Бүген Әдипләр: Газиз Иделле
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Газиз Иделле


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Хәбир Ибраһим
Галимҗан Ибраһимов
Лира Ибраһимова-Вәлиди
Саимә Ибраһимова
Энҗе Ибраһимова
Газиз Иделле
Газиз Иделле

1905-1985

Газиз Иделле (Габделгазиз Сәлах улы Усманов) 1905 елның 26 декабрендә Әстерхан шәһәренең Тияк бистәсендә эшче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне «Да-релтәхсил» дигән мәхәллә мәдрәсәсендә ала, Бөек Октябрь революциясеннән соң ике еллык рус-татар мәктәбендә укый. Бик яшьли хезмәт эшчәнлеген дә башлап җибәрә: пароходлар ремонтлау, такта яру заводларында, аптекада төрле эшләрдә эшли, 1921 елгы ачлык вакытында әтисе үлгәч, Әстерхан тирәсендәге бер казакъ авылына барып, авыл советында язу-сызу хезмәтендә була.
1923 елда Г. Иделле Свердловск шәһәренә китә Һәм индустриаль техникумга укырга керә, ләкин техникумны тәмамларга туры килми, 1925—1926 елларда Свердловскида татар телендә чыга торган «Сабан һәм чүкеч» газетасы һәм «Шәпи агай» исемле юмор-сатира журналы редакцияләрендә корректор булып эшли. Шушы чорда аның беренче хикәяләре, очерклары һәм фельетоннары языла.
1926 елда Г. Иделле Казанга килә һәм 1930 елга кадәр башта Татарстан Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) аппаратында, соңыннан «Безнең юл», «Атака», «Совет әдәбияты» журналлары редакцияләрендә секретарь булып эшли. Шул журналларда һәм өлкә газеталарында әдипнең беренче хикәяләре, очерклары басылып чыга («Кабул булмаган корбаннар», «Саҗидәкәй», «Икмәк һәм хатын» һ. б.). 1930 елда «Пумала башлар» исемендәге хикәяләр җыентыгы дөнья күрә.
1930—1940 елларда Г. Иделле Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, армия матбугатында актив языша, соңга таба дивизия газетасының редакторы булып эшли. Армиядән демобилизацияләнеп кайткач, озак еллар «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Социалистик Татарстан») газетасында бүлек мөдире, Татарстан радиокомитетында баш редактор, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында җаваплы редактор, Татарстан Язучылар союзында әдәби консультант һәм яшь язучыларның «Үсү юлы» альманахында редактор булып эшли.
Бөек Ватан сугышы елларында Г. Иделле, партиянең ҮК пропгруппасы составына кертелеп, 1943 елда фашистлардан яңа гына азат ителгән Донбасска җибәрелә һәм шул төбәктәге шәһәр-авылларда, шахталарда, завод-фаб-рикаларда докладлар, лекцияләр укып йөри. Бер үк вакытта, «Совет Татарстаны» газетасының махсус хәбәрчесе буларак, газета битләрендә, «Донбасстан хатлар» дигән репортажлар циклы бастыра. 1944—1945 елларда исә язучы, партия өлкә комитетының йөкләмәсе белән, Беренче Украина фронтында иҗади командировкада булып, «Ватан намусы өчен» исемле фронт газетасында эшли һәм соңыннан үзе туплаган материаллар нигезендә, совет сугышчыларының героик көрәше һәм батырлыклары турында күп санлы очеркларын яза.
Г. Иделле иң элек проза әсәрләре авторы буларак билгеле. Аның повесть һәм хикәяләрендә («Ерак Чытырманлыда», «Рәүфнең балачагы», «Комсызлык», «Очрашулар», «Күпер», «Терсәк» һ. б.) революциягә кадәрге һәм революциядән соңгы тормыш күренешләре, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары төп урынны алып тора. Ул шулай ук драма әсәрләре дә яза. Аның 1933— 1935 еллар арасында язылып, 1937 елда аерым китап булып басылып чыккан һәм шул ук елда Татарстан дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган «Дәүләт Бәдриев» драмасы үз заманында уңай бәягә лаек була. Бу әсәрендә автор утызынчы елларда мөһим мәсьәләләрнең берсе булган корткычлыкка каршы көрәш темасын яктырта һәм Дәүләт Бәдриев йөзендә эшчеләрг арасыннан күтәрелеп чыккан җитәкче коммунист образын тудыра.
Г. Иделленең публицистика, әдәби тәнкыйть, тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Ул яңа чыккан китаплар, театр сәхнәләрендә куелган спектакльләр турында көндәлек матбугатта тәнкыйть мәкаләләре һәм рецензияләре белән даими катнашып килде. 1964 елда аның татар әдәбиятының актуаль мәсьәләләренә, язучыларның иҗатларына багышланган тәнкыйть мәкаләләре аерым китап булып басылып чыкты («Язучы һәм аның китабы»). Әдипнең күләмле тәрҗемәләреннән А. Фадеевның «Разгром» («Тар-мар», 1933) романын, П. Павленконың «Счастье» («Бәхет», 1950) романын, Б. Полевойның «Настоящий человек» («Чын кеше», И. Гази, Г, Гобәй белән уртак тәрҗемә, 1949) повестен, Д. Туаевның «Золотоволоcые» («Алтынчәчлеләр», Татар дәүләт академия театры, 1955) драмасын, В. Лаврентьевның «Чти отца своего» («Ата хакы — тәңре хакы», Татар дәүләт академия театры, 1965) драмасын күрсәтеп үтәргә мөмкин.
Әдип мемуар жанрында да уңышлы гына эшләде. Зур бер төркем татар язучыларының 1929 елда Идел, Кавказ, Кырым буйлап ясаган сәяхәте турындагы «Беренче зур сәяхәт» (1980) дигән китапны әдәби җәмәгатьчелек кызыксыну белән кабул итте.
Газиз Иделле 1985 елның 27 июлендә Казанда вафат булды.
Г. Иделле—1929 елдан КПСС члены, 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр. [Авт. биогр. белешмәсе белән].— Казан: Таткнигоиздат, 1955.—178 б., иортр. 4000.
Пумала башлар,—Казан: Татиздат, 1930.—180 б. 3000. Икмәк һәм хатын: Хикәяләр.— М: Центриздат, 1931.—70 б. 4000.
Дәүләт Бәдриев: Драма 5 пәрдәдә, 6 картинада.— Казан: Татгосиздат, 1937.—95 б. 6130.
Гафият Нигъмәтуллин: Очерк. — Казан: Татгосиздат, 1943.—46 б. портр. 10070.— (Ватан сугышы геройлары).
Хикәяләр.— Казан: Татгосиздат, 1947.—147 б. 10 165.
Терсәк: [Хикәя].—Казан: Таткнигоиздат, 1956.—16 б. 25000.
Тормышка мәхәббәт: (Хикәяләр, пьеса һәм мәкаләләр). [Авт. биогр. белешмәсе белән].— Казан: Таткитнәшр., 1959.—388 б. 6000. Язучы һәм аның китабы.— Казан: Таткитнәшр., 1964.—195 б. 3000. Рец.: Галим Р.— Соц. Татарстан, 1965, 20 янв.
Ул көннәр: Хикәяләр һәм пьеса.— Казан: Таткитнәшр., 1967.—162 б. 7000.
Күргәннәрем, белгәннәрем: Пьеса, повесть һәм хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1975.—279 б. 1000.
Беренче зур сәяхәт: Истәлекләр, очрашулар, уйланулар.— Казан: Таткитнәшр., 1980.—184 б. 4000.
Гафият Нигъмәтуллин: Очерк о Герое Советского Союза.— Казань: Татгосиздат, 1944.—44 с. 10000.

Аның турында

Әпсәләмов Г. Газиз Иделле.—Сов. әдәбияты, 1956, № 3, 97—102 б. Минский Г. Алтмышны каршылаганда.— Казан утлары, 1965, № 12, 129—131 б. Миңнуллин Ф. Алгы сызыкта: Г. Иделлегә 60 яшь.— Соц. Татарстан, 1965, 25 дек. Хезмәт шатлыгы: Г. Иделлегә 70 яшь.— Казан утлары, 1975, № 12, 118 б. Ишморат Р. Каләмдәш дустыбыз.—Соц. Татарстан, 1975, 31 дек. Миннуллин Ф. Юбилей писателя.— Сов. Татария, 1965, 25 дек. Ахунов Г. Старший друг и товарищ.— Сов. Татария, 1976, 6 янв.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013