Бүген Әдипләр: Саимә Ибраһимова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Саимә Ибраһимова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Хәбир Ибраһим
Галимҗан Ибраһимов
Рәшит Ибраһимов
Лира Ибраһимова-Вәлиди
Саимә Ибраһимова
Энҗе Ибраһимова
Газиз Иделле
Рахман Ильяс
Габдрахман Ильяси
Җәүдәт Ильясов
Вахит Имамов
Нәкый Исәнбәт
Вәдим Исламетдин
Хисаметдин Исмәгыйлев
Ләбибә Ихсанова
Риза Ишморат
Рәйсә Ишморатова
Саимә Ибраһимова Саимә Ибраһим кызы Ибраһимова 1928 елның 1 мартында Татарстанның Сарман районы Зур Нөркәй авылында крестьян гаиләсендә туган. 1946 елда Актаныш районының Пучы урта мәктәбен, ә 1950 елда Казан дәүләт педагогия институтының тел һәм әдәбият факультетын (РТО бүлеген) тәмамлый. 1951— 1960 еллар арасында өч ел авыл мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укыта, аннан Казанда Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият һәм яшьләр-бала-лар әдәбияты бүлекләрендә — редактор һәм республика хатын-кызлар журналы «Азат хатын» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1960 елның декабреннән ул республика пионер газетасы «Яшь ленинчы»га эшкә күчә. Анда башта әдәби хезмәткәр, аннары әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, ә 1973 елның маеннан 1983 елның көзенәчә редакциянең җаваплы секретаре хезмәтен башкара. 1968 елдан КПСС члены.
С. Ибраһимова — тәрҗемәче. Әдәби тәрҗемә белән илленче еллардан бирле шөгыльләнә. Баштарак татар язучыларының әсәрләрен русчага тәрҗемә итү юнәлешендә эшли: Госман Бакиров, Абдулла Әхмәт хикәяләрен («Юным друзьям» җыентыгы, 1951), Дәрҗия Аппакованың «Тапкыр егет» һәм «Илдус» исемле пьесаларын (Д. Аппакова, «Избранное», 1957), Абдулла Алиш әкиятләрен (А. Алиш, «Сказки», 1959), Ләбибә Ихсанованың «Космонавтлар урамы» повестен (Л, Ихсанова, «Искорка» җыентыгы, 1971) тәрҗемә итә. Ләкин С. Ибраһимованың әдәби тәрҗемә өлкәсендәге иҗади уңышлары күбрәк рус язучыларының һәм, рус теле аша, Көнбатыш Европа язучыларының проза әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү белән бәйле. Алтмышынчы, җитмешенче елларда ул Е. Куйбышеваның «В. В. Куйбышев» исемле документаль повестен, чех язучысы Ян Козакның «Марьяна Радвакова» дигән әсәрен, М. Шагинян һәм А. Исбахның В. И. Ленин турындагы хикәяләрен («һәркемнең күңелендә» җыентыгы, Казан, 1967), И. Ефремовның «Андромеда томанлыгы» дигән фантастик романының беренче өлешен (1967), Р. А. Стивенсонның «Кара ук» романын, С. Григорьевның «Александр Суворов» документаль повестен, А. П. Чехов хикәяләрен һәм башка Рус язучыларының аерым әсәрләрен тәрҗемә итеп чыгарды.
Журналистика өлкәсендәге хезмәтләре өчен С. Ибраһимова 1974 елда Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исемгә лаек булды.
С. Ибраһимова — 1977 елдан СССР Язучылар союзы члены.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013