Бүген Әдипләр: Илдус Әмирхан
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Илдус Әмирхан


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Флорид Әгъзамов
Шамил Әләветдинов
Тәүфикъ Әйди
Илшат Әминов
Кәүсәр ӘМИНЕВ
Илдус Әмирхан
Марат Әмирханов
Хәмит Әскәров
Рәдиф Әхмәдиев
Шәһит Әхмәдиев
Нәфис Әхмәт
Мөдәмил Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов
Алтынай Әхмәтова
Ислам Әхмәтҗанов
Мәхмүт Әхмәтҗанов
Фәния Әхмәтҗанова
Сәгадәт Әхмәтшин
Әскыя Әхмәтшина
Харис Әшрәфҗанов
Рәфгать Әһлиуллин
Илдус Әмирхан
(1941-2018)
Илдус Әмирхан 1941 елның 4 гыйнварында Сембер өлкәсе Иске Кулаткы авылында туа. Ул – күренекле Әмирханнар нәселеннән.
Мәктәпне тәмамлагач әтисе, сәяси золымнан куркып, Казан университетының татар журналистикасы факультетына укырга керергә рөхсәт бирми. Илдус Әмирхан 1958 елда Сембернең беренче тимер юл мәктәбенә укырга керә. Апасы Зәйнәп ярдәме белән укуын тәмамлагач, Казанга килә. Гаскәрдә хезмәт итеп кайтканнан соң, Казан университетының механика-математика факультетында белем ала, туган ягында математика укыта, мәктәп мөдире була. Соңрак Казанга күчә, Мәскәүнең нефть үзәк фәнни-тикшеренү институты аспирантурасын тәмамлый.
Милли хәрәкәткә узган гасырның 90нчы елларында килә. Илдус Әмирхан милли яшәешнең асылын үз эченә алган татар кануны, татар гаилә кодексы, милли мәгариф концепциясен, мәхәллә нигезнамәсен төзеде. Бу фәнни эшләнмәләр нигезендә, татар милләте нинди генә шартларда да яшәргә тиеш һәм аның төрле шартларда яшәү тәҗрибәсе бар дигән фикер ятты. Татарның милли яшәеше, шәхес дәрәҗәсеннән алып, гаилә, нәсел, ыру, кабилә һәм тулы милләт дәрәҗәсендә корылганда гына татар халкы милләт була ала дигән фикерне алга сөрде. Шушы фәлсәфәне Илдус Әмирхан үзе үк тормышка ашырып барды. Галим мәхәллә системын төзеп, аны тормышка ашырырга теләде.
Күпмедер вакыт ул Милли Мәҗлес рәисе булып та торды.
Илдус Әмирхан шулай ук «Әмирхания» фонды да төзеде. Әмирханнар нәселе 110 ел буе Казанның Искеташ мәчетендә имам булып тора. Бу нәселдән беренче татар тарихын язган Хөсәен Әмирхан, классик язучы Фатыйх Әмирхан чыккан. Илдус Әмирхан Яңа татар бистәсендәге биналар саклап калмады дип 2016 елда Азатлыкка ачынып сөйләгән иде.
«Без – куылган халык идек. 1960нчы елларда Казанга кайттык, әмма биналарны кайтару турында сүз ачарлык түгел иде. Тузган агач йортлар иде. Ремонтларга кирәк. 1990нчы елларда 35нче санлы татар мәктәбен, Әмирхания мәдрәсәсен, Рабига мәктәбен торгызырга дигән мәсьәләне күтәрдек. Мәчетне үзәк итеп оештырып мәхәллә системын булдырырга хыялландык. Әмма безгә рөхсәт итмәделәр. Ахыр чиктә йортларны бульдозер белән җимерделәр», диде Илдус ага Азатлыкка.
Илдус Әмирхан 18 июньдә Самосыровоның мөселман зиратында җирләнә.
Кайбер китаплары:
Әмирхан Илдус. Татар фәлсәфәсе һәм милли мәгариф. − Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. − 335 б.
Татар кануны (кануннамә). − Казан: Татар халкының Милли Мәҗлесе, 1996. − 44 б.
Кануннар Айдар Хәлимнең “Милләт һәм тәрәкъкыят” фонды исәбенә нәшер ителде һәм бушлай таратылды.
Татарстан Республикасы милли мәгарифнең концептуаль нигезләре. Проект. − Казан: РИЦ «Школа» нәшрияте, 2000. − 20 б.
Концептуальные основы национального просвещения Республики Татарстан. Проект. − Казань: РИЦ «Школа», 2000. − 20 с.
Татарстан гаиләсенең әхлак кануны.
Әлеге канун “Нравственный кодекс семьи Республики Татарстан» (төзүче авторлар Илдарханова Флюра Әмировна, Әмирханов Илдус Усманович, Хафизов Борис Тимербаевич) хезмәтенә таянып эшләнелде. Русчадан тәрҗемәне Чулпан Әмирхан ясады. Төзүче һәм мөхәррир Илдус Әмирхан. − Казан: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының граңданлык хәләте актларын төркәү идарәсе, Россия белем бирү академиясенең дәүләт гаилә һәм тәрбия фәнни-тикшерү институты (Татарстан Республикасында федераль учреждениясе филиалы), 2002. − 50 б.
Нравственный кодекс семьи Республики Татарстан. Авторы: Ильдарханова Флюра Амировна, Амирханов Ильдус Усманович, Хафизов Борис Тимербаевич. Казань: Кабинет Министров Республики Татарстан, ГосНИИ семьи и воспитания (филиал федерального учреждения в Республике Татарстан), 2001. − 63 с.м Әмирхан Илдус. Татар тормышы (кануный эшләнмәләр). Казан-Чаллы: “Әмирхания” мәгърифәтчелек фонды, 1997. − 69 б.
Әмирхан Илдус. Ислам һәм татар милләте (җыентык). Казан-Чаллы: “Әмирхания” мәгърифәтчелек фонды, 1997. − 53 б.
“Әмирхания” мәхәлләсе. Нигезнәмә. Казан-Чаллы: “Әмирхания” мәгърифәтчелек фонды, 1997. − 43 б.
Амирханов Ильдус. Проблемы татарского национального просвещения (концептуальные разработки). Казань-Челны: Просветительский фонд «Амирхания», 1997. − 64 с.
“Әмирхания” рухи-дөньяви мәдрәсәсе. Нигезнәмә. Казан-Чаллы: “Әмирхания” мәгърифәтчелек фонды, 1997. − 54 б.

Татар кыйбласы кая?!

Татар халкы дүрт ярым гасырдан артык инде Мәскәү коллыгында яши. Шул дәвердә ул күп мәртәбә иреккә чыгуга омтылыш ясап караса да, зур югалтулар белән артка чигенә. Соңгы 1986 ел апрель инкыйлабы да аны бу халәттән чыгармады. Әлеге чорда барлыкка килгән милли күтәрелеш тә җиңелүгә дучар ителде. Халык яңадан әкәм-төкәм шикелле үз кабыгына кереп бикләнде. Рухи, милли-мәдәни үсеш тукталды, татар яңадан мәрткә китте.

Ә иң аянычы – һәр җиңелүдән соң ул үзенең илаһи куәтен җуя бара. Чөнки һәр хәлиткеч бәрелештә милләтнең иң яхшы уллары кырыла, мәсхәрә ителә, мыскаллап җыелган каймагы юыла. Аның каравы, милли таркалыш нәтиҗә-седә барлыкка килгән зарарлы матдәләре, иң яман сыйфатлары туплана. Болар коллыкка каршы торган тумыштан килгән иммун системасын җимерә.

Хәзерге вакытта татар халкы илаһи куәтен җуеп, барлык ирексез халыклар кебек “цивилизацияле” коллыкта яши. Алла биргән иреген югалту сәбәпле, халыкның күпчелеге үзенең коллык халәтен аңламый, нормаль яшәү рәвеше итеп кабул итә. Әмма мондый яшәү рәвеше табигате белән бозык.

Ничек болай булды әле, зур мәмләкәтләр төзегән, цивилизацияләр тудырган, куәтле дәүләтләр корган горур һәм буйсынмас түрек кәвеменең варислары мескен коллар дәрәҗәсенә төштеләр? Кайчан һәм ничек кулга ияләштереп булмаган бүреләр ялагай этләргә әйләнделәр? Ни өчен ирекле кешеләрнең табигый сыфатлары булган намуслылык, турылык, миһербанлык хашәрәт коллар мәкерлегенә, хаинлегенә һәм куркаклыгына әйләнде? Ни өчен һәр иреккә омтылыш тагы да тирәнрәк коллыкка төшү белән тәмамлана? Рухның бу кадәр тирән түбәнлеккә төшүенең төп сәбәбе нидә? Татар халкының кайчан да булса иреккә чыгуына өмет бармы? Әллә инде ул чыннан да мәңгелек йокыга талган? Әллә мәңгегә бәйдәге этләрнең язмышына дучар ителгән?

Әгәр без бу сорауларга өздереп җавап бирә алмасак, һәр ирек даулавыбыз коллыкны тирәнәйтәчәк, һәр җиңелүебез каршы көчләрнең куәтен арттырчак.

Әлегә исә без үзебезнең коллык халәтебезне Мәскәүдән күрәбез. Әмма безнең һәрбер җиңелүебез Мәскәүнең колониаль сәясәтеннән дә бигрәк, татар җәмгыятенең тирән таркалышы, бик күп катламнарга бүленеше, кыйбласын, яшәү егәрлеген югалтуы, илаһи куәте кимүе, гасырлар буе тәрбияләп үстергән рухи, милли-мәдәни, матди-җәмгыяви тамырларыннан аерылып, рухына ят үсентеләргә тоташуы белән билгеләнгән. Шул сәбәпләр аркасында, атомар дәрәҗәгә төшкән милли таркалыш, гомумән алганда, татар халкының һәм татар милләтенең барлыгы мәсьәләсен бөтен кискенлеге белән куя.

Әлеге рисаләт милли хәрәкәттә катнашкан кайбер милләттәшләремә җавап буларак язылды. Алар мине бергә эшләргә чакыра. Әмма һаман да кый-блаларын билгели алмыйлар. Шуңа күрә аларга киңәшем шул: ошбу рисаләтне укып конкрет фикергә килсенәр иде – кыйбла итеп кайсы дөньяны сайлыйлар – илаһият дөньясынмы, әллә көфер дөньясынмы. Илаһият дөньясын булса, без бергә, көфер дөньясын булса, аерым. Ике дөнья – ике кыйбла берләшүгә түгел, таркалышка китерә. Берләшик дисәк, башта көфер дөньясыннан аерылыйк.

Илдус Әмирхан
www.Tatartime.com

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018