Бүген Әдипләр: Фәрит Ибраһимов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәрит Ибраһимов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Фәрит Ибраһимов
Шагыйрь һәм педагог Фәрит Таҗетдин улы Ибраһимов 1893 елның 13 февралендә Казан губернасының Лаеш өязе хәзерге Татарстанның Балык Бистәсе районы Түбән Ырга авылында хәлфә гаиләсендә дөньяга килә. Мәдрәсәдә укыганда ук Тукайга ияреп шигырьләр яза башлый. 1912 елда «Уйларым» һәм «Өмидемнең нурлары» исеме белән кечкенә-кечкенә ике шигырь җыентыгы басылып чыга. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Ф.Ибраһимов солдатка алына. Аның фронтта алган тәэсирләре нәтиҗәсендә туган шигъри әсәрләре («Дөнья», «Позициядә», «Аптырау», «Михнәтләр», «Гармун тавышы» һ.б.) шул заманның газета-журналларында еш басыла.
Фронттан яраланып кайткач, Ф.Ибраһимов укытучы булып эшли, «Аң», «Сөембикә», «Ак юл», «Балалар дөньясы» журналларында актив языша. Шагыйрьнең бу чор поэзиясендә төшенкелек мотивлары өстенлек итә. 1917 елгы Февраль һәм Октябрь революцияләрен Ф.Ибраһимов хуплап каршылый. 1919 елда партиягә әгъза булып керә, аннары Казанда рабфакта укый. 1918-1919 еллар арасында, халык иҗаты әсәрләре сюжетларына таянып, романтик рухтагы «Халык арасында», «Өрәк», «Төшләр» исемле поэмаларын иҗат итә, 1926 елда «Безнең юл» журналында искелек белән яңалык көрәшенә багышланган «Таулар арасында» дигән хикәясе басыла.
Егерменче еллар уртасында Ф.Ибраһимов Урта Азиягә китә. Ташкент шәһәрендә коммунистик университетны тәмамлагач, озак еллар укытучы булып эшли, Сәмәркандтагы коммунистик университетта доцент, кафедра мөдире вазифаларын башкара. Ф.Ибраһимов 1943 елда Сәмәрканд өлкәсендәге Янгаррабат районы Уст-Уса авылында вафат була.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

ИбраһимоваФ. Фаҗигале язмыш // Казан утлары. — 1996. — №2. — 188-1896.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013