Бүген Әдипләр: Илфат Мусин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Илфат Мусин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәҗип Мадияров
Мөнир Мазунов
Рәмилә Майорова
Әдип Маликов
Шамил Маннапов
Шәйхи Маннур
Зыя Мансур
Зиннур Мансуров
Миркадәм Матшин
Мәҗлиси
Ринат Мәннан
Габидә Мәрдәнова
Нурихан Мәрханов
Альберт Мәхмүтов
Гүзәл Мәхмүтова
Мөхәммәд Минбагыйсов
Рөстәм Мингалим
Кашшафетдин Минзәләви
Асия Минһаҗева
Әнисә Минһаҗева
Зөләйха Минһаҗева
Гүзәл Минһаҗетдинова
Наилә Миңнеханова
Роберт Миңнуллин
Йолдыз Миңнуллина
Мөхәммәт Мирза
Гөлназ Мирзасалихова
Нурзия Мирхазова
Нотфи Мифтахов
Мәхмүдә Мозаффария
Газинур Морат
Фоат Мортазин
Ягсуп Мортазин
Альбина Мортазина
Мортаза бине Мостафа
Камил Мостафин
Нәфкать МОСТАФИН
Равил Мостафин
Эдуард Мостафин
Салисә Мотыйгуллина
Илфат МӨГЫЙНОВ
Шәрәф Мөдәррис
Халисә Мөдәррисова
Сөләйман Мөлеков
Фәйрүзә Мөслимова
Рәфис Мөхәммәтдинов
Мөхәммәдьяр
Кол Мөхәммәт
Гомәр Мөхәммәт улы
Галим Мөхәмитшин
Гарифҗан Мөхәммәтшин
Рүзәл Мөхәммәтшин
Ләлә Мөхәмәтшина
Энҗе Мөэминова
Сафуан Мулла Гали
Рәфкать Муллин
Илфат Мусин
Рәмзия Мусина
Илфат Мусин

“Җырның җыртыгы юк”

“Мин татар эстрадасын сүгүчеләр рәтендә түгел”, ди җырлар авторы, шагыйрь, татар теле укытучысы Илфат Мусин. Ул бүген яшь җырчылар өчен җыр сүзләре яза, иң кызыгы бу эшләрне ул бушка эшли.
Дүртенче дистәне тутырып киткән шагыйрь Илфат Мусин (Муса-Көекле) – “Кызган таба” кунагы. Ул Илгәрәй, Айдар Шакиров кебек яшь җырчыларга җыр сүзләре яза, кайберләрен үзе дә башкара икән. Үзе әйтүенчә, эстрада белән элемтәне Җәүдәт Гыйлманов аша җайлый.
Спас районы Көекле авылы егете Илфат әфәнде үзен татар теленә, әдәбият-шигърияткә гашыйк укытучы дип атый. Казанның Яңа Савин районы 103нче рус-татар тулы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 2007 елдан рус балаларына татар теле һәм әдәбияты укыту белән берлектә “Оскар” тавыш яздыру студиясендә эшләргә дә вакыт таба.
Илфат Мусин укучылары беләнУл үз эшенә таләпчән, дәресләргә һәрвакыт әзерлек белән килә икән. Рус балаларына татар телен укытуда Р.Р.Нигъмәтуллина методикасын һәм укыту-методик әсбапларын урынлы кулланып эш итә.
Илфат Мусин әзерләгән укучылар “Татар егете-2007”, “Татар егете-2008”, “Татар кызы-2008”, “Татар кызы-2009” район бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннар яулый.
2008 елда мәктәптә Фәнис Яруллинның музеен булдыра һәм бүгенге көндә дә Фәнис ага белән иҗади һәм дуслык җепләрен саклый, музейны экспонатлар белән баету, тулыландыру өстендә эшли ул.
Ял көннәре җитте исә, яки каникул вакытларында Җәүдәт Гыйлманов төркемендә республика район-авылларына концертлар белән гастрольләргә чыгып китә. Анда да ул, концерт алып барып, тамашачыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә тырыша.
                        * * *
Әллә нинди зур гәүдәле
Алып батыр түгелмен.
Сез аңласын өчен ачам
Эч серемне, күңелем.

Гомер юлым сикәлтәле,
Турысын сайламадым.
Сулар кебек акты гомер –
Үткәнен абайламадым.

Үгез кебек тарттым йөкне,
Ат булып та кешнәдем.
Йөзем чиста, күңелем пакъ –
Намус белән эшләдем.

Олыгаеп барсам да мин
Кызыгамын яшьләргә.
Ходай язган маңгаема:
Сыкранмыйча яшәргә!
Pөстәм Исхакый

www.Azatliq.org

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013