Бүген Әдипләр: Вахит Имамов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Вахит Имамов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Хәбир Ибраһим
Галимҗан Ибраһимов
Лира Ибраһимова-Вәлиди
Саимә Ибраһимова
Энҗе Ибраһимова
Газиз Иделле
Рахман Ильяс
Габдрахман Ильяси
Җәүдәт Ильясов
Вахит Имамов
Вахит Имамов Язучы-прозаик Вахит Шәйхенур улы Имамов 1954 елның 18 мартында Татарстан Республикасының Актаныш районы Иске Байсар авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1971 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар төзү берләшмәсендә металл кырдыручы (токарь) булып эшли башлый. 1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. 1975 елның гыйнварыннан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Татарстанның Балык Бистәсе районы газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1975 —1977 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, янә Балык Бистәсе район газетасында журналистлык эшен дәвам иттерә, газета редакциясенең хатлар бүлеген җитәкли.
1982 елда В. Имамов, Чаллы шәһәренә күчеп, гаиләсе белән шунда төпләнә. Төрле эшләрдә эшли: ике ел мәктәптә тарих фәнен укыта, КамАЗның пресс-рам заводында биш ел буена мастер, участок башлыгы, өлкән диспетчер вазифаларын башкара. 1990 елдан исә, КамАЗ типографиясе базасында Газета-китап нәшрияты оештырып, шунда баш мөхәррир булып эшли. Бер үк вакытта, 1997 елның языннан бирле, ул Чаллы Язучылар оешмасын җитәкли.
Матбугатта В. Имамовның исеме җитмешенче елларның урталарыннан күренә башлый. Беренче иҗат тәҗрибәләре — лирик һәм юмористик хикәяләре, нәсерләре, әдәби-публицистик язмалары әүвәл Актаныш һәм Балык Бистәсе төбәк газеталарында, соңга таба республика көндәлек матбугаты битләрендә, күмәк җыентыкларда, альманахларда басыла. 1988 елда Татарстан китап нәшрияты яшь прозаикның тугыз хикәясен һәм бер повестен эченә алган «Ир канаты» исемле мөстәкыйль китабын бастырып чыгара, өч елдан янә ике яңа повесте («Күке», «Нәзер») һәм унлап хикәясе тупланган «Нәзер» җыентыгы дөнья күрә. Бу әсәрләрендә автор үзенең яшьлегенә туры килгән торгынлык чорының, әхлаксызлык, алдау, гаделсезлек, бюрократия хөкем сөргән «советча» яшәүнең кеше шәхесен гарипләндергән һәлакәтле күренешләрен тасвир итә, нигездә авыл чынбарлыгын үзәккә алып, төрле язмыш сынауларына дучар ителгән кешеләрнең тормышчан образларын тудыра. «Нәзер» повесте һәм «Өмет» хикәясе буенча Татарстан телестудиясе, соңыннан кыска метражлы нәфис фильмнар төшереп, ал арны әлегәчә кат-кат телевизор экраннарыннан күрсәтә килә.
Шулай да әдәби иҗатта В. Имамовка киң танылу китергән өлкә тарихи әсәрләрдер. 1982—1994 еллар дәвамында ул, даими рәвештә төрле шәһәрләргә барып, архивларда сакланып яткан документлардан татар халкының үткән тарихын җентекләп өйрәнә һәм 1993 елда «Яшерелгән тарих» исемле беренче документаль әсәрен яза. Татар халкының XVI— ХУШ йөзләрдә алып барган милли-азатлык көрәшен һәм яуларын чагылдырган бу тарихи повестьның басма китабы бөтен Россия киңлекләренә таратыла, һәм укучылар тарафыннан хуплап каршы алына. 1994 елда әсәр, автор тарафыннан тәрҗемә ителеп, дүрт йөз мең данә тираж белән рус телендә дә чыга һәм галим-голәма арасында киң яңгыраш таба. Шул ук туксанынчы еллар башында әдип «Сәет батыр» исемле зур тарихи роман һәм «Татарлар Пугачев явында» дигән яңа тарихи-документаль повесть язып тәмамлый. Баш күтәргән Пугачев гаскәренең шактый зур өлеше милли-дини азатлык өчен көрәшүче татар крестьяннары, дин әһелләре һәм зыялыларыннан булуын, алар белән сугыш кырында дистәләгән татар полковниклары җитәкчелек итүен тарихи документлар нигезендә бәян иткән бу ике әсәрнең «Сәет батыр» исеме белән бер төптә чыккан басмасы 1995 елда Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләгенә лаек булды.
Әдәби иҗат эшчәнлегенең тарихи юнәлешен дәвам иттереп, В. Имамов 2001 елда тагы да борынгырак үткәнне — уникенче — унөченче гасырларда Дәште Кыпчак далаларында, Идел буйларында, Болгар дәүләтендә, рус җирләрендә булган катлаулы хәл-әхвәлләрне тарихи чыганакларга иҗат фантазиясен кушып җанландырган, Чыңгызхан, Кол Гали, Юрий Долгорукий, Андрей Боголюбский, Всеволод Зур Оя кебек тарихи шәхесләрнең образларын, эш-гамәлләрен, индивидуаль холык-фигыльләрен күз алдына китереп бастырган «Утлы дала» романын — ике китап итеп уйланылган эпопеясының беренче китабын укучыларга тәкъдим итте.
Ерак тарихи үткәнгә төп игътибарын юнәлтү белән бергә, В. Имамов үзенең әдәби иҗатында татар халкының яшәешенә кискен үзгәрешләр алып килгән якынрак заман темаларына да мөрәҗәгать итә. Узган гасырның егерменче — утызынчы елларында булып узган шаукымлы вакыйгаларның, крестьян хуҗалыкларын көчләп күмәкләштерү, төрле репрессив ысуллар белән халыкның рухи таза, җегәрле катлавын җинаятьчел бер эзлеклелек белән юк итү сәясәтенең татар авылына нинди афәтләр китергәнлеген тарихи реаль кеше образларында һәм картиналарда калку итеп тасвирлаган «Тозлы яра» (2002) романы, шул ук узган гасырның җитмешенче елларында КамАЗ төзелеше белән бәйле вакыйгалар барышында зур бер төбәкнең табигый мохите бозылуын, йөзьяшәр авылларның җир белән тигезләнүен күрсәткән «Могикан» (2001) повесте — болар әдип иҗат колачының киңлеге турында сөйли.
2002 елда Вахит Имамовка Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде. Ул — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Басма китаплары

Ир канаты: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.— 168 б.— 15 000.
Нәзер: Повестьлар һәм хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.— 240 б. -- 15 000.
Татарларның Ватан сугышы: XVI—XVIII гасырларда милли-азатлык яулары турында тарихи очерклар (Равил Әмирхан белән берлектә язылган).— Казан: Татар. кит. нәшр., 1993.— 80 б.— 170 000.
Сәет батыр. Татарлар Пугачев явында: Тарихи роман һәм тарихи очерк.— Чаллы: «КамАЗ» нәшр., 1994.— 512 б.— 90000.
Могикан: Повестьлар. Тарихи очерк.— Чаллы: «Газета-китап» нәшр., 2001.— 192 б.— 2000.
Утлы дала: Тарихи роман. Беренче китап.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.— 432 б.— 3000.
Татар яугирләре: Тарихи очерк.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2003.— 335 б.— 2000.

Библиография

Фаяз ХУҖИН. Ул — тарихчы-галим дә
Факил САФИН. Киң колачлы язучы
Рәшит БӘШӘР. Кыйбласы — хакыйкать
Рашат Низамиев. Әдәбиятта яңа исем
Ахунов Г. Киләчәк — һәркемнең үз кулында // Казан утлары.— 1987.— № 5.— 102 б.
Вәлиев Мансур. Тукай яшен узганда // Казан утлары. — 1989. — № 6. — 156 — 166 б.
Шул ук мәкалә китапта: Мансур Вәлиев. Каһарманнар кирәк. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — 28—34 б.
Онытырга ярамый: «Әфган кызалаклары» китабы чыгуы уңаеннан В. Имамов белән әңгәмә //Шәһри Казан. — 1991.— 10 сентябрь.
«Аргамак» бездә кунакта: В. Имамов белән әңгәмә // Шәһри Казан.— 1991.— 16 окт.
Барлас КАМАЛОВ. Тансык китап
Галиев Марсель, Ак юл сиңа, Вахит батыр! // Шәһри Казан.— 1994.— 28 июнь. Фәрит Габдрәхим. Татар тарихына сәяхәт // Кызыл таң. — 1994. — 5 июль.
Әнәс Хәсән-Кырымлы. Күңелләрне тетрәндергеч китап («Сәет батыр» романы турында) // Шәһри Казан. — 1994. — 30 авг.
Абдуллин 3. Утлы дала җилләре («Утлы дала» романы турында) // Шәһри Казан. — 2000.— 4 авг.
Ахунов Г. Саллы прозаик килә //Мәйдан. — 2002. — № 6.
Мөсәгыйт ХӘБИБУЛЛИН. Күңелләрдә дала киңлекләре
Галиев Марсель. Өч баһадир // Мәйдан. — 2002. — № 6.

Вахит Имамовның әдәби иҗаты турыңда матбугатта басылган фикерләрдән өземтәләр

Безнең әдәбиятка соңгы елларда яңа бер талантлы автор килде. Табигатьне, кешеләр зарын, тормышның катлаулыгын күңел күзе белән күрә ала торган автор килде.

Гариф Ахунов, Татарстанның халык язучысы. 1988

...Вахит Имамов яңа гасыр бусагасыннан иң кыю һәм актив әдипләребез рәтендә атлап керде. Ул XI — XII гасырларда булып узган вакыйгаларны, шул чордагы болгар, магул, рус хөкемдарларының сарай һәм гаилә интригаларының гаять катлаулы һәм мәкерле чәбәләнешләрен киң географик һәм тарихи үлчәмнәрдә әдәбиләштереп чагылдырган күләмле әсәренең беренче китабын тәмамлады. Халыклар тарихы белән якыннанрак кызыксынучылар «Утлы дала» дип исемләнгән бу романнан искиткеч күп һәм бай мәгълүмат алырлар. Элек бозып күрсәтелгән яисә махсус рәвештә караңгылыкта тотылган тарихыбызны булганынча яктырту мөнәсәбәтеннән генә бәяләсәң дә, Вахит Имамов башкарган титаник хезмәтне танымыйча, билгеләмичә үтү зур хаксызлык булыр иде.

Рифат Сверигин, әдәбият галиме, тәнкыйтьче. 2002

Вахит Имамов әдәби мәйданда киң колачлы әсәрләр язу остасы буларак танылды. Әмма без укып күнеккән гади тормыш вакыйгаларыннан укмаштырган һәм әдәби чаралар ярдәмендә сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән романнар түгел, бәлки гаять дәрәҗәдә зиһен, акыл, тырышлык һәм үҗәтлек, физик көч таләп итүче өлкәне -- тарихи әсәрләр язуны үз итте ул. Шундый әсәрләрнең иң күренеклесе, әлбәттә, «Утлы дала» романы булды.

Факил Сафин, язучы. 2002

«Утлы дала» романын бик игътибар белән, гади укучы буларак түгел, тарихчы-галим күзлегеннән карап укыдым... Язучының әсәрләре гади укучыны гына түгел, профессиональ тарихчыларны да уйландыралар, тарихыбызга яңа, дөрес караш тәрбиялиләр һәм, иң мөһиме, авторның кыю фикерләре мөстәкыйль дәүләтчелегебезне яңадан торгызу өчен көрәш барган бу көннәрдә бик тә актуаль яңгырыйлар... «Утлы дала» романының теленә кагылышлы фикерләремне дә әйтим инде берочтан. Язучыны язучы иткән нәрсә — ул аның теле^ Бу җәһәттән Вахит Имамов, әсәрләренә тел-теш тидерерлек түгел. Ьәр сүзе үз урынында, җөмләләре матур, җыйнак, музыкаль яңгырыйлар... Бу әсәре дә укылачак, әдәбиятыбыз тарихында үз урынын табачак.

Фаяз Хуҗин, тарих фәннәре докторы. 2001

«Утлы дала» — саллы тел белән язылган чын тарихи әдәби роман. Моннан сигез-тугыз йөз ел элек барган вакыйга-сурәтләүләргә ышанып, шул дәвернең кан тибешен, һавасының исен-төсен, теленең аһәңен тоеп, тукталып уйлана-уйлана, хис-ләззәтемне кинәнеп түкмичә, алдагыга калдыракалдыра, әкрен генә, вакыт сузу рәхәтлеген кичереп укыдым мин бу әсәрне.

Марсель Галиев, язучы. 2002

Без татар язучыларына бер чара каладыр: тарихи әдәбият аша татар кешесенең күңеленә вә йөрәгенә ерак бабалары-бызның асыл тарихын җиткерү. Вахит Имамовның «Утлы дала» роман-хроникасын шул бушлыкны тулыландырырга йөз тоткан нәүбәттәге әсәр дип кабул итик. Чөнки әдәби әсәр коры тарихи язмага караганда кеше күңеленә бөтенләй башка яктан тәэсир итә, бабаларыбыз тарихын сәнгать чаралары аша чагылдыра, кылган гамәлләрен төсле сурәтләр аша тасвирлый һәм тарихта булган вакыйгаларны тирәнгә төшеп ачып бирә.

Мөсэгыйт Хәбибуллин, язучы. 2002
Вахит Имамов

Беренче «гонорар»

Өченче класста укып йөргән чагым. Яз җитте. Әдипләр әйтмешли, «өй кыегыннан тамчылар тама башлады». Баксаң, тамчылар кыектан гына түгел, өйнең эченә дә тама икән. Бер көнне әткәй түбәдән кар төшерергә кушып эшкә китте.
Классыбыз белән пионерлар сафына керергә әзерләнеп йөри идек. Көн саен диярлек кичләрен мәктәптә репетицияләр бара. Горурлык — диңгездәй. Уен эш түгел — Ленин туган көндә без дә муеннарыбызга ал галстуклар тагачакбыз бит. Өй эчендә апа гына кәпрәеп йөрмәсен әле, мин дә егет булам!..
Дәресләрне тәмамлап кайтуга ук канатлана-җилкенә түбәгә менеп киттем. Аякларда — әткәйгә ялынып Казаннан кайтарткан кедалар, тәүге тапкыр киям. Бүген дә кичке биштә репетициягә барасы, дәртләнеп-ашкынып көрим. Түбәнең иң югары кыегын чистартып бетердем, мәгәр аскы яңаклардагы кар катламы сагыз сыман сыланып тик ята. Шулар янына шуышып төшәргә туры килде. Янә көрим. Саклык турында бөтенләй онытканмын. Бер мизгелдә аяк астындагы кар төргәге шуып китте дә шуңа ияреп өй кыегыннан түбән очтым. Ишек төбендә итекләрдәге карны кырырга дип әткәй көйләгән рельс кисәге ята иде. Нәкъ шуның өстенә туры килгәнмен. Сул аяк бер минут эчендә каз түшкәсе сыман шешеп чыкты. Апа аяктагы өр-яңа кеданы пычак белән кисеп кенә салдыра алды. Икенче көнне аякны гипска чорнадылар.
«Җанга рәхәт репетицияләр, сау булыгыз инде. Хыялдагы пионерлар оешмасы, сау бул!..» Менә шундый күңелсез уйлар томанында гарьләнеп, өй эчендә япа-ялгыз ятам.
Көннәр үтә тора. Телевизор дигән тартма авылларда бөтенләй юк замана. Мин әле биш яшьтә чагымда ук хәреф аерырга өйрәнгән һәм «китап җене кагылган» бала идем. Тукайның «Исемдә калганнар» һәм Шолоховның «Кеше язмышы» әсәрләрен кычкырып елый-елый укып чыктым. Тора-бара китаплар туйдырды. Бер көнне әллә нишләп үземнең дә әкият язасым килеп китте. Апаның күн тышлы, өр-яңа, бик тә калын дәфтәре бар иде. Шуны «суктым», карага манып яза торган каләмне кулыма алдым һәм... мин «чып-чын, тере язучы» булып киттем. Әткәй-әнкәй, апа-сеңелнең өй эченнән чыгып китүе була, мин, җен алыштырып куйгандай ашкынып, өстәл артына утырам. Өчме-дүртме «әкият» язып ташладым. Күркә сыман кабарып, миннән башка гына репетицияләргә йөргән классташ күршеләремә төрттереп-суктырып «шигырьләр» дә яздым. Ә яшьтәшләр минем хәлне белү, өй эшләрен тапшырып бару өчен көн дә кереп йөри. Бер-ике «шигыремне» тегеләргә укыйм. Ни галәмәт, әтәч кебек котырып миңа ташланалар. Шул дәрт бирә, күрәсең, икенче көнне этләнә-этләнә яңа «әсәрләр» язам. Бер ай дигәндә «минем» гомум дәфтәр шыплап тулды. (Юл уңаеннан гына әйтим, гипслы аяк белән барып булса да, мин пионерлар оешмасына барыбер дә кердем.)
Бактың исә, минем «даһи» иҗат җимешләрен әнкәй дә үземә сиздермичә генә барлап барган икән. Ул моны бер елдан соң гына сиздерде.
Башлангыч сыйныфны тәмамлыйбыз. Безне дүрт ел буе берүзе укыткан тәүге мөгаллимәбез Бәһиҗә апа Гыйл-метдинова белән аерылышыр көннәр җитте. Ата-аналар өйрәткәндер инде, һәрберебез өебездә, хушлашу алдыннан бирү өчен, Бәһиҗә апага бүләк әзерлибез. Капкадан капкага йөгереп урамны айкап чыгам, классташларның кайсы чигү чигә, кайсы фанера кисәгенә рәсем төшерә, кайсы кәгазь-катыргыдан искитмәле тартма әвәли. Ә минем кулга «шайтан төкергән», һич кенә дә рәтле бүләк чыкмый. Әнкәй, күрәсең, һәммәсен дә күз уңында тоткан. Бер көнне, эшкә барышлый, йөкләмә биреп китте:
— Укытучыңа рәхмәт әйтеп матур бер шигырь яз.
Һ.и, шигырьме? Безләргә, бер калын дәфтәр тутырып каләмен чарлаган «бөек әдипкәме?» Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, мондый гамәл безнең өчен «ике тиен — бер акча» бит ул!
Дәрестән соң мин ялт итеп ике куплет «шигырь»не сыз-галап та аттым. Мин мин микән, мин кем икән, дип күркә сыман кабарынып йөрим. Әнкәй кайтып керде. Минем «даһи» иҗат җимешемә күз йөгертеп чыкты. Аннары... аннары сүзсез-нисез генә барып кулына канат алды. Каз канаты. Бер башы өрфиядәй йомшак, икенче очы таштай сөякле канат. Әнкәй әнә шул сөякле очы белән минем «даһи» башка кундырырга да тотынды. Үзе эш арасында такмаклап та ала:
— Сине күзле-башлы иткән беренче укытучыны шулай итеп сансызлыйлармыни? Кылтый-пылтый язып нигә мыскыл иттең?..
Менә шулай итеп, язган тәүге «әсәрем» өчен мин беренче «гонорар»ны алдым. Ә ахырда әнкәй минем кулыма чип-чиста кәгазь битләре китереп тоттырды. Әмере кыска иде:
— Утыр, яз! Җитди уйлап, күңелеңне биреп. Язып бетерми торып йокларга ятасы булма!..
Минем иҗат газабы төнге уникегә кадәр дәвам итте. Өч куплетлы шигырь туган иде. Курка-йолка гына әнкәйне уяттым. Кат-кат укып чыкты. Өстәлдә керосин лампасы гына януга карамастан, йөзе якты иде. Көттереп кенә бәясен ирештерде.
— Булган бу, ят...
Иртән торсам, әнкәй өстәлгә матур открыткалар тезеп куйган, бер-икесенә каләм белән шигырь юллары өчен сызыклар сызып калдырган. Миңа кичәге иҗат җимешен юлларга күчерәсе иде...
Аерылышу сәгатендә классташларым Бәһиҗә апа өстәленә бүләкләрен чыгарып тезә башладылар. Кемдер рәхмәт сүзләре җиткерде, кемдер балавыз сыкты. Мин әле класс каршына чыгарга кыймый тора идем. Бәһиҗә апа үзе дәшеп алды:
— Син миңа бер сүз дә әйтмисеңмени, балам?
Өстәл янына килеп Бәһиҗә апага сүзсез генә открытканы суздым. Ул күзлеген киде дә күз йөгертеп алды. Открытканы кире сузган чагында ук керфекләре яшьле, куллары калтырана иде. Ипләп кенә әйтте:
— Кычкырып укы әле, башкалар да ишетерлек булсын. Өялудан күзләремне яшереп кенә мин укый башладым.
Беренче дәресләр, беренче хәрефләр Никадәр якын ул кешегә! Беренче дәресне бирүче Мәңгегә кала ул күңелдә...
Мин шигыремне ерып чыккан чакта Бәһиҗә апа инде күз яшьләрен тыя алмыйча ярсып елый, аңа берничә классташ кызлар да кушылганнар иде. Мин әдәби сүзнең тәэсирен һәм көчен шул чагында беренче кат тойдым. Ә тәүге «иҗат җимешем» һәм беренче «гонорар», әнә, кырык елга якын вакыт узса да, һаман онытылмый. 2003, 5 октябрь
©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004.

Аның турында

Дания Заһидуллина. "Тозлы яраны" укыгач уйланулар

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013