Бүген Әдипләр: Илдус Илдарханов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Илдус Илдарханов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Айрат Ибраһим
Габдрәшит Ибраһимов
Павел Иванов
Дамир Идиятуллин
Рафис Измайлов
Илдус Илдарханов
Рәмзи Илялов
Әлфия Иксанова
Фәрит Имамов
Эльвира Исламова (Гәрәева)
Венера Исрафилова
Рәзилә Исрафилова
Сәрия Исхакова
Гаяз Исхакый
Дилә Йосыпова
Илдус Илдарханов

УЛ – БЕЗНЕҢ ИШТИРӘК КЕШЕСЕ

Илдус Илдарханов...

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм, шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән, шагыйръ әйтмешли...
Тирә-ягын әйләндереп алган урманнар эчендә, Керәч-Тауга сыенып, табигатьнең иркә урынында, чиксез галәмнең күзенә туры карап, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылып ята безнең Иштирәк...“Бу авыл – барлык авылларга да авыл”, “безнең авылда менә шулай эшлиләр аны!” дим мин, кайвакыт, ярым шаяртып, безнең авылның ни икәнен белмәгәннәргә... Искиткеч тарихы, тырыш һәм булдыклы кешеләре, байтак төбәкләргә аң-гыйлем алып килгән укытучылары белән тир-якка дан тота безнең Иштирәк. Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якупов – безнең авылдан. Язучы һәм галим, күренекле дәүләт эшлеклесе Мансур Хәсәновның әнисе Камилә апа да безнең авылдан. Язучы һәм композитор, шагыйрь, җырчы, үзе әйтмешли, тагын әллә кемнәр булган Алмаз Хәмзинның да балалык һәм үсмер еллары безнең авылда үтте – аның әнисе дә безнең авылныкы. Хәтергә килгән беренче исемнәр генә болар. Эчкә таба кереп китсәң , урман эчләрендә урман – ни кадәрле кызыклы кешеләр, язмышлар һәм илгә-көнгә күрсәткән күркәм эшләр...
Авыл ике өлештән тора – бер ягы Иштирәк, икенче ягы “кыргыз очы” дип атала.

***
Кыргыз дигәннән, халык теленә кергән бер гап-гади атама гынамы бу, әллә нигезендә берәр реаль факт ятамы аның?.. ...1860 нчы еллар тирәсендә 11 җайдак, әйбер төягән дөяләрен куып - Җомагыл, Мокат, Кутырбай, Мөрдәгилде, Дуанбай, Ишмәмәт, Балыкбай, Ибәт, Чурай, Йосыф (унберенчесенең исемен моннан 30-35 ел элек мин сөйләшкән авыл картлары Муса Юнысов, Исмәгыйль Йосыпов, Бәдыйкшан Әхмәтҗанов, Фәхрәзый Ситдиков әйтә алмадылар) – Иштирәк янына килеп утыралар. һәм шушы төбәктә исеме дә, җисеме ят булган бер авылга – “Кыргыз-Каракалпакка” нигез салалар.
Ни өчен монда килеп чыкты икән бу унбер ир кеше?
Картларның сүзләренә караганда, алар “солдат бирмәгәннәр”. Кыскасы, алар үз чорының кайнар вакыйгалары белән турыдан туры бәйләнгән булганнар, ахрысы - нәкъ әнә шул елларда Үзбәкстан, Каракалпакстан җирләрендә коточкыч бәрелешләр һәм кырылышлар булып узган...
Шулай итеп, уйламаганда-көтмәгәндә тирә-якны шаккатырып, тагын бер яңа авыл барлыкка килә һәм дөбердәтеп яши дә башлый. Алай гына түгел, тирз-як халкының күзен кыздырып, баеп та китә; мин үскәндә “кыргыз очында” ике катлы агач йортлар, кымыз койган таза таш амбарлар шактый күренә иде әле. Авыл 1903 елда чыккан Рәсәй картасында да “Кыргыз-Каракалпак” итеп күрсәтелгән. 1930 елның 1 маенда, Иштирәк һәм Кыргыз-Каракалпак авыл советларын бергә кушканчыга чаклы авыл шулай “Кыргыз-Каракалпак “ булып яшәп килгән.
Инде бу язманың башына ук исеме куелган мәсьәләгә күчәм...
Татарстанның һәм бүген татарның атаклы кешеләреннән берсе булган талантлы журналист Илдус Илдарханов турында сөйләгәндә иң башлап авылыбыз һәм “кыргызлар”тарихы турында сөйләп китмичә булдыра алмадым....

***
Табигать-Анабыз бөтен дөньяны алтын төсенә төреп бизәгән көзге матур көннәрдә, үзе дә гомер көзенә кереп киләм дип санаган авылдашым, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Гәрәй улы Илдарханов бүген күңелле дә, һәм, үзенчә әйткәндә, әз генә моңсу мәшәкатьләр белән мәшгуль... Җитмеш ел гомеренең кырык елдан артыгын тынгысыз җурналист хезмәтенә багышлаган бу шәхес 1969-71 елларда “Татарстан яшьләре”, 1975-90 да “Социалистик Татарстан”, 1992-93 тә”Татарстан хәбәрләре” газеталарында бүлек мөдире, 1993-95 тә баш мөхәррир урынбасары, 1990-92 елларда “Шәһри Казан”газетасында баш мөхәррирнең беренче урынбасары, 1995-96 да бүлек мөдире, 1996-2003 тә баш мөхәррир, 2003-06 да республиканың татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясендә матбугат хезмәткәре, 2006-09 да Россиянең татарча көрәш федерациясе пресс-атташесы булып эшләгән чорда үзенең укучыларын “Олимп тавына ничек менәргә”(1980), “Федор Симашев. Чаңгы юллары” , “Халык һәм спорт уеннары “(1988), “Без көрәшле халык”(2003), “Алты егет булганнар. Богатырского рода племени” (2005), “Без көрәшче халык. Родом из борьбы. Tatars – nation of wrestlers” (2009), “Саба ягы көрәше” (2014) дигән китаплар да язып сөендерде, 2004 һәм 2010 елларда Татарстан журналистларының “Бәллүр каләм - Хрустальное перо” бүләге иясе булды. Бөтен татар дөньясына танылган бу олпат шәхесне мин туганнан бирле беләм дисәм дә ярый торгандыр. Аның өе белән минем өй арасы, күп булса шул 70-80 адымдыр. Әйе – күрше ул минем. Авылдаш кына түгел, “кыргыздаш” та әле. Күптән түгел аның турындагы язмаларны интернет битләреннән актарып утырганда мин аңа багышланган википедияга да юлыктым. Анда мондый юллар бар:
“Илдарханов Илдус Гәрәй улы 1944 елның 12 октябрендә Татарстанның Мөслим районы Акай Күле авылында туган. Ширәмәт районындагы Тоба, Каенлы, Зәйдәге Югары Мәлем, Бигеш мәктәпләрендә укыды”. Сүз дә юк – википедияда бирелгән бу информация – дөрес... Ләкин... Анда бирелгән шушы дөп-дөрес информациянең мәгьнәви ягы белән генә бер дә килешәсе килми “Татарстанның Акай Күле авылында” туса да һәм дөньядагы беренче адымнарын шушы ямьле авылның матур сукмакларыннан атласа да – Илдус абый Илдарханов чыгышы белән дә, яшәеше белән һәм бөтен барлыгы белән дә Татарстанның Тукай районындагы әлеге Иштирәк авылынан – “кыргыз очынннан”, ягҗни. Әмма шулай да, Татарстанның иң талантлы, үткен каләмле журналистларыннан берсе булып танылган Илдус абый Илдархановның сабый һәм мәктәп елларындагы “мөһаҗирлеге” - Тоба, Каенлы, Югары Мәлем һ.б. авыл мәктәпләрендә белем алуы – нәрсәдән килеп чыкты икән соң?
Беренчедән, аның әтисе Гәрәй абый гомер буе ветврач булып эшләде һәм аның “мал духтыры”вазыйфасын башкарып, төрле җирләргә күчеп йөрүе шуннан килә. Ләкин, бу күченүләрнең халык әле бүген дә төбенә чаклы төшенеп, аңлап җиткермәгән һәм илебезнең тарихына кагылган “су асты агымы” һәм серле сәбәбе бар. Ул Гәрәй абыйның әтисе Илдархан бабайга кагыла. Илдархан бабай “халык дошманы” буларак, 1937 елда кулга алына һәм 58 статья буенча хөкем ителеп ерак Уралның Серов шәһәре янындагы “лесоповалда” эшләп, 1943 елда шунда үпкәсенә салкын тидереп вафат була. Артык “кызыл” авылдашларының шикаяте буенча кулга алынган Илдархан бабайның улына ул вакытта зур гына урында эшләгән икенче бер авылдашы ( Гыйльмулла Яһүдин булырга тиеш) мондый бер киңәш бирә: “Син, Гәрәй, бу тирәдән тизрәк чыгып тай. Югыйсә, болар синең дә башыңа җитәрләр. Бу заманнар үтәр, кире кайтырсың”. Гәрәй абый шулай эшли дә. Бәләкәй Илдусны гына җәй җитү белән кеше-карага күренмичә генә Иштирәккә, әбисе Минҗамалга кайтарып куя торган була. Шулай итеп Илдус, чын “Иштирәк малае” булып, югары очның Зәкиләре, Хәнифләре, Вагыйзьлары, Рәшитләре белән бергә уйнап, авыл тирәсендәге урманнарда, Керәч-Таудан аска ташлар чөя-чөя, Ишкәйдә һәм инештә су коена-коена үсә. Кыскасы, янә Гәрәй абыйның бертуктаусыз күченеп йөрүләренә кайтсак - менә нәрсә белән бәйләнгән була ул - аның Татарстан буйлап“хезмәт сәяхәтләре”! Янә, авылыбыз тарихын бераз өйрәнгән кеше буларак өстәп тагын шуны әйтәсем килә; ул заманда бер Гәрәй абый гына түгел, дистәләгән Иштирәк кешесе читкә китеп югала һәм авылга бүтән кире кайтмаска мәҗбүр була. Кыскасы, авылыбыз тарихы, аның кешеләре һәм язмышларыннан чыгып шуны әйтергә була – Рәсәй авылы һәм аның авыл хуҗалыгы утызынчы еллар башыннан алып 1937-1938 еллар тирәсенә чаклы Сталин тарафыннан тулысынча тар-мар ителә . Иштирәктә генә дә шәхес культы тегермәненә “кыргыз очы” дип аталган Югары очта 9 гаилә, Түбән очта 6 гаилә эләгә һәм аларның исән калганнары, билгеле, берсе дә кире авылга әйләнеп кайтмый. Ә бит нинди кешеләр юкка чыга – шушы Илдархан бабайны гына алып карагыз – ул данлыклы көрәшче һәм сабантуй батыры була. Чираттагы тапкыр Иштирәк сабантуенда батыр калгач, Илдархан ике ике кулына кире әйләнеп басып, аякларын өскә күтәреп, сабантуй мәйданын “йөреп”, әйләнеп чыга. Шушы - аяк урынына ике кул өстендә “йөри белгән” гайрәтле һәм затлы кешенең оныгы - Илдус абый Илдархановның журналистика, публицистика, спорт һәм тележурналистика өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре бөтен Татарстанның күз алдында дисәм дөрес булырдыр. Соңгы елларда җиң сызганып эшләгән һәм, ниһаять, дөнья күргән “Без көрәшче халык” исемле энциклопедик хезмәт үзе генә дә ни тора! Мин бу китапны зур кызыксыну белән татар тормышынан маҗаралы бер романын укыган кебек укып чыктым. Һәм Илдус абый Илдархановны тел белән үтә сак, төгәл эшли торган, үз халкының табигатен, холкын, үткәнен, бүгенгесен тирәннән аңлаган фикер иясе итеп тә кабул иттем. Әйе, без – көрәшле халык, ди Илдус абый.Өстәп: “без – көрәшче халык” ди. Инде бу сүзләрнең мәгьнәсенә төшенеп, хәтта ки урысның “богатырь” дигән сүзе дә татарның “батыр” дигән сүзеннән килеп чыкканын аңларга вакыт җитеп килә бугай. Мин Илдус абый Илдархановның тынгысызлыгына, милләтебезгә күрсәткән хезмәтләренә гомер буе сокланып яшәдем. Бу күптәннән - балачактан һәм шулай ук - туган авылдан ук килә. Мисал өчен, без үскәндә авыл клубларында бөтен авыл белән мәш кубып, озын-озын кичләр буе спектакльләр карау гадәте бар иде. Әле дә хәтеремдә, нечкә генә гәүдәле, озын буйлы егет, ул чагында Бигеш урта мәктәбендә белем алган Илдус абый - әлеге спектакльләрдә, гадәттә, баш герой булып уйный торган иде. И, ул тамашаларны караган авылның тымызык кичләре, и андагы күңелгә уелып кергән вакыйгалар һәм андагы мәхәббәт, ярату, аерылышу хәлләре... Алдагы рәттә утырган авыл хатын-кызларының, кульяулыкларын чыгарып, мышык-мышык килеп, күз төпләрен сөртә башлаган татлы-ләззәтле мизгелләре... Шунысы кызык – ул чакларда Иштирәк авылы сәхнәсендә уйналган әсәрләрне мин, нишләптер, үзем укыган бер генә пьеса китапларында да очратмадым. Илдус абый Илдарханов белән бер очрашканда бу турыда әйткәч, җавап тагын да көтелмәгәнрәк яңгырады: “Мин аларны үзем яза торган идем һәм дус, сабакташ егет-кызлар белән без аларны сәхнәгә куя идек.”
Малайлык елларын шушы әтисенең туган авылы Иштирәктә уздырган, аннан соң да кайдадыр укыган, эшләгән елларында аз гына буш вакыты булуга ук шундагы туганнары янына әйләнеп кайта торган Илдус абый соңгы елларда тагын бер саваплы эш башкара - әтисенең сеңлесе, туксан яшьлек Фатыйма әбигә аның үз сүзләре белән әйткәндә “йөзгә кадәр яшәргә булышып”, аны карап яши. Һәм, билгеле инде, каләменнән дә аерылмый – авылыбыз тарихы, аның кешеләре, Сталин лагерьларында эзсез югалган Илдархан бабасы турында мәгълүматлар туплый. Илдус абый Илдарханов гомер буе шулай - һәрвакыт хәрәкәттә. Бу кешенең булганлылыгына, гыйлемлелегенә, тирәнлегенә, батырлыгына, зурлыгына ничек сокланмыйсың! Авылдашымның чын мәгнәсендә шәхес буларак бөеклеген тулырак итеп күз алдына китерү өчен укучыларыбызга аның Иштирәк авылында язылып, күптән түгел генә артык зур булмаган тираж белән Казанда дөнья күреп, башкаладагы журналистлар арасында гына таралып алган “Һич онытасым юк” җыентыгында урын алган “Олимп тавына сәяхәт” язмасын тәкъдим итү урынлы булыр дип саныйм.
Рафис Сәлимҗанов Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013