Бүген Әдипләр: Илфат МӨГЫЙНОВ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Илфат МӨГЫЙНОВ


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәҗип Мадияров
Мөнир Мазунов
Рәмилә Майорова
Әдип Маликов
Шамил Маннапов
Шәйхи Маннур
Зыя Мансур
Зиннур Мансуров
Миркадәм Матшин
Мәдүнә
Мәҗлиси
Ринат Мәннан
Габидә Мәрдәнова
Индус Мәрданшин
Нурихан Мәрханов
Альберт Мәхмүтов
Гүзәл Мәхмүтова
Мөхәммәд Минбагыйсов
Рөстәм Мингалим
Кашшафетдин Минзәләви
Асия Минһаҗева
Әнисә Минһаҗева
Зөләйха Минһаҗева
Гүзәл Минһаҗетдинова
Наилә Миңнеханова
Роберт Миңнуллин
Йолдыз Миңнуллина
Мөхәммәт Мирза
Гөлназ Мирзасалихова
Нурзия Мирхазова
Нотфи Мифтахов
Мәхмүдә Мозаффария
Газинур Морат
Фоат Мортазин
Ягсуп Мортазин
Альбина Мортазина
Мортаза бине Мостафа
Камил Мостафин
Нәфкать МОСТАФИН
Равил Мостафин
Эдуард Мостафин
Инзилә Мoстафина
Салисә Мотыйгуллина
Илфат МӨГЫЙНОВ
Шәрәф Мөдәррис
Халисә Мөдәррисова
Сөләйман Мөлеков
Фәйрүзә Мөслимова
Рәфис Мөхәммәтдинов
Мөхәммәдьяр
Кол Мөхәммәт
Гомәр Мөхәммәт улы
Галим Мөхәмитшин
Гарифҗан Мөхәммәтшин
Рүзәл Мөхәммәтшин
Ләлә Мөхәмәтшина
Энҗе Мөэминова
Сафуан Мулла Гали
Рәфкать Муллин
Илфат Мусин
Чыңгыз Мусин
Люция Мусина
Рәмзия Мусина
Рафаэль Мустаев

Илфат МӨГЫЙНОВ 1997 елның 14 февралендә Аксубай районы Кызып Тау авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килгән. Иске Кыязлы урта мәктәбенең XI сыйныфында белем ала. Беренче шигырьләрен VI сыйныфта укыганда яза. Хыялы -укытучы яисә журналист булу.

Язлар җитсә...

Язлар җитсә, киртләч тау итәге 
Балитәкле чуар күлмәк кебек... 
Итәк асларына кача-поса, 
Уйный бала-чага, чыр-чу килеп.

Язлар җитсә, болын түшәгендә 
Каз бәбкәсе изри «пи-пи» килеп. 
Ата казы бии тыпыр-тыпыр, 
Кояш күзен кыса аннан көлеп.

Язлар җитсә, бер ярыннан елга 
Тугайларга җәелә диңгез кебек. 
Каршы яры тауга сыенып күзли, 
Сыңарысын җуйган игез кебек.

...Язлар җитсә, били җиңел халәт, 
Таралырга торган томан кебек. 
Яз яктысы сыга җан карасын,
 Гаҗиз калып шуңа торам кебек...

Урал диюләрең юкка булмаган...

	Хәсән Туфанга
Урал диюләрең юкка булмаган ла: 
Урау юллар сиңа юраган. 
Домналарның кайнар кызыллыгы 
Ялкыннарга сине ураган...

Ялкыннарга сине ураган да 
Алып менгән тау башларына... 
Истәлекләр язган шунда йөрәк 
Уралтаунын ак ташларына.

Урал диюләрен юкка булмаган ла: 
Урал биеклеге ымсыткан...
Илһамм дигән яллы акбүз атын 
Уалдан да табып үз иткән.

Чүкеч кыскан шул «пролетар» кулың 
Каләм зәүкын тойган анда да. 
Станоклар шавын җыру итеп, 
Чишмә типкән нәүмиз җанда да.

Урал диюләрең юкка булмаган ла: 
Үзе бер чор, үзе бер дәвер... 
Лысьва туфрагында уелып калган 
Газизләрдән газиз бер кабер...

Сабый чакта шул газизең үзе 
Йолдызларга дәшкән, биеккә... 
Ана күңеле бала дия-дия 
Кала белгән һаман биектә.

Урал диюләрең юкка булмаган ла: 
Сөю чишмәсенең башлары... 
Кем уйлаган Урал чибәренең 
Чуалтасын шагыйрь башларын.

...Юраганнар гел юш килә икән, 
Күрәселәр чиксез дөньяда... 
Алмашынса алмашынсын дәвер -
Хәтер генә калсын өр-яңа!
/pre>

Казан утлары № 4, 2014.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013