Бүген Әдипләр: Илзия Гаязова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Илзия Гаязова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Рафаил Газизов
Лилия Газизова
Римма Гайнанова
Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр)
Мөслимә Гайнетдинова
Әхәт Гайнуллин
Нур Гайсин
Сөмбел Гайфетдинова
Миңнеруй Гайфуллина
Кол Гали
Фәридә Галиәхмәтова
Вахит Галиев
Габдулла Галиев
Фаварис Галиев
Шәүкәт Галиев
Атлас Галимов
Габделхак Галимов
Нәкыйп Галимов
Әдилә Галимова
Гөлнур Галимова
Шаһидә Галимова
Зилә Галиуллина
Инзилә Галиуллина
Гүзәлия Галләмова
Язилә Галләмова
Рафис Гаптелганиев
Фарида Гарипова
Фәүзия Гарипова
Гарифбәк
Зәкия Гарифуллина
Рәсимә Гарифуллина
Сания Гарифуллина
Макс Гатау
Галяэтдин ибне Гатаулла
Раил Гатауллин
Рәшит Гатауллин
Салават Гатауллин
Гөлназ Гатауллина
Рүзилә Гатауллина
Рәдиф Гаташ
Кадрия Гатина
Флера Гатина
Нурислам Гафиятов
Гөлзилә ГАФУРОВА
Гафифә Гаффарова
Мансур Гаяз
Илзия Гаязова
Зөлфия Гыйниятова
Илзия Гаязова
Мин Гаязова Илзия Раниф кызы булам. Ямьле табигате, эшчән халкы белән дан тоткан, биек таулар арасына урнашкан Кукмара бистәсендә 1989 нчы елның 12 нче августында дөньяга килгәнмен. 11 нче сыйныфны тәмамлап, Арча якларына педагогик белем алырга дип килгәч, мин кулыма тәүге тапкыр каләм алып шигырьләр, хикәяләр яза башладым. Хәзерге вакытта КФУ ның 6 нчы курсында татар филологиясендә читтән торып белем алам. Буш вакытларымда иҗат эше белән мавыгырга, китаплар укырга бик яратам. Шигырьләрем, хикәяләрем, мәкаләләрем "Хезмәт даны", Мәдәни җомга" газеталарында басыла.
* * *

Язмыш мине тибеп сынаса да, 
Мин көчле кыз, юкка бирешмәм. 
Кайгы-сагышларга батып кына, 
Юк, юк мин бу җирдә яшәмәм.

Күңелемә авыр булганда да, 
Елмаерга көчләр табырмын.
Мине өзелеп яратканнар өчен, 
Җан җылымны биреп янырмын.

Тормыш әлегә мине сыный гына, 
Бирер әле өеп шатлыгын. 
Шул чакта мин кулга дисбе алып, 
Язмышыма рәхмәт укырмын.

Мәхәббәттә янган чакларымда, 
Ходаемнан сорыйм түземлек.
Бәхетле ит җирдә бу кызыңны,
Яшәсен ул сөеп - сөелеп.

“Чит җирләргә китмик”

Бәхет эзләп бала кеше
Чит җиргә китеп бара.
Туган йортта әткәй-әнкәй,
Елап озатып кала.

Ана күңеле сабыйда шул,
Сабый күңеле далада.
Әнкәйләрнең ут йотуын,
Уйламый бер бала да.

Әнкәйләрнең кадерләрен,
Соңлап кына аңлыйбыз.
Кайтып бер хәл белергә дә,
Вакыт таба алмыйбыз.

Байлык артыннан куам дип,
Айлар, еллар үтәләр.
Әткәй-әнкәй безне ташлап,
Мәңгелеккә китәләр.

Авылда ялгыз йортлар күп,
Гаилә учагы сүнгән.
Балалар берни уйламый,
Чит җирләргә күченгән.

Ят җирләрдә бик авыр шул,
Әткәй-әнкәй булмагач.
Күз яшьләре түгелә ул,
Туган якта калмагач.

Уйланабыз шул чагында,
Балачак искә төшә.
Кайт, балам, соңлама дигән,
Сүзләр хәтергә килә.

Чит җирләргә китмик, дуслар
Ташлап әткәй-әнкәйне.
Туган йорт та каршы алсын,
Үз итеп һәммәбезне.

“Кыерсытмыйк Җир ананы”

Җәй айлары быел коры килде, 
Әллә нәрсә булды Җир анага.
Кыерсыттык, җирне пычраттык,
Үпкәләгән ахры шуңа да.

Үпкәләмәс иде кешеләргә,
Шул кадәр мәсхәрә итмәсәк.
Үзебездән калган пычракны,
Җир анага өеп китмәсәк.

Әле яңа аңлап киләбез шул,
Табигатьнең безгә рәнҗүен.
Икмәкне дә тотып атабыз бит,
Уйламыйча аның кирәген.

Кая барсаң – шунда икмәк ауный,
Ташлап киткән аны кешеләр.
Яңгырлар да бәлки шуңа яумый,
Артык диеп җирдә икмәкләр.

Ач-ялангач калсак нишләрбез соң,
Уйлый күңел бары шул хакта.
Җир анадан гафу үтеник тә,
Яшик әле, дуслар, муллыкта!

Татарча аралашыйк!

Һәрбер милләт йөрәгемә якын,
Татармы ул, әллә урысмы?
Күңелебез изгелектә булсын,
Тату гына, дуслар, торыйкчы...

Татарларны гына аңлый алмыйм,
Үзем татар кызы булсам да.
Сөйләшәләр күпләр рус телендә,
Үз телебез матур булса да.

 Урыс телен яхшы белми торып,
Кыланыпмы, әллә шаярып?!
Сөйләшә шул татар рус телендә,
Күпләр йөри шулай мактанып!

Ата-ана русча көйләгәннән,
Балалар да шуны кабатлый.
Әти-әни дигән сүзләре,
Ямьсез булып русча яңгырый.

Татар милләтеннән йөз чөерми,
Сөйлик әле татар телендә,
Авыз тутырып “әти-әни” диек.
Яшибез бит татар илендә.

Үз телемә мин сокланып карыйм,
Татар булу үзе горурлык.
Аралашыйк ана телебездә,
Бу, әлбәттә, олы батырлык!!!

* * *

Ана йөрәге шул гел кайгыра, 
Барысы да яхшы дисәм дә. 
Көтә мине тәрәзләргә карап, 
Соңга калып кайтып керсәм дә... 

Ана өчен бала һәрчак сабый, 
Гел кайгырта - яшькә карамый. 
Шуңа күрә әнкәйләрне саклыйк, 
Кайгыртырга һич тә ярамый... 

Нишләрбез соң шушы дөньяларда, 
Әнкәйләрдән калсак без ятим 
Кем соң аңлар, кемнәр көтәр безне, 
Әнкәйләрдән башка без ятим!

Олы бәхет янда әнкәй булгач, 
Иң зур терәк авыр чакларда.. 
Шалтыратып хәлләремне белә, 
Чыгып киткәч олы юлларга.. 

Бәхет минем өчен әнием булгач, 
Һәрчак әнкәй минем күңелдә. 
Мәңге яшә, бәгырем, кызың өчен, 
Кайгырма син берни өчен дә...

* * *

Уян, татар, тор мөселман,
Җитте Корбан гаете.
Йоклап ятма бу иртәдә,
Ал син кулыңа дисбе.

Иң изге көн безнең өчен,
Ул бит – Корбан гаете.
Иң изге теләкләр телик,
Булсак иде бәхетле.

Нинди күркәм бәйрәм бүген,
Ничек шигырь язмыйсың.
Теләк теләп, дога укып,
Кабулга ла юрыйсың.

Кемдер корбан чала бүген,
Мичләрдә коймак пешә.
Сәдакалар биреп кеше,
Савапларга ирешә.

Әй, мөселман, уян инде,
Аллаһны искә төшер.
Начар уйлар, явыз ният,
Җилкәләреңнән төшәр.

Дисбе тотып, намаз укып,
Зур үрләргә ирешик.
Ходайга мең шөкерләрне,
Теләк теләп җиткерик.

“Кил яныма”

Киләм дигән хәбәреңне көтәм,
Бик зарыгып көтәм бу сүзне...
Көтмәс идем минем сөйгән ярым,
Сагынмасам әгәр үзеңне...
Киләм дигән хәбәреңне алсам,
Йөрәк ашкына синең яныңа,
Килмим диеп әгәр сөрән салсаң,
Күңелем боегып сине сагына...
Кил син, җаным, кил син миңа,
Бик сагынып очып кил әле,
Озын юллар безне очраштырсын,
Мин яратам сине бел әле...

Көтәм сине бары сине генә,
Тәрәзләрдә минем күзләрем,
Килсәң әгәр минем яннарыма,
Сөйләп бетмәс кебек сүзләрем!!
Matbugat.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013