Бүген Әдипләр: Илтани Илялова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Илтани Илялова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Фәрит Ибраһимов
Мартемьян Иванов
Рәүф Игъламов
Галимҗан Идриси
Кадрия Идрисова
Илтани Илялова
Илтани Илялова
Театр сәнгате белгече, тәнкыйтьче Ильтани Исхах кызы Илялова 1932 елның 8 февралендә Свердловск шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган. Аның әти-әнисе профессионал сәнгать кешеләре булып (әтисе — татар, үзбәк театры режиссеры, әнисе — актриса), Ильтани кечкенәдән үк театр дөньясында кайнап, аны үз итеп, яратып үсә. 1935 елда Ильтани әти-әниләре белән Ташкентка күчеп китә, шунда урта мәктәпне тәмамлый һәм .1950 елда Ташкент Театр сәнгате институтына укырга керә. Институтны тәмамлагач, ике ел Үзбәкстан культура Министрлыгының Сәнгать идарәсендә инспектор булып эшли, аннары бер ел (1957—1958) Ташкент Театр сәнгате институтында чит илләр театры тарихын укыта. 1958—1961 елларда И. Илялова Мәскәүдә Театр сәнгате институтының (ГИТИС) чит илләр театры кафедрасы каршындагы аспирантурада укый, аны тәмамлагач, бераз вакыт СССР Культура министрлыгының театрлар бүлегендә өлкән рецензент булып эшли. 1963 елда И. Илялова Казанга күчеп килә һәм СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече фәнни хезмәткәр, аннары 1964—1968 елларда Татарстан Культура министрлыгында сәнгать бүлеге җитәкчесе булып эшли. 1965 елда ул «Хәмзә исемендәге Үзбәк театры сәхнәсендә чит илләр драматургиясе (1918—1962)» дигән темага диссертация яклый һәм сәнгать фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. 1968 елдан бирле Илялова Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми хезмәткәре, татар театр сәнгатенең тарихына, бүгенге хәленә бәйле проблемаларны тикшерү буенча фәнни эш алып бара. Ул — 1954 елдан КПСС члены.
Театр тәнкыйтьчесе буларак, И. Илялова матбугатта 1959 елдан күренә башлый. Аның актерлар хезмәте, спектакльләр турында язган беренче мәкаләләре, рецензияләре Ташкент газеталарында, «Шәрекъ Йолдызы» журналында, соңга таба үзәк газеталарда, «Культура и жизнь», «Театр», «Театральная жизнь» кебек сәнгать журналларында басыла. 1962 елда Ташкентта яшь тәнкыйтьченең үзбәк театр сәнгатенең күренекле вәкиле, СССРның халык артисты Нәби Рәхимов иҗаты турында беренче мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Казанга күчеп килгәч, И. Илялова үзенең төп игътибарын татар театр сәнгатен өйрәнүгә юнәлтә, дистәләгән мәкаләләре, СССР халык артисты Шәүкәт Биктимеров иҗаты турындагы очеркы («Труд актера» җыентыгы, Мәскәү, 1974) һәм бигрәк тә «Бүгенге татар театрында актерлык осталыгы» (1978) исемле күләмле хезмәте белән үзен югары белемле, тирән эрудицияле сәнгать белгече итеп таныта. Авторның «Бөек Ватан сугышы чорында Татар Дәүләт академия театры», «Хәзерге Татар дәүләт академия театры» исемле хезмәтләре («Татар совет театры» китабы, Казан, 1975) һәм «Халык артистлары» («Народные артисты», Казань, 1980) дигән җыентыкта урнаштырылган Очерклары да үзләренең фикри тирәнлекләре, нечкә күзәтүләре һәм принципиаль карашлары белән аерылып торалар.
И. Илялова—1980 елдан СССР Язучылар союзы члены.
Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013