Бүген Әдипләр: Илгизәр Гыйззәтуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Илгизәр Гыйззәтуллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риза Газизов
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Кадыйр Гали
Суфия Галиева
Зөфәр Галиуллa
Фоат Галимуллин
Әлфия Галимуллина
Камил Галиуллин
Тәлгать Галиуллин
Гөлшат Галиуллина
Наис Гамбәр
Вил Ганиев
Фуат Ганиев
Резеда Ганиева
Фирдәвес Гарипова
Мирсәй Гариф
Нурулла Гариф
Васил Гарифуллин
Дамир Гарифуллин
Изил Гарифуллин
Рамил Гарифуллин
Ландыш Гарифуллина
Нурфия Гафиятуллина
Галиәсгар Гафуров-Чыгтай
Фәридә Гаффарова
Әлфис Гаязов
Рәйхана Гаязова
Мәхмүт Гәрәев
Хатип Госман
Миркасыйм Госманов
Бәян Гыйззәт
Казбек Гыйззәт
Илгизәр Гыйззәтуллин
Нур Гыйззәтуллин
Илгизәр Гыйззәтуллин

Әдәбият укыту – ижади эш

Ярты гасыр элек Казанда институт тәмамлагач Бәләбәйгә эшкә җибәрелгән Минзәлә егете Илгизәр Гыйззәтуллин әле дә изге һөнәрен башкара. Ул Бәләбәй педагогика көллиятендә татар теле һәм әдәбияты укыта, тирән мәгънәле китаплар чыгара, әдәбият укыту осталыгы белән бүлешә.
- Бүген без дәреслекләр, китаплар, мәгариф турында сөйләшербез. Мәгърифәт юнәлешендәге бу тапшыруда Бәләбәй педагогия көллиятендә илле ел укытучы булып эшләгән, ана телен өйрәткән, бик күп программалар авторы, Башкортстанның атказанган укытучысы, Русия федерациясенең мәгариф отличнигы исеменә лаек булган Илгизәр Солтан улы Гыйззәтуллин. Илгизәр абый, бу килүегездә нинди максатлар куйган идегез? Татар җәмәгатьчелеге ишетсен өчен нәрсә турында сөйләшер идегез?
- Казанга килүемнең сәбәбе берничә. Илле ел буе эшләү дәверендә туплаган тәҗрибәмне яшь буынга бирергә тырышу, бу беренче сәбәп. Тәҗрибә зур хәзер. Сез эштән киткәч, тәҗрибәгезне кемгәдер бирергә кирәк бит дип әйтүчеләр бар. Мин дәреслекләр төзүдә, дәрес эшкәртмәләре буенча яшь буынга тәҗрибәмне бирергә тырышам.
Дәрестә иң мөһим бурыч – балаларны уйларга өйрәтү. Китапта язылганны хәтердә калдыру түгел, алар тиз генә ятлап сөйли ала. Ләкин аларның башларында калмый бит. Уйлагыз әле дию белән генә балалар уйлый башламый. Әйтәләр бит: уйлау гына аз, уйлап чыгару кирәк. Әдәбият дәресләренә кергәндә, башта бер генә уй – балаларны ничек дулкынландырырга һәм нәтиҗәдә алган белемнәрне ничек кулланырга.
- Соңгы елларда балалар телевизор карый, интернет карый, төрле DVD, CD-тәлинкәләр карый, тыңлый. Анда хәзер татар әдәбиятына, татар теленә урын да, вакыт та азрак кала. Сез татар әдәбиятын, телен уку, өйрәтүгә ничек ирешәсез яки ирешергә мөмкин дип уйлыйсыз?
- Бәләбәй педагогика көллияте янында Юк, ул барлык укучыларга да карамый. Гомумән, укучыларны дулкынландырырга мөмкин. - Сезнең укучылар педагогик көллиятенә килгән булгач, алар башлангыч мәктәптә укытырга тиеш булалар. Сезнең өчен изге булган, газиз булган әдәбият кыйммәтләрен ничек кабул итәләр?
- Чәчкән орлыклар барыбер уңыш бирә. Утыз, кырык ел элек тәмамлаган укучылар килеп, рәхмәт әйтеп китә. 1970 елда тәмамлаган укучыларым бөтен класс белән килгәннәр. Алар татар теленнән, әдәбияттан алган белемнәрен дәресләрдә ничек файдаланулары турында әйтә.
- Хәзер аларга ничә яшь?
- Алар пенсионерлар хәзер.
- Гомерләрен шушы мәгърифәтчелеккә багышлаганнармы?
- Әйе.
- Педагогик көллиятләр башка шәһәрләрдә дә бар. Ул бик төпле белем бирә.
- Минем класста укыган кешеләрнең яртысы татар телен, әдәбиятын сайлаган. Бу бик куанычлы. Мин сезгә бер генә мисал китерәм: мин дәрестә еш кына әдәбият белән бәйләп, җырлап та күрсәтәм. Һади Такташның “Урман кызы” шигырен укыгач, “Урман кызы” җырын җырлап күрсәттем.
Минзәлә педагогик көллиятендә укыганда Мөхәммәт Гарифуллин җырлап күрсәтте дә, шул хәтердә калды. Мин дә әдәбият дәресендә җырлап күрсәттем. Моны хәтердә калдырганнар. Бер укучым мине чакырды, әйдә, “Урман кызын” җырлап күрсәтәм, диде. Бу җыр искиткеч хәтердә калган.
- Хәзер башка җырлар, эстрада башларыбызны тутырган бит. Ә бу җыр исендә калган.
- Чөнки “Урман кызы” бер кайчан да онытылмас. Ул хәтердә калган җыр. Әдәбият дәресен сөйләп кенә үткәрмисең. Балаларны уйландырасың.
- Бәләбәй педагогика көллиятендә билгеле кешеләр белем алган. Мәсәлән, заманында Башкортстан өлкә комитеты сәркатибе булган Таһир Ахунҗанов та шунда укыган. Кайбер кеше аннан соң кайда гына укыса да, шул көллиятне искә ала.
Бер кергәндә Бәләбәй көллиятендә мин сезнең бүлмәгездә Фатих Кәрим туган йорт дигән бер агач макет күрдем. Фатих Кәрим туган йортның агачтан эшләнгән копиясен ясарга нигә кирәк булды? Аны кем ясады?
- Бу сорау урынлы. Без Фатих Кәримнең тууына 75 ел тулуны бәйрәм итәргә, бәйрәмне ныклы әзерлек белән үткәрергә уйладык. Фатих Кәрим туган йортның макетын эшләү өчен бер кешене таптым мин. Эшкә бирелеп эшләде.
Татар кешесе булып, чиркәү копияләрен эшләп йөри иде. Мин әйдәгез, безгә дә хезмәт итегез әле, дип әйттем. Милли җанлы булып китте, менә дигән эшләп бирде. Чын сәнгать әсәре булып чыкты.
- Фатих Кәрим укыган. Тагы кемнәр заманында Бәләбәй көллиятендә укыган?
- Гази Кашшаф белән хат алыштык. Ул Бәләбәй педагогия училищесе чын мәгънәсендә безгә җитәрлек белем биргән дип әйтте. Башкалар белән чагыштырганда без үзебезнең алган белемебезне чын мәгънәдә аңладык, ди.
Кәшфи Басыйров, Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылыннан, менә дигән хикәяче, тәрҗемәче. Аның тәрҗемә әсәрләрен укыдым. Лермонтов “Безнең заман герое”, Гогольнең “Үле җаннар” тәрҗемәләре чын оригиналь әсәр кебек.
Таһир Таһиров мине бик белми иде, ләкин китапларымнан мине белде дә, чакырды. Без аның белән озак сөйләштек, мин аңа үз китабымны бирдем. Ул педучилище турында күп сөйләде.
Минем бер гадәтем бар: нинди дә булса бер китап табып, һәрбер директорны укырга өйрәтә идем. Мин Мөхәммәт Мәһдиевнең “Кеше китә, җыры кала” дигән җыентыгын алдым да, ул вакытта Салихов дигән директорга күрсәттем. Менә шундый бер язучы бар, сезгә ошаячак, укыгыз әле. Ярар, диде.
Икенче көнне ул миңа китап нык ошады дигән сүзләр белән килә. Мин үз бүлмәмә кереп, укый башлаган идем. Кычкырып көлеп җибәргән идем. Нина Ивановна ишекне ачып, әллә син акылдан язганмы дип сорады. Бик кызык китап дип әйттем.
Шуннан соң директор китапны алган да, Ахунҗанов янына киткән. Китапны күрсәткән. Ахунҗанов әйткән: “Китапны укыганым бар”. Озак итеп Мөхәммәт Мәһдиев китабы турында сөйләшкәннәр. Бүлмәдә Ахунҗанов тальянны тартып та җибәргән, шулай итеп аларның дуслыклары башланган.
Мөхәммәт Мәһдиевне без кунакка чакырдык. Бәләбәйгә килде. Шуннан соң ул кунакка Бишбүләккә барды. Шулай итеп безнең директор һәм язучылар арасында җылы мөнәсәбәт барлыкка килде.
- Сез мәгариф министрлыгына барып, анда Рәиф Зиннәтуллин белән тә сөйләшеп килдегез. Ниндидер бәхәс булдымы, шикаять булдымы? Уртак әйбер – дәреслекләр. Нинди чишелмәгән тиеннәр бар соң бу мәсьәләдә? Нинди дәреслекләр булырга тиеш? Кемнәр аны чыгарырга тиеш? Мәгариф министрлыгында нәрсәләр сөйләдегез?
- Эш менә нәрсәдә. Дәресләр балаларда турыдан-туры әдәп тәрбияләргә тиеш. Балаларда иң беренче рух тәрбияләүче, фикер уятучы – әдәбият дәресләре. Әдәбият дәреслекләре төзелгән, тулы, ләкин бу дәреслекләр белән бирсәң, егермеләп дәрес кирәк. Ә ничек итеп шушы аз дәресләр белән балаларда фикер уятырга?
- Димәк, элекке дәреслекләр соңгы елларга кадәр әле укытыла торган аз гына санлы сәгатьләргә сыеша алмый?
- Бер язучыга бер-ике генә сәгать бирелә. Ничек итеп егерме сәгатьтә бөтен нәрсәне бирергә?
- Бер сәгатьтә Гадел Кутуй, бер сәгатьтә Фатих Кәрим, Җәлил, Әпсәләмов, Галимҗан Ибраһимов.
- Мин ничек әйтәм, кинога баргач, син бит бер сеанс карыйсың. Бер сеанста да фикерләр уятырга була. Егерме дәрескә исәпләнгән материалны ничек итеп бер дәрестә бирергә мөмкин?
Мәсәлән, Тукайны алыйк. Аның барлык әсәрләрен алдым да, шул әсәрләрдән бир-ике юлны алдым. Бир-ике юлны гына алып, Тукай турында төп фикер калды.
Шуны мин бер дәрестә цитата формасында карап чыктым да, балаларда бөек шагыйрь Габдулла Тукай турында фикер туды. Балалар бу фикерне үзләре әйтә. Аларга әзер фикер түгел, уйлады, шатланды, борчылды, чакырды дигән сүзләрне укытучы әйтергә тиеш түгел. Аларны укучы-студент әйтсен.
Икенчедән, укучыларның бөтен акыл көче текстны истә калдыру өчен түгел, аларда иҗат булырга тиеш.
- Укытучысы да якынрак фикерләсә, шәп булыр иде. Бармы соң андый укытучылар?
- Монда кыен нәрсә юк. Дәресне оештырудан гына тора. Материал сайлаудан, оештырудан гына тора. Текст пружина кебек. Пружина хәрәкәткә килсә, сәгать йөри. Монда да дәресләрне шулай итеп корырга кирәк. Хәрәкәт барлыкка килә – балалар уйлый башлый.
- Димәк, балалар пружинасы борылмаган сәгать кебек.
- Текстта бер артык җөмлә дә булмаска тиеш. Укытучы дәрестә азрак сөйләргә тиеш. Еш кына укытучы керә дә, сөйләп чыга. Мин әдәбият укытучыларын күзәтеп торам, уйламыйлар, йөзләрендә бернинди реакция да юк.
- Укытучы күп сөйләмәсә, бәлки әсәрдән өзекләр сөйлидер.
- Галимҗан Ибраһимовның романын укып чыгып булмый бит. Анда да өзекләр генә сайларга кирәк. Кыңгыраудан соң балаларны тоткарламаска кирәк.
- Классиканың һәр җөмләсен, һәр юлын, иң кульминацион вакытларын ятлата иделәр бит. Балаларны хәзер ятлату бармы?
- Бар, нишләп булмасын? Мәсәлән, Галимҗан Ибраһимовның “Табигать балалары”. Бер дәрескә исәпләргә була. Ләкин минималь кыскартырга кирәк. Классикларның да әсәрләрен кыскартырга була икән. Өзек-өзек укыйлар да, балаларның хәтерендә нык кала. Аның өчен ныклап әзерләнергә кирәк, әзерләнмичә булмый.
- Сез бу тәкъдимнәрегезне галимнәргә, методистларга һәм Татарстанның мәгариф министрлыгына әйттегезме?
- Заман безгә яңа таләпләр куйды. Укучыларның әдәбиятка карашлары сүрелмәсен өчен безгә моның турында нык уйланырга кирәк. Соңга калуыбыз мөмкин.
- Яңа дәреслекләр булыр микән? Аларны чыгаруда, мәгънәсен булдыруда сез катнашасызмы? Билгеле, бу бер кеше көче белән генә булмаячак. Коллектив булырга тиеш дип уйлыйм. Теге яки бу язучы иҗатын өйрәнү өчен методик күрсәтмәләр кирәк. Ә аларны тәҗрибәле укытучылар үзләре дә эшли ала.
Дәрес уникаль булырга тиеш. Аны рамкага түгел, ә методик күрсәтмәләр белән укытучы үзе әзерли. Укытучы эрудицияле булырга тиеш. Даими укып барырга тиеш.

Pимзил Вәли
Azatiq.org

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013