Бүген Әдипләр: ташларны җыяр вакыт...
   
Cайтта 2 меңләп әдип турында мәгълүмат бар


Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг



PR-CY.ru


Ноябер аенда юбилярлар

6 ноябер
Хәйдәр Җамалга 70 яшь
Марат Муллакаевка 65 яшь
10 ноябер
Габдулла Вафинга 50 яшь
Миншәех Зәбировка 85 яшь
Лирон Хәмидуллинга 85 яшь
12 ноябер
Зиннур Насыйбуллинның тууына 80 ел
15 ноябер
Харис ЗАКИРОВКА 75 яшь
Хатип Касыймовның тууына 85 ел
16 ноябер
Асия Минһаҗевага 65 яшь
Кояш Тимбиковаың тууына 80 ел
26 ноябер
Рөстәм Галиуллинга 30 яшь
Камил Мостафинга 85 яшь
26 ноябер
Гөлсинә Галимуллинага 60 яшь
Хәйдәр Гайнетдиновның тууына 65 ел
Рәис Кәлимуллинга 55 яшь
/Гөлинә Гыймадова/

“Мәскәү безне ишетми”

 

Татарстан мәктәплә­рендәге тикшерү нәтиҗәләрен Россия прокуроры Юрий Чайка Президент Владимир Путинга 30 ноябрьдә җиткерәчәк. Бер караганда вакыт бар кебек, лә­кин мәктәпләрдә татар теле дәресләрен туган телгә алмаштыру, сәгатьләрне кыскарту башланды. Мондый вәз­гыятьтә без нишли алабыз? Халыкара ПЕН-клубның Татар үзәге вәкилләре Путинга мөрәҗәгатьләрне туктатмаска кирәк дип саный. Ләкин...

Мәскәүнең бер колагы ишетми, бер күзе күрми. Татар үзәге җитәкчесе Разил Вәлиев әнә шулай ди. Рус җәмгыяте сүзләрен ишетә, ә татарларның бер генә мөрәҗәгатенә дә җавап булганы юк, ди ул. Шулай да туктап калырга ярамый. Үз сүзебезне әйтмәсәк, мәсь­әлә безнең файдага хәл ител­мәячәк, ди Разил Вәлиев. Шуңа күрә Татар үзәге Владимир Путинга, генераль про­курор Юрий Чайкага, мәга­риф һәм фән министры Ольга Васильевага, мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәт­челек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцовка мөрәҗәгать әзерләгән. Анда Татар үзәге Татарстандагы хәлне аңлаткан һәм мәгариф сис­темасындагы үзгәртүләрне укы­тучыларның август киңәш­мәсенә кадәр туктатып торырга чакырган. Үзәкнең башкарма директоры Әхәт Мушинский бу хакта болай аңлата:


– 2002, 2004 елларда Язучы­ларның халыкара конгрессы корылтаенда без латин графикасына күчү мәсьәләсен күтәргән идек. Анда 140 ил вәкиле, ха­лыкның үз алфавитын кабул итәргә хакы бар дип, безне хуплап, бердәм тавыш бирде. Монда кайттык, безне Төркия шпионнарына чыгарганнар. Китте шалтыратулар, нәрсәгә кирәк ул сезгә дип битәрләү, үгетләүләр. Беренче утырышта безне хупласалар, икенчесендә инде без бу теләкне тормышка ашыру юлына бастык, Россия Президентына хатлар әзерләдек. Ул чакта без мәгариф мәсьәләсендә беренче зур чигенеш ясадык. Болай булгач, тагын да чигенә­чәкбез дип уйлаган идем, кызганыч, шулай килеп чыкты да. Хә­зерге хәл 2002 елдагы мәсьә­ләнең дәвамы булып тоела миңа.


Разил Вәлиев әйтүенчә, мәк­тәптәге үзгәртүләр тагын бер зур проблеманы китереп чыгармагае:


– Татарстан мәгариф министры Россия мәгариф министрына яңа тәкъдим әзерләде. Анда, рус телен укытуны Россия мәгариф министры күпме таләп иткән, шул дәрәҗәгә китерү турында да язылган. Дөрес, рус теле 5-6 сыйныфларда кимрәк укытылган булган, ул стандартларга туры китере­ләчәк. Ике сәгать татар телен дәү­ләт теле буларак мәҗбүри укытырга дигән пункт та язылган. Аннан соң, укучыга кайсы милләттән булуына карап, туган телен сайларга ирек бирү турында әй­телгән. Туган телем – рус теле дип язучыларга рус теле тагын 2-3 сәгатькә артачак. Монда беркем дә искә алмаган тагын бер проблема килеп туа: туган телем – рус теле дип сайлаган балалар рус телен татар балаларына караганда күбрәк укыячак. Ә БДИда һәр укучыга таләпләр бер үк төрле. Монда бит хәзер татар ата-аналары балам рус телен кимрәк укыды, ә таләпләр бердәй дип мәктәпне, Мәгариф министрлыгын судка бирә ала.


Разил Вәлиев Татарстан мә­гариф министрына бу җәһәттән тәкъдиме барлыгын да әйтте. Баксаң, Татарстан Президенты ике ел элек телләрне өйрәнүдә бер сәгать өчен бюджеттан өстәмә акча бүлеп биргән булган. Бу акчаны татар балаларына рус телен өйрәтүгә тотсаң, хәл бераз ти­гезләнә, диде ул.


ПЕНчылар рус телен атнасына 13-14 сәгать укуның балага нинди зур авырлык булуы турында да фикер алышты. Мө­гаен, туган телем – рус теле дип гариза язып, рус телен күбрәк укуны таләп иткән ата-аналар бераздан үзләре үк сәгатьләрне киметүне сорарлар, дип уйлый алар. Әле бит математика, физика кебек төгәл фәннәрне дә үзләштерәсе бар. Хикмәт рус теленең ким укытылуында гына түгел... Шуңа күрә Татар үзәге ПЕН-клубның 140 илендәге үзәк­ләренә дә татар телен яклау хәрәкәтенә кушылырга чакыра. Шагыйрь Ркаил Зәйдулла ПЕН-клубның рус үзәге безне яклап аерым мөрә­җәгать язса да, артык булмас иде, дигән фикердә. Кемнәр безне яклар – көтеп карыйк инде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 170, 17.11.2017/)

Безнең реквизитлар

Безнең почта


Skype:
Телефон: 8-927-453-1943
Таныш булыгыз:
Тәнзилә Солтанова
Рәшит Заһидуллин
Илшат Сибагатов

Яңалыклар тасмасы

Татарстан Язучылар берлегендә түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды (ФОТО
Шагыйрә, тәрҗемәче Флера Тарханованың Казанда иҗат кичәсе узачак
Аксубайда Газиз Кашаповның тууына 75 ел тулуны билгеләп үттеләр
Нәҗибә Сафина: Замана такмаклары…
Лилия Нурмөхәммәтовa. Нәсел җебең кемгә тоташа?
Мөнир Әһлиуллин. Бер кашык дегет
Камил Сәгъдәтшин. Туган көндә – туган авылында
Абдулла Алиш исемендәге премия тапшырылды
Сәрия Мифтахова. Тел күрсәтү
Илдар НИЗАМОВ. Ана теле: Термин – иң төгәл сүз
Сәрия Мифтахова. Укытучы хәзер әти-әнидән курка
Хатын-кыздан ире риза булмаса, аның гыйбадәте кабул булмый — Гөлчирә абыстай Ногманова
Әдәби Чаллы авазы
Жәлилчеләрне искә алу мәрасиме
Марат Кәбиров: «Бөтен татар журналистларына бер үтенеч бар - бомжлар, психбольница пациентлары белән дә әңгәмәләр оештырыгыз әле»
Рәшит Минһаҗ. Аны ”Яшәсен Ватан” дип беләләр
ИЛШАТ СӘЕТОВ: ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЮГАРЫ ДӘРӘҖӘ ДӘРӘҖӘДӘГЕ ӘДӘБИЯТ ХӘЗЕР ЯЗЫЛМЫЙ
Рафаэль Шәйдуллин: «Югалган авыллар саны 1400гә җитте»
ЛЕНАР МИФТАХНЫКЫ, -ОВ, -ЕВ, -ИН КУШЫМЧАЛАРЫННАН БАШ ТАРТЫП, ТАТАР ФАМИЛИЯЛӘРЕН ТАТАРЧАЛАШТЫРЫРГА ЧАКЫРА
Ләйлә Минһаҗева. Дөнья гаме сыйган күңел
Камәрия Хәмидуллина. Милләтне тел коткарыр!
Наил Шәрифуллин. Булдыклылык – ышанычлы киләчәк
Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды резолюциясе
Алла ярдәменнән ташламасын
Риман Гыйлемханов. Татар теле белән кая барып була?
Гөлназ Шәйхи. “Татарда яңа чор башланды”
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН. "Өзелергә җитеп сыкрый күңелем..."
Кадрия Идрисова. Бәетләрдә строфа төзелеше, ритмика һәм авазлар аһәңлеге
Рафис Салимжанов. ВЕЛИКИЙ ЯЗЫК ТЮРКОВ
Руфия Хәмидуллина. Нам – татарам...
Сания Хәйретдинова. Бура-Киртә – изге нигезем
Мәгъсум Харисов. Укытучы иртә чалара
Сугышта иман саклады
Чаллы педагогия университеты студентлары Җәлилчеләрне искә алды
«Идел бит ул, киң бит ул»
Гүзәлия Фәйзуллина, Башкортстан. Шигыремдә барлык хисләрем
Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстан язучыларына мәңгелек дан!



© Әхмәт Дусайлы студиясе, 07.08.2007. "Татнетны үстерү фонды" ярдәме белән 2016 елда Белем.ру порталында урын алды