Бүген Әдипләр: Индус Мәрданшин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Индус Мәрданшин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәҗип Мадияров
Мөнир Мазунов
Рәмилә Майорова
Әдип Маликов
Шамил Маннапов
Шәйхи Маннур
Зыя Мансур
Зиннур Мансуров
Миркадәм Матшин
Мәҗлиси
Ринат Мәннан
Габидә Мәрдәнова
Индус Мәрданшин
Нурихан Мәрханов
Альберт Мәхмүтов
Гүзәл Мәхмүтова
Мөхәммәд Минбагыйсов
Рөстәм Мингалим
Кашшафетдин Минзәләви
Асия Минһаҗева
Әнисә Минһаҗева
Зөләйха Минһаҗева
Гүзәл Минһаҗетдинова
Наилә Миңнеханова
Роберт Миңнуллин
Йолдыз Миңнуллина
Мөхәммәт Мирза
Гөлназ Мирзасалихова
Нурзия Мирхазова
Нотфи Мифтахов
Мәхмүдә Мозаффария
Газинур Морат
Фоат Мортазин
Ягсуп Мортазин
Альбина Мортазина
Мортаза бине Мостафа
Камил Мостафин
Нәфкать МОСТАФИН
Равил Мостафин
Эдуард Мостафин
Салисә Мотыйгуллина
Илфат МӨГЫЙНОВ
Шәрәф Мөдәррис
Халисә Мөдәррисова
Сөләйман Мөлеков
Фәйрүзә Мөслимова
Рәфис Мөхәммәтдинов
Мөхәммәдьяр
Кол Мөхәммәт
Гомәр Мөхәммәт улы
Галим Мөхәмитшин
Гарифҗан Мөхәммәтшин
Рүзәл Мөхәммәтшин
Ләлә Мөхәмәтшина
Энҗе Мөэминова
Сафуан Мулла Гали
Рәфкать Муллин
Илфат Мусин
Чыңгыз Мусин
Рәмзия Мусина
Рафаэль Мустаев

(1937-2014)
Индус Хисмәтулла улы Мәрданшин 1937 елның 1 гыйнварында Азнакай авылында туган, укыган, төзелештә эшләгән. 1956 елдан хәрби хезмәттә булып, «СССР Эчке Эшләр министрлыгының иң яхшы хезмәткәре» исемен алган отставкадагы подполковник. «Карусыз хезмәтләре өчен» медальләренең өч төренә дә, «Милицияоешуга200ел», «Хезмәтветераны» медальләренә, Татарстан эчке эшләр министрының мактау кәгазенә лаек була.
32 ел инде үзе җәмәгатьчелек тәртибендә оештырган «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкли. Шагыйрь, дистәгә якын китап авторы. 50 гә якын җырларына көй язылган, аерым китаплар итеп нәшер ителгән. Язган шигырьләре, җырлары «Сарман», «Җәлил чаткылары», «Җилләр җилкәне», «Әлмәт җырлый», «Азнакай тамчылары», «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь», «Чаткылардан кабынган ялкын», «Җиде җил дуенында», «Гөлстан - иҗатчылар учагы» китапларында, «Мәйдан», «Мәгариф», «Сөембикә» журналларында, төрле газета битләрендә дөнья күргән. «Тамчы җыры» китабы өчен ТРның Президенты М.Ш.Шәймиевнең истәлекле бүләге белән бүләкләнә.
Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы.

Нишләрбез?

Бөркеттәй булулар җитәрме 
Кыядан ук сыман очарга? 
Җырларның ни моңы, ни яме, 
Җир-анаң булмаса кочарга?

Кирәкме күкләрнең зәңгәре, 
Наратның ямь-яшел ылысы? 
Кирәкме илһамның олысы, 
Булмаса йөрәкнең җылысы?

Гомернең юллары күчкәннәр: 
Елларга, каннарга, вөҗданга... 
Яулаган җиңүләр кулларда, 
Даннары күчкәннәр дастанга.

Елларда халкымның каны бар, 
Сугышка ләгънәте, каргышы... 
Яралар күтәргән саны бар, 
Дус яшәү - күп илләр язмышы.

Өмет

(Җыр)
Юксынудан өзгәләнеп, таллар 
Башларын игәннәр дулкынга. 
Ә дулкыннар талның күз яшьләрен, 
Сагышларын илтә упкынга.

Аксын, әйдә, ярсу сөю хисе, 
Сөйгән ярсыз яшәү яшәүме? 
Җылы яктан кайткан кыр казлары, 
Алар да бит парсыз ишәйми...

Ә торналар парын югалтсалар, 
Төшеп бәреләләр үзәнгә. 
Сөйгән кеше түзә, сабыр итә, 
Ходай ярдәм бирсен түзгәнгә!

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013