Бүген Әдипләр: Илсөяр Хәйруллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Илсөяр Хәйруллина

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Галия Хантимерова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Кәүсәрия Харрасова Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Әхәт Хәбибуллин Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Фәйрүзә Хәбибуллина- Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлназ Хәкимова Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Касыйм Хәмзин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Алия Хәмидуллина Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Гәүһәр Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рушад Хисаметдинов Рафис Хисами Алинә Хисамиева Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Әзилә Хөснетдинова Минзифа Хөснетдинова- Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
ИЛСӨЯР  ХӘЙРУЛЛИНА]

Яшьләрнең татар булуын кайгырту

Әлмәт каласы елга бер мәртәбә шагыйрә Саҗидә Сөләйманова рухы белән яшәп ала. Ул егерме биш ел гомерен нефтьчеләр башкаласында яшәүчеләрне рухи тәрбияләүгә багышлаган педагог, лектор, диктор, язучы һәм, шуларга өстәп, гүзәл ханым булган Саҗидә апабыз туган октябрь аенда була. 


Моның өчен Казаннан һәм тирә-юньдәге бистә-шә­һәрләрдән иҗат әһелләре кунакка дәшелә. Кунаклар Са­җидә Сөләйманова исемен­дәге үзәк китапханәдә шигъри җанлы балалар белән очраша, хуҗалар, алар белән бергәләп, шагыйрәнең һәй­кәле янында истәлек митингы үткәрә. Ә кичен шәһәр халкы Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында шигырь һәм җыр тамашасына җыела.

Шагыйрәнең якташлары һәм иҗатташлары быел да әлеге йолага тугры калды. Ул яраткан якты көзнең бер көнендә Әлмәткә башкаладан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов җитәкчелеген­дә зур төркем килеп төште. Кунаклар арасында, халык шагыйре Гәрәй Рәхим, КФУ профессоры Тәлгат Галиуллин, фән докторы Флера Сәйфул­лина, шагыйрәләр Эльмира Шәрифуллина, Наи­лә Аху­но­ва, Сәйдә Зыятдинова һәм башка иҗатчылардан тыш, җәмәгате белән Саҗидә Сө­ләйманова һәм Әдип Мали­ковларның улы – журналист Әнвәр Маликов та бар иде.

“Татнефть” акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан Язучылар берлеге инициативасы белән гамәлгә куелган Са­җидә Сөләйманова исемен­дәге әдәби бүләкнең яңа лауреатларын ачыклау һәм хөр­мәтләү шагыйрә туган айда оештырылган бәйрәмнең үзә­гендә торды. Берничә ел элек нефтьчеләр көче белән баш­каланың сәнгать йортлары көнләшерлек дәрәҗәдә тө­зекләндерелгән һәм би­зәл­гән Әлмәт дәүләт драма театры бинасында узган кичәдә “Тат­нефть”нең генераль директор урынбасары Рөстәм Мө­хәмәдиев, нефть­челәр баш­каласында яңа әдәби бү­ләк “туу” тарихын хәтергә төше­реп:

– Шагыйрәнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек көн­нәрендә Татарстан Язучылар берлегенең ул чактагы рәисе Илфак Ибраһимовтан шундый тәкъдим кергәннән соң, без “Татнефть”нең генераль директоры Шәфәгат Фәх­ра­зович белән утырып киңәш­ләштек тә Саҗидә Сө­ләйма­нова исемендәге әдәби бүләк­нең нефтьчеләр каласында һәм нефтьчеләр хисабына барлыкка килүе дөрес булыр дип таптык, – диде. Аннан Рөстәм Нәбиуллович, шаян дулкынга күчеп: 

– Җиде ел эчендә аның тирәсендә чынлап көрәш мәй­даны барлыкка килер дип кем уйлаган? – дип “кайгырып” та алды. – Төп бәхәс Казан белән нефть шә­һәрләре арасында бара. Казан, профессиональ ша­гыйрьләргә тиеш, дигән сылтау белән премияләрнең өчесен дә үзенә алмакчы. Әл­мәт исә, үзенекеләргә биреп, төбәктәге иҗат көчләрен активлаштыру өчен тарткалаша. Көрәш кискенләшкән саен җиңүчеләрне билгеләү дә кыенлаша. Без исә моңа шатланып кына торабыз. Ди­мәк, әдипләр арасында пре­миябезнең абруе зур, дибез.

Бу – акча белән түгел, Са­җидә Сөләйманованың милли иҗат дөньясында тоткан урыны белән дә исәпләнә тор­ган дәрәҗә. Ул хакта ки­чәдән соңгы аралашу вакытында КФУның татар теле кафедрасы мөдире Флера Сәй­фуллина бик кыска һәм төгәл итеп әйтте.

– Без татар профессиональ шигъриятен Габдулла Тукай, музыкасын Салих Сәй­дәшев исемнәре белән бәй­ләсәк, беренче профессиональ татар шагыйрәсе итеп Саҗидә Сөләйманова­ны таныйбыз, – диде шагый­рәнең иҗатын фәнни өйрән­гән галим. – Аның иҗатында хатын-кызларга хас нәфис лиризм ир-ат шагыйрьләр­дәге салкын акыл, зирәк фәлсәфилек белән үрелеп бара. Мин үзем аны ”ша­гыйрә” дип түгел, ”шагыйрь” дип атау ягында.

Татарстан нефте һәм нефть­челәре “миллион тон­на”лары белән ил-көнгә танылса, Саҗидә Сөләйманова­ның, Гамил Авзал, Гариф Ахунов, Рафаэль Төхфәтуллин, Шамил Бикчурин, Әдип Маликов, Юныс Әминов кебек язучылар белән рәттән, аларның ул замандагы хезмәт ялкынын тарихка шигъри юллар белән теркәп калдырудагы өлеше бәхәссез. Бүгенге нефть­челәр аны шул илаһи иҗатына лаек булырлык итеп зурлый.

Бу чара – Әлмәт район һәм шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Наҗия Хәйдәрова әйт­кәнчә, “Тат­нефть”нең телне үстерү һәм саклаудагы башка башлангычлары арасында иң үтем­лесе. Нефть­челәр аны оештырганда ки­ләчәкне уйлап эш иткән. Әгәр өч төп преми­я өч өлкән иҗатчыга (быел аларга Казаннан ша­гыйрә Сәйдә Зыятдинова, Ала­буга һәм Мөс­лимнән пе­дагог-язучылар Гөлзада Әх­тәмова, Мөҗәһит Әхмәт­җа­нов лаек булды) би­релсә, кызыксындыру бүләк­ләре яшь шагыйрьләргә (шагыйрь Рү­зәл Мөхәммәтшин, Азнакайдан журналист-ша­гыйрә Резеда Шәрипова, Лениногорск районыннан пе­дагог-ша­гыйрь Таһир Шәм­суаров) тапшырыла. Монннан тыш рес­публиканың төр­ле уку йорт­ларында укучылардан, әдәби иҗат белән шөгыль­ләнү­че­ләрне сайлап, ун егет һәм кызга махсус иҗади стипендия билгеләнә. Үзе дә педагог булган Саҗидә Сөләй­мано­ваның рухы мо­ның өчен аеруча шаттыр дип өметлә­нергә кирәк. Бу очракта ша­гыйрәнең, Актүбә егете Рузил Ихсановка кушылып: “Яшә­сен “Татнефть”, яшәсен мил­ләт!” – дип аваз саласы бәхәс­сез. Пәйгамбәрлеккә тиң сүз­ләр: яшьләрнең татар булып яшәвен кайгырта алсак кына милләт яшәр. 

Замана балалары кебек үк зирәк һәм кыю фикер йөрт­кәндә, Татарстан өчен икътисад локомотивы булган “Татнефть” 323 язучыны берләш­тергән һәм шуның өчтән икесен өлкән әдипләр тәшкил иткән Татарстан Язучылар берлеген яшәртүгә үзеннән өлеш кертә булып чыга тү­гелме соң? Исән чакта Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ирешмичә калган Саҗидә Сөләйманованың хәзер яшь­ләрне шигърияткә дәшүче үз премиясе бар. 


14-11-2012 №225  ---
www.Vatantat.ru



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013