Бүген Әдипләр: Индира Хафазетдинова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Индира Хафазетдинова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Галия Хантимерова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Нәфисә Хәбибдиярова Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Сәлим Мирза Хазбиевич Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рафис Хисами Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Индира Хафазетдинова
Индира Мөхәммәтдин кызы Хафазетдинова — Татарстанның Мөслим районы Вәрәшбаш авылында 1961 елның 7 декаберендә туган, «Һай, былбылым» татар җыры фестивале лауреаты. Казан шәһәрендә яши.

Күңелемдә  Мөслимем

Индира   Хафазетдинова   көе

Туган якка көн саен 
Әйләнеп кайта күңел, 
Йөрәктәге сагышны 
Бер көч җиңәрлек түгел!

Кушымта:
Каеннарың аклыгы, 
Чишмәләрең сафлыгы — 
Күңелемдә Мөслимем,— 
Очар кошың төсле мин!

Чәчәкле болыннарың, 
Җиләкле аланнарың, 
Күз алдымда тирбәлә, 
Су буе баланнарың!

Кушымта:
Тугайларың киңлеге, 
Тауларың биеклеге — 
Күңелемдә Мөслимем,— 
Очар кошың төсле мин!

Алсу таңнар атканда, 
Язын кошлар кайтканда, 
Очам сиңа, Мөслимем, 
Хыялымда булса да!

Кушымта:
Каеннарың аклыгы, 
Чишмәләрең сафлыгы — 
Күңелемдә Мөслимем,— 
Очар кошың төсле мин!

Тугайларың киңлеге, 
Тауларың биеклеге — 
Күңелемдә Мөслимем,— 
Очар кошың төсле мин!

Бишнарат таулары

Мөслим дисәм, күз алдыма килә 
Бормаланып аккан Ык суы. 
Шомырт чәчәкләре исе тулы 
Әрәмәсе, иген басуы...

Кушымта:
Бишнарат таулары, 
Ык буе таллары, 
Китми һич йөрәктән 
Балачак таңнары. . .

Мөслим дисәм, күз алдыма килә 
Тугайлары аның, таулары... 
Чикерткәләр белән ярыша-ярыша, 
Таңда сандугачлар сайравы...

Кушымта.

Беркайда юк, бездә генә диеп, 
Ярышырга юк ла исәбем. 
Җәй җиттеме, аллы-гөлле булып, 
Сабан туе искә төшә гел.

Кушымта.
"Моң бишегем Мөслим".

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013