Бүген Әдипләр: Илдус Сәгъдиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Илдус Сәгъдиев

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Зидә Садыйкова
Әхмәд Сараи
Мәхмүд Сараи
Гомәр Саттар-Мулилле
Факил Сафин
Флера Сафиуллина
Суфиян Сафуанов
Илдус Сәгъдиев
Илдус Сәгъдиев

Күңел яктысы

Арча педагогия көллия­тендә күп еллар математика укытучысы булып эшләгән, аннан директор вазыйфасын башкарган Илдус Абдрахман улы Сәгъдиевне 75 яше тулган көннәрдә кабат эшкә чакырдылар! 42 ел буе берөзлексез тапталган сукмактагы эзләрне кабат яңартырга! Илдус абыйның юбилее уңаеннан нәшер ителгән “Күңел яктысы” китабын тәкъдим итү кичә­сендә мине иң гаҗәпләндергәне әнә шул булды.

Югыйсә инде ул, вакыт җиткәнгә сылтау итеп, бу гамәлен күптән чикләгән иде. Соңгы елларда Арча районы ветераннар оешмасын җитәкләде. Дөрес, көллиятнең бүгенге директоры Наил Габдрахманов бу хәбәрне ишет­тергәч тә, Илдус абый, урыныннан торып, аптыраулы кыяфәт чыгарып: “Туктагыз инде, егетләр!”– дип нәрсәдер әйтергә, каршы төшәргә маташып карады. Әмма аның сүзләре залдагы тамашачы­ларның алкышлары астында күмелеп калды.

Илдус абый малай-шалай кебек хәтта кыенсынып калгандай булды шул чакта. Әнә шулай гомере буе тыйнаклыгын, гадилеген җуймады ул. Хәтта көллияттә бүләк итеп китап әзерләргә дигән бер фикергә килгәч тә, аптырап беттеләр бугай аның белән. Бервакыт шулай директор урынбасары Гүзәл Солтанова фотолар сорап шалтырата.

– Илдус абыйның үзеннән ник сорамыйсыз? – дим.

Болай дип әйтүем юкка түгел, чөнки без укыган заманнарда училищеда “Фото эше” дигән курс укыттылар, шуңа күрә һәр мизгелне төшереп, истәлеккә дип, фотоларны еш кына укытучыларга да өләшәләр иде.

– Илдус абыйның гадәтен беләсең бит инде, әле китапны чыгарырга да ризалыгын көчкә алдык. Берәр әйбер сорасаң: “Сез нәрсә инде, егетләр?” – дип кулын гына селки, – диде ул.

...“Күңел яктысы” китабын кулыма көллияткә килеп керү белән, чишенү бүлмәсенә барганда тоттырдылар. Әйберләремне урындыкка куйдым да, чишенергә дә онытып, ярты сәгатьләп актарганмындыр мин ул китапны. Чыннан да, исеме җисеменә туры килгәндәй, яктылык бөркелә аннан, күңелгә ниндидер җылылык иңә.

Очрашудан кайткач та, бу китапны бик күп тапкыр кулыма алдым. Хәзер дә эш өстәлемдә ята. Тышлыктан бик җитди генә кыяфәт чыгарып Илдус абый карап тора. Әйтерсең бөтен эш-гамәллә­ремне күзәтеп тора, бәя бирә. Вакыт-вакыт гәпләшеп тә алам. Дөресен генә әйткәндә, аның мине үзе кебек үк математик итәсе килгән иде. Педучилищены тә­мамлаганнан соң журналис­тика бүлегенә китеп баргач, очраган саен: “Сеңлем, син математик булырга тиеш идең”, – дип битәрләп тә йөрде. Бервакыт шулай, шактый еллар узгач, эш кабинетына килеп керде дә: “Язган­нарыңны укып барам. Эш урының да әйбәт икән. Ярар, гафу итәм инде”, – диде. Шаяру катыш әйтте, әлбәттә, әмма күңелгә барыбер рәхәт булып китте.

Эш буенча үземә дә Арча якларына еш барып чыгарга туры килә. Бергә укыган сабакташларыма шул турыда әйтсәм, беренче чиратта: “Илдус абыйны күрдеңме?”– дип сорау бирәләр. Югыйсә училищены тәмамлаганга да 36 ел вакыт узып бара инде. Күпләренә укуны тәмамлаганнан бирле Илдус абый белән очрашырга да туры килмәгән. Ә ул һаман мең­ләгән укучыларының күңел түрендә. Ни өчен шулай икән? Кайчагында үземнән-үзем шул сорауга җавап эзләп баш ватам.

Педучилищеда укый башлагач та, без, авыл кызлары, химия укытучысы Флера апабызга “гашыйк булдык”. Хатын-кыз буларак өлге иде ул безгә. Чибәрлеге, зәвык белән киенүе бер хәл, үзе мөлаем, сабыр, ярдәмчел, сүзне әйтеп өлгергәнче, күз карашыңнан ук аңлый... Шушы Флера апабыз инде без яратып өлгергән математика укытучысы Илдус абыйның хәләл җефете булып чыкты. “Сайлый белгән бит кызның кәттәсен”, – диештек, Илдус абыйның бәясен кү­тәреп. Инде, киләчәктә матур гаилә корып, Илдус абый бе­лән Флера апа кебек яшәсәң иде ул, дип хыяллана башладык. Кыскасы, үзебез дә сизмәстән, чын укытучының гаиләсе дә үрнәк булырга тиеш, дигән нәтиҗә чыгарып куйдык. Күп тә үтми, 1 нче номерлы Арча урта мәктә­бенең башлангыч сыйныфларына дәресләр бирергә йөри башлагач, балалары белән танышырга да насыйп булды. 30 лап бала утырган класста Лилия яки Робертның күзлә­ренә карап сөйләргә тырыша идек. Чөнки шулай рәхәт иде безгә. Каушатмый да кебек. Бу ха­ләткә хәзер дөрес бәя бирә алам кебек. Дәрес бирүләр бик җиңелдән түгел иде. Җитмәсә, сине күзәтеп, һәр сүзеңне тыңлап, бер төркем комиссия әгъзасы, сабакташ­ларың да утыра. Ә Лилия белән Робертка карап, алар аша әти-әниләреннән уңай энергия ала алганбыз, кү­рәсең. Җитмәсә, Лилия – әнисенә, Роберт әтисенә бер тамчы су кебек охшаган. Кече уллары Тимурга гына “дәрес бирә” алмый калдык. Алга китеп шуны әйтим: балалары әти-әнисенең йөзенә тап тө­шерми, һәрберсе гаилә корып, матур гына яшәп ята, хәзер инде әби-бабай онык­лар, оныкчыклар тәрбияли. Димәк, кайчандыр, чын укытучының балалары тәртипле, инсафлы булырга тиеш, дигән нәтиҗә дә бик рас килгән.

Ничектер, Илдус абыйның һәр сүзе, һәр гамәле урынлы булган икән. Бер яктан, кү­ңелне күтәрә белә иде ул. Беренче курста укый башлаган гына көннәр иде әле. Математикадан контроль эш эшләдек. Илдус абыйның максаты мәктәптә алган белемнәрнең дәрәҗәсен белү булган, күрәсең. Ничек шулай килеп чыккандыр, соңыннан ачыкланганча, төркемебездә математика фәнен яхшы бе­лүчеләр күп булса да, шулвакыт берүземә “5”ле булды. Шунда Илдус абыйның рәт арасыннан йөри-йөри: “Математикадан “5”кә укыган кызлар чибәр була”, – дип сөйләнеп йөргәнен һич кенә дә онытасым юк. Гомерем буе шул сүзләргә ышанып яшисем килде (Илдус абый шулай диде бит!). Дүрт ел буена математика фәнен ты­ры­шып-тырмашып өйрәнүем дә шул көннән башланды кебек. Ә икенче яктан караганда, Илдус абыйның кырыслыгы... Үз вакытында чик-чаманы үтеп киткәндәй тоела иде. Әмма бүгенге күзлектән караганда, аларның да һәммәсе урынлы булган. Тагын бер контроль эш көне. Караламага эшлә­дем дә тикшереп чыктым. Дөреслегендә шигем дә юк. Тиз генә дәфтәргә күче­реп куйдым. Икенче көнне күзлә­рем маңгайга менде: “4”ле дә түгел, ә “3”ле. Сәбәбе ни диген әле? Караламадагы 339 санын 393 дип күчереп куйганмын. Илдус абыйга аңла­тып та караган булам. Ә ул исә өзми дә, куймый да: “Сең­лем, – диде, саллы гына итеп. – Башка берәү булса, бәлки “5”ле дә куйган булыр идем. Ә син бу хатаны игътибарсызлыгың аркасында җибәргәнсең”. Әй, үпкәләгән идем шул чагында Илдус абыйга. Аның каравы, шул хәлдән соң җиде кат үлчәргә, бер кат кисәргә өйрәндем. Шушы бер очрак гомерем буена җитте...

Ә чынлап уйлап карасаң, Илдус абыйдан белем ге­нә алып калмаганбыз, яшәргә өйрәнгәнбез икән бит. Гап-гади тормыш мантыйгы бу. Мин эзләгән хакыйкатьнең төбендә дә нәкъ менә шушы гармония ятадыр кебек тоела. Математика фәненә килгәндә исә, Фридрих Энгельс болай дип язып калдырган: “Дөньяны дөрес аңлау өчен математика һәм табигать фәннәре белән таныш булырга кирәк, ә кара исәп басу капкасына кадәр генә көчендә ул...” Димәк, басу капкасын киереп ача алган һәр укучысы Илдус абыйның ярдәменә таянган булып чыга. ФӘНИЯ ӘХМӘТҖАНОВА "Ватаным Татарстан". 31 гыйнвар 2012 ел, Сишәмбе №17 (26736)


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018