Бүген Әдипләр: Идрис Әхмәтов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Идрис Әхмәтов


Флера Абдуллина
Роза АБЗАЛОВА-СӘЛМАНОВА
Руслан Айсин
Миләүшә Айтуганова
Илгизәр Акмал
Йосыф Акчура
Зөһрә Акчурина
Гали Акыш
Наил Алан
Дулат Али
Рушания АЛТАЙ
Дамир АСЫЛОВ
Сәләх Атнагулов
Римма Афзалова
Рамис Аширов
Флорид Әгъзамов
Шамил Әләветдинов
Тәүфикъ Әйди
Илшат Әминов
Кәүсәр Әминов
Илдус Әмирхан
Марат Әмирханов
Хәмит Әскәров
Рәдиф Әхмәдиев
Шәһит Әхмәдиев
Гөлсинә Әхмәрова
Инзилә Әхмәтгәрәева
Идрис Әхмәтов
Айгөл Бәдретдинова
Лилия Нурмөхәммәтовa
Раилә Сабирова
Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА

Каләмдәшнең алтмышы кабатланмас язмышы

Идрис Әхмәтов Гомер баскычыңның алтмышынчы буынына менеп баскан хәлдә артка бер борылып карагансыңдыр, каләмдәшем. Уфтанма да, үкенмә дә. Тормыш йомгагыңның безнең күз алдында сүтелгән кадәресен лаеклы уздың. Гаиләң үрнәк, ул-кызыңны йөзеңә кызыллык китермәслек итеп тәрбияләдең, йорт-җирең җитеш, хезмәтең белән хөрмәт казандың.
Хәтерлисеңме? Моннан 38 ел элек, ямьле май аенда Казан-Балык бистәсе автобусыннан төшеп тәүге мәртәбә безнең тупракка аяк бастың. Ул вакытта дулкын кара чәчләрең иңнәреңә төшеп тора иде әле.  Күлмәк изүеннән тельняшкаң шәйләнә, галәмәт киң балаклы чалбарың якорь сурәтле каеш белән буылган. Җырдагычарак итеп әйтсәк, моряк булганың әллә каян күренеп тора иде инде.
Әлки районының Яңа Чаллы авылында дөньяга аваз салган мишәр малае Балык бистәсенә ничек килеп чыккан да, ничек тамыр җибәргән соң? Ишле гаиләдә үскән Идрисебез 8 сыйныфны тәмамлагач ук бәхет эзләп туган йортыннан чыгып китә. Бөтен сала баласын Казан каласы үзенә тарта бит инде. Башкаладагы бер техник училищены тәмамлагач,16 нчы мотор төзү заводында тимер кыра, кичке мәктәптә урта белем эсти. Яше җиткәч Төньяк диңгез флотында хезмәт итә. Янә  Казанга кайтып заводка урнаша.
Ә көннәрнең берендә Балык бистәсе районы партия комитетында эшләүче әтисенең энесе Әдһәм үз янына чакыртып ала егетне.    ”Әйдә, энекәш, район газетасына фотограф кирәк, эшләп кара әле”, ди. Фотоаппарат белән азрак мавыккан Идрис риза була инде. Ул вакытта биредә гомерлеккә калачагын башына да китерми. Менә җәй көне Кама буенда  ял итеп ятармын да кире заводыма кайтып китәрмен дип уйлый. Әмма диңгезне хәтерләткән чал Чулман, сихри табигать әсир итә авыл баласын. Мавыктыргыч фотожурналист хезмәте дә күңеленә хуш килә. Шулар өстенә типографиядә эшләүче Рәмзиякәй йөрәгенә ут сала... Йә шуннан соң китеп кара...
Тынгысыз егет үҗәтләнеп фото сәнгатен үзләштерә башлый. Кочак-кочак махсус әдәбият укый. Фотоаппаратын асып, күп вакытта җәяүләп район авылларын иңли, тормыш мәктәбен уза. Белеме җитешмәгәнлекне аңлап КДУның журналистика факультетына керә. Мәскәүнең Халык сәнгате университетында белемен күтәрә. Тырыша, морадына ирешә торганнардан Идрис абый. Тиздән һөнәренең чын остасына әверелә. Район тормышын яктырткан фотолары өлкә, үзәк матбугатында да күренә башлый.
 Журналистика факультетын тәмамлагач, Идрис Әхмәтов авыл хуҗалыгы бүлеге хәбәрчесе, хатлар бүлеге мөдире булып эшләде.
2008 елдан бирле ул мөхәррир урынбасары–җаваплы сәркатип вазыйфаларын башкара.  1977 елда СССР Журналистлар берлегенә кабул ителә. Хәзерге көндә ул Татарстан Журналистлар берлегенең район оешмасын җитәкли. 2009 елда “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булды.
Безнең яшь, газетаның иҗаттан кайнап торган чагы. Редакция машинасына төялеп авылларга чыгып китәбез. Идрис абый белән бер тирәгә туры килсәң рәхәт инде. Аны һәр авылда колач җәеп каршылыйлар, эте дә бете дә таный дигәндәй. Сый, хөрмәтен дә жәлләмиләр. Шуннан кайтып беребездән-беребез уздырып репортаж, зарисовкалар язарга утырабыз. Мин, фәкыйрегез, каян башларга белмичә ручка башын кимергән арада Идрис абый бер-бер артлы мәкаләләрен сәркатипкә кертә тора. Оперативлыкка килгәндә, күбебезнең борынына чиртә инде ул. Авыл хуҗалыгы темасына аннан да күбрәк, белеп язучы юктыр инде бездә. Чөнки үзе дә “фермер”. Кайвакыт үз итеп шулай дип эндәшәм. Фермер дими ни дисең. Мин белә белгәннән сыер асрый, үгезләр симертә, кош-корт үстерә. Шуның өстенә иң күп мәкалә язучы да ул, районны аркылы-буйлы йөрүче дә Идрис. Ничек өлгерә, булдыра?! Хәзергә кадәр аңлап бетерә алмыйм. Аның өчен мишәр егете Идрис булып туарга кирәктер инде, җәмәгать. Һөнәри яктан бәяләгәндә, Идрис абыйның тагын бер осталыгы бар. Теләсә кемгә тел ачкычы таба ул. Тәккәбер нәчәльникләрне дә сөйләштерә, наркоманның да эч серен ала.
Күпләр белмидер дә әле, безнең Идрис дистәләрчә мәртәбә кан биргән, берничә кешенең гомерен саклап калган донор да әле. Менә шулай ялкынланып, һаман каядыр ашыгып, иҗат итеп яши торгач 60 яше тулганны да сизми калды бугай ул. Хәер бу яшьне биреп тә булмый әле аңа. Һәр елны район күләмендәге чаңгы ярышларында яшьрәкләрне дә артка калдырып призлы урыннар алып килә.
 Каләмдәшебезне юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Тормыш кыенлыкларына бил бирмичә, сау-сәламәт булып озак яшәвеңне телибез. Шәхси тормышыңда да, иҗатыңда да яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын.


Илгиз Җамалиев.

www.Rrsloboda-rt.ru/tt/

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013