Бүген Әдипләр: Илбарис Надиров
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Илбарис Надиров

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илбарис Надиров
Каюм Насыйри
Хәбирә Насыйрия
Ринат Нәбиев
Тәлгать Нәҗмиев
Гөлчәчәк Нәҗипова
Галимҗан Нигъмәти
Мәхмүт Нигъмәтҗанов
Җәмил Нигъмәтов
Әхәт Нигъмәтуллин
Энгель Нигъмәтуллин
Йолдыз Нигъмәтуллина
Илдар Низамов
Дәмелла Фәхретдин Норлати
Ләйсән Нургалиева
Гаптрәүф Нуриев
Ибраһим Нуруллин
Ринат Нуруллин
Илбарис Надиров
Илбарис Надиров 1925 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасының Әлмәт районы Нәдер авылында туган. Аннан соң алар гаиләләре белән Ютазы районының Алмата авылына күченеп килә. Балачак елларында бер авылдан икенчесенә җырлый-җырлый Сабан туйларына йөргән чаклары, ул җырларның күңелендә онытылмый саклануы булачак галимнең төп шөгыленә – татар җырларын җыю, аларны төркемнәргә аеру һәм бу жанрның үзенчәлекләрен ачып бирү өчен зур этәргеч булгандыр.
Илбарис Надиров 1932-1943 елларда Алматада - башлангыч, Кәрәкәшле авылында урта мәктәпне тәмамлый. Ютазы районы башкарма комитетында Нархозучет инспекторы булып эшли башлый. Ютазы районы комсомол комитеты юлламасы белән кереп, Уфа авиация институтында укый, анннары 1943 елны Чкалов өлкәсенең Колтубанка төбәгендә урнашкан снайперлар мәктәбендә әзерлек узып, көзен фронтка җибәрелә. 1944 елның августыннан башлап сугыш беткәнче Балтыйк буе фронтында фашист илбасарларына каршы көрәшә, ике тапкыр яралана. Җиңү бәйрәмен 1489нчы үзйөрешле артиллерия полкында радиотелеграфист сыйфатында каршылый.
1948 елның февралендә демобилизацияләнгәннән соң, Ютазы районының Алмата авылына әти-әнисе янына кайта. 1948-1953 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укып, аны кызыл диплом белән тәмамлый. И.Надиров СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында (хәзерге Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) «фольклористика» белгечлеге буенча филология фәннәре докторы, олуг галим Хәмит Ярми җитәкчелегендә аспирантура уза. Бөек Ватан сугышы чорындагы татар халык иҗатын өйрәнеп, кандидатлык диссертациясе яклый. 1961 елда шул диссертациясе нигезендә «Халык һәм җыр» дигән монографиясе басылып чыга. Бу теманы җентекләп өйрәнүе, билгеле ки, галимнең үз биографиясе белән бәйләнгән. Алда әйтеп үткәнебезчә, ул унҗиде яшендә фронтка китеп, фашистларга каршы көрәшкән, ике тапкыр яраланган, батырлыклары өчен дүрт сугышчан бүләк алган кеше. «Халык һәм җыр» китабы Бөек Ватан сугышы елларында татар халкы иҗат иткән әсәрләрне җыю һәм өйрәнү өлкәсендә беренче җитди адым булды. Бу темага И.Надиров вакытлы матбугат битләрендә дә күп кенә мәкаләләр белән чыгыш ясады. Аларда совет чорында яңа фольклор әсәрләре: җырлар, бәетләр туу, аларның шигъри үзенчәлекләре кебек теоретик яктан да әһәмиятле мәсьәләләр чагылыш тапты. Илбарис Надиров гомерен халкыбыз җырларын җыюга, аларны фәнни яктан өйрәнүгә, бастырып чыгаруга багышлаган галим. Аның бу өлкәдәге бер казанышы итеп 1965 елда дөнья күргән «Татар халык җырлары» дигән җыентыкны күрсәтергә мөмкин. Китапның төп өлешен Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребездән язып алынган һәм ул вакытта әле фәнгә билгесез булган җырлар алып тора.
Илбарис Надиров төзегән «Кыска җырлар» (1976), «Йола һәм уен җырлары» (1980), «Бәетләр» (1983), «Тарихи һәм лирик җырлар» (1988) җыентыклары татар фольклористикасының алтын фондына керде. “Татар халык иҗаты”ның 12 томлыгын әзерләүгә зур өлеш керткәне өчен 1989 елда галимгә (тагын берничә хезмәттәше белән бергә) Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге тапшырылды. 1985 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Илбарис Надиров чит илләрдәге татар диаспоралары белән бәйләнешләрне җайга салуда шактый эш башкара. Финляндиягә татар галимнәре, артистларының беренче сәфәрен оештыруда, чит илдә яшәүче милләттәшләребезне тәүге мәртәбә Казанда кабул итүдә Илбарис Надировның роле зур булды. Шуның белән бергә, галим татар фольклор фәнен үстерүгә зур өлеш керткән аерым шәхесләр һәм Финляндиядәге татар диаспорасына багышланган мәкаләләр авторы да. Илбарис ага Надиров бөтен көчен, сәләтен, гомерен үзенә җан рәхәте биргән татар халык иҗаты – җыр жанрын өйрәнүгә багышлады.

ШИГЪРИ ҖАНЛЫ ГАЛИМ

Журналыбызның бу санында без мәгълүм татар галиме, фольклорчы Илбарис Надировның Истанбулда эш алып баручы Әхмәтвәли Мәңгәр исемендәге төрек-татар мәдәни вакыфына багышланган мәкаләсен урнаштырабыз. Шунысы игътибарга лаек: ул вакыф оештырылуга быелгы яз айларында 10 ел тулды, ә түбәндәге мәкалә авторы Илбарис Нурислам улы Надиров апрель аенда 80 яшьлек бусаганы атлап керде. Шул рәвешле, язмыш дигәнең бу түгәрәк даталарны бер-берсенә бәйләгән булып чыкты. Илбарис ага Надиров, искә алган вакыф корылган көннән башлап бүгенгә кадәр аның эшчәнлегендә якыннан катнашып, фәнни киңәшче сыйфатында хәл кадәри хезмәт куйган могтәбәр галимнәребезнең берсе.

Мин аның фольклорчы буларак, төгәлрәк әйткәндә, халкыбызның җырларын җыючы, өйрәнүче белгеч буларак кылган эш-гамәлләре хакында "Шигъри җанлы галим" дигән бер мәкаләдә сөйләп тә узган идем. Ул юбилярның 75 еллыгына багышлап Тел, әдәбият һәм сәнгать институты чыгарган бер җыентыкта 2000 елда дөнья күргән иде.

Бүгенге язмамда исә, мин мөхтәрәм галимебезнең ерактагы татар диаспорасы белән бәйле эшчәнлегенә беркадәр киңрәк тукталып үтәргә телим. Билгеле булганча, безнең "татар" дип йөртелгән туган кавемебез дөньяның төрле төбәкләренә таралып яши. Әйтик, бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитетында тупланган мәгълүматларга караганда, Австралия, Кытай, Канада, Польша, Румыния, АКШ, Алмания, Төркия, Финляндия, Швециядә һәм башка тагын берничә илдә 70 меңгә якын татар яши икән. Алар әлеге илләрнең кайберләрендә милли-мәдәни җәмгыятьләр оештырып, соңгы елларда Казан белән урнашкан рухи багланышларны сакларга тырышып гомер итәләр. Шул уңайдан Австралия, АКШ, Алмания, Төркия һәм Финляндиядә яшәүче милләттәшләребезнең эшчәнлеген аерып күрсәтергә кирәктер. Чөнки нәкъ менә шул илләрдә милли-мәдәни җәмгыятьләр оешканрак төстә эш алып баралар дип ишетеп беләбез.

Илбарис ага Надиров иң әүвәл Төркия һәм Финляндиядәге татарлар белән күбрәк аралашып, алар турында күбрәк язган авторлардан. Күпләр хәтерли булыр: узган ел ахырында Казанда "Татарстан-Төркия: мәдәни багланышлар 1992—2003" дигән күләмле бер җыентык дөнья күргән иде. 600 битле, фоторәсемнәр белән баетылган һәм латин имлясында басылган бу җыентык Илбарис Надиров тарафыннан төзелгән. Җыентыкның җаваплы мөхәррире дә—ул. Мәгълүм булганча, китап Әхмәтвәли Мәңгәр вакыфының матди ярдәме белән нәшер ителгән. Хәбәрләргә караганда» аның тиражының бер өлеше Төркиягә җибәрелгән, шактые Татарстан Милли китапханәсе, Бөтендөнья Татар конгрессына бирелгән һәм белгечләргә таратылган Шунсын да әйтергә кирәк, бу басмага әйбәт бәя биргән берничә рецензия басылды да инде, ә Бөтендөнья Татар конгрессы аны тәкъдир итү утырышы үткәрде.

Әлеге китап белән танышканда мине куандырган бер хәлне укучыларга хәбәр итәсем килә. Әйтик, җыентыкка соңгы елларда "Казан утлары" журналында басылган дистәгә якын мәкалә сайлап алынган. Шулар рәтендә Төркия һәм анда яшәүче татарлар турында Тәүфикъ Әйди, Рабит Батулла, Әбрар Кәримуллин, Әлфинә Сибгатуллина тарафыннан язылган бай мәгълүматлы мәкаләләрне аерып күрсәтү гадел булыр. Боларга өстәп Илбарис аганың безнең журналда басылган "Төркиядәге ике милләттәшем" дигән кызыклы хатирәсен дә телгә алу кирәктер.

Гомумән, әлеге җыентыкны Татарстан белән Төркия арасындагы тарихи, мәдәни бәйләнешләрнең үткәнен, бүгенгесен шактый киң итеп яктыртучы һәм үзара багланышларга багышланган кыйммәтле бер чыганак дип санарга тулы нигез бар.

Илбарис Надировның Финляндиягә барган саен андагы милләттәшләр тормышыннан игътибарга лаек яңалыклар алып кайтуын беләбез. Соңгы утыз ел дәвамында Финляндиядә яшәүче милләттәшләребезнең тарихы һәм бүгенге көнкүреше, Габдулла Тукай исемендәге мәдәни җәмгыять һәм аның җитәкчесе профессор Гомәр Таһир хакында Казан матбугатында егермегә якын мәкалә һәм хәбәр-язма бастырды ул. Аларның күбесе "Казан утлары" журналында дөнья күрде. Ул мәкаләләрнең кайберләре рус һәм инглиз телләрендә дә басылып чыкты. Шул нәүбәттән мин Илбарис аганы Татарстан белән Финляндия арасында рухи-мәдәни күпер салуга зур өлеш керткән хөрмәтле зыялыларыбызның берсе дип санар идем.

Татар диаспорасы тарихы турында әлегә монографик төстәге махсус тикшеренүләр булмаса да, алар һичшиксез язылыр дип өметләник. Чөнки бу өлкәдә эш алып баручы галимнәребез бар. Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты да әлеге проблема белән җитди кызыксына һәм бу хакта төпле хезмәтләр язуны күз алдында тота дип беләм.

Бу кыска гына кереш сүз язмам ахырында мин фронтовик галимебез Илбарис ага Надировны олы юбилее белән ихлас күңелдән котлыйм, аңа исәнлек-саулык һәм бәхетле гомерләр телим. Журналыбыз битләрендә яңа хезмәтләр белән укучыларыбызны сөйдерергә язсын сиңа хөрмәтле авторыбыз!..

Равил ФӘЙЗУЛЛИН Казан утлары №4, 2005



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013