Бүген Әдипләр: Ямаш Игәнәй
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ямаш Игәнәй


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Булат Ибраһимов
Ямаш Игәнәй
Иделбикә
Рим Идиятуллин
Хәмидә Идиятуллина
Нурия Измайлова
Илсөяр Иксанова
Рәйсә Имамиева
Фаил Ислам
Зимфира Исламова
Фәйрүзә Исмәгыйлева
Әхмәт Исхак
Әнәс Исхаков
Гөлфия Исхакова
Ләйсән ИСХАКОВА
Наил Ишмөхәммәтов
Йолдыз
Ибраһим Йосфи
Зөлфия Йосыфалиева
Йосыфбик
Ямаш Игәнәй

(1938-1997)

Ямаш Игәнәй (Ананий Нестер улы Малов) 1938 елның 10 январенда Татарстан АССРның Сарман районы Ләке авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1955 елда Сарман урта мәктәбен, 1958 елда Лубян урман техникумын тәмамлагач, бераз вакыт Башкортстан урман хуҗалыгында үз белгечлеге буенча эшли. 1958—1960 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, туган районының Рантамак һәм Азалак авылы мәктәпләрендә балалар укыта, бер үк вакытта Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә читтән торып укый. Аны 1967 елда тәмамлый. 1965—1978 елларда Баулы һәм Мамадыш район газеталарында хатлар бүлеге мөдире, 1978—1980 елларда Чаллы шәһәрендә чыга торган «Кама таңнары» газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. 1980 елның апреленнән ул Брежнев шәһәрендәге ит комбинатында инженер хезмәтен башкара. 1964 елдан КПСС члены иде.
Ямаш Игәнәй поэзия жанрында иҗат итә. Шигырьләре көндәлек матбугатта («Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында, «Казан утлары», «Азат хатын», «Чаян» журналларында), күмәк җыентыкларда җитмешенче еллардан басыла башлый. 1981 елда «Сәфәр чыгам» исемле беренче җыентыгы дөнья күрә. Яшь татар поэзиясендә ул үзенең тормыш, яшәү турында, кичергәннәре турында фәлсәфи уйланулар рәвешендә язган кыска шигырьләре белән билгеле.
1983 елда шагыйрьнең кече яшьтәге балалар өчен «Йолдыз булып ян» һәм 1984 елда «Хәзинәләр иле» исемле китаплары басылып чыкты. Ямаш Игәнәй—1982 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сәфәр чыгам: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1981.—127 б., портр. 2000. Рец.: Маннапов С. Очарга дип туган...— Татарстан яшьләре, 1981, 29 дек.
Йолдыз булып ян: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1983.—24 б. 10000. Хәзинәләр иле: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 19-84.—62 б. 2400.
Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013