Бүген Әдипләр: Индус Таһиров
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Индус Таһиров

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рафаил Такташ"
Индус Таһиров
Индус Таһиров
Индус Риза улы Таһиров (1936 ел, 24 май, ТАССР, Лениногорск районы, Иске Шөгер) — күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан (1986) һәм Русиянең (1997) атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2002), Бөтендөнья татарлар конгрессының Башкарма комитеты рәисе (1992-2002).
Тарихчы буларак Индус Таһировның хезмәтләре Русиядәге инкыйлаблар һәм милли хәрәкәткә, Татарстанның милли-дәүләт төзелешенә багышланган. Галим беренчеләрдән булып милли факторның Русиянең сәяси-иҗтимагый үсешенә игътибар итә, борынгы заманнардан хәзерге вакытка кадәр татар халкының дәүләтчелек тарихын киң яктырта.
Индус Таһиров шулай ук Татарстанда 90 елларда булган сәяси-иҗтимагый үзгәрешләрдә зур роль уйный. Ул — татар милли хәрәкәтенең әйдәп баручы идеологларның берсе. Ул суверенитет турында Декларация, Татарстан Конституциясен әзерләүдә һәм кабул итүдә актив катнаша. Галим — Бөтендөнья татар конгрессын оештыручыларның берсе, аның Башкарма комитетының беренче рәисе. Ул татар халкының милли-мәдәни үсешенә зур өлешне кертә, диаспоралар белән элемтәләр урнаштыра.

Тормыш юлы

Әлмәт шәһәрендә урта мәктәп бетерә, 1963 елда КДУның тарих һәм филология факультетын, 1966 елда КДУ аспирантурасын тәмамлый. 1966 елдан башлап укыта. 1967 елда диссертация яклап (Казанда совет хакимияте урнашуның үзенчәлекләре анализлана), тарих фәннәре кандидаты була. 1979 елда исә докторлык диссертациясен яклый. 1980 елдан профессор, КДУ тарих кафедрасы мөдире. Татарстан Республикасы халык депутаты, 1995 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, 1992 елның июль аенда беренче Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе буларак, 1997 елда икенче конгресста яңадан шул ук урынга сайлана.

http://tt.wikipedia.org/wiki

АВЫРУНЫ ДӘВАЛАУЧЫ

(Иҗат портреты)
Элеккеге СССР составына союздаш республика статусы белән кергән Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының бер өлкәсе саналган ТАССР 1990 елның 30 августында үзенең сәяси һәм хокукый статусын шактый үзгәртте һәм дөнья дәүләтләре стандарты дәрәҗәсенә кадәр күтәрелергә омтылды.

Татарстан Республикасының дәүләт стандартын күтәрү, аның әһәмиятен дөнья күләмендә таныту һәм раслау өчен барган авыр көрәшләрдә бик күп татар зыялылары актив катнашты. Шулар арасында үзенең югары әхлаклы сыйфатлары, намуслы гамәлләре, зур белеме, киң колачлы эшчәнлеге һәм цивилизацияле мөнәсәбәте белән Индус Ризак улы Таһи-ров аеруча нык аерылып тора. Талантлы галим, сәләтле оештыручы, милли азатлык хәрәкәтенең танылган лидеры, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе булган Индус Таһировның бүгенге көндәге конструктив эшчән-леген киң җәмәгатьчелек Садри Максуди, Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Мулланур Вахитов кебек бөек сәясәтчеләрнең олы гамәлләре белән тиңли. Аны еш кына бүгенге чорның Максудне дип тә атыйлар. Татар зыялыларының бу фикерләрендә дә хакыйкать бар, әлбәттә. Садри Максуди белән Индус Таһиров сәяси гамәлләре һәм интеллектуаль дәрәҗәләре буенча бер-берсенә бик тә охшаганнар. Икесе дә - киң тармаклы атаклы галим, икесе дә фән докторы, профессор, депутат, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, милли азатлык хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе. Индус Ризак улы Таһиров 1992—2002 елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, 1998—2002 елларда Россия Федерациясе татарларының милли-мәдәни мохтарияте федераль советы рәисе булып эшләде. Бу катлаулы һәм гаять каршылыклы чорда ул милли яңарышның нигезен ныгытуга гаять зур көч куйды. Ул җитәкләгән халыкара оешма милли хәрәкәтнең генераль штабына әйләнде һәм халкыбызның инкыйразга каршы актив көрәшенә юнәлеш бирде.

Татар халкының милли азатлык хәрәкәте лидеры буларак, ул Татарстан Республикасы парламенты аша да (ул аңа депутат булып сайланды), халкыбызның язмышы өчен кануни принципларны хөрмәт итеп, зур көрәш алып бара. Милли дәүләтчелегебезнең статусын саклап калу, телебезнең язмышын кайгырту, милли мәдәниятебезнең, фәнебезнең үсеше өчен уңайлы шартлар тудыру юнәлешендә Индус Таһиров кылган сәяси гамәлләре өчен бүгенге көндә киң җәмәгатьчелек аңа һаман үзенең ихтирамын һәм олы хөрмәтен белдереп тора. Индус Таһиров бүгенге көндә Россия Федерациясе һәм дөньякүләм масштабта иң цивилизацияле конструктив юнәлештә эшләүче сәясәтчеләрнең берсе булып танылды. Ул сәяси ситуацияне стабильләштерү, халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту буенча гаять зур һәм нәтиҗәле эш алып бара.

Моннан тыш, Индус Таһиров фәнебезне үстерү буенча да гаять зур эш башкарды. Бигрәк тә ул тоталитар режим вакытында идеология ялчысына әйләнгән тарих фәнен сәламәтләндерү, төзәтү һәм камилләштерү өчен гаять нык тырышты һәм бүгенге көндә дә бу юнәлештә актив эш алып бара. Индус Таһиров - Ватаныбызның объектив тарихын язган намуслы галимнәребезнең берсе. Аның «Казан 1917 елда», «Октябрь революциясендә солдат массалары», «Милли-демократик оешмалар тарихына карата», «Тарихи процессның күп вариантлылыгы мәсьәләсенә карата хакимиятнең характеры һәм 1917 елда Россиядә милли мәсьәләне хәл итү ысулларының үзара мөнәсәбәте диалектикасы», «Дөньяга фәнни карашны булдыру юлларында», «Тарих, проблемалар, сабаклар« (автордаш белән), «Гасырлар чатында» һ.б. монографияләре һәм фәнни хезмәтләре тарих фәнендәге «ак таплар»ны бетерүгә хезмәт иттеләр. Шунысын да әйтергә кирәк: Индус Таһиров тоталитар система чорында ук үзенең фәнни хезмәтләрендә сәяси процессларга объектив һәм гадел бәя бирә башлады. Бу, әлбәттә, шул чор түрәләренә бер дә ошамады. Әмма шулай булса да талантлы галим инкыйраз системасының басымы алдында югалып калмады, үзенең фәнни концепциясен үзгәртмәде.

Индус Таһировның бүгенге көндә талантлы яшь галимнәрдән торган үз фәнни мәктәбе бар. Аның җитәкчелегендә ике дистәгә якын яшь галим кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре якладылар, дистәләрчә фәнни хезмәтләр һәм монографияләр басылып чыкты. Ул, Казан дәүләт университеты каршындагы тарих фәне буенча кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау советы рәисе буларак та, бүгенге көндә тарих фәнен үстерү буенча зур эш алып бара. Шулай ук ул, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президиумы әгъзасы буларак, Татарстандагы тарих фәне үсешенә җитәкчелек итә. Аның фәнни эшчәнлеге һәм гыйльми хезмәтләре Татарстан белән Россиядә генә түгел, бәлки АКШ, Кытай, Англия, Франция, Төркия, Япония, Польша, Германия, Финляндия, Румыния кебек илләрдә дә зур бәя алды. Күп кенә хезмәтләре шул илләрнең матубгатында дөнья күрде. Тарих фәннәре докторы, профессор, ТФА академигы, РГФА академигы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, татар халкының Кол Гали исемендәге Халыкара премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Казан дәүләт университетының хәзерге заман тарихы кафедрасы мөдире, Россия Федерациясе тарихчылар-архивчылар җәмгыятенең Татарстан Республикасы бүлеге идарәсе рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Индус Ризак улы Таһиров бүгенге көндә дә төрле тармак буенча нәтиҗәле эш алып бара, татар халкының милли аңын ныгыту өчен куеннан килгәннең барын да эшли.

ӘХМӘТ СӘХАПОВ,
Татар «Мирас» Фонды президенты, профессор.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018