Бүген Әдипләр: Инзилә МӘҖИТОВА
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Инзилә МӘҖИТОВА

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әнвәр Маликов
Фидаил Мәҗитов
Инзилә МӘҖИТОВА
Сүрия Мингатина

Инзилә МӘҖИТОВА 1997 елның 24 февралендә Актаныш районы Актаныш авылында туган. Тугызъеллык мәктәпне Меңнәр авылында тәмамлап, бүген Актаныш 1 нче урта мәктәбенең X сыйныфында белем апа. Буш вакытларын хикәяләр, шигырьләр, газета-журналларга мәкаләләр язу белән үткәрә.

Меңе белән кайтыр!

Менә авылга яз килде. Кошлар да туган якларына кайтып оя кордылар. Тик менә Айрат белән Ильяс кына һаман да ниндидер этлек эшләргә йөри. Түзмәгәннәр бит ташбашлар: кайсыдыр бер кошның оясын җимереп тә төшергәннәр. Аларны күреп торган Сәлимә әби бик шелтәләгән үзләрен.
- Балалар, бер дә дөрес эшләмисез бит. Табигатебезне, кошларыбызны сакларга кирәк. Ә сез киресен майтарасыз. Кошларның рәнҗеше төшсә, ни булыр? Вакытыгызны изге гамәлләр эшләп үткәрегез. Шул вакытта гына рәнҗеш сездән ерак торыр, - дигән Сәлимә әби.
Айрат белән Ильяс тирән уйга калып китеп барганнар. Чишмә буена төшеп, бик моңсу гына утыра биргәннәр. Шулвакыт Ильяс Айратны үз янына дәшкән.
- Карале, җир өстенә нинди су бәреп чыккан икән? - дигән ул.
- Чишмәдер бу, әйдә без аны күмеп куябыз. Ятмасын теләсә кайдан чыгып! - дигән Айрат.
Шулвакыт Ильяс Сәлимә әби әйткән рәнҗеш турында исенә төшергән. Дустының тәкъдимен хупламаган. Алай гына да түгел, чишмә тирәсен яхшылап чистартып, югалмаслык итеп билгеләп куярга кирәклеген аңлаткан. Айрат та, дустының бу сүзләре белән килешеп, аңа булышкан. Шушы гамәлдән соң аларның күңелләре бераз булса да тынычланган. Тик менә кош оясы белән булган хәл генә уйларыннан китмәгән. Өйләренә кайтып барганда, каршыларына Сәлимә әби очраган. Малайлар аңа нинди эш башкарулары, тик күңелләрен һаман да нидер кимереп торуы хакында сөйләгәннәр. «Теге кош безгә нык рәнҗер инде...» - дигәннәр алар. Сәлимә әби үзенең акыллы киңәшен әйткән: «Чишмәгә кылган изгелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтыр, балалар. Ә кош инде яңа урынга оя корды. Ул сезнең чын күңелдән үкенүегезне сизде, шуңа күрә рәнҗемәс», -дип, малайларны тынычландырган.
Шушы вакыйгадан соң шук малайларыбызны алыштырып куйдылармыни?! Алар башкаларны да ияртеп агач утыртырга, урманнарны, чишмәләрне чистартырга йөри башладылар. Ә инде үзләре тапкан чишмәгә «Дуслык» исеме куштылар. Авыл халкы да хәзер челтерәп аккан чишмә суы эчеп, сихәтләнеп яши.

Их, син!..

Ах, бу кызлар! Үртәргә дә, чәчләрен тартырга да, төртеп егарга да ярамый шуларны. Соң, без болай гына, яратып кына шаярабыз бит инде сезнең белән. Ник безне - егетләрне аңламыйсыз соң сез?..
Менә шундый чираттагы шаяруы аркасында эләкте дә инде Шамилгә. Зиләне яратып кына чеметкән иде ул. Тегесе чәрелдәп елап та җибәрде, һәрвакыттагыча гауга купты һәм нәтиҗәдә укытучы Шамилне почмакка бастырды. Почмакка басу аның өчен берни түгел иде инде. Шундый шаярулардан соң ул үз урынын белеп, гел почмакка баса торган булды. Почмагы да аны үз иткәндәй, гел үзенә дәшеп, тартып торды.
Бу юлы эшләр зургарак киткән шул. Икенче көнне мәктәпкә Зиләнең әнисе килде. Шамилгә бик каты гына эләкте. Ул башын иеп, кызарып класс алдында басып торды. Шулвакыт укытучы Зиләдән гафу үтенергә кушты аңа. Ә Шамил Зилә алдына килеп басу белән катып калды. Авызыннан бер генә сүз дә чыкмады. Кинәт ул класстан йөгереп чыгып китте.
Ә урамда - кояш, яшел шәлләргә төренеп утырган агачлар. Шулвакыт ул юл читендә үсеп утырган ромашка чәчәкләрен күрде һәм аларны кочак-кочак итеп җыеп алды. «Бу хуш исле чәчәк бәйләмен Зиләгә бирергә кирәк», дигән уйга килде. Дуслашуларының бер билгесе булыр, дип фикер йөртте Шамил.
Кире класска керде. Бер сүз дә дәшми генә, җыйган чәчәкләрен Зиләгә сузды. Кыз чәчәкләрне елмаеп кабул итте. Дәресләр төгәлләнгәч, Шамил Зиләне өенә озатып куярга булды. Тик өйгә кайтырга ашыкмадылар алар. Күлгә төшеп, каз бәбкәләрен карап кайттылар, җирдә пыр тузып чабып йөргән кырмысканы да кызыксыну белән бик озак күзәтеп тордылар. Кинәт яңгыр ява башлады. Балалар агач ышыгында басып торган арада, яңгыр туктап та куйды. Шулвакыт кечкенә генә күлдәвек җыелганын күреп алдылар. Икесе дә шул күлдәвектә үрдәкләр кебек чыпыр-чыпыр уйнарга керештеләр. Кинәт Шамил, артык мавыгып, кызны ничек суга төртеп екканын да сизми калды. Зилә ачы тавыш белән елап җибәрде.
Шамил ни булганын абайламыйча аптырап китте. Зиләне тынычландырырга тырышса да, кыз күз яшьләренә батып өйләренә йөгерде.
- Шулай инде, ни генә булса да егетләр гаепле! Белмиләр шул алар үздәренең елак иеәнлекләрен. Их. син! Зилә, Зиләйлүк! Мин бит ни, шаярып кына инде! - дип кызның артыннан йөгерде.
Казан утлары № 4, 2014

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013