Бүген Әдипләр: Инга Бикбулатовa
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Инга Бикбулатовa


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Идрис Багданов
Локман Бадыйкшан
Азалия Бадюгина
Гыйлемдар БАЕМБӘТОВ
Госман Бакиров
Кәшфи Басыйров
Салих Баттал
Фәнзаман Баттал
Рабит Батулла
Рәүф БӘХТИЯР
Флер Баһманов
Марат Бәдретдинов
Фәүзия Бәйрәмова
Зариф Бәшири
Гомәр Бәширов
Рәшит Бәшәр
Заһир Бигиев
Инга Бикбулатовa
Бикмөхәммәд
Исмәгыйль ибне Бикмөхәммәд
Ирҗан Бикчәнтәев
Әминә Бикчәнтәева
Шамил Бикчурин
Равил Бохараев
Бөтермиш
Дилбәр Булатова
Дилә Булгакова
Фәтхи Бурнаш
Флорид Бүләков
Инга Бикбулатовa
Инга Хак кызы Бикбулатова 1936 елның 10 июнендә Татарстан Республикасының Ютазы районында туа. Комсомол яшеннән мәктәптә һәм пионер лагерьларында вожатый булып эшли. Урта белем алганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә, өченче курстан Ленин стипендиаты, сөнни эш белән шөгыльләнә, институтның күптиражлы газетасында мәкаләләре басыла. 1960 елда институтны тәмамлый, мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, шул ук вакытта директор урынбасары булып эшли. СССР Мәгариф министрлыгы тарафыннан ул укытучы-новатор дип таныла. 1991 елда Татарстанның атказанган укытучысы дигән исемгә лаек була. Инга Бикбулатова педагогик эшчәнлек белән беррәттән әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә, 1974 елдан республика һәм үзәк матбугатта мәкаләләре басыла. Болар — тәрбия темасын яктырткан мәкалә-уйланулар, башлар һәм яшьләр тормышыннан зарисовкалар, зур булмаган хикәяләр, юморескалар, шигырьләр. Алар редакцияләр тарафыннан атнаның иң яхшы публикацияләре дип бәяләнә, ә республика Мөгаллимнәр җәмгыяте һәм Китап сөючеләр җәмгыяте аны үзләренең премияләре белән бүләкли.
Инга Бикбулатованың «Пробуждая чувства добрые» исемле беренче штабы укытучы язмалары буенча языла. Ул 1986 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыга һәм тиз арада таралып та бетә. Икенче китабы «Уроки уроков словесности» дип атала. Повесть һәм хикәяләрне үз эченә алган «Любви все возрасты...» (1994), «Бармаршак, или Куда ж нам плыть?» (1995), «Император всея души» (1997), «Все дьявольски наоборот» (2000) китаплары да үз укучыларын таба. Югары сыйныф укучылары турында язылган «Бармаршак» китабы милли китапханә һәм китап сөючеләр җәмгыяте тарафыннан үткәрелгән «Ел китабы — 96» бәйгесендә диплом белән бүләкләнә.
Инга Бикбулатова публицистика һәм прозадан тыш унлап пьеса авторы. Шуларның берсе Татар яшьләр театрында, икенчесе — Уфа «Нур» театрында куела.
И.Бикбулатова — 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Пробуҗдая чувства добрые.—Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. —122 с.—2200 экз.
Уроки уроков словесности. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. — 96 с. — 4300 экз.
Любви все возрасты...: повести и рассказы. — Казань: Таң-Заря, 1994. — 179 с. — 5000 экз.
Бармаршак, или Куда ж нам плыть? — Казань: Таң-Заря, 1995. — 175 с. — 5000 экз.
Император всея души: пьесы. — Казань: Таң-Заря, 1997. — 225 с. — 1000 экз.
Все дьявольски наоборот: повесть и рассказы. — Казань: РИЦ Школа, 2000. — 71 с. — 770 экз.
Любви все возрасты...: повести и рассказы. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2006.— 191 с. —2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Җамалетдинова Г. Укытучыга чәчәкләр // Соц. Татарстан. — 1987. — 6 май.
Мотахарова А. Мөгаллимә дә, иҗатчы да // Мәгърифәт. — 2000. — 19 февр.
Комаровская А., Михайлова 3. Как слово наше отзовется // Веч. Казань. — 1986.— 23 дек. А г е е в а Л. Преҗде всего личность // Веч. Казань. — 1990. — 22 окт.
Мулаянов Ш. И жизнь, и слезы, и любовь // Респ. Татарстан. — 1994.— 27 июля.
ДаутоваР. И только о любви // Веч. Казань. — 1994. — 21 июля.
Даутова Р. Куда ж нам плыть? // Веч. Казань. — 1995. — 19 окт.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013