Бүген Әдипләр: Ихтыяр Гаязов
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ихтыяр Гаязов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алия Габделхакова
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
Альберт Гадел
Ибраһим Гази
Хәким Галидән
Әнәс Галиев
Әсрар Галиев
Габдулла Галиев
Гариф Галиев
Марсель Галиев
Фәйзи Галиев
Фәнәвил Галиев
Фәнзил Галиев
Фәнил Галиев
Гөлчәчәк Галиева
Фирдәвес Галиева
Мөхәммәт бине Галим
Руслан Галимов
Гөлсинә Галимуллина
Рөстәм Галиуллин
Наилә Галиуллина
Гүзәл Галләмова
Гальгаф (Нургали Галиев)
Азат Ганиев
Гайсә Гатауллин
Мәҗит Гафури
Әхәт Гаффар
Сөмбел Гаффарова
Ихтыяр Гаязов
Гариф Гобәй
Чулпан Гобәйдулина
Гариф Гомәр
Госман Гомәр
Мөхәммәд Әмин Гомәр углы
Фәйрүс Госман
Таһир Госман-Сулмаш
Светлана Гөлтәева
Гали ГЫЙЗЗӘТ
Таҗи Гыйззәт
Аяз Гыйләҗев
Мансур Гыйләҗев
Ләбиб Гыйльми
Фәрит Гыйльми
Алмаз Гыймадиев
Нәбирә Гыйматдинова
Дамир Гыйсметдин
Ихтыяр Гаязов
Шагыйрь, хикәяче һәм тәрҗемәче Ихтыяр Әхмәт улы Гаязов 1968 елның 26 маенда Үзбәкстан Республикасының Яңа Юл шәһәрендә туа. Балачагы һәм мәктәп еллары Казан шәһәре белән бәйле. 1985 елда шәһәрнең 110 нчы урта мәктәбен тәмамлагач, берникадәр вакыт Ригадагы хәрби-сәяси училищеда укып йөри, әмма гаскәри тормышка күңеле ятмыйча, укуын ташлап, Казанга кире кайта. Тиздән аны армиягә алалар. Ике еллык мәҗбүри гаскәри хезмәт мөддәтен ул Белоруссиядә һәм Казакъстанда (Байконурда) уза.
Башлангыч мәктәптә укыганда ук шигырь язу белән мавыккан һәм соңга таба «Ялкын» журналы, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы битләрендә басылган шигырьләре, нәсер-парчалары белән үзен өметле каләм иясе итеп таныткан И.Гаязов 1991 елда, иҗади имтихан тотып һәм кабул итү конкурсларын үтеп, Мәскәүнең М.Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга керә. Уку дәверендә актив иҗат эше белән шөгыльләнә: хикәяләр, мультфильмнар өчен киносценариеләр яза, русчадан татарчага — мультфильмнар, татарчадан русчага татар язучылары-ның аерым әсәрләрен тәрҗемә итә.
Әдәбият институтында укуын төгәлләп кайткач, И.Гаязов Татарстан радиотелевидение компаниясендә режиссер, 2000-2002 елларда «Татарстан хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире булып.эшли.
1998 елда «Мәгариф» нәшриятында И.Гаязов тәрҗемәсендә Ринат Мөхәммәдиевнең «Канатлы кояш» («Солнышко белокрылое») повесте рус телендә аерым китап булып басылып чыга, 2000 елда «Ватан» дигән хосусый нәшриятта аның үз әсәрләре тупланган «Над городом синий туман» исемле җыентыгы дөнья күрә.
И.Гаязов — 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Над городом синий туман. — Казань: Ватан, 2000. — 68 с. — 3000 экз.
Мухамадиев Р. Солнышко белокрылое: повесть. — Казань: Магариф, 1998. — 106 с. — 2000 экз. («Канатлы кояш») Мухамадиев Р. Тени в сумерках: роман. — М.: Голос-Пресс, 2008. — 238 с. — 15000 экз. («Кашка тәкә»)
Сафин Р. Памир: повесть в- стихах. — Казань: РИЦ Школа, 2008. — 100 с. — 5000 экз.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018