Бүген Әдипләр: Рәүф Игъламов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәүф Игъламов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Фәрит Ибраһимов
Мартемьян Иванов
Рәүф Игъламов
Рәүф Игъламов
(1941-2016)
Театр белгече һәм тәнкыйтьче Рәүф Мәхмүт улы Игъламов 1941 елның 19 октябрендә Казан шәһәрендә татарның күренекле архитекторы Мәхмүт Камал улы Игъламов (1908-1973) гаиләсендә дөньяга килә. 1959 елда шәһәрнең 89 нчы урта мәктәбен тәмамлый һәм архитектор әтисенең һөнәри белгечлеген дәвам иттерү теләге белән Казан төзүче-инженерлар институтына укырга керә. Ләкин бер-ике елдан, төгәл фәннәргә күңеле ятмыйча, институтта укуын ташлап, 1962 елдан Казан театр училищесында укый башлый. Училищены драма артисты дигән диплом алып тәмамлагач, 1966-1971 елларда Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтының театр белгечлеге факультетында югары белем ала. Казанга кайткач, 1971 елдан Казан мәдәният институтының (1995 елдан мәдәният һәм сәнгать академиясе) әдәбият һәм сәнгать тарихы кафедрасында ассистент булып эшли башлый. 1974 елдан шул ук кафедраның өлкән укытучысы, 1994 елдан 2002 елга кадәр «Заман драматургиясенең теоретик нигезләре», «Драма теориясе», «Татар театр сәнгате тарихы» кебек махсус курслардан студентларга лекцияләр укый. 1981 елда, үзлегеннән әзерләнеп, Мәскәүдә «Татар совет театры формалашуында Кәрим Тинчурин драматургиясенең роле» дигән темага сәнгать фәннәре кандидатлыгына диссертация яклап кайта.
Сәхнә әдәбияты белгече һәм тәнкыйтьчесе буларак, Р.Игъламов Казан һәм Мәскәүнең көндәлек матбугатында узган гасырның җитмешенче елларыннан языша башлый. Ул — татар драматургиясе һәм тарихына караган оригиналь фикерле дистәләрчә күзәтүләр, очерк язмалары, Кәрим Тинчурин драматургиясенең үзенчәлекләрен яңача теоретик нигезгә куеп тикшергән гыйльми хезмәтләр, шул җөмләдән «Күренекле драматург» («Выдающийся драматург», 1987) дигән монография, татар драматургиясенең классигы Галиәсгар Камал, сәхнә әдәбияты осталары Риза Ишморат, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев кебек драматурглар, Фуад Халитов кебек актерлар турында язган иҗат портретлары һәм белешмә-мәкаләләр авторы. Р.Игъламов шулай ук Казан курчак театры тарихына багышланган кулланма-дәреслек һәм «Искусство играющих кукол» (2004) дигән китап авторы буларак та билгеле.
Ул 1991 елдан «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә.
Р.Игъламов — 1989 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Выдающийся драматург. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. — 112 с. — 1400 экз.
Искусство играющих кукол. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2004. — 232 с. — 2000 экз.
Испытание временем: доклады, статьи, рецензии о татареком театре и драматур-гии. — Казань: Отечество, 2007. — 260 с.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Сафиуллин Ю. «Әкият» дөньясына чакыру // Мәдәни җомга. — 1999. — 17 дек.
Арсланова Ф. Гадел тәнкыйтьче, олуг остаз // Шәһри Казан. — 2001. — 19окт.
Арсланов Г. Алда әле якты үрләр бар // Мәдәни җомга. — 2001. — 26 окт.
Гыймранова Д. Шигъри йөрәкле тәнкыйтьче // Ватаным Татарстан. — 2001. —30 нояб.
Сибгатуллина Э. Книга о Тинчурине // Сов. Татария. — 1988. — 27 марта.
Кожевников Л. Новая книга // Идель. — 2004. — №11. — 30-35 б.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013