Бүген Әдипләр: Зөлхәбирә Урусова-Ижбердиева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Зөлхәбирә Урусова-Ижбердиева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Зөлхәбирә Урусова-Ижбердиева
Зөлхәбирә Урусова-Ижбердиева
З.Урусова-Ижбердиева 1929 елның 5 июлендә Әстерхан өлкәсе, Нариман районы, Киләче авылында туа. Әтисе Фәрит Шәрип улы Ижбердиев бердән-бер баласы туарга 3 ай калганда үпкә ялкынсынуыннан үлеп китә. Әнисе иренең үлемен авыр кичерсә дә, ел дигәндә башкага кияүгә китә. Әнисенең әнисе Кальбибә әби имчәк баласын үзе белән алып кала, күкрәгенә куя, сөт килә. Ул аны үз баласы итеп тәрбияли, милли, дини дөньяви тәрбия бирә. Тик тормыш авырлыгыннан изелгән гаиләдә сугыш елларында уку кайгысы булмый. Дүртенче классны бетергәч елкы-куй фермасына учетчик булып эшкә урнаша. Берничә елдан авыл мәктәбе завучы: "Бала, сиңа укырга кирәк"- дип, аны 7 класска укырга алып китә. Мәктәптә яхшы укый, җәмәгать эшләрендә катнаша, гомерлек класс старостасы була.
1949 елда җиделлык белем турында кулына документ ала. Җәй көнне колхозда эшли. Хезмәт көненә бирелгән дөгене Саратовта сатып, әнисе кызына кеше яныны чыгарлык кием-салым алып кайта. Күңелендә һәрчак уку чаткысы булган Зөлхәбирә үз белдеге белән керү имтиханнарын тапшырып, Әстерхан педучилищесына барып керә. Зур мохтаҗлык, авырлыклар кичергән гаиләдә уку турындагы хәбәр хупланып, ачык күңел белән каршы алынмый, әлбәттә. 1954елда башлангыч класс укытучысы дипломы алып чыга. Училищеда уку елларында җәмәгать эшләрендә катнаша, күпләрнең игътибарын яулый. Кызыл Яр районына эшкә белгеләнелгән яшь белгеч үз көнен үзе күрә алуына шатланып, җиң сызганып хезмәткә җигелә. Әбисе Кальбибәне үз янына ала. Баланы - бала, олыны - олы итә белгән яшь укытучы мәктәптә тиз арада авторитет яулый. Үзе кебек яшь укытучыларга һәряктан үрнәк итеп куела. Авыл тормышы да күз алдында җанланып китә. Авыл яшьләреннән үзешчән сәнгать түгәрәге төзи. Спектакльләр сәхнәләштерә, концертлар оештыра. Күпләр яшь укытучыдан үрнәк алырга,аңа тиңләшергә тырыша.
1959 елга кадәр Нариман районында "Сталинец" исемле татарчага тәрҗемә-дубляж газета чыгып килә. 1959 ел башыннан "Кызыл байрак" исемле яңа, мөстәкыйль газета чыга башлый. З.Ижбердиева уку елы беткәч, газетага эшкә алына. Газетаның җаваплы сәркәтибе Таһир Солтанов ярдәме белән талантлы яшь кыз тиз арада журналистика серләренә төшенә башлый. Күп еллар буе җыелып килгән проблемаларны газета битләрендә күтәрә. Зөлхәбирә апа бу эштә дә районда үз кеше, үткен каләм иясе итеп кабул ителә.
Ул тормышны һәряктан колачлаган киң актуаль темалерга яза. Әбисе Кальбибәдән, олы яшьтәгеләрдән ишеткән татар халык авыз иҗатын бөртекләп җыя, шигырльләр яза. Алар газета битләрендә басылып чыгалар.
Зөлхәбирә ханым газетеда эшләгән чагын искә алып: "Әллә ни озак ара булмаса да, ул вакыт төрле истәлекләр бай хатирәләр белән күңелдә саклана. Мин бигрәк тә авылларга чыгарга ярата идем",-дип искә ала. Җаны-тәне белән газета эшенә бирелгән яшь иҗат иясе 1960 елның гыйнварендә татар газетасының ябылуын авыр кичерә. 1960 елның 1 сентябрендә Казан дәүләт университетының татар теле бүлегенә укырга керә. Күңеле белән һәрчак татар мохитына, сәнгатькә омтылган яшь студентка ашкынып Казанга килә. Университетта укудан тыш үзлегеннән күп әзерләнә. Буш вакытын фәнни китапханәдә үткәрә, студентлар хорында җырлый. Казанда ул елларда яшәп иҗат иткән татар язучылары, шагыйрьләр белән якыннан аралаша. "Азат хатын" журналы, "Татарстан яшьләре" газетасында штаттан тыш хәбәрче була. Клара Булатова, Салисә Гәрәева, Шамил Маннапов белән шигърият дөньясында кайныйлар. Кызганыч, Казанда матур гына башланып киткән студент тормышы озакка бармый. Баш авыруы белән авырып китеп, читтән торып уку бүлегенә күчергә мәҗбүр була. Зөлхәбирә ханым туган авылына кайтып, укытучылык хезмәтен дәвам итә. Авылдашлары арасында Казан, Татарстан, татар тарихы, әдәбияты турында даими мәгърифәт укуы алып бара. Зөлхәбирә Ижбердиева 1965 елда Гурьевның 5нче сигезеллык мәктәбенә директор итеп эшкә алына. Аңа җитәкче вазыйфаларыннан башка укытучы, мәктәп интернаты мөдире эшләрен дә башкарыргатуры килә. Казанга сессияләргә йөрергә мөмкинлеге калмый, Гурьев дәүләт педагогия институты ректоры соравы буенча, документлары читтән торып уку бүлегенә күчерелә. Казахстанда эшләү дәверендә З.Ижбердиева Урта Азия халыкларына мәгърифәт, сәнгать нуры алып килә. Татар халкының күренекле шәхесләрен, шагыйрьләрен, композиторларын халыкка таныта. Шәһәр пропагандисты хезмәтен үти. Дүрт тапкыр район Советына халык депутаты булып сайлана. 1975 елда туган ягына күчеп китәргә җыенган мәктәп директорын Гурьев зур хөрмәт белән озата.
Хезмәт биографиясенең калган ягын - 20 ел Идел Буе районының Бирюковка авылы белән бәйли. Шуның 5 елы мәктәп директоры, калган елларда кичке мәктәп мөдире, тарих укытучысы хезмәте.
Яңа җирдә дә җәмәгать эшләре белән шөгыльләнә, озак еллар педагогия укуы лекторы хезмәтен үти. З.Ижбердиеваның барлыгы 50 ел хезмәт стажы. Шуның 42 елы педагогик хезмәт. Озак еллар укытучылык һәм җәмәгать эшләренә катнашкан өчен күп тапкыр дәуләт бүләкләренә лаек була.
Зөлхәбирә ханым кайда гына эшләмәсен, татар хатын-кызларына хас сыйфатлары белән күпләрне сокландыра. Үзенең нугай-татар баласы булуы белән горурлана. Яшь чагыннан алып шигырьләр яза, нугай, татар халык авыз иҗаты белән тирәннән кызыксына, гомере буе көндәлек алып бара.Тормыш кырын бик җыйнак, бары белән канәгать булып үтә. Җыйган дөнья малы - китаплары.
Җанайда эшләгәндә димләп татар егетенә кияүгә чыга.Тик гаилә учагы гөрләп китә алмый.
Зөлхәбирә апаның доньяга китергән бердәнбер баласы үле тугач, гаилә бөтенләй дә таркала (Урусовлар нәселе хатын-кызлары гомер-гомергә бәхетсез булганнар). Үги әтисеннән туганнарының балаларын, оенә алып укыта, тәрбия бирә. Мәктәптән сон, училище, техникумнарда, институгларда укыта, кулларына һөнәр биреп, балаларга тормышта үз юлын табарга ярдәм итә.
1973 елда балалар йортыннан тәрбиягә 1 яшьлек кыз бала ала. Хәзер кызы авырап китү сәбәпле, З.Ижбердиеваның кулында кызының 8 яшьлек баласы-оныгы тәрбияләнә. Бу - Зөлхәбирә апаның өендә тәрбияләнүче 5-нче бала.
Фәрит хәзер 2-нче класста, яхшы укып йөри. Кичләрен, ял көннәрен әбисе белән корьән укый, гарәп графикасын өйрәнә. Олы яшьтә булуына карамастан аның карамаганда калган оныгын тәрбияләүгә күп көч куя.
Зөлхәбирә ханым авылдашлары, райондашлары алдында, "Дуслык" җәмгыятендә зур абруйга ия. Гомер-гомергә күршеләре, туганнары белән дус, тату яшәгән. Аның үткән юлы зур тормыш тәҗрибәсе. Караңгы төннәрдә күпләрне үзенең нуры белән яктырткан, күпләргә маяк булган. Аның турында берәү дә начар сүз әйтергә кыймас. ул күп сүзле кеше түгел. Әмма аның фикере белән килешмәгән кеше дә аз булыр. Ул кешегә йомшак күз белән карый, шул үк караш белән кешене тоя, сизә.
Зөлхәбирә Урусова-Ишбердиева Әстерхан татарларның йөзек кашына тиң кызы.
Сиксәненче еллар ахырында Русиядә исә башлаган демократик җилләр тәэсирендә Зөлхәбирә ханым Әстерханда милли хәрәкәтне әйдәп баручылар дан булды. "Дуслык" җәмгыятенең Уставын төзүдә һәм аңа нигез салуда мөһим роль башкарды. Җыелышларда рәислек итте, туган тел, гореф-гадәтләргә багышланган кичәләр үткәрде. Ана телөнең матурлыгын нәфисләгән яшьләргә иңдерде, Проектлар төзүдә, карарлар кабул итүдә әйдәп баручылардан булды.
З.Ижбердиева 1990 елда татар-нугай йолаларына нигезләнгән "Балага исем кушу" сценариясен язды һәм сәхнәләштерде. Шул көннәрдән башлап аның тирәсенә каләм тибрәтүчеләр, шигырь язучылар туплана башлады. Һәм ул көчләр өлкә әдәби түгәрәгенә нигез салдылар. Бүгенге көндә өлкә әдәби түгәрәге җитәкчесе буларак, З.Ижбердиева әстерхан шагыйрьләренә ярдәм күрсәтә. Казан дәүләт университетына, педуниверстетка татар теле белгече буенча укырга керергә теләге булганнарны экзаменнарга әзерли. Казан һәм башка яктардан килгән тел, әдәбият, тарих белгечләләренә әстерхан татарлары турында материаллар тупларга ярдәм итә. Казан һәм Әстерхан археологлары белән Алтын Урдада, казу эшләрендә берничә тапкыр булды, хезмәттәшлек итте.
Ана телен өйрәнү, халыкның милли аның күтәрү -"Дуслык" җәмгыятенең иң мөһиле бурычы. 1989-90 елларда Әстерхан өлкә мәгариф бүлеге татар җәмгыяте белән шәһәрнең татарлар тупланып яшәгән төбәкләрендә татар авылларында, педучилищеда, пединститутта татар теле дәресләре укытыла башланды. Бу өлкәдә Зөлхәбирә апа иң авыр йөкне тартты, авылдан килеп тулай торакта торып укытып йөргән чаклары булды. Татар теле укытучыларына методик дәресләр бирде, уку әсбаплары белән булышты. Мәгариф бүлеге белән уртак тел табып четерекле мәсәләләрне чиште. Авыл һәм шәһәрдә ана телен укыту очен бәрәкәтле җирлек әзерләде. Ул көннәр турында З.Ижбердиева:
- Равиль Патеев белән Н.Крупская исемендәге китапханәдә татар телен укытуны оештырдык. 12 дән алып 76 яшькә кадәр 100 кеше җыелды. Тагын укытучылар алып, укучыларны оч торкемгә бүлдек: 1нче группада бераз булса да сөйләшә алганнар, 2нче группада бераз булса да яза алганнар, 3-нче группада - телне бөтенләй белмәүчеләр.Үзем өченче группаны алдым. 1нче марттан 30 августка кадәр эшләдек. Гомеремдә беренче тапкыр үземне судагы балык кебек иркен, горур хис иттем. Ана телендә укытуның, сөйләшүнең ләззәтен җаным-тәнем белән тойдым. Татар теленең боеклеген, матурлыгын укучыларыма сеңдердем. Группада башка милләт халкы да бар иде. Г.Тукайның иҗатына аерым сәгатьләр бирдем. Уку елы ахырында олкә архивында эшләүче рус хатыны Черкасова Вера Павловна тактага бер хатасыз белдеру язып куйды. Света Тюменоватирән мәгънәле сочинение язды. Килгәндә ботенләй татарча белмәгән Альбина Муртазина Казан дәүләт университеты татар теле факультетының әзерлек курсына барып килде. Университетны уңышлы тәмамлап, Казанда дин сабагы һәм татар теле могалимәсе булып эшли (хәзер исемен дә Җәмиләгә алыштырды). Иң тырыш укучым 76 яшьлек Глюза Галина Викторовна булды. Ул дәресләргә шул кадәр җитди әзерләнә иде. Хәттә "Русско-татарский" разговорникны күчереп язды» - дип искә ала.
1907-1914 елларда Әстерханда Абдрахман Гомәри (Гомеров) нигез салган "Идел" газетасы чыгып килгэн. "Дуслык" җэмгыяте аякка баскач "Идел"не җанландыру мәсәләсе көн тәртибенә куелды. З.Ижбердиева газетаны гамәлгә кую һәм оештыру эшләрөн башлап йөручеләрдән булды. Газета чыга башлагач, әстерхан татарлары тарихы, күренекле шәхесләребез турында язучы даими штаттан тыш хәбәрчебез хезмәтен башкарды.
1998 елда "Идел" газетасы оештырган "Туган ягым" бәйгесендә З.Ижбердиева "Древний род - Урусовы из Килинчей" исемле материал белән катнашты һәм 1нче дәрәҗә диплом, кыйммәтле бүләк белән буләкләнде. Шул елның җәендә Казанда Алтын-Урда темасына багышланган халыкара фәнни гамәли конференция үтте. Конференциядә катнашучы галимнәр, тарих фәннәре докторлары: Казаннан күренекле археолог Альберт Әхмәтҗан улы Бурханов, Дамир Исхаков, АКШтан Шамил Юлай оглы Алтын-Урда җирләрендә булдылар. "Дуслык" җәмгыятендә "Түгәрәк өстәл" дә катнаштылар һәм Зөлхәбирә ханымның эшенә: "Тематик конференцияләрдә катнаша алырлык фәнни эшкә тиң хезмәт"дип бәя бирделәр.
Зөлхәбирә апа Урусовлар турында материалларны гомере буе җыя. Аның ое Урусовларны табыштыра, гомерлек нәсел җепләре белән бәйли. "Идел" газетасында затлы нәсел турында материаллар басыла башлагач, нәсел җепләре белән танышырга теләүчеләрнең саны бермә-бер артты. З.Урусова-Ижбердиеваны эзләп Урусовлар нәселе Россиянең төрле почмакларыннан киләләр.
Зөлхәбирә Фәрит кызы бүгенге көндә Урусовлар нәселеннән чыккан шактый олы нәселенең тарихын белүче, Әстерханда киләчәктә аларны бербөтен итеп тупларга омтылучы мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе.
Тубән Идел буйларында, Әстерхан далаларында гомер-гомергә татар, нугай бер булып, дус яшәгәннәр, катнашып беткәннәр. "Идел" газетасына нигез салучы А.Гомәри, нугай алфавитын төзүче мәгърифәтче А.Ш. Джанебеков, "Дуслык" җәмгыятенә нигез салуга юл ачкан ике Ил аксакалының берсе - Фоат бабай Гафаров (20 июнь 2000 елда вафат булды) - бөтенесе дә нугайлар, Казанда укыганнар, куренекле шәхесләрнең шәкертләре. Фоат бабай соңгы сулышына кадэр: "Татар-нугай дип бүлешмәгез, без бер халык - татарлар. Булешу башка көчләр тарафыннан татарны көчсезләндерү, үзара ызгыштыру өчен эшләнгән сәясәт ул. Татар уз тарихын узе язарга тиеш. Мин узем нугай, туксан яшькә җитеп, татар белән нугай арасында аерма күрмәдем. Гомере буе халыкка хезмэт иткән Зөлхәбирә ханым нугай баласы. Аны ничек итеп ике якка бүләргә, мин белмим. Бар кочегезне биреп, Русиянен, көньяк чигендә яшәүче әстерхан татарларын бербөтен итеп саклап калыгыз"- дип күзен йомды. Зөлхәбирә апа үзе: "Тумышым белән нугай. Татарча белем алдым, укыттым, иҗат итәм. Рус мәктәпләрендә укытучы хезмәтен башкардым, - ди. Татар-нугай бүленешенең сәяси хата икәнен Алтын Урда, Казан, Эстерхан нугай ханлыклары язмышында аңлатып килә.
"Киләчем минем" китабы Ижбердиеваның гомерлек хезмәт җимеше. Эстерхан татарларының, бигрәк тә яшьләрнең телне белмәүләрен истә тотып, беренче бүлекне русча бирергә мәҗбүрбез. Икенче бүләктә Зөлхәбирә ханымның гомер буе язган шигырьләре - татар, нугай авыз иҗатына багышланган материаллары. Алар әлбәттә бер китапкл гына кереп бетми, ядкарь итеп туплаган мирасын халкына җиткерергә Зөлхәбирә апага ходай сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер бирсен. Аның шигырьләрен аяки өсте генә укып булмый. Аларның һәрберсе тирән фәлсәфи мәгънәгә ия; күп нәрсә турында уйландыралар, үткән тормышка әйләнеп карарга мәҗбүр итәләр. Хәер, моны укучының үзенә калдырыйк.
Мин китап өстендә эшләгәндә Зөлхәбирә апаның кешелек сыйфатлары һәм иҗатында яңа битләр генә ачып калмадым, уземә рухи нур да эстәдем. Китапны үземнең табиблык эшеннән соң, "Дуслык" җәмгыятендәге күп санлы җәмәгать эшләреннән, "Идел" газетасын ясаганнан соң, төннәрен эшләдем. Эшкә алынгач та, рух күтәренкелеге, көч-кодрәт килеп кушыла иде. "Киләчем минем" өлешчә булса да, Әстерханда Урусовлар нәселе эзен яктырткан беренче китап. Ә, 1917 елдан соң, Әстерханда чыгарылган өченче татар китабы (өчесен дә 2000 елда чыгардык). Бу аксөяк нәселенең җаннары китапны коръән көткән кебек көткәннәрен күңел сизә: «Без бу көнне бик озак көттек нәсел-ыруыбыз фатиха белән теләктә тора, көч бирә", - дигән фикер кара төндә күңелгә иңә иде. "Киләчем минем" китабын редакцияләгәндә мин ниндидер көч тәэсирендә эшләдем һәм ул сихри көч минем белән калды да. Китабыбызны кайбер сәбәпләр аркасында кыска вакытта, ашыгып ясарга мәҗбүрбез.
3. Ижбердиева иҗатында, "Тамырларда ирек сөйгән Сөембикәнең гореф гадәтләре чагыла", - дип яза. Аның һәр сүзе, һәр адымы берничә тапкыр үлчәнгән. Бу һәр хәлдә мөмкинлектән файдаланып, һаваланып алу да түгел. Зөлхәбирә апа үзенең эчке дөньясына җиз иләктән үткән бик сирәкләрне генә якын китерә, дөресрәге, иманына туры килерлек юлдашларны үзе сайлап ала. Тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкән кеше буларак, төрле шартларда да, үз фикерен ерактан башлап, фикердәшенә үтемле тәрбия чарасы итеп җиткерә. Зөлхәбирә апа күзгә бәрелеп тора торган кеше түгел. Бер караганда гади генә авыл укытучысы, шәхес буларак танышкач, ул сине гаҗәеп дөньяга алып кереп китә. Ул дөньяның үз агымы, үз үлчәме бар, аны сизә белергә, тоя белергә кирәк. Миңа моның өчен 10 еллап вакыт кирәк булды. Золхәбирә апа белэн булганда гүя вакыт кирегэ ала, мин үземне Әстерхан, Нугай ханлыгы заманнарында яшәп алган кебек сизәм. Аның белән булган вакытларда күп тарихи сорауларга җавап таптым. 3. Урусова-Ижбердиева белән озак гомер аралашып яшәгән нечкә күңелле профессиональ иҗат кешесе шул нәселнең якты йолдыз кебек балкыган Казан ханбикәсе Сөембикәнең портретына өстәмә табигый бизәкләр табар иде. Зөлхәбирә ханымның тормыш һәм иҗат юлы бүгенгә эле тулысынча Әстерхан татарларына да таныш түгел.
Безнен, алда татар, нугай ханлыкларының өйрәнелмәгән яңа бите. Тарихчыларга җиң сызганып эшләргә яңа офыклар ачылды.
Әстерханда Урусовлар данын кире кайтару - шул якларда яшэгэн татар - нугай халкының намус эше. Беренче буразналар сызылды, туфракка бәрәкәтле орлыклар салынды кебек. Яшь үсентеләр бүгенге заманның салкын җилләренә, кар-бураннарына каршы торырлык булып, ныгып, бу асыл нәселнең тирән катламнары белән кушылсыннар иде. Буыннарнын, озелгән чылбырын дәвам итүдә бүгенге көндәге Урусовларның үзләреннән дә тормыш күпне таләп итә.
1999 елның 5-7 июлендә әстерханда Бөтендөнья татар Конгрессының күчмә утырышы узды. Күчмә утырышы эше арасында Зөлхәбирә ханымны "Сөембикә" журналының баш мөхәррире, "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Роза Рахматулловна Туфитуллова үзе Киләчегә килеп, юбилей белән котлап китте. Соңгы вакытта сәламәтлеге какшаган Зөлхәбирс апага бу тарихи вакыйга иң яхшы тән һәм җан дәвасы, булды. Үзенә карап әйтелгән һәр сүзне, үзенә карап төбәлгән һәр күзне күңеленең иң тирән почмагына сеңдереп баручы Зөлхәбирә апа: "Роза Рахматуллованың Киләчегә килүе - авыл тарихына кереп калды. Бу мине 70 яшемә иң зур бүләк, үткән юлыма бәя бирү, җирдә яшәүемнең мәгънәсе",- дип бәяли.
"Дуслык" җәмгыяте рәисе урынбасары, "Ак калфак"ның Әстерхан бүлеге җитәкчесе

Наилә Яүширмәле.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013