан утлары» журналы, 2005, №5.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013