Бүген Әдипләр: Илиза Рамазанова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Илиза Рамазанова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П P С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мирһади Разов
Зөлфирә Рамазанова
Илиза Рамазанова
Илиза Рамазанова
Мин - Рамазанова Илиза Фәрит кызы. М. Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең 7 «А» сыйныфында укыйм. Безнең мәктәптә бик күп кызыклы түгәрәкләр эшли. Юуларның берсе - әдәби «Очкын» түгәрәге. Җитәкчесе - шигъри күңелле Рәзинә Хәйбрахман кызы Мөхиярова. Ул сыйныфыбызга кереп, аерым темага шигырь яздырып карады. Мин Яңа елга багышланган беренче шигыремне шунда яздым. Апа шигыремне укып карагач ошатты һәм түгәрәккә йөрергә тәкъдим итте. Мин, әлбәттә, риза булдым. Шул көннән башлап түгәрәккә шатланып йөрим. Матур гына шигырьләрем туа башлады. Түгәрәккә йөри башлаганнан бирле татарча уйлау сәләтем, тел байлыгым бермә-бер артты.
Берничә шигырем «Көмеш кыңгырау» һәм «Сабантуй» газета битләрендә басылгач бик шатландым. 2010 елда «Иң кадерле кеше - әнием» шәһәркүләм акңиясе кысаларында үткәрелгән бәйгедә «Әдәби иҗат» нөминаңиясендә 2нче дәрәҗә диплом алу бәхетенә ирештем. Мин табигатьне бик яратам, һәр фасылның үз матурлыгы, үз яме. Менә шуларның барысын да шигырьләремдә чагылдырасым килә.
Яз җитте

Менә инде яз җитте, 
Җир аны озак көтте. 
Кошлар сайрый башлады, 
Язга җыр багышладым. 
Урамда бик матур көн, 
Уйнарга чыктык бүген. 
Кояш нурларын сибә, 
Ул да язга сөенә!

Укытучыма

	Беренче укытучым 
	Лүзия Мансур кызы 
	Диммөхдмәтовага
Иртә белән таныш сукмаклардан 
Мәктәпкә син очып киләсең, 
Һәммәсен дә укучыларыңның 
Биш бармагың кебек беләсең.

Өйрәтәсең тормыш серләренә, 
Белгәнеңне - безгә бирәсең. 
Бакчаларда гөлләр үстерәсең, 
Ямьләндереп мәктәп тирәсен.

Куясың син «4»ле, «5»леләрне 
Төгәл җавап алгач, яратып. 
Бик кызыклы дәрес үткәрәсең, 
Күзләреңә безне каратып.

Укытучым — икенче әнием, 
Сәламәт бул, һәрчак көлеп тор. 
Еллар үткәч, кызлар һәм егетләр -
Без кайтырбыз сагынып, белеп тор!

"Көмеш кыңгырау" № 28, 2011 ел.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018