Бүген Әдипләр: Илсур Нәфыйков
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-
проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Илсур Нәфыйков

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М <= Н => O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Илбарис Надиров Кадрия Наил Гамир Насрый Зиннур Насыйбуллин Миләүшә Насыйбуллина Каюм Насыйри Хәбирә Насыйрия Мәгъсүм Насыйбуллин Рәзилә Насыйбуллина Рәзинә Насыйбуллина Назлыгөл Насыйрова Газиз Нәбиуллин Галинур Нәбиев Таһир Нәбиуллин Гөлсәрия Нәбиуллина Гөлфиназ Нәбиуллина Заһидә Нәбиуллина Илүсә Нәбиуллина Мәдинә Нәбиуллина Резидә Нәбиуллина- Ильмира НӘГЫЙМОВА Дания Нәгыймуллина Мәкмүнә Нәҗипова Кави Нәҗми Наҗар Нәҗми Наил Нәҗми Нуретдин Нәҗмиев Тәлгать Нәҗмиев Гөлчәчәк Нәҗипова Мариc Нәзиров Илсур Нәфыйков Халидә Нәфыйкова Зөлфия Нигъманова Галимҗан Нигъмәти Мәхмүт Нигъмәтҗанов Фәридә Нигъмәтҗанова Җәмил Нигъмәтов Афзал НИГЪМӘТУЛЛИН Әхәт Нигъмәтуллин Энгель Нигъмәтуллин Йолдыз Нигъмәтуллина Гөлүсә Низаметдинова Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА Азат Низамиев Рашат Низамиев Илдар Низамов Рушания Низамова Флүрә Низамова Мостафа Ногман Ягкуб бине Ногман Әлфинур НОГМАНОВА Рәмзи Ногмани Дәмелла Фәхретдин Норлати Илнар НОТФУЛЛИН Гамил НУР Ләйсән Нургалиева Алсу Нургатина Фәнис Нуретдинов Энҗе НУРИСЛАМОВА Нурзидә Нотфуллина Зәки Нури Вакыйф Нуриев Гаптрәүф Нуриев Таһир Нурмөхәммәтов Вакыйф Нуруллин Ибраһим Нуруллин Ринат Нуруллин Нәзаһәт Нуруллина Розалина Нуруллина Нух
Илсур Нәфыйков

МИНСЕЗ ТУГАН ТАҢНАР АРАСЫНДА

Илсур Нәфыйков язмасы редакциягә очраклы гына килеп керде: бер көнне очрашканда папкаларыбыз алышынган. Тәкъдирдер инде: папкада хикәя табылды... Кызыксынучан «Идел»челәр аны укып та чыкты. Һәм әсәрне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәргә булды.
Авторыбыз – КФУның тарих факультеты аспиранты, тумышы белән Башкортстанның Нефтекамск шәһәреннән. Хәзер аңа 26 яшь.
 
Чираттагы сәяхәттән кайтуым иде...
Көннәрем – 5 сәгатьлек йокы, төннәрем һәм кичләрем – өзлексез клублар челтәре, «тусовкалар», җыеннар, шау-шу, шоу... Ә барысы да сәнгатьтән башланып китте төсле. Таныш булыйк, мин – ди-джей, музыкант. Иҗат кешесе, имеш. Меңәрчә яшь кызлар миңа (үземне бер дә күрмәгән килеш) гашыйк була, меңәрчә егетләр кул кысып күрешергә ашыга. Ә миңа нәрсә?! Миңа барыбер: бу барысы да – гадәти, табигый, тормышымның гади ритмы. Шул гына. Һәр дискотека, һәр чыгыш акча китерә, һәр төнем акча эшләүгә кайтып кала. Күпләр кара «MITSUBISHI PAJERO WAGON»ыма көнләшеп карый да, мине бик бәхетле саный.
Ә бер кичтә...
Кичке сәгать сигезләр иде, ялгышмасам. Миллениум күпере буйлап тезелгән машиналарны җәт-җәт кенә узам, имеш, бөтенегездән дә текәрәк берәү шәхси кичәгә ашыга – юл бирегез. Шулчак әни шылтыратты.
– Да, мам! Привет! – дим.
– Улым! Исәнме, балам! Эштәме син? Вакытың кысан түгелме?
– Нет, нормально все. А че надо-то?! – нәрсәдер уңайсызлый кебек. Нидер сөйләшергә комачаулый, дип уйлап кына бетердем... Бәтәч! Урысча җавап кайтарам икән бит әнигә. Ә ул, сизмәгәндәй, дәвам итә, элегрәк булса, тиргәп тә алыр иде, ә хәзер дәшми. Арыгандыр инде.
– Улым, әтиеңнең китаплары синдә түгелме?
– Нинди китаплар ул, әни?
– Алгы якта сервантта тора иде, умартачылык китабы белән теге синең журналларың арасында. Бүген кулыма алмакчы идем дә, тапмадым. Узган юлы кайтканыңда җыештырып маташкан идеңме соң, ялгышаммы?! Күрмәдеңме шуларны?
– Ә, трактор төзелеше турындагы китаплармы?
– Шулар арасында Тукай китабы һәм җырлар китабы бар иде шул. Әтиең бер тапкырында Казаннан алып кайткан иде. Никтер сагындым да, кулыма аласым килде. Аннан... – әни әйтергә уңайсызланыпмы, тынып калды.
– Ни әйтмәкче идең?
– Ярар инде.
– Әни! – дидем мин таләп итүчән тавыш белән.
– Хәтерем начарланган, ахры. Бик җырлыйсым килә дә, җырларымның сүзләрен искә төшерә алмыйм...
Ул тынып калды. Ә мин, юлның каршы ягына чыкканга, бер мәл җавап кайтара алмый тордым. Ул, тагы да уңайсызланып:
– Әй, исең китмәсен, улым. Башыңа да алма, – дип акланырга теләде.
– Ярый, әни, борчылма. Берәр юлын табарбыз. Бәлки үзең чормага йә сандыкка җыеп куйгансыңдыр? Юкмы?!
– Чормадан эзләмәкче идем дә, баскычны каядыр куйганмын. Таба алмыйм... Әй! Үзең бер көе генәме соң, улым? Соңгы вакытта шылтыратмыйсың да. Үзем шылтыратырга уңайсызланам. Тагы комачаулармын диеп... Эш тә эш шул синең, эш тә эш. Төнен йокламыйсың, көндез... кояштан качып ятасың. Таңнар синсез генә уза инде. Кайтып күренмисең дә бер... Әй! Салкыннар җитә инде менә.
– Барысы да әйбәт кенә. Мин эшкә килеп җиттем. Иртәгә сөйләшербез, яме?!
– Ярый, хуш иттек. Исән-имин генә йөр. Өстең-башыңны кара, салкын тидерә күрмә.
– Пока.
Бу сөйләшү нигәдер озакка искә кереп калды. Китап кибетенә барып әлеге китапларны сатып алу фикере дә бар иде үзе. Кул гына җитеп бетмәде, вакыт кына табылмады. Гел «иртәгә» грифы астында яшәгәнгә, бу вазыйфа, олы гамәл бер таңда буш хыял гына булып калды: әнкәйнең вафат булуы хакында хәбәр килде. Кайттым. Бу юлы китаплар тотып кайттым авылга... Әле яңалар, бер генә бите дә укылмаган. Нигә алдыммы? Үзем дә белмим.
Әнине Кенәр зиратына, әти янына күмдек. «Бу авылда хәзер мине беркем көтми», – дигән уй йөгерде зираттан кайтып барганда. Йортны – беркем яшәмәгәнлектән – күрше Суфия апа малаена сатасы идем. Әле яңа гына өйләнгән икән – еракка китми, янәшәдә генә яшәр идек, ди үзе. Барлык җиһаз: иске шифоньер, өстәлләр, китап тулы сервант – барысын бергә өй белән калдырырга исәпләдем. Түр бүлмәдәге сандыкны да калдырмакчы идем дә, Суфия апа ризалык бирмәде. Әниеңнең төсе итеп сакла, ташларга гөнаһ, алып кайтып кит, зинһар, йортны да бик куркып кына алабыз әле, диде.
Әнкәй вафатыннан соң хәлсезләндем, беркемгә дә каршы сүз әйтергә, ашыгырга әүкәтем калмады. Мин нигәдер Тукай китаплары, җыр җыентыклары хакында, аларны әнигә кайтарып бүләк итү хакында уйланам. Акылым – булмый, соң, ди. Күңел әллә нишли, ашкына һаман.
Өчесен уздыргач, Казанга кайтып киттем. Озатырга чыккан Суфия апа, алгы якта урындыкта яткан китапларны күреп, көрсенеп куйды:
– Әй эзләде, бичара, әй эзләде шул Тукай белән җыр җыентыкларын. Борчылды. Әтиең төсе итеп саклаган, сиңа калдырырга теләгән дә, җуйган. Хәтере бозылды шул соңгы вакытларда, хәтере. «Зиһенем чуала, исемдә берни сакланмый. Җырларым онытыла. Җырлыйсым килә дә, сүзләре истә түгел...», дип зарлана иде. Авыр туфрагы җиңел булсын!
Мин дәшмәдем. Хушлаштым да, кайтып киттем. Сандыкмы? Сандык минем фатирга күчте, шунда бер бүлмә почмагында тын гына яшәвен дәвам итте. Тора-бара Тукай да, җырлар да онытылды кебек. Кабат эшкә, кабат төнге сәяхәтләргә күмелдем.
Ә бер кичтә үземә кунаклар чакырдым. Алар – яңа танышларым Роберт, Алия, Камилла иде. Без киләсе атнадагы 8 март бөйрәменә сценарий эзерләргә дип утырган идек. Ничектер, сүз артыннан сүз китте. Эш артта калды, без гәпләшә, сөйләшә башладык... Шулчак минем телефон шылтырады. Ул Алиядән ерак түгел, өстәлдә ята иде. Мин, кул селтәп кенә, «сүндер» дидем. Алия шулай эшләмәкче дә иде, әмма:
– Әниең бит, мә, җавап бирәсеңме әллә. Болай соң шылтыратуы... юкка түгелдер.
Кайнар тир бәреп чыкты. Әни?! Ничек әни? Мин бит аның «симка»сын күптән бетерттем, номерын кайткач ук телефон хәтереннән сыздырттым. Әмма дисплейда «Вызов ЭНКЭЙ» язуы яна. Кулларым калтырый башлады. Җавап бирергә өлгермәдем – чакыру тәмамланды.
Сәер вакыйга. Иртәгәсен телефон компаниясе офисына бардым – алар «мөмкин түгел», диләр. Номерыма килгән шылтыратулар распечаткасын алдык – анда да берни юк. Үзем генә булсам, акылга җиңеләям, дияр идем, ләкин бит моны Алия дә күрде...
Тормышыма кабат борчу кайтты, ниндидер төгәлләнмәгән гамәлем бар. Китаплар. Ләкин хәлне ничек үзгәртим хәзер, әни, ничек?!!! Менә шулай ике көн өзгәләнгәннән соң, күзем сандыкка төште. Бәлки рухы дога сорыйдыр, дога китаплары бардыр, дигән уй йөгереп узды.
Ачтым. Сабын исе, балачак исе бәрелде йөзгә. Нәни вакытта, әни күрмәгәндә, ачкалый идем мин аны. Гел эчендә ниндидер кыйммәтле әйберләр бардыр кебек тоела иде... Ә анда – ап-ак тукыма – кәфенлек, әтинең иске кәләпүше, сабыннар, ике пар алка, чигүле мендәр тышлары һәм... ике китап яткан икән. Габдулла Тукай шигырьләре һәм җырлар җыентыгы. Әни җырлаган, әни кадерләгән җырлар, сүзләр, хисләр. Кулларыма алдым. Ачтым... Укыдым. Шул кадәр таныш, шул кадәр якын икән алар. Берсен әни бишек җыры итеп көйләгән, берсен әтинең баянына кушылып җырлаган. Бу бик-бик тә элек иде, әмма хәтернең әллә кайсы караңгы почмагында сакланган. Әни, әни! Менә ни әйтергә теләгәнсең син... Борчылма, җырларың онытылмас хәзер. Мин аларны үз йортымда һәм үз күңелемдә таптым. Барысы да яхшы булыр, әни...
Рәхәт булып китте. Шундый җиңел. Тәрәзә артында – яз, таң атып килә. Мөгаен, соңгы елларда беренче тапкыр иртәнге кояшны күргәнгә шулай рәхәттер! Таңнар хәзер минсез генә тумас, иншаллаһ!
"Идел" № 8, 2012.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013