Бүген Әдипләр: Илмир Вәлиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Илмир Вәлиев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мөнир Вафин
Флюра Вафина
Касыйм Вахит
Азат Вахитов
Фаил Вахитов
М. Вәдүт (Вәдүт Мифтахов)
Илдар ВӘҖЕТДИНОВ
Баһаветдин Вәисев
Лотфи Вәли
Илмир Вәлиев
Разил Вәлиев
Риза Вәлиев
Ринат Вәлиев
Фирдәт Вәлиев
Гөлназ Вәлиева
Лениза Вәлиева
Лениза Вәлиева
Резеда Вәлиева
Нияз Вәлиди
Хәмид Вәлиди
Илшат Вәлиулла
Разим Вәлиуллин
Айгөл Вәлиуллина
Илзирә Вәлиуллина
Рамилә Вәлиуллина
Алсу Вәсыйкова

Илмир Ирек улы Вәлиев 1994 елның 26 гыйнварында Яңа Чишмә районы Зирекле авылында туган. Мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелгән конкурс, ярышларда актив катнаша. «Движение», «Алтын каләм», «Иделем акчарлагы» кебек иҗади конкурсларда да, гер спорты ярышларында да катнашып, призлы урыннар яулый.

Кешеләр

Кешеләр тиз үзгәрә, диләр, 
Дөрес сүзме, әллә ялганмы... 
Гамәлләре ничек каршылыклы, 
Сүзләре дә сүзгә ялганмый.

Кайберләре менә балкып йөри, 
Кайсылары кара коелган. 
Үлемне дә җиңгән батырлар бар -
Исемнәре ташка уелган.

Кайсылары, авырлыктан качып, 
Гомере буе яши мәхшәрдә.
 Берәүләре авыл диеп яна, 
Берәүләргә җәннәт - шәһәрдә.

Без, кешеләр, бик тиз үзгәрүчән, 
Кыйбла тапмый искән җил сыман. 
Дөнья безне сындырыплар сыный, 
Бер иркәләп ала, бер кыйнап.

Кеше булып калыйк, җирдәшләрем, 
Игелекләр эшләп калыйк без. 
Баскан эзгә безнең гөлләр үссен, 
Кеше дигән исем алыйк без!

Үзгәрдең

Карашларың җылы яңгыр кебек, Елмаюың айдан сөйкемле. Дөньясында кабатланмас гүзәл, Берәү дә юк синең шикелле. Син җирдәге назлы кояш идең, Инде тапмыйм әйтер сүзләрем: Карашыңны болыт каплаган күк, Нигә, дустым, кинәт үзгәрдең?.. Җаннарыңда нинди давыл синең, Син кәефсез, миңа ямансу. Син - бер дуслык тынычлыгын җуйган. Мин - ярга җил куган кавырсын. Син бит әле андый түгел идең, Елмаюың ташлар эретте. Үз-үземә урын тапмый йөрим, Нинди көч ул сине үзгәртте?..
Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013