Бүген Әдипләр: Габдрахман Ильяси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Габдрахман Ильяси


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Хәбир Ибраһим
Галимҗан Ибраһимов
Лира Ибраһимова-Вәлиди
Саимә Ибраһимова
Энҗе Ибраһимова
Газиз Иделле
Рахман Ильяс
Габдрахман Ильяси
Габдрахман Ильяси

(1856—1895)

XIX йөзнең соңгы чирегендә татар яшьльләре драма әсәрләре язуга керешәләр. Алар феодализм калдыкларына һәм көнкүрештәге җитешсезлекләргә, культурасызлыкка, рухи изелүгә каршы көрәшләрендә драма жанрында файдалана башлый. Г. Ильяси әсәре — бу тармакта беренче тәҗрибә буларак дөнья күрә. 1887 елда басылган «Бичара кыз» драмасы белән ул семьядагы иске, патриархаль мөнәсәбәтләргә каршы чыга, үз чорының прогрессив карашларын яклый. Бу беренче драматик әсәрнең чыгуы татар мәгърифәтчеләренең зур кызыксынуын уята.
«Миръат» журналының 1898 елда чыккан санында хәбәр ителгәнчә, шул ук елда Касыйм шәһәрендә беренче мәртәбә татарча спектакль уйнала, Г. Ильясиның «Бичара кыз» драмасы куела.
Габдрахман Ильяси 1856 елда Казанда сәүдәгәр гаиләсендә туа. Атасы Мөхәммәтдәмин, Казанда сәүдә итә, авыл хуҗалыгы белән дә бәйләнештә була. Гомеренең соңгы елларында бөлеп, зур бурычка керә. Аларны түләү улы Габдрахманга төшә; йорт-җирне сатып, Габдрахман шуларны түли, төрле байларда конторщик, хисапчы булып эшли. Үзлегеннән белемен күтәрә, культура эшләре белән шөгыльләнә. Хезмәт хакы аз булу сәбәпле, гомеренең соңгы елларын мохтаҗлыкта үткәрә. 1895 елда Казанда үлә.
Г. Ильяси Казанның Күл буе мәдрәсәсендә укый, үзлегеннән һәм аерым укытучыларга йөреп, русча өйрәнә, рус әдәбияты, театры белән таныша, драматургия мәсьәләләре белән кызыксына. Болар язучылык дәрте кузгаталар. Ул Каюм Насыйри белән дә аралаша, аның ярдәмендә белемен күтәрә. Алар җәй көннәрендә бергәләп авылларга чыгалар, табигать күренешләрен халык иҗаты материалларын өйрәнәләр.
Г. Ильяси әдәби һәм культура эшчәнлеген шактый киң алып барырга уйлый. 80 нче елларда татар телендә газета чыгаруны оештырырга омтыла. Хөкүмәт рөхсәт бирмәгәнлектән, бу теләгенә ирешә алмый. Ул татар телендәге борынгы кулъязмалар белән дә кызыксына. Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең җыелышларында докладлар ясый. «Волжский вестник» газетасының 1886 ел 98 санында Г. Ильяси доклады турында болай диелә: «...Җәмгыятьнең хакыйкый әгъзасы А. Ильясов җәмгыятьне сәүдәгәр Аитов өендә табылган кызыклы бер татарча кулъязма белән таныштырды. Бу кулъязмада, үз күзе белән күрүченең сүзләренә таянып, Пугачевның Казанда булуы турында сөйләнелә. Бу тарихи ядкярнең әһәмияте шунда: ул Пугачев явы килгән вакытта Казан татарлары үзләрен ничек тотканнарын күрсәтә».
Ш. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар...»е басылып чыккач (1885), аның белән рус җәмәгатьчелеген башлап таныштыручы да Г. Ильяси була: 1887 елның 21 октябрендә «Ахун Шиһабетдиннең яңа тарихи хезмәте хакында» дигән доклад ясый.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013