Бүген Әдипләр: Галимҗан Идриси
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Галимҗан Идриси

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Фәрит Ибраһимов
Мартемьян Иванов
Рәүф Игъламов
Галимҗан Идриси
Кадрия Идрисова
Илтани Илялова
Мөҗип Имамов
Мидхәт Исламов
Рамил Исламов
Дамир Исхаков
Госман Исхакый
Сәгадәт Исхакый (Чагатай)
Фәрит Йосыпов

Галимҗан Җәгъфәр улы Идриси 1887 елда Кызылъяр (хәзерге — Петропавловск) шәһәрендә туган. Әтисе чыгышы белән Казан якларыннан, әнисе - Буадан. 1907 елда Бохарада белем алганнан соң, ул 5 ел Истанбул университетында фәлсәфә һәм дин фәннәрен өйрәнгән. 1912 елда кире Русиягә кайтып, бераз вакыт атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсендә шәкертләргә дәрес биргән. Бу шәхеснең «күпкырлылыгы» инде шул чорда ук күренә башлаган - мәсәлән, татар вакытлы матбугатында аның каләме астыннан чыккан күпсанлы мәкаләләрендә ул нинди генә мәсьәләләргә алынмаган. Дин, мәдәният, сәясәт темалары гына кызыксындырмаган аны, ул хәтта авыл хуҗалыгы яки машиналар төзү турында да мәкаләләр авторы була яки «Шура» журналы битләрендә «Без ни өчен уңагай» яки «Наполеон мөселман булганмы?» дигән мәкаләләр дә бастыра.

1913-1914 елларда, бер ел чамасы Г.Идриси Швейцария һәм Бельгия университетларында телләр өйрәнү һәм фәлсәфә өлкәсендә белемен тирәнәйтә һәм Европадан юлын туры Истанбулга тота — биредә ул 1915 елның сентябренә кадәр Йосыф Акчура җитәкләгән «Төрек йорты» журналында икенче мөхәррир вазифаларын үти. Телләр дигәч, Г.Идриси бу өлкәдә гаҗәеп дәрәҗәдә сәләтле булган: ул татар һәм рус телләреннән тыш төрек, фарсы, казакъ, үзбәк, француз һәм алман телләрен камил белгән.

Ниһаять, 1915 ел көзендә язмыш Галимҗан Идрисине Алманиягә китерә -амбицияләре бик куәтле бу яшь кешегә (аңа бу вакытта әле 27 яшь кенә) Беренче бөтендөнья сугышы тиз күтәрелеп китәргә шанс биргән булып тоелган, ахрысы. Алман Хәрби министрлыгы белән тыгыз элемтәгә кереп, ул башта Вайнберг лагеренда татар хәрби әсирләре арасында пропаганда алып барган, милләттәшләренә «җиһад»ның максатларын аңлаткан. Бу эшне ул бирелеп һәм тырышып башкарган, күрәсең, шуңа күрә 1916 елның мартында имамлыкка иң кулай кандидатура булып табылган.

Сугыш елларында бу урында Галимҗан Идриси бик зур эшләр башкара. Һәм тора-бара Русия мөселман әсирләренең идеологик башлыгына әйләнеп китә. Ул - барлык мөселман бәйрәмнәрен оештыручы, армый-талмый әсирләрнең матди һәм рухи мәнфәгатьләрен кайгыртучы, актив журналист (татар телендә әсирләр өчен чыккан «Әл-җиһад», «Татар иле», «Яңа тормыш» газеталарында хезмәттәшлек иткән автор). Әсирләр белән эшчәнлеге өчен Идриси соңра Алмания президенты Фридрих Эбертның рәхмәт хатына да лаек булган. Җитәкче, оештыручы булу, күрәсең, аны бик мавыктырган — 1918 ел башында, сугыш әле барган вакытта Идриси Алманиядә беренче (һәм соңгы) татар хәйрия җәмгыятен оештырып җибәрә — ул «Русия мөселман шәкертләренең ярдәмләшү җәмгыяте» дип аталган һәм 1924 елга кадәр эшләп килгән. Татар хәйриячелеген чит ил шартларында дәвам иткән бу җәмгыять Алманиядә белем алган татар студентлары, 20нче еллар башында, дәүләтара килешү нигезендә, Алманиягә Совет Русиясеннән берничә йөз мөселман студенты укырга килгән) һәм хәрби әсирләр арасында арадашчы да, аларга матди һәм рухи терәк тә булган, мөселманнарны бер-берсе белән бәйләгән.

Әсирләрне студентлар белән якынайткан (бик үзенчәлекле бәйләнеш!) бер документ текстын китерәсем килә (аны узган ел Берлин китапханәсеннән тапкан идем). Студентлар җәмгыяте барлыкка килгәч, Г.Идриси Берлин басмаханәсендә әсирләр өчен ике телдә (алманча һәм татарча) васыятьнамә формулярын бастырта. Аның эчтәлеге:

«Авыру булсам да, бик авыраеп китмәс борын, гакылым башымда вакытта түбәндәге васыятемне ике шаһит хозурында яздырып кулымны куям.
Халис милкем булган ... марк вә ... сум акчамнан
... марк вә ... сумы «Русияле ислам шәкертләренә ярдәм җәмгыяте»нә бирелсен.
... марк вә ... сумы үземнең рухыма вә әткәм-әнкәмнең рухларына Коръән хәтем итүчегә бирелсен.
... марк вә ... сумы мине юып кәфенләүче вә зиратка алып барып күмүчеләргә бирелсен.
... марк вә ... сумы өемдәге хатын, бала-чагама, әткәм белән әнкәмә җибәрелсен.
Ошбу васыятемне Вюнсдорф лагерендагы хәзрәтебез Галимҗан Идриси әфәнде җиренә җиткерсен.
Гакылым камил хәлдә васыять итүче:
Мәрхүмнең васыяте гакылы дөрест вакытта әйткәнлегенә гүаһлык итүче шаһидлар» (текстны бераз хәзерге тел нормаларына якынайтып бирәм).

Әсирнең нинди милке булсын инде? Шулай да, тексттан күренгәнчә, вафаты турында уйлаганда, ул әти-әнисен, бала- чагасын түгел, ә беренче чиратта Г.Идриси тарафыннан оештырылган җәмгыять турында уйланырга тиеш булган...

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Галимҗан Идриси Алманиянең Хәрби министрлыгы белән генә түгел, ә Тышкы эшләр министрлыгы белән дә тыгыз элемтәдә булган. Аның соңрак язылган автобиографиясендә искә алынганча, ул, 1921 елның 21 июненә кадәр Тышкы эшләр министрлыгының рәсми хезмәткәре вазифасын үтәп, «төрле оешмалар һәм Алманиядә әсирлектә булган мөселманнар арасында элемтәләр урнаштырып, аларның ышанычлы вәкиле» булган. Сугыш беткәннән соң, Г.Идрисинең тормышында өр-яңа этап башланып киткән. Нәрсә белән генә шөгыльләнмәгән ул 1920-1940 елларда: Русиядән Алманиягә укырга яшьләр китерткән, Бохара совет республикасының Алманиядәге вәкиле булган, Берлинда тагын бер мөселман оешмасын башлап җибәргән, Берлин университетында укып алган, нацистлар чорында Тышкы эшләр һәм Пропаганда министрлыкларында хезмәттәшлек иткән (соңгысында ул гарәп һәм төрек редакцияләрен җитәкләгән), Гитлерның «Майн кампф» китабын фарсы теленә тәрҗемә иткән, 1940 елда алман ватандашлыгын алган, Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, алман түрәләренә донослар язып, барлык төрки халыклардан булган күренекле сәяси эмигрантларны пычракка батырып бетергән...

Сугыштан соң ул башта Швейцариягә, аннан соң Мисырга һәм, ниһаять, Согуд Гарәбстанына барып урнаша һәм 1959 елда вафат була. Соңра атасының җәсәден улы Илдар Алманиягә, Мюнхен шәһәренә кайтарта...

Гаҗәеп каршылыклы, катлаулы һәм, һичшиксез, фаҗигале язмыш... Галимҗан Идрисинең тормышы, минемчә, аерым китапка һәм киносценарийга лаек...

Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ,
тарих фәннәре докторы, профессор
Казан утлары № 4, 2014.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013